Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр
план-конспект урока (6 класс) на тему

Камалетдинова Диана Фаат кызы

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yalgyzlyk_hm_urtaklyk_isemnr.docx23.65 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Тема

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Сыйныф

6

Укытучы

Камалетдинова Диана Фаатовна

Максат

  1. Белем бирү: ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне искә төшерү, алар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
  2. Фикер сәләтен үстерү: яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
  3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер-берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес структурасы

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе (ныгыту).

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре: ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера һәм сөйләмдә урынлы куллана белү, дөрес язарга өйрәнү, белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләре: укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, бер-беренә ихтирамлылык, ярдәмләшү сыйфатлары булдыру, иҗади эшчәнлеккә омтылдыру.

Төп төшенчәләр

Ялгызлык исемнәр, уртаклык исемнәр, кеше исем-фамилияләре, авыл, шәһәр, елга исемнәре, газета-журнал исемнәре, баш хәреф, юл хәрефе.

Предметара бәйләнеш

Әдәбият, сәнгать, музыка, әйләнә-тирә.

Ресурслар

Төп: дәреслек – татар теле: Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина, 19-21 б.

Өстәмә: Г. Тукай китаплары, сүзлекләр.

Җиһазлау

Презентация, таратма материал (карточкалар, схемалар), “Туган тел” җыры.

Эш төрләре

Төркемнәрдә, индивидуаль, парларда, күмәк.

Дәрес барышы:

Дәрес этабы

Вакыт

1

Оештыру этабы.

2 мин.

2

Өй эше тикшерү. Укучыларның терәк белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

3 мин.

3

Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3 мин.

4

Беренчел ныгыту: таныш ситуациядә (типлаштырылган), үзгәртелгән ситуациядә (конструктив).

13 мин.

5

Физкультминутка.

2 мин.

6

Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр).

15 мин.

7

Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

5 мин.

8

Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

2 мин.

Шартлы билгеләр:

Ш: шәхси,

Р: регулятив,

К: коммуникатив,

Т-б: танып белү.

Технологик карта.

Дәрес этабы

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1

Оештыру этабы.

Эшчәнлекне оештыру.

-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Бүген нинди көн? Дежур укучы кем?

-Исәнмесез! Кәефебез яхшы. Бүген 21 нче сентябрь. Сыйныфта Зәйниева Гөлшат дежур тора. Дәрестә барыбыз да бар.

Ш: бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау.

Р: үзбәя, прогнозлау.

К: бер-береңне тыңлый белү.

Т-б: язылганнарның дөреслеген  тикшерү.

2

Өй эше тикшерү. Белемнәрне актуальләштерү.

Укучыларны әңгәмәгә чакыру, дәрескә кызыксыну уяту.

-Сезгә өйгә кушма исемнәр буенча проект эше бирелгән иде. Барыгыз да ясадыгызмы? Әйдәгез, аларны стенага беркетик. Кемнәрнең эшләгән эшләре буенча чыгыш ясыйсылары килә, шуларны тыңлыйбыз. Бик яхшы, укучылар.

(Берничә укучы җавап бирә. Үзбәя)

Ш: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Р: үзара контроль булдыру.

К: лидерлык сыйфатлары булдыру.

Т-б: уку материалын анализлау.

3

Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

Дәрес максатын билгеләү.

Укучылар, сезнең алдыгызда өч баганалы таблица ята (Беләм, белергә телим, белдем.) Беренче беләм баганасына ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында булган белемнәрегезне языгыз. Икенче баганага бүгенге дәрестә нәрсә турында белергә телисез, шуны языгыз. Язып бетергәч, таблицаны өстәл читенә куеп торыгыз. Өченче багананы дәресебезнең йомгаклау өлешендә тутырып бетерербез.

(Укучылар таблицаны тутыралар.)

Ш: белемнәрне системага салу.

Р: үз уку эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

К: үз фикереңне әйтә белү.

Т-б: сорауларга дөрес һәм вакытында җаваплар табу.

4

Беренчел ныгыту.

Аңлап кабул итүне тәэмин итү, авыр үзләштерүче укучыларны эшкә җәлеп итү, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында белемнәрне ныгыту.

(“Туган тел” җыры яңгырый.)

-Укучылар, бу җырны таныдыгызмы?  Әлеге өзек нинди җырдан? Аның авторы кем?

-Дөрес, укучылар. Афәрин! Сез санамышлар ятлаган идегез. Әйдәгез, шуларны кулланып, төркемнәргә бүленик. Санаганда, исем сүз төркеме туры килгән укучылар бер төркемгә фигыль сүз төркеме туры килгән укучылар икенче төркемгә берләшә. Ә хәзер карточкалар белән эшлисез. Әлеге карточкаларда Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты бирелгән. Сезгә шундагы исемнәрне табып, ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә аерып, таблицага язарга кирәк. Соңыннан кагыйдәне үзегез формалаштырасыз.

Карточка:

Габдулла Тукай хәзерге Арча районының (ул вакытта Казан губернасы, Мәңгәр волосте) Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып биш ай үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихындагы иң драматик биографияләрнең берсе. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп урыннары Кушлавыч — Кырлай — Өчиле — Казан—Уральск, яңадан Казан...

 Ләкин шул авыллар, шул шәһәрләр арасында күпме фаҗига!

-Әлеге өзек Г. Тукайның “И туган тел” җырыннан иде. Бу җырның көен халык иҗат иткән. (Укучылар үзләре ятлаган санамышларны кулланалар.) (Укучылар бергәләп таблица тутыралар. Төркемнәрдән берәр укучы чыгыш ясый. Үзбәя.)

Ш: төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен белү.

Р: үз уку эшчәнлегеңә укытучы һәм сыйныфташларың ярдәмендә бәя бирү.

К: үз фикерләреңне тулы, төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Т-б: ялгызлык исемнәргә дөрес билгеләмә бирү.

5

Физкультминутка.

Укучыларны ял иттерү, сәламәтлекне ныгыту.

Хәзер барыбыз да торып басасыз, бер-берегезгә комачауламыйсыз. Экраннан карап укыйсыз, күнегүләрне кабатлыйсыз.

Алсу инде зур булды,

Күп эшли аның кулы.

Ул идәнне дә юа,

Һәм керләрне дә уа,

Тузанны да ул сөртә,

Ашарга да пешерә.

Бик тиздән үсеп җитәр,

Шунда эшкә дә китәр.

(Укучылар күнегүләрне кабатлыйлар.)

Ш: сүзнең дөрес язылышын күрү,  аны аңлата белү.

Р: үзара контроль булдыру.

К: бер-береңә юл бирү.

Т-б: сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру.

6

Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану.

Алган белемнәрне тормышка яраклаштырып кулланырга өйрәнү.

-Менә бу матур савытка төсле кәгазьләр салынган. Аларга ялгызлык исемнәр язылган. Шуларны алып андагы исемнең нәрсә аңлатканын әйтергә, язылышын аңлатырга һәм үз парыгызны табарга кирәк. Мәсәлән: Актырнак – эт кушаматы. Икенче кешедә Акбай булырга мөмкин. Шулай итеп, бер пар барлыкка килә. (Сүзләр: “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” – газета-журнал исеме; Аксубай, Норлат – район исеме; Сөлчә, Ык – елга исеме, Миләүшә, Сөмбел – кеше исеме.)

-Укучылар, күрдегезме, без физкультминуткада Алсу белән таныштык. Ул нинди кыз? Әйе, дөрестән дә шулай. Ул үзенә йөкләнгән эшне бик тиз башкарып чыга. Ә менә сез нинди укучылар икән? Шуны тикшереп карыйк әле. Икешәрләп “Таныш булыйк. Минем исемем...” дигән темага диалог төзисез һәм уйнап күрсәтәсез.

(Укучылар биремне үтиләр.)

-Алсу – тырыш, уңган кыз.

(Парларда эш. Укучылар диалог төзи һәм уйнап күрсәтә. Үзбәя.)

Ш: дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.

Р: сүзләрне дөрес итеп язу.

К: бүтәннәрнең сөйләмен  тыңлау һәм аңлау.

Т-б: яңа сүзләр белән танышу.

7

Өйгә эш бирү.

Укучыларның  ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турндагы белемнәрен өйдә ныгытуларын тәэмин итү.

-Укучылар, көндәлекләргә өй эше языгыз. 1. 29, 31 нче күнегү (кроссворд тутырырга.) Дәреслек буенча. 2. Туган тел турында мәкаль-әйтемнәр язарга. 3. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр кулланып, “Минем туган ягым” дигән темага иҗади эш башкарырга.

(Укучылар көндәлекләргә өй эше яза.)

Ш: үз эшең өчен җаваплылык хисе булдыру.

Р: үзеңә таләпчән булу.

К: җәмгыятьтә югалып калмау, бирелгән эшне төгәл үтәү.

Т-б: уку материалын анализлау.

8

Рефлексия.

Дәресне йомгаклау. Үзләштерелгән материалның күләмен ачыклау.  

-Укучылар, ә хәзер “Беләм, белергә телим, белдем” таблицасын аласыз, һәм тутырылып бетмәгән өченче багананы тутырып бетерәсез. Сез бүгенге дәрестән нәрсә белдегез? Дәрес файдалы үттеме? Алган белемнәрдән нинди нәтиҗә чыгарып була? Гомумән, ялгызлык исемнәр тормышта кирәкме, яисә яшәү өчен уртаклык исемнәр генә дә җитәме?

- Бик дөрес фикерлисез, укучылар. Мин дә сезнең белән килешәм. Сезгә дәрес ошадымы? Барысы да аңлашылдымы? Барысы да аңлашылса, кызыл алманы, аңлашылып бетмәсә, сары алманы, бер ни дә аңламадык дисәгез, яшел алманы аласыз.

- Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.

(Укучылар таблицаны тутырып бетерәләр.)

-Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән язылалар. Газета-журнал, әсәр исемнәре куштырнаклар эченә алына. Тормышта ялгызлык исемнәр дә бик кирәк. Ялгызлык исемнәр булмаса, без иптәшләребезгә ничек дип эндәшергә белмәс идек. Дустым гына дисәк, сыйныфта утырган бөтен кеше әйләнеп карар иде. Ә Миләүшә дустым, дип эндәшкәч, безнең сүзебез нәкъ менә Миләүшәгә юнәлгән икәнен аңлыйбыз. Һәрбер кеше үзенчәлекле булган кебек, исемнәр дә һәрберсе үзенчәлекле.

Ш: башкарган эшкә, иҗтимагый һәм шәхси кыйммәтләрдән чыгып,әхләк чикләрендә бәя бирү.

Р: үз уку эшчәнлегеңә укытучы һәм сыйныфташларың ярдәмендә бәя бирү.

К: үз фикерләреңне тулы, төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

Т-б: кагыйдәләрне истә калдыру.

Кулланылган әдәбият:

  1. Татар теле – дәреслек: Н. В. Максимов, М. З. Хәмидуллина, 19-21 б.

2. Габдулла Тукай. Тормыш һәм иҗат елъязмасы. Казан 2003.- 267 б.

3. Габдулла Тукай. Шигырьләр җыентыгы. Казан 2006.- 302 б.

4. Аңлатмалы сүзлек: Зөбәер Мифтахов. Казан 2012.

5. Кагыйдәләр җыентыгы: Гимадиева Н.С. Галлямова Р.В. 2015. – 64 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Ялгызлык исемнәр"

3нче сыйныф рус балалар өчен ачык дәрес....

Ялгызлык исемнәр. (Собственные имена)

Урок татарского языка в 3 классе для татарской группы....

Ялгызлык исемнәр. (Собственные имена)

Урок татарского языка в 3 классе для татарской группы....

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Дәреснең  технологик картасыУкытучының исем, фамилиясе  -  Хәсәнова Г.Г.Сыйныф-_6       Фән-Татар теле Тема-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрДәрес төре- я...

“Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр” 3 нче сыйныф, татар төркеме

Тема  -   Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.3 нче сыйныф, татар төркемеМаксат: 1. Укучыларның ялгызлык һәм уртаклык исемнәр буенча булган белемнәрен актуальләштерү.  2. Укучы...

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. 6 класс

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.6 класс...

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфы өчен татар теленнән дәрес планы. Тема : Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр...