Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр
план-конспект урока (5 класс)

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфы өчен татар теленнән дәрес планы. Тема : Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yalgyzlyk_urtaklyk_isemnr.docx19.81 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Максатлар:

1. Коммуникатив максат: ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнекулланып, “Кышкы каникуллар” дигән темага диалогик сөйләм үстерү;

2. Фәнни максат: ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында тирән мәгълүмат бирү;

3.Тәрбияви максат: В.Монасыйповның “Шифалы табиблар” хикәясе аркылы балаларның игътибарын тирә – як мохитка, дару үләннәренә юнәлтү, экологик тәрбия бирү.

Бурычлар:

  1. Укучыларның сүзлек запасын баету;
  2. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр  турында төшенчәне аңлатуга игътибарны юнәлтү;
  3. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне дөрес билгели алу күнекмәләре булдыру.

Дәреснең принциплары:

  1. дидактик принцип: күрсәтмәлелек;
  2. методик принцип: коммуникатив;
  3. лингвистик принцип:функциональ принцип

Укыту ысуллары:

  • коммуникатив;
  • өлешчә эзләнү ысулы.

Укыту алымнары:

          - Уен элементларын кертеп җибәрү;

          - Диалог төзү;

Дәреснең төре: катнаш дәрес

Әдәбият исемлеге: Татар теле. 5 сыйныф :  татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ч.М. Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов ;[рәссамы О.В.Морозова]. –Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. –207 б. : рәс. б-н.


Дәрес планы

I. Мотивлаштыру - ориентлаштыру:

1. Дәресне оештыру:

Исәнләшү, укучыларга  хәерле көн теләп, дәресне башлау,  психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү:

     - өй эшен тикшерү: 123 нче күнегү (язма);

     - әңгәмә:

  1) Исем сүз төркеме нәрсәне белдерә?

  2) Исем сүз төркеме нинди сорауларга җавап булып килә?

  3) Исемнәр ничек языла?

  4) Исемнәр ниндиләргә бүленә?

  5) Ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә?

3. Уку мәсьәләсен кую:

   - исем – предметны белдерә;

   - исем Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булып килә;

   - исемнәрнең баш һәм юл хәрефеннән язылуы;

   - исемнәрнең ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленүе;

   - ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә билгеләмә бирү.

- ялгызлык исемнәргә шәһәр, авыл, кеше, елга, район, урам, һ.б. исемнәрнең керүе турында мәгълүмат бирү.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

  1. Дәреслек белән эш: а) 126 нчы күнегү (язма), б) 131 нче күнегү (телдән);
  2. Диалог “Кышкы каникуллар” ;
  3. Уен – “Кем күбрәк?”;

III.  Рефлексив бәяләү:

  1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез? Нинди яңалык белдегез?
  2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлегенә бәя бирүе;
  3. Өй эше:

1)        70 нче бит, 129 нчы күнегү (язма);

2)        Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр кергән 4-5 җөмлә язып килергә;

3)        Кагыйдәне яттан өйрәнергә.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру- ориентлаштыру:

1. Дәресне оештыру:

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез, бер-беребезне елмаеп сәламлик әле.

Укучы: Исәнмесез!

Укытучы:Хәлләрегез ничек?

Укучы:Яхшы, сезнеке?

Укытучы:Әйбәт, рәхмәт. Тынычландык та, матур итеп утырдык урыннарга. Дәресебезне башлыйбыз. Бүген бездә кунакта – Көчек. Аның исеме Шарик. Ул безгә дәресебезне алып барырга булышыр.

2. Актуальләштерү:

Укытучы:Узган дәрестә ниләр үткәнне искә төшерү өчен, өй эшләрегезне тикшереп алыйк. Сезгә 123 нче күнегү бирелгән иде. Әлеге күнегүдә һәр сүз төркеменә мисаллар уйлап килергә иде. Җавап бирергә теләүчеләр бармы?

Яхшы, укучылар. Узган дәресне бик яхшы үзләштергәнсез икән. Ә хәзер бераз сөйләшеп алыйк. Безгә Шарик хат алып килгән икән. Бу хатта ниләр язылган икәнен белер өчен тактага игътибар итик әле:

Шифалы табиблар

  • Ромашка, ромашка! Кая болай чабасың?
  • Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан. Шуны дәваларга чабам!
  • Әрем, әрем! Кая болай йөгерәсең?
  • Йөгерми хәлем юк! Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм!
  • Бака яфрагы! Бака яфрагы!
  • Соңыннан, соңыннан! Вакытым юк! Хәйрүш абыйның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк!
  • Кычыткан! Кычыткан! Ә син кая?
  • Искәндәр дигән малай янына! Арт сабагын укытырга! Бүген тагын икеле эләктергән!                                                        (В.Монасыйпов).

Укытучы: Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?

Укучы: Дару үләннәре турында.

Укытучы: Дару үләннәре турында нәрсә әйтә аласыз? Алар кая ашыга?

Укучы: Дару үләннәре кешеләрне дәваларга ашыгалар.

Укытучы: Димәк, тирә-юньдәге үләннәргә игътибарлы булырга кирәк. Аларны таптамаска, кирәкмәгән вакытта өзмәскә киңәш итәм. Аларның безгә файдасы зур. Ә кычыткан турында ни әйтә аласыз?

Укучы: Кычыткан икеле алучыларга эләктерер өчен кирәк.

Укытучы: Әгәр сез яхшы укысагыз, сезгә кунакка кычыткан беркайчан да килмәс. Уңышлар телим сезгә!

Укучы: Рәхмәт.

Укытучы: Хикәягә игътибар итик әле. Сез монда нинди исемнәр күрәсез?

Укучы:  Ромашка, хәлем, Гыйлаҗ, бабай, Сәрби, арпа, һ.б.

Укытучы: Дөрес. Алар нәрсәне белдерәләр һәм нинди сорауларга җавап булып киләләр?

Укучы:Исемнәр предметны белдерәләр һәм Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булып киләләр.

Укытучы: Әйдәгез исемнәрнең язылышларына игътибар итик әле. Алар ничек язылганнар?

Укучы: Баш һәм юл хәрефләреннән.

Укытучы: Әйе. Ничек уйлыйсыз,баш һәм юл хәрефеннән язылучы исемнәрне без берәр ничек атыйбызмы икән?

Укучы: Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

3. Уку мәсьәләсен кую:

Укытучы: Димәк, безнең бүгенге темабыз нинди була инде?

Укучы:Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Укытучы:Дөрес, укучылар.Әйдәгез тактага игътибар итик әле. Бирелгән кагыйдәне кычкырып,  ..., укы.

(Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында кагыйдә укыла, берничә баладан тактага карамыйча гына әйттерелә).

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

Укытучы: Хәзер китапларыгызның 69 нчы битен ачыгыз. 126 нчы күнегүне таптык. Алда әйтелеп үткәнчә, ялгызлык исемнәргә шәһәр, кеше, газета, район, урам атамалары керә. Әлеге күнегүдә сезгә үзегезгә мисаллар уйлап язарга кирәк булачак. 3 шәр мисал язабыз, 3 минут вакыт бирәм сезгә. Аннары тикшерербез.

(Күнегү тикшерелә, хаталар карала).

Укытучы: Безнең Шарик дустыбызның сезнең кышкы каникулларны ничек уздырганын беләсе килә. Шуңа күрә хәзер парларда эш эшләп алабыз, ягъни “Кышкы каникуллар” темасына диалог төзибез. Мәсәлән, Ариана Адельга үзенең кышкы каникуллары турында сөйли, ә Адель Арианага. Ләкин ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне диалогта кулланырга онытмыйбыз. Сезгә 2 минут вакыт. 1 минут эчендә берегез сөйли, икенчегез тыңлап тора, аннары киресенчә. Сөйләгән вакытта иптәшегез сезгә ниләр сөйләде, безгә шуның турында хәбәр итәсез. Барыгызга да аңлашылдымы?

(Укучылар диалог төзиләр, соңыннан ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә игътибар ителә).

Укытучы: Шарик безгә уен да әзерләп килгән икән. Менә ул нинди матур картина алып килгән. Сезнең бурычыгыз – әлеге картинадан кем күбрәк ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне атый алыр. Башладык!

(Балалар исемнәрне атыйлар, ахырда кем күбрәк тапкан

Укытучы: Китапларыгызның 70 нче битен ачабыз, 131 нче күнегүне таптык. Хәзер без Шарик белән сезнең теманы үзләштердегезме икәнен тикшерәбез. Мин сорауларны укыйм, кул күтәреп җавап бирәбез.

Укучы:  1.Исемнәр предметны белдерә. 2. Алар кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. 3. Исемнәр 2 төрле була. 4. Бер үк төрле булган предметларга бирелгән уртак исем уртаклык исем дип атала. 5. Предметларның һәрберсенә аерым (ялгыз) бирелгән исем ялгызлык исем дип атала. 6. Уртаклык исемнәр юл хәрефеннән башлап языла. 7. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.

Укытучы: Молодцы, укучылар! Булдырдыгыз.

III.  Рефлексив бәяләү:

Укытучы: Балалар,дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез? Нинди яңалык белдегез?

Укучы: Әйе, чишелде. Исемнәрнең 2 төрле булуы, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр, аларның ничек язылуы турында белдек.

Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар. Ә хәзер бер-берегезгә билгеләр куегыз.

(Укучылар бер-берсенә билгеләр куялар, ни өчен “5”, “4”, “3” икәнен аңлатып күрсәтәләр).

Укытучы: Әйдәгез дәфтәрләрегезгә өй эшен язып куегыз.

  1. 70 нче бит, 129 нчы күнегү (язма);
  2. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр кергән 4-5 җөмлә язып килергә;
  3. Кагыйдәне яттан өйрәнергә.

         Дәрес тәмам. Катнашып утыруыгыз өчен рәхмәт! Чыгарга мөмкин!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Ялгызлык исемнәр"

3нче сыйныф рус балалар өчен ачык дәрес....

Ялгызлык исемнәр. (Собственные имена)

Урок татарского языка в 3 классе для татарской группы....

Ялгызлык исемнәр. (Собственные имена)

Урок татарского языка в 3 классе для татарской группы....

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Дәреснең  технологик картасыУкытучының исем, фамилиясе  -  Хәсәнова Г.Г.Сыйныф-_6       Фән-Татар теле Тема-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрДәрес төре- я...

“Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр” 3 нче сыйныф, татар төркеме

Тема  -   Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.3 нче сыйныф, татар төркемеМаксат: 1. Укучыларның ялгызлык һәм уртаклык исемнәр буенча булган белемнәрен актуальләштерү.  2. Укучы...

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр....

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. 6 класс

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.6 класс...