Ялгызлык исемнәр. (Собственные имена)
презентация к уроку по теме

Гиниятуллина Фирдауса Хазиахметовна

Урок татарского языка в 3 классе для татарской группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ялгызлык исемнәр. 3 класс204.6 КБ
Файл Презинтация631.34 КБ
Файл Исем101.85 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : Ялгызлык исемнәр.

Максат : ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында аңлатма бирү;

исемнәрнең үзенчәлекле якларына игътибар итү;

белем алуга, тырышлыкка өндәү.

Җиһазлау : дәреслек,ноутбук, проектор, кроссворд, карточкалар,”Сабантуй”,  “Көмеш кыңгырау”, “Дуслык” газеталары.

                                         Дәрес барышы:

1 Оештыру  өлеше: 1) Исәнләшү, уңай эш халәте булдыру. ( - Хәерле көн.                                                                                                                                                                                                      Барыгызга  уңышлар теләп, дәресне башлыйбыз.)  

2)Актуальләштерү.  Тактага числоны язабыз, ә тема өчен бер юл калдырып, Матур язу күнекмәләрен ныгыту өчен мәкаль язып куябыз.

Балачакта алган белем ташка язган сүз белән бер.

 (Мәкальне аңлатып китәбез)

-Бу мәкальдә  исемнәр  бармы? Ясалышы буенча нинди исемнәр? (табалар, аңлаталар)

-Ә хәзер өйрәнгән белемнәрне тикшерү  өчен тест  эшләп алабыз.

                                                                Тест .

1.Исем сүз төркеменә кергән сүзләр мәгънә ягыннан нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның санын

в) предметны, затны, табигать күренешләрен.

2. Исемнәрнең күплек сан кушымчаларын күрсәт.

а) –лар, нәр

б) –кар, -кәр,

в) –лар, -ләр, -нар, -нәр.

3. Ясалма исемнәр генә булган рәтне күрсәт.                                            

а) дәфтәр, укучы,

б) ташбака, әти-әни, җиләклек,

в) чәчәк, таш, чыршы.

4. Кайсы сүзләр сөйләмдә кулланылмый?

а) уклык, баслык, торлык,

б) ташлык, башлык, сазлык.

в) каенлык, тозлык, бозлык.

5. Исемнәр генә язылган рәтне күрсәт.

а) миләүшә, роза, энҗе

б) Миләүшә, Энҗе, Роза

в) сары, бара, кырык.                

   (укытучы тестларны тикшерә бара, билгесен әйтә)

-Ни өчен соңгы биремдә кайбер сүзләр баш хәрефтән язылган.

(-Кеше исемнәре булганга.)

-Бу исемнәрне  ничек атаганнарын  без хәзер кроссворд чишкәч белербез.

Төп  өлеш:  Кроссворд чишү

1

2

3

   4          

    5

6

7

8

  1. Якшәмбе көн.
  2. “ Алма!” – дисәң дә, алалар,

Нәрсә соң ул? – балалар.

    3.Явым-төшем.

    4. Чебиләр ярата торган ярма.

    5. Әйтәбез һәм ишетәбез.

    6. Баш киеме.

   7.” Яңа ел “ бәйрәме аннан башка узмый.

   8.  Күз өстендә ...

(вертикаль баганада Ялгызлык дигән сүз барлыкка килә.)

Димәк, дәресебезнең темасы - Ялгызлык исемнәр.

Дәреснең темасын язабыз.

Укытучы аңлата:

  • Барлык исемнәр дә ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленә.

(русчасын да аңлата)

-Ялгызлык исемнәр башка исемнәрдән  ничек аерыла соң?  Сез баш хәрефтән язылганга диярсез инде. Ә немец телендә бөтен исемнәр дә  баш  хәрефләрдән башлана , ә гарәп телендә баш хәрефләр бөтенләй юк .

   Бер төрдәге предметларны  аерып  әйтү өчен аларга аерым исемнәр бирелә. Шәһәрләр күп , ә  Казан шәһәре бер генә; авыллар күп,исемнәрне дә бер булырга мөмкин. Аларны  урнашу  урынына карап  аералар.(Татарстан картасы – 1нче слайд)

    Нурлат дигән шәһәр  бер генә , ә Түбән Нурлат, Югары Нурлат,Совет Нурлаты, Нурлат авылы хәтта Яшел Үзән районында бар. Аларны  кайда урнашуларына карап белеп була.(Нурлат районы картасы – 2нче слайд)

Безнең Нурлат районында 82 авыл бар . Кондырча, Чирмешән елгалары ага. Дистәләгән күлләр бар һәм аларның үзенә генә хас матур исемнәре дә бар. Нурлат оешканга 2009нчы елда 100 ел булды. Районыбызда 60 меңләп кеше  яши. Күп кенә оешмалар, кибетләр атамалары белән сез һәр көнне очрашып торасыз. Алар барысы да баш хәрефтән язылган.

Димәк,ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә инде?

(-Кеше, кушаматлар, шәһәр,  елга, күл, газета, журнал, оешма  исемнәре.)

Газета, журнал, оешма исемнәре куштырнаклар эченә языла: “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, үзебезнең яраткан “Дуслык” газеталарыбыз һ.б.

                                        Ял минуты.

Килеп җитте кыш та

Ай-һай салкын тышта.

Битләрне чеметә,

Кулларны өшетә.

Тик торсаң туңдыра.

Аякны катыра.

Ә сез тик тормагыз,

Биегез, җырлагыз!

Яңа белемнәрне формалаштыру:

  1. Дәреслек белән эшләү.

160 нчы  күнегү  (телдән).

2)”Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”  газеталарыннан ялгызлык исемнәр кергән 2 җөмлә язып алу.

3) Дөресләп яз. (3нче слайд)

(миләүшә) белән (роза) чыршы бәйрәмендә чыгыш ясады.

Бакчада (миләүшә), (роза) чәчәкләре үсә.

Күрше (алмаз) абый (алмаз) руднигында эшләгән.

песинең (ак) тәпиенә карап, аңа (ак) тәпи исеме куштык.

(язып бетергәч , тикшереп алабыз)

4)- Укучылар, әйтегез әле,  әби-бабайларыгыз яши торган авыл атамаларын беләсезме?

(укучыларның җавабы тыңланыла)

5)Хәзер малайлар Ил сүзенә башланган кызлар исемен, ә кызлар  малай исемнәрен уйлый тора. Ә белемнәрегезне бер “кунак” тикшерер.

Йомгаклау:    а)“ Кар кызы” килеп керә .(балалар исемнәр уйлаганчы,укытучы киенеп керә)

-Хәерле көн, укучылар! Чыршы бәйрәменә барышлый сезнең янга керергә булдым. Белемнәрегезне тикшереп карыйм әле. Кечкенә бүләкләрем дә бар.

- Я, кайсы төркем исемнәрне күпрәк белә икән?(ярышалар, нәтиҗә ясала)

      -Я, бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? (укучыларның җавабы тыңланыла)

б)Өй эше . (4нче слайд) (шулай ук кар бөртекләренә язылган өй эше һәр укучыга таратыла)

1) 162 нче күнегү, язма.

2) Ай сүзенә башланган 10 исем  яз.

3)Татарстан картасыннан шәһәр атамаларын алфавит тәртибендә яз.

в)Билгеләр куела.

                                                                           Гыйниятуллина Фирдәүсә   Хаҗиәхмәт кызы,

                                                                                       Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

                                                                                     “ 1нче урта гомуми белем мәктәбе” ГБАМУсенең

                                                                                        1нче квалификацион  категорияле

                                                                                         татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                    Ялгызлык исемнәр

3нче сыйныфның татар төркемендә

татар теленнән ачык дәрес

   

Максат : ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

 турында аңлатма бирү;

исемнәрнең үзенчәлекле якларына игътибар итү;

белем алуга, тырышлыкка өндәү.

Җиһазлау : дәреслек,ноутбук, проектор,

кроссворд, карточкалар, “Дуслык”,”Сабантуй”,  

“Көмеш кыңгырау” газеталары.

                                                         

                                                            2013нче ел


                                                           

2012нче ел


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ялгызлык исемнәр 3нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрескә презента ц ия Укытучы: Гыйниятуллина Фирдәүсә Хаҗиәхмәт кызы

Слайд 2

тест 1.Исем сүз төркеменә кергән сүзләр мәгънә ягыннан нәрсәне белдерә? а) предметның билгесен б) предметның санын в) предметны, затны, табигат ь күренешләрен. 2. Исемнәрнең күплек сан кушымчаларын күрсәт. а) –лар, нәр б) –кар, -кәр, в) –лар, -ләр, -нар, -нәр. 3. Ясалма исемнәр генә булган рәтне күрсәт. а) дәфтәр, укучы, б) ташбака, әти-әни, җиләклек, в) чәчәк, таш, чыршы. 4. Кайсы сүзләр сөйләмдә кулланылмый? а) уклык, баслык, торлык, б) ташлык, башлык, сазлык. в) каенлык, тозлык, бозлык. 5. Исемнәр генә язылган рәтне күрсәт. а) миләүшә, роза, энҗе б) Миләүшә, Энҗе, Роза в) сары, бара, кырык.

Слайд 3

1 2 3 4 5 6 7 8 Кроссворд чишү 1 . Якшәмбе көн. 2. “ Алма!” – дисәң дә, алалар, Нәрсә соң ул? – балалар. 3 . Явым-төшем. 4 . Чебиләр ярата торган ярма. 5 . Әйтәбез һәм ишетәбез. 6. Баш киеме. 7 .” Яңа ел “ бәйрәме аннан башка узмый. 8 . Күз өстендә ...

Слайд 4

Татарстанның географик картасы

Слайд 5

Нурлат районының картасы

Слайд 7

Дөресләп яз 1 .(М,м)иләүшә белән ( Р,р)оза чыршы бәйрәмендә чыгыш ясады. 2 .Бакчада (М,м)иләүшә, (Р,р)оза чәчәкләре үсә. 3 .Минем (А,а)лмаз абый (А,а)лмаз руднигында эшли. 4 .Песинең (А,а)к тәпиләренә карап, аңа (А,а)к тәпи исеме куштык.

Слайд 8

Өй эше: 1) 162 нче күнегү, бирем буенча эшләргә . 2) Ай сүзенә башланган 10 исем язарга. 3)Татарстан картасыннан шәһәр атамаларын алфавит тәртибендә язып алырга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исем Имя су ществительное

Слайд 2

Сораулар : Кешеләр Предметлар Хайваннар Җәнлекләр Кошлар Кем? Кто? Н ә рсә? Что?

Слайд 3

Кем? Нәрсә? соравына җавап бирүче исемнәрне аерып яз: Әни,күл, песи,Нурлат, эт,аккош, кыз, укучы , урам, урман, гөл, дәфтәр, әти , балык, өчпочмак, сатучы, аш,кәҗә, табиб.

Слайд 4

Тикшер: Әни ,күл, песи, Н урлат, эт,аккош, кыз , укучы , урам, урман, гөл, дәфтәр, әти , балык, өчпочмак, сатучы , аш, кәҗә, табиб .

Слайд 5

Исемнәр 2төргә бүленә: Татарстан Казан Чирмешән “Сабантуй” Камил Яңа ел Республика Шәһәр Елга Газета Кеше исеме Бәйрәм Ялгызлык Уртаклык

Слайд 6

Ялгызлык, уртаклык исемнәрен аерып яз: Безнең Татарстан елгаларга бай. Иң зурлары – Идел һәм Чулман. Чулманның кушылдыклары Нок ърәт һәм Агыйдел . Кечерәк елгалар : Олы Чирмешән , Ык , Зөя , Мишә , Казанка, Тойма. Алар балыкка бай. Ялгызлык: Татарстан,Идел, Чулман, Нок ъ рәт, Агыйдел,Олы Чирмешән, Ык, Зөя, Мишә, Казанка, Тойма. Уртаклык: елга, кушылдык, балык.

Слайд 7

Газета, журнал,оешма, әдәби әсәр, кинофил ь м атамалары куштырнак эченә алына . “Дуслык” “Сабантуй” “Көмеш кыңгырау” “Ялкын” “Салават күпере” “Сарбай”, “Тырыш Юн Су”, “Тукай” ... “Җылылык челтәрләре” оешмасы “Мырауҗан маҗаралары”

Слайд 8

Ялгызлык исемнәргә мисаллар яз: Шагыйр ь ләр: Газета- ж урналлар: Шәһәрләр: Күлләр: Елгалар: Авыллар: К ушаматлар: Оешмалар:

Слайд 9

Уртаклык исемнәр яз: Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш - ... . Сыерчык, күгәрчен, сандугач - ... . Алабуга, Минзәлә, Әлмәт - ... . Айдар, Камил, Марат - ... . Ык, Зөя, Чулман - ... . Сатучы, укытучы, төзүче - ... . Башлык, күлмәк, итәк - ... . Яз, җәй, көз, кыш - ... .

Слайд 10

Тикшер: Шагыйр ь Кош Шәһәр Малай Елга Һөнәр Кием Ел фасыллары

Слайд 11

Күплек сан: -лар -ләр Сүз –м, -н, -ң хәрефләренә бетсә, - нар -нәр , Китап лар Әни ләр Урма н нар Кие м нәр Та ң нар

Слайд 12

Күплек сан формасына куй: Урындык Урман Гөмбә Тау Көн Күгәрчен Чия Таң Җәнлек

Слайд 13

Тикшер Урындык лар Урман нар Гөмбә ләр Тау лар Көн нәр Күгәрчен нәр Чия ләр Таң нар Җәнлек ләр

Слайд 14

Килешләр: Баш килеш Иялек килеш Юнәлеш килеш Төшем килеше Чыгыш килеше Урын-вакыт килеше Кем? Нәрсә? Кем нең? Нәрсә нең? Кем гә? Нәрсә гә? Кая? Кем не? Нәрсә не ? Кем нән? Нәрсә дән? Кайдан? Кем дә? Нәрсә дә? Кайда?

Слайд 15

Килешләр: Баш килеш Иялек килеш Юнәлеш килеш Төшем килеше Чыгыш килеше Урын-вакыт килеше Укучы Укучы ның Укучы га Укучы ны Укучы дан Укучы да

Слайд 16

Исемнәр тартым белән төрләнә Берлек санда I Минем II Синең III Аның Күплек санда I Безнең II Сезнең III Аларның Китаб- ым (-м; -ем) Китаб- ың (-ң; ең) Китаб- ы Китаб- ыбыз (-быз/-без; -ебез) Китаб- ыгыз (-гыз/-гез; -егез) Китаб- лары


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Ялгызлык исемнәр"

3нче сыйныф рус балалар өчен ачык дәрес....

Ялгызлык исемнәр. (Собственные имена)

Урок татарского языка в 3 классе для татарской группы....

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Дәреснең  технологик картасыУкытучының исем, фамилиясе  -  Хәсәнова Г.Г.Сыйныф-_6       Фән-Татар теле Тема-Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрДәрес төре- я...

“Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр” 3 нче сыйныф, татар төркеме

Тема  -   Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.3 нче сыйныф, татар төркемеМаксат: 1. Укучыларның ялгызлык һәм уртаклык исемнәр буенча булган белемнәрен актуальләштерү.  2. Укучы...

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр....

Тема : Ялгызлык исемнәр. 3нче сыйныф(татар төркеме)

Максат : ялгызлык  исемнәр турында тулырак мәгълүмат  бирү,белемнәрен ныгыту;ялгызлык исемнәрне дөрес язу күнекмәсен үстерү.Җиһазлау : дәреслек,методик кулланма,эш дәфтәре, ноутбук, проектор...

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. 6 класс

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.6 класс...