Открытый урок "Ялгызлык исемнәр"
методическая разработка по теме

Ситдикова Эльвира Атласовна

3нче сыйныф рус балалар өчен ачык дәрес. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yalgyzlyk_isemnr.docx18.61 КБ
Файл yalgyzlyk_isemnr.pptx88.42 КБ

Предварительный просмотр:

Бөгелмә шәһәре гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе

6нчы мәктәп

“Ялгызлык исемнәр”

                                                              Төзеде: Ситдикова Э.А.

                                                     Iнче квалификацион категорияле

                                                   татар теле һәм әдәбият укытучысы

Бөгелмә, 2012 ел

Татар теле.

Тема: Ялгызлык исемнәр

 

Максат.

 Дидактик:    Ялгызлык исемнәр турында белемнәрен ныгыту.

   Психологик:  Укучыларның фикер йөртү сәләтен, игътибарлыгын, матур язу күнекмәсен, сүзлек байлыгын үстерү.

   Тәрбияви:   Хезмәт тәрбиясе, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

Методар һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, язма эш, иҗади һ.б.

Җиһазлау. Интерактив такта, компьютер, орфографик сүзлекләр, ноутбук, карточкалар, магнитофон, журнал-гәзит. Терәк схемалар.

Материал. татар теле дәреслеге, 5 сыйныф

Дәрес барышы

Укытучы куйган сораулар. Нәтиҗә.

Башкарылган эш, үтелгән биремнәр, көтелгән җавап.

I. Оештыру өлеше.

-Исәнемез, балалар!

-    Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Актуальләштерү өлеше.

Матур язу күнегүләре. (2нче слайд.)

Казан – Татарстанның башкаласы. Мин Татарстанда яшим.

Бөгелмә - туган җирем. Бу шәһәрдә мәктәпләр, заводлар, төрле биналар бар.

- Исемнәрне табыгыз.

- “Исем” дип без нәрсәгә әйтәбез? (3нче  слайд.)

III. Уку мәсьәләсен кую.

-Кайсы сүзләр җөмлә уртасында да баш хәреф белән язылган?

 - Бу сүзләр нәрсәне белдерәләр?

-Димәк, без 1нче сыйныфта укырга-язарга өйрәнгәндә үк кеше исемнәре, фамилияләре, шәһәр исемнәренең баш хәреф белән башлап язылганын белә идек. Ә бүген шул сүзләрнең ничек аталуын өйрәнәбез.

 (4нче слайд. Экранда таблица чыга)

-Ялгызлык исемнәргә нәрсәләр керә?

 

-Ялгызлык исемнәр ничә сүздән тора?

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

Тыңлау.

-Сез магнитофоннан шигырьне тыңлагыз. Бу шигырьдә ялгызлык исемнәрне ишетсәгез, истә калдырыгыз.

Сара апа – сатучы,

Бану апа – бакчачы,

Йосыф абый йорт сала,

Җамали түбә яба.

Сылу апа укыта,

Батырҗан абый – тимерче.

Тимербикә - тегүче.

Мөстәкыйль эш.

1нче вариант. Елга исемнәрен язып алырга.

Татарстанны – дүрт зур елга республикасы дип йөртәләр. Бу – Идел, Кама, Агыйдел һәм Нократ. Камага уң яктан Нократ, Иж, сул яктан Агыйдел, Ык, Зәй елгалары килеп кушылалар. Кама елгасы Иделгә коя.

2нче вариант. Шәһәр исемнәрен язып алырга.

Без Татарстанда яшибез. Татарстанда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән шәһәрләре бар. Казан – Татарстанның башкаласы.

-Бу язылган сүзләрдән, башта, калын әйтелешен сүзләрне, аннары нечкә әйтелешен сүзләрне укыгыз.

Кроссворд чишү. (5нче слайд )

 Вертикаль:

1. Бу шәһәр балык исемен йөртә.

Горизонталь:

1. Исемнең тәрҗемәсе – Лунный цветок.

2. Казанның нинди күле кыргый дуңгыз исемен йөртә?

3. Укучы эт.

5. Борынгы татарларның Яңа ел бәйрәме.

6. Белая река – тәрҗемәсе.

7. Татарлар яши торган республика.

VII.Рефлексив кабатлау.Үзбәя.

-Дәрестә нинди уку мәсьәләсе туган иде? Чишә алдыкмы? Нәрсә белдек? Ничек белә алдык?

Тест  

1. Бүген нинди исемнәр үттек?

а) парлы исемнәр;

ә) ялгызлык исемнәр;

б) уртаклык исемнәр.

2. Ялгызлык исемнең тәрҗемәсе.

а) имена собственные;

ә) имена существительные;

б) имена нарицательные.

3. Ялгызлык исем ничек языла?

а) баш хәреф белән;

ә) юл хәрефе белән.

4. Ялгызлык исемнәр  кайчан баш хәрефтән языла?

а) җөмлә башында;

ә) җөмлә уртасында;

б) һәрвакыт .

5. Ялгызлык исемнәр  куштырнаклар эченә алабыз.

а) исем, фамилия;

ә) газета-журнал, әдәбият әсәрләре;

б) шәһәр, авыл исемнәре.

Җаваплар (слайд 6)

 -Кайсыгыз ялгызлык исемнәрне таба белә,”5”кә белә,..

  1. Өй эше.
  1. Ялгызлык исемнәр язарга.
  2. Шул исемнәр белән җөмләләр төзергә.

Казан, башкаласы, Татарстан, Бөгелмә, туган җир, шәһәр, мәктәпләр, заводлар, биналар.

“Исем” – предметны белдерә. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Килешләр белән төрләнә. Берлек һәм күплек санда була. 

 Казан, Татарстан, Бөгелмә.

Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.

Кеше исемнәре, ил, шәһәр, авыл, район исемнәре, географик атамалар, китап, газета-журнал исемнәре, әдәбият әсәрләре, бәйрәмнәре, тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре, хайван кушаматы.

 Ялгызлык сүзләр бер яки берничә сүздән тора.

Сара, Бану, Йосыф, Җамали, Сылу, Батырҗан, Тимербикә.

Мөстәкыйль эшләү, тикшерү, үзбәя.

Идел, Кама, Агыйдел, Нократ, Иж, Ык, Зәй

Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән

Алабуга

Айгөл

Кабан

Акбай

Нардуган

Агыйдел

Татарстан

Без бүген дәрестә ялгызлык исемнәрне өйрәндек.

*ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла;

*ялгызлык исемнәр һәрвакыт баш хәрефтән языла;

*куштырнаклар эченә газета-ңурна, әдәбият әсәрләре языла;

*нәтиҗә ясадык (ялгызлык исемнәр билгеләдек).


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ялгызлык исемн әр

Слайд 2

Казан – Татарстанның башкаласы. Мин Татарстанда яшим. Бөгелмә - туган җирем. Бу шәһәрдә мәктәпләр, заводлар, төрле биналар бар.

Слайд 3

“Исем” – предметны белдерә. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Килешләр белән төрләнә. Берлек һәм күплек санда була.

Слайд 4

Кеше исемнәре, фамилияләре Ил, шәһәр, район, авыл исемнәре Географик атамалар Китап, журнал, газета исемнәре Әдәби әсәрләр исемнәре Бәйрәм тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре Хайван кушаматлар Алсу Владимир Садыков Иванов Татарстан Бөгелмә Черемшан районы Карабаш Идел елгасы Кабан күле Урал тавы “Сабантуй” “Бөгелмә авазы” “Ялкын” “Сабыйга” “Шүрәле” “Туган тел” “Кызыл ромашка” Сабантуй Карга боткасы Нәүрүз Акбай Актырнак Актүш

Слайд 5

1 1 2 3 4 5 6 7

Слайд 6

А Л А Б У Г А

Слайд 7

К Ы Р Л А Й Л А Б У Г А

Слайд 8

К Ы Р Л А Й А Й Г Ө Л А Б У Г А

Слайд 9

К Ы Р Л А Й А Й Г Ө Л К А Б А Н Б У Г А

Слайд 10

К Ы Р Л А Й А Й Г Ө Л К А Б А Н А К Б А Й У Г А

Слайд 11

К Ы Р Л А Й А Й Г Ө Л К А Б А Н А К Б А Й Н А Р Д У Г А Н Г А

Слайд 12

К Ы Р Л А Й А Й Г Ө Л К А Б А Н А К Б А Й Н А Р Д У Г А Н А Г Ы Й Д Е Л А

Слайд 13

К Ы Р Л А Й А Й Г Ө Л К А Б А Н А К Б А Й Н А Р Д У Г А Н А Г Ы Й Д Е Л Т А Т А Р С Т А Н

Слайд 14

Тест Ә А А Б Ә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Урок татарского языка для  русскоязычных  детей в 4 классе. Учебник: Хайдарова Р.З....

Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килеш формасы.(Направительный падеж имён существительных).

Разработка урока по татарскому языку в русских классах для  5 класса....

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Тема:Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Материал:Ф.С. Сафиуллина. Татар теле: рус телендә башл. Гомумибелем бирү мәкт. 4нче с-фы өчен дәреслек – Казан:Мәгариф, 2010“Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушым...

Урок на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"

Конспект и презентация к уроку для 6 класса на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"...