Урок на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"
план-конспект урока (6 класс)

Гарафутдинова Гульсиня Магзумовна

Конспект и презентация к уроку для 6 класса на тему "Исемнәрнең төрләнеше.Парлы һәм тезмә исемнәр"

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Көн-төн , аккош , үги ана яфрагы , кулъяулык , ата-ана , кура җиләге , ташбака , бала-чага, җир җиләге , ат , РФ, арба, кишер , сәламәтлек , сыйныфташ , таныклык , өчпочмак , драмтүгәрәк , ТР, совхоз

Слайд 3

Тамыр Ясалма Пар-лы Кушма Тезмә Кыскар-тылма ат арба кишер җир Сый-ныфташ Бакчачы күзлек Көн - төн ата-ана бала-чага Аккош Кулъяулык өчпочмак үги ана яфрагы кура җиләге җир җиләге РФ ТР Совхоз драмтүгәрәк

Слайд 4

Тезмә һәм парлы сүзләр

Слайд 5

Парлы исемнәр үзара синоним,антоним мәгънәле яки аваздаш сүзләрдән ясала,сызыкча аша языла

Слайд 6

Парлы сүзләр ясарга , алар белән җөмләләр төзергә 1 нче төркем 2 нче төркем Ак шалай Малай кара Әти әни Әби бабай

Слайд 7

Тезмә сүзләр ике яки берничә сүздән тезелеп ясала,бербөтен мәгънәне белдерә.Бер сорауга җавап бирә,бер җөмлә кисәге була.Тезмә сүз составындагы сүзләрне аерып карарга ярамый.

Слайд 8

Тест . 1.Тезмә исемнәр күрсәтелгән рәтне билгеләгез. а) аш (су), хатын ( кыз ) ә)тар( юл ), зур ( агач ), мәктәп ( бакчасы ) б) җир ( җиләге ), туган (ил) 2.Кайсы рәттә парлы исемнәр бирелгән ? а) төн (боек), өч ( аяк ), ис ( киткеч ) ә) ата ( ана ),кием( салым ), бала(чага) б) юл ( чы ), утын (лык), оял (чан) 3 . Кушма исемнәр күрсәтелгән рәтне билгеләгез . а) кул ( яулык ), тере ( көмеш ), таш ( күмер ) ә) ак (кар), җылы ( җәй ), биек (тау) б) туган ( көн ), очкылык ( тоту ), бал (корты)

Слайд 9

4. Парлы исемне тап: А) агачлык Ә) авыл Б) савыт-саба В) акбур 5. Парлы исемнәр ничек языла ? А) аерым Ә) сызыкча аша Б) кушылып 6. Тезмә исемне тап: А) кура җиләге Ә) кызыл җиләк Б ) җиләклек В) гөлчәчәк 7. Кушма исемне тап: А) ут -су Ә) укучы Б) унике В) хуш исле

Слайд 10

Өй эше . 1.Кагыйдәләрне ятла . 2. Төрле ясалыштагы исемнәр кертеп “Минем мәктәбем дигән темага инша яз.



Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре.Парлы һәм тезмә сүзләр.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Максат:

1. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләрен кабатлау.,алган белемнәрне ныгыту.

2. Парлы, тезмә  исемнәрнең дөрес язылыш үзенчәлекләре турында сөйләшү, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т- татар телен рус теле белән бәйләп өйрәнү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- уку максатын мөстәкыйль билгеләү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру;

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

П р е д м е т- Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләрен турында сөйләшү;

Ш ә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы- балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү, 

 Методлар һәм алымнар: әңгәмә, аңлату-күрсәтү, күнегүләр эшләү, Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә , кыскартылма исемнәрне таба һәм аера белү, сорауларга җавап бирү.

Дәрес барышы.

1.Дәресне оештыру.(1 нче слайд)

- Исәнмесез, укучылар, хәерле иртә.Дәресебезне бер –беребезгә матур сүзләр әйтүдән башлыйк әле.

-Укучылар ,сез бүген бик матурлар!(Укучылар бер-берсенә комплиментлар әйтәләр)

2) Өй эшен тикшерү

. Укучылар, без бүген дәрестә алган яңа белемнәребезгә таянып, төрле күнегүләр эшләрбез һәм белемнәребезне бәяләрбез. Сезгә өйдә кагыйдәләрне искә төшереп, кабатлап килергә кушылган иде.

Әйдәгез,сорауларга җавап бирик әле

1.Исем нәрсәне белдерә?

2.Исем нинди сорауларга җавап бирә?

3.Исемнәр нинди төрләргә бүленә?

4.Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

 5.Исемнәр ничек ясалалар?

3) Уку мәсьәләсен кую

- Ә хәзер укучылар, экранга  карыйк әле. Экрандагы   сүзләрне укыйбыз , сез бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз.(2 нче слайд)

Көн-төн, аккош, үги ана яфрагы, кулъяулык, ата-ана, кура җиләге, ташбака, бала-чага, җир җиләге, ат, РФ, арба, кишер, сәламәтлек, сыйныфташ, таныклык, өчпочмак, драмтүгәрәк, ТР, совхоз

Слайдтан карап җавапларны тикшерәбез һәм үз-үзебезгә билгеләр куябыз.(3 нче слайд)

- Укучылар, кем әйтә,бүгенге дәреснең темасы нинди?

-Исемнәрнең ясалышы.Парлы һәм тезмә сүзләр. (4нче слайд)

 Әйе,без бүген исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре турында сөйләшербез.Парлы һәм тезмә сүзләр  турында мәгълүмат алырбыз

(5 нче слайд)

 

Парлы сүзләр ясарга, алар белән җөмләләр төзергә(6 нчы слайд)

1 нче төркем

2 нче төркем

аш

малай

әти

әни

шалай

су

бабай

әби

 -Парлы сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?Алар ничек ясала, ничек языла? (Кагыйдә искә төшерелә)

Тезмә сүзләр (7 нче слайд)

-Тезмә сүзләр дип нинди сүзләргә әйтәбез?Алар ничек языла? (Кагыйдә искә төшерелә).

 

1) Карточка белән эш. .

Карточкада парлы һәм тезмә сүзләр кергән җөмләләр бирелә.Шулардан исемнәрне табарга, характеристика бирергә.

1 нче карточка

Аланда малай-шалай уйный.

Мин кура җиләген җыям.

 

2 нче карточка

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.
 

3 нче карточка

Урамда бала-чага шау-гөр килә.

Бүген ата-аналар җыелышы була. 

4 нче карточка

Безнең авыл күленә аккошлар килде.

Җир җиләге бик күп үскән.

 

 

 

4) Дәреслек белән эш. 22 нче күнегү (Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләрен язып алырга, ясалышын аңлатырга)   Җилкапка, яз, Сабан туена, хатын-кыз, аклык, сафлык, Мияубикә, КамАЗ, күзлеген.

 

5.Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Тест эшләп алабыз. (8-9 нчы слайдлар)

                          Тест.

1.Тезмә исемнәр күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

а) аш(су), хатын(кыз)

ә)тар(юл), зур (агач), мәктәп (бакчасы)

б)җир(җиләге), туган(ил)

 

2.Кайсы рәттә парлы исемнәр бирелгән?

а)төн(боек), өч(аяк), ис(киткеч)

ә)ата(ана),кием(салым), бала(чага)

б) юл(чы), утын(лык), оял(чан)

 

3. Кушма исемнәр күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

а)кул(яулык), тере(көмеш), таш(күмер)

ә)ак(кар),җылы(җәй),биек(тау)

б)туган( көн), очкылык (тоту), бал (корты)

 

4. Парлы исемне тап:

А) агачлык Ә) авыл Б) савыт-саба В) акбур

 

5. Парлы исемнәр ничек языла?

А) аерым Ә) сызыкча аша Б) кушылып

 

6. Тезмә исемне тап:

А) кура җиләге Ә) кызыл җиләк Б) җиләклек В) гөлчәчәк

 

7. Кушма исемне тап:

А) ут-су Ә) укучы Б) унике В) хуш исле

6.Белемнәрне бәяләү

 7.Өй эше бирү (10 нчы слайд)

1.Кагыйдәләрне ятларга.

2. Төрле ясалыштагы исемнәр кертеп “Минем яраткан китабым” дигән темага инша язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Тезмә кушма җөмлә

"Тезмә кушма җөмлә" темасын үткәндә өстәмә материал....

Открытый урок "Ялгызлык исемнәр"

3нче сыйныф рус балалар өчен ачык дәрес....

Урок татарского языка во 2 классе"Исемнәрнең төшем килеше"

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

Конспект урока "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше"

План - конспект урока по ФГОС ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ. 3 нче сыйныф. Татар төркеме....