Конспект урока "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше"
план-конспект урока на тему

План - конспект урока по ФГОС ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ. 3 нче сыйныф. Татар төркеме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_kileshlr.docx21.97 КБ

Предварительный просмотр:

    Дәреснең   темасы : Исемнәрнең килеш белән төрләнеше 

                                           (3 нче сыйныф)

         Дәреснең тибы.  Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

         Дәреснең  максаты:

1. Белем бирү максаты – Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында мәгълүмат бирү;

2. Фикер сәләтен үстерү максаты – Укучыларның төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

3. Тәрбияви максат -  Туган җиргә ихтирам, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, кагыйдәләр, “Килешләр” таблицасы, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Ф.Ф.Харисов Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: МӘГАРИФ – ВАКЫТ, 2013.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча:

- исемнәрнең килеш белән төрләнүен ачыклау;

- килеш сораулары, кушымчалары белән танышу;

- текст белән эшли белү;

- бирелгән тексттан исемнәрнең килеш кушымчаларын таба белү.

Метапредмет:

Регулятив:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып - белү:

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

- килеш кушымчаларын аера белү;                                                                                                                      

- гомумиләштерү.

Коммуникатив:

- дәрес дәвамында башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм җавабыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

      Дәрес барышы:

  • Оештыру өлеше:

                 Максат. Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ  

                 халәт тудыру.    

Укытучы: Исәнмесез! Хәерле көн!

Укучылар:

- Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!

Укытучы: Хәлләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен,

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы: Бик яхшы! Укучылар, бүген безне дәрестә күп эшләр көтә. Без ике төркемгә бүленеп эшләрбез. Һәрбер төркемнән бер укучы актив катнашучыны исәпкә алып барыр. Сезнең җавапларыгыз, тулы, төгәл, аңлаешлы булса, дөрес җавап өчен сезгә менә шундый карточкалар бирә барам, дәрес ахырында белемнәрне карточкалар санына карап билгелибез. Игътибар белән тыңлап – җавап бирсәгез, барыгыз да “4"ле һәм “5"леләр алырсыз дип ышанам.

Төркемдә эшләү кагыйдәләре: (1 нче слайд)

- Һәркем үз фикерен әйтә ала.

- Бәрәү сөйли - калганнар тыңлый.

- Һәрбер җавап төркемдә карала.

- Төркемдә уртак нәтиҗә ясала.

- Төркем вәкиле җавапны яклый, дәлилли.

  • Актуальләштерү.

Максат.  Кулланылачак белемнәрне искә төшерү. Белмәгәннәргә дә белергә мөмкинлек тудыру.

Укытучы: Укучылар, хәзер алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп үтик, әле. Исем турындагы материалны искә төшерәбез.

Укытучы: Исем нинди сорауларга җавап бирә?

Көтелгән җавап: Кем? Нәрсә? сорауларына.

Укытучы: Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез аларны сораулары белән әйтергә тиеш (тактадагы рәсемнәр ике төркемгә бүленеп эленә).

Көтелгән җаваплар: Кем? кыз, малай, укучы.

                                   Нәрсә? куян, туп, китап.

Укытучы: Бу исемнәр арасында нинди аерма бар?

Көтелгән җавап: Татар телендә кешеләр генә кем? соравына җавап бирә.

Укытучы: Ә рус телендә ничек?

Көтелгән җавап: Рус телендә барлык җанлы исемнәр дә кем? соравына җавап бирә.

Укытучы: Ә хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, алар арасында нинди аерма бар?

Татарстан, шәһәр, Айгөл, Алабуга, алабуга, урындык, укучы (сүзләр тактада да язылган).

Көтелгән җавап: Сүзләр баш хәрефтән һәм юл хәрефтән язылган.

Укытучы: Ни өчен сүзләрне баш һәм юл хәрефтән язабыз?

Көтелгән җавап: Чөнки исемнәр ялгызлык һәм уртаклык булалар.

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар, димәк үткән дәрес темасын яхшы үзләштергәнсез.

  • Яңа теманы аңлату.

Максат. Өйрәнеләчәк мәсьәләнең кирәклеген дәлилләү. Укучылар үзләренең җавапларында дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен ачыклыйлар, чишеләсе мәсьәләне дөрес аңларга тиеш.

Укытучы: Ә хәзер дәреслектән 137 нче күнегүне эшлибез.

Экранда "Ябалак" рәсеме. (2 нче слайд).

Балалар текстны укыйлар. (3 нче слайд). Сорауларга җавап бирәләр:

 Укытучы:  1. Җөмләдә кайсы сүз кабатлана?

Көтелгән җавап:  Ябалак.

Укытучы:  2.  Бу сүзгә сораулар куегыз.

Көтелгән җаваплар:  Нәрсә? нәрсәнең? нәрсәне? нәрсәгә? нәрсәдән? нәрсәдә? нәрсәне?

Укытучы:  3.  Төрле сораулар куйганда, сүзнең кайсы өлеше үзгәрә?

Көтелгән җавап:  Кушымчасы.

 Укытучы:  4.  Ни өчен җөмләләрдә ябалак сүзенең кушымчалары үзгәргән?

  Көтелгән җавап:  Алар җөмләдә сүзләрне бер-берсенә бәйлиләр.

Укытучы. Әйе, укучылар, исемнәр җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнеп киләләр. Мондый бәйләнеш исемнәр килеш белән төрләнгәндә барлыкка килә. Татар телендә алты килеш бар.

Килешләр таблицасы  күрсәтелә (4 нче слайд).

Килешләр

Сораулары

Кушымчалары

Баш килеш

Кем? Нәрсә?

-

Иялек килеше

Кемнең? Нәрсәнең?

-ның/-нең

Юнәлеш килеше

Кемгә? Нәрсәгә?

-га/-гә, -ка/-кә

Төшем килеше

Кемне? Нәрсәне?

-ны/-не

Чыгыш килеше

Кемнән? Нәрсәдән?

 Каян? Кайдан?

-дан/-дән, -тан/-тән,

-нан/-нән

Урын-вакыт килеше

Кемдә? Нәрсәдә?

Кайда? Кайчан?

-да/-дә, -та/-тә

Укытучы. Укучылар, кушымчаларга карагыз, әле, ни өчен алар шулай күп икән?

Көтелгән җавап:  Калын һәм нечкә кушымчалар бар.

1 нче төркем калын кушымчаларны, 2 нче төркем - нечкә кушымчаларны билгели.

Укытучы. Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Көтелгән җавап: Сүз калын булса – калын кушымча, нечкә булса – нечкә кушымча ялгана.

Укытучы. Килешләрнең исемнәрен һәм эзлеклелеген истә калдыру өчен, түбәндәге җөмләләрне укыйбыз (5 нче слайд):

 Бану

 Идән

 Юа

 Талия

 Чаршау

  Уа

Физкульминутка

Укытучы. Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Барыбыз да минем арттан кабатлыйбыз (6 нчы слайд):

Яздым җөмлә, иҗек, сүз (куллар язу хәрәкәте ясыйлар).

Бик арыды минем күз (куллар күзләргә күрсәтәләр).

Йомам күзем: ял итсен (күзләрне йомалар).

Ачам күзем: ял итсен (күзләр ачыла, ябыла)

Тагын йомам һәм ачам (күзләр ачыла, ябыла).

Бер йомам да, бер ачам (күзләр ачыла, ябыла).

Күзләр хәрәкәте белән (күзләр белән зур шар ясау)

Бик зур түгәрәк сызам.

Укытучы. Бик яхшы, булдырдыгыз!

          IV.   Беренчел ныгыту.

          Максат. Уку мәсьәләсен чишү. Куелган мәсьәлә аерым, гади уку биремнәренә

          бүлгәләп башкарыла.

          Язма эш. 1 нче төркем әни,  2 нче төркем - китап сүзен килешләр белән төрләндерә. Һәр төркемнән бер укучы тактада эшли.

Б.к.      әни                        китап

И.к.     әнинең                  китапның

Ю.к.    әнигә                    китапка

Т.к.     әнине                    китапны

Ч.к.     әнидән                  китаптан

 У.в.к. әнидә                    китапта

Һәр төркем әни - китап сүзләрен төрле килешләрдә кулланып, телдән җөмләләр төзи (һәр дөрес, төгәл җөмлә өчен бер карточка бирелә).

         V.  Төркемнәрдә иҗади эш.

         Максат. Биремнең үстерешле булуы. Уйланырга вакыт бирелә. Җавапларны

         тыңлау, нәтиҗә ясау. Башкарылган эшкә бәя бирү.

           1) Дәреслектәге 140 нчы күнегү эшләнә. Төркемнәргә икешәр мәкаль бирелә. Төркемнәрдәге укучылар бер - берсенә биремнәр уйлый. (Мәкальләрне укы, русчага тәрҗемә ит, исемнәрне табып, килешләрен билгелә). (7 нче слайд).

            1 нче төркем:

- Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр.

- Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.

2 нче төркем:

- Һәр эшкә аерым вакыт билгелә – шат яшәрсең.

- Уңган кулдан эш төшми.

2) Дәреслектәге 138 нче күнегү эшләнә. Текстны сәнгатьле укырга.

“Алабуга күренешләре” (8-23 нче  слайдлар) күрсәтелә.

         VI. Эшчәнлеккә рефлексия.

          Максат. Белемнәрне формалаштыру, үзбәя, үзконтроль. Бәя кую  уку мәсьәләсен

          кисәкләргә бүлеп өйрәнүдән җыелган билгеләргә нигезләнә.

 Укытучы: Хәзер инде мәкаль - әйтемнәрдә төшеп калган хәрефләр ярдәмендә бүгенге дәреснең темасын әйтегез.

Мәкаль - әйтемнәр бирелгән (24 нче слайд) күрсәтелә, шулар ук карточкаларда да бирелә.

Укытучы: Укый барыгыз, төшеп калган хәрефләрне әйтә барыгыз. (бер укучы төшеп калган хәрефләрне яза бара). Беренче ике сүзне 1 нче төркем, соңгы ике сүзне - 2 нче төркем билгели.

1) Бүгенге эшне ...ртәгә калдырма.

Рәхим...ез атын кыйнар.

Көрәшә б...лмәгән егылыр.

Агач җи...еше белән,

Кеше эше белән.

Вакытын югалтка...  - малын югалткан.

Көлке сүз - төлк... сүз.

Күп көлмә, авызы... зураер.                                                               ИСЕМНЕҢ

2) Сөя...сез тел ни әйтмәс.

Әйтем - сүзнең б...зәге.

Инсафлының те...е саф.

Зәһәр т...л йөрәкне яралый.

Ке...есенә карата мәгънәсе.                                                                 КИЛЕШ

3) Иле барның теле ...ар.

Озын тел гом...рне кыскартыр.

Тел белән тегермән тартып бу...мый.

Тел белм...гән теленнән абыныр.

Акыллы сүзгә ...әрсә җитә.                                                                  БЕЛӘН

4) Тел - тегермән: тарт...ыра бирә.

Тел Т...мәнгә илтә.

Тел ташны э...етә.

Те... ташны яра.

Телд... бар да, кулда юк.

Тел өче... баш җавап бирер.

Т...л таш яра, та... ярмаса баш яра.

Тел кеш...нең кемлеген аңлата.                                                           ТӨРЛӘНЕШЕ

Укытучы: Нинди йомгак ясыйбыз? Бүгенге дәреснең темасы нинди?:

Көтелгән җавап: Исемнәрнең килеш белән төрләнүе (25 нче слайд).

Нәтиҗә ясау.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә өйрәндек?

Көтелгән җавап: Килешләрнең исемнәре һәм сораулары белән таныштык, кушымчаларын билгеләргә өйрәндек, исемнәрне килеш белән төрләндердек.

Укытучы: Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Сезгә аеруча нәрсә ошады?

Тырышып эшләдекме?

Сезгә бу белемнәр киләчәктә кирәк булырмы?

Соңгы слайд (26 нчы слайд):

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Билгеләр кую.

Укучылар, тырышлык бушка китми, ул үзенең нәтиҗәләрен бирә. Җавапларыгыз да, китергән мисалларыгыз да дөрес. Бүген барыгыз да бик яхшы эшләде. Афәрин! Хәзер инде карточкаларны саныйбыз. Кемнеке күбрәк? Үзегезгә нинди билге куясыз?

Билге кую өчен критерий:

"5" - биремнәр төгәл үтәлде, җаваплар аңлаешлы булды;

"4" - бер-ике сорауда хата булды;

"3" - биремнәр төгәл үтәлмәде, хаталар күп булды.

VII.   Өй эшен бирү. 138 нче күнегүнең биремнәрен үтәү. Өй эше 3 вариантта тәкъдим ителә, берсен сайлап алып эшләргә:

1) Калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрне күчереп яз, сораулар куй, таблица ярдәмендә килешләрен билгелә.

2) Текстны күчереп яз, сөйләргә өйрән.

3) "Алабуга" сүзен 6 килештә кулланып җөмләләр төзеп яз.

Укытучы: Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз!

Нәтиҗә:

         Бу дәрестә укучылар исемнәрнең килеш белән төрләнүен, татар телендә алты килеш, аларның сораулары һәм кушымчалары белән танышты, килеш кушымчалары җөмләдә сүзләрне бәйләү өчен кулланылуын белде.

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Тэйк оф тач даун,Микс Фриз групп структураларын кулланып үткәрелгән....

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Тэйк оф тач даун,Микс Фриз групп структураларын кулланып үткәрелгән....

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...