Яңа ел кичәсе.
материал на тему

Камалетдинова Диана Фаат кызы

Яңа ел кичәсенә сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_kichse.docx19.26 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел кичәсен үткәрү өчен сценарий.

Катнашалар: Дию, Кәрлә, Убырлы, Шүрәле һәм Алып баручы.

Дию. Ух-һу-һу! Уйлар басты башкайларымны. Күңелемдә өермә. Уйлар... Уйлар. Ух-һу-һу!

Убырлы. Нишләп утырасың монда, Дию?

Дию. Кайгы басты башымны, кайгы...

Убырлы. Нинди кайгы?

Дию. Әнә кешеләр бәйрәм итә.

Убырлы. Бездә бәйрәм итәбез аны. (Колагына пышылдый)

Дию.

Әйе... Юк, юк, юк! Һич ярамый!

Тыны бетеп, ашыгып Кәрлә керә.

Кәрлә.

Шылдыр-мылдыр кылдырап,

Алдыр-болдыр җолдырам.

Синдер-миндер зәрдерки,

Сулдер-чүлдер чәлдерки.

Сәлам бирдек якын дусларга! (Киемнәрен селки)

Дию. Нинди чүпрәкләр бу?

Кәрлә. Чүпрәк түгел, Дию абзыкай. Кич бик соң йөргән балаларның киемнәрен салдырдым.

Дию. Тукта, шушы көнгә калдыңмы? Чүпрәк-чапрак урлар көнгә калдыңмы? Хурлык, хурлык! Югал күземнән, затсыз, чүпрәк карагы!

Наданнар без. Начарлык эшләүдән башканы белмибез.Әнә кешеләр бәйрәм итә, ә без...

Шул чакта Шүрәле кереп тыңлап тора.

Кәрлә. Юкка борчыласың Дию абзый. Алар белән без дә бәйрәм итик.

Дию. Ә ничек?

Кәрлә. Менә шушы киемнәрне киябез дә, мин укучы булам, ә син минем әтием булырсың.

Убырлы. Ә миңа нишләргә?

Кәрлә. Син Убырлы, үзеңә каян да булса киемнәр тап. Әйдәгез, киттек.

Җырлап чыгып китәләр.

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел.

1 нче бала.

Исәнме чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 нче бала.

Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

3 нче бала.

Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып.

Безгә – нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

Чыршы турында җыр.

4 нче бала. Әминә Бикчәнтәеваның "Чыршы янында" шигырен сөйли.

Дию белән Кәрлә атылып керәләр.

Дию. Туктагыз, туктагыз! Нишләп без килгәнче бәйрәмегезне башладыгыз?

Кәрлә. Әйе, нишләп башладыгыз?

Алып баручы. Сез кемнәр соң?

Дию. Без – кунаклар.

Кәрлә. Әйе, кунаклар.

Дию. Оныгымны бәйрәмгә алып килдем.

Алып баручы. Оныгыңның исеме ничек соң?

Дию. Аның исеме – Кәрлиулла.

Алып баручы. Кызык исем. Фамилиясе ничек?

Кәрлә. Нәрсәм ничек?

Алып баручы. Сез әллә фамилия дигән сүзне аңламыйсызмы?

Дию. Без кара урманнан. Анда фамилия юк бит.

Алып баручы. Кызык. Менә минем исемем .... , фа милиям .... , бабамның исеме . . . булган. Димәк, бабамның исеме минем фамилиям.

Дию. Аңлашылды. Минем исемем Дибай. Аның фамилиясе Дибаев буламы?

Алып баручы. Нәкъ шулай. Бәйрәмебезгә рәхим итегез.

Чыршы җыры җырлап әйләнәләр.

4 нче бала.

Яшел чыршы, тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә.

Куанабыз Яңа елга

Син кунакка килгәнгә.

Җәй көне җиләк җыярга

Урманга барган идек.

Яшел чыршы, Яңа елга

Кунак булып кил, дидек.

Рәхмәт, менә син килгәнсең.

Әйләнәбез тирәңдә.

Яңа һөнәрләр өйрәндек

Яңа елга килгәндә.

Алып баручы. Әйе, балалар. Яшел чыршы безгә кунак булып килгән. Минемчә, аңа нәрсәдер җитми. Сез ничек уйлыйсыз? (Балалар төрле фикерләр әйтәләр) Дөрес, утлары кабынмаган. Ә Яңа ел килеп тә җитәр. Ничек кабызырбыз икән? Әйдәгез, барыбыз бергә тылсымлы сүзләр әйтик:

Әй чыршы, чыршы, чыршы,

Безне күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы!

Чыршы утлары кабына, балалар шатланышып кул чабалар.

Алып баручы. Әйдәгез, яшел дустыбызгы җырлап та күрсәтик.

Яңа ел турында җыр.

Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәмдә тагын кемнәр юк соң?

Балалар. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел.

Алып баручы. Дөрес, балалар, ничек Кыш бабайсыз Яңа ел булсын, ди. Әйдәгез, аларны бергәләп чакырыйк.

Балалар.

Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Алып баручы. Кыш бабай күренми әле. Адашып йөриме әллә? Әйдәгез әле, тагын чакырыйк.

Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай!

Убырлы. Мине чакырдыгызмы сез?

Балалар. Кыш бабайга охшамаган!

Убырлы. Нишләп мин Кыш бабай булмыйм! Менә сакалым, менә чапаным, менә таягым.

Алып баручы. Я синең чын Кыш бабай икәнлегеңә ышаныйк әле. (Табышмак әйтә)

Ак ашъяулык таптым.

Җир өстенә яптым.

Убырлы. Кыш бабагыз инде.

Алып баручы. Утта янмый, суда батмый.

Убырлы. Хуҗа Насретдин.

Алып баручы.

Канатсыз – оча, аяксыз – чаба,

Тышта өелә, өйдә җәелә.

Убырлы. Убырлы!

Балалар. Белдек, белдек. Бу бернинди дә Кыш бабай түгел. Бу – Убырлы!

Шүрәле. Һәйт, эләктегезме урман җеннәре!

Алып баручы. Нәрсә?

Шүрәле. Сез беләсезме боларның кемнәр икәнен? Менә монысы Дию, монысы Кәрлә, монысы Убырлы!

Кәрлә. Такылдама, Шүрәле, син үзең дә әүлия түгел бит.

Шүрәле. Без сезнең кебек явыз түгел, кешеләр белән шаярабыз гына. Алар безне мәзәк өчен генә уйлап чыгарганнар.

Дию. Бармагыңны кем кысты, сәләмә?

Шүрәле. Кыссыннар. Бер бармак өчен үч саклый торганнар түгел без. Кешеләрне барыбер яратабыз. Чөнки безне алар уйлап чыгарганнар. Алар булмаса, без булмас идек.

Дию. Аңгыра, ә безне кем уйлап чыгарган?

Шүрәле. Сезне дә алар яратып кына уйлап чыгарганнар. Ә сез аларга этлек эшлисез.

Алып баручы. Нинди этлек?

Шүрәле.

Әле сез белмисез мени? Алар бит – Кыш бабайның юлын чуалтучылар, адаштыручылар.

Алып баручы.

Ә хәзер нишлибез соң? Кыш бабайга ничек булышырга?

Дию. Үз гаебебезне таныйбыз, балалар.

Кәрлә. Безгә сезнең янда бик тә күңелле.

Убырлы. Зинһар, безгә бәйрәмдә катнашырга рөхсәт итегез. Ә Кыш бабайны дөрес юлга кертү өчен, сездән бер матур җыр кирәк.

Алып баручы. Әйдәгез, балалар, кем җырлый? 

Җыр башкарыла.

Алып баручы. Балалар, бу Диюне, Кәрләне, Убырлыны бәйрәмдә калдырабызмы, әллә алар белән саубуллашабызмы?

Балалар. Калдырабыз.

Дию. Рәхмәт балалар! Без башка начарлык эшләмәбез.

Кыш бабай тавышы ишетелә.

Залдан бер бала. Кыш бабай килә! Кыш бабай!

Тантаналы музыка астында залга Кыш бабай белән Кар кызы керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле дусларым!

Кар кызы. Исәнмесез, кадерле балалар!

Кыш бабай. Дусларым, менә мин яңадан сезнең янда. Бүген сезнең белән очрашканга төгәл бер ел. Сезнең кайбер шаяннарыгыз миннән көләргә дә мөмкин. Янәсе, Кыш бабай – әрәм тамак, ул елга бер генә көн эшли. Чынлыкта исә күренеп йөрмәсәм дә, мин ел буе сезнең белән. Чөнки мин яңа елның хуҗасы. Мин бу ел өчен җаваплы. Шуның өчен дә яңа елда ирешелгәннәр турында сөйләгәндә, мин дә сезнең белән горурланам. Кимчелекләр турында сүз чыкса, сакалымның бөртекләренә хәтле кызара.

Кар кызы.

Яңа ел бәйрәменә

Әйлән-бәйлән әйләнергә

Бабай белән икәү бергә

Бик ашыгып килгәндә,

Юлларыбыз чуалды.

Бик озак йөргәннән соң

Сезнең моңлы җырларыгыз

Кабат үз юлыбызга алып чыкты.

Кыш бабай. Балалар, бу кем эше икән?

Балалар. Убырлы, Кәрлә, Дию.

Алып баручы. Алар үз гаепләрен таныдылар. Башка кабатламаска сүз бирделәр.

Кыш бабай. Хатаңны төзәтү беркайчан да соң түгел, диләр бит. Я, балалар, Дию, Кәрлә, Убырлы безнең кунагыбыз булсыннар.

Алып баручы. Кыш бабай, сез юлдан килеп арыгансыздыр, утырып ял итегез. Безнең җыр-биюләрне карагыз.

Концерт номерлары һәм уенннар.

Кар кызы. Күпме илләр гиздек, күпме мәктәпләрдә булдык, ә шулай да сезнең кебек уңган, тырыш балаларны очратмадык. Сезгә сокланып утырганда Кыш бабайның да биисе килеп китте бит әле.

Алып баручы.

Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап.

Әнә, биергә чакыра,

Гармуннар тора уйнап.

Әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызының биюен сорыйбыз. 

Балалар кул чабалар, бию башлана.

Кыш бабай. Ярый, кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады юлга чыккандыр.

Кар кызы. Уй фикергә хаклык төяп,

Кыш бабай. Теләкләргә пакьлек төяп,

Кар кызы. Ниятләргә ныклык төяп

Кыш бабай. Кил син безгә, Яңа ел!

Алып баручы.

Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

Йөгерә-йөгерә килә Яна ел.

Ә иске ел ипи һәм тоз белән

Каршысына чыккан сузып кул.

Музыка уйный башлый, Яңа ел килеп керә.

Яна ел. Исәнмесез, кадерле дуслар. Минем кебек яңа гына туган яшь иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр! Сезгә яңа бәхетләр һәм яңа уңышлар алып килдем.

Кыш бабай. Тукта, тукта улым. Җирдә шундый тәртип: дөньяга тудыңмы – син анкета тутырырга тиеш.

Яңа ел. Мин әзер, бабакай.

Кыш бабай. Алай булса, рәхим ит, Яңа ел. Әле кайчан гына мин дә шулай яшь булып килеп кергән идем. Мине дә шулай шатланып каршы алганнар иде. Улым, барлык эшләрне дә мин сиңа тапшырам.

Яңа ел. Ышанычыгызны аклармын. Ул эшләрне тап төшерми дәвам итәрмен.

Алып баручы.

Әй, Яна ел, бер дә тартынмыйча

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

Юлларыңа синең ак чәчәкләр,

Кулларыңа бездән ипи-тоз.

(Ипи-тоз тапшыра)

Әйдә, атла безнең адым белән.

Ак келәмдә эзебез калсын бизәк-бизәк.

Бөек илнең, матур җирнең тарихын бизәп!

Кыш бабай. Ярый, дуслар, безгә китәргә вакыт. Безне башка җирдә дә көтә торганнардыр.

Кар кызы. Хушыгыз, хуш, дусларым! Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.

Алып баручы. Хуш, Кыш бабай! Хуш, Кар кызы!