Н. Гыйматдинова иҗаты буенча эссе.
статья на тему

Камалетдинова Диана Фаат кызы

Н. Гыйматдинова иҗаты буенча эссе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл n._gyymatdinova_izhaty_buencha_esse.docx13.96 КБ

Предварительный просмотр:

Табигатьтә бернәрсә дә кабатланмый...

(Нәбирә Гыйматдинова иҗаты буенча)

     Су буена төшәм... Әйтерсең лә, моннан яңа гына урман фәрештәсе узган. Әнә челтерәп кенә чишмә агып ята икән. Суы көмеш төсле. Чү, эчеп карыйм әле... Сап-салкын да икән әле үзе, эчкән саен эчәсе килеп тора. Чишмә агышына сандугачлар моңы килеп кушыла, йөзгә салкын рәхәт җил килеп бәрелә. Гуя табигать уянган да, дөньяның матурлыгына таң калып, бөтен шатлык-сөенечен, кешелек белән уртаклаша. Ирексездән күңелгә моң тула.

     Чыннан да, язучы Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен укыганда, һәрбер кеше нәкъ менә шундый халәт кичерәдер. Укучы әсәрне күңеле белән тоеп, үзен шул әсәрнең герое итеп хис итә алса, димәк, язучы максатына ирешә алган, җиткерергә теләгән фикерен, дөньяга карашларын, бер бөртегендә түкми-чәчми, китап битенә күчереп, укучы күңеленә салган. Ә Нәбирә Гыйматдинова нинди темаларны күтәрә соң, нинди мәсьәләләр хакында фикер йөртә?

     Минемчә, әдибә дөньяның матурлыгын, яшәешне табигать белән бәйләп аңлата. Табигатьнең дә җаны бар, ул да кешеләр кебек кайгыра, шатлана, яшәрә, җанлана. Әмма ниндидер явыз җаннар килеп аның рухын таптый, изә, сыта. Агачларын корыта, елга-күлләрен киптерә, киек-җанварларын юк итә. Һәм менә шул тапталган-изелгән җансыз табигать эчендә бер образ калкып чыга. Ул хатын-кыз образы. Ул әлеге явыз көчләр белән көрәшә. Ул табигать яклы һәм ул ялгыз. Бар җәмгыять аңа каршы. Ул дәвалый, илһамландыра, кирәк чакта елый, аның җаны әрни. Шуңа карамастан ул көчле шәхес. Аның көчсезлеген беркем күрми, ул авырлыкны ялгызы гына җиңәргә өйрәнә һәм һәрвакыт изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелекнең кайдадыр барлыгына ышанып, шул җылылыкны көтеп яши. Ул табигатьтән көч ала. Әйтерсең лә, хатын-кыз җаны белән табигать җаны бербөтен. Ул һәрчак үз вәгъдәсенә тугры кала. Аның ярдәмчеләре урман  ияләре, бүреләр һәм имче карчыклар. Тормышы салмак кына үз җаена ага да ага. Һәм шул тынычлыкны бозып аның күңеленә мәхәббәт керә. Ул ярата һәм яратыла белә. Аның мәхәббәте чиста, саф. Аның хыялындагы ир кеше горур, батыр, чиста намуслы, көчле. Чынбарлыктагы ир үз хыялында тудырган калыпка туры килмәсә, хатын-кыз аны кабул итми. Үз-үзен җиңеп, мәхәббәтен кире кага һәм шул табигать эчендә ялгыз кала. Табигатьтә бернәрсә дә кабатланмый... Хәтта бер-берсенә охшаш чәчәкләрнең дә һәр бер таҗы үзгә, башка төрле, кар бөртекләре дә беркайчан да бер-берсен кабатламый. Кеше җаны, кеше рухы да бер кичергән хисне икенче кат кичерә алмый. Күңелләрдә ул һәрчак икенче төсле булып яңара, икенче тапкыр шул хисне йөрәктә яңартырга уйласаң, анда яңа төрле моң ярала, яңа төрле хис туа. Үз-үзең алдында матур булып калу өчен, иң беренче чиратта, кешелек, җәмгыять һәм табигать алдында үз йөзеңне югалтмаска кирәк. Җир йөзендә бер генә яшибез. Һәм ул гомер үкенмәслек булсын иде!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

"Болын патшасы".Нәбирә Гыйматдинова

Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча  8 сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе...

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

Дәрес эшкәртмәсе.Әдәби уку буенча ФГОСка нигезләнеп төзелгән "Тычкан беләнчыпчык" әкияте буенча татар төркемнәре өчен.

Бу дәрестә әдәби укудан татар төркемнәре өчен 3 сыйныфлар өчен төзелде. Дәрес проблемалы сораулар аркылы укучыларның фикерләү сәләтләрен ачуда ярдәм итә....

Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрендә табигать һәм әхлак

Н.Гыйматдинова әсәрләрен яратып укыйбыз....

Н. Гыйматдинова иҗаты буенча презентация.

Н. Гыйматдинова иҗаты буенча презентация....