Фигыльләрне кабатлау.
план-конспект урока (8 класс) на тему

Камалиева Гулия Вазыгуллаевна

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлаганда сингапур структураларны бик нык ярдәм  итә, укучылар дәрестә кызыксынып, теләп утыралар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8klass_figylachyk_dres.docx22.42 КБ
Office presentation icon fig-ne_kabatlauachyk_dres.ppt1.42 МБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Камалиева Гөлия Вазыгулла кызы.

Сыйныф: 8

Дәрес: татар теле

Дәрес темасы: Фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Фигыль төркемчәләрен, аларның ясалышларын, төрләнешләрен кабатлау,ныгыту.

               2. Фигыль төркемчәләрен сөйләмдә, язуда дөрес, урынлы куллануны үстерү.

               3. Балаларда әйтем, мәкальләр  аша халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: үткән  материалны ныгыту, кабатлау.

Кулланылган технологияләр: компьтер, шәхескә якын килү, уен технологияләре, сингапур методикасы структуралары( “Токин Мэт”, “Релли Робин”, “Таймд Пэа ШЭА”, “Конэрс”, “Файнд зе Фиб”).

Җиһазлау: презентация, карточкалар, А-3,А-4 кәгазь битләре.

                                                                                                         Дәрес барышы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Кулланылган структуралар

Нинди максат белән

1.Оештыру моменты

1. исәнләшү,дәрескә әзерлекне тикшерү, хәерле көн теләү.(слайд  №1)

2. дәфтәрләрне ачып , бүгенге числоны язып кую.

1. Исәнләшү.

-Хәерле көн миңа да,

-Хәерле көн сиңа да.

- Кояшлы көн сезгә дә

-Кояшлы көн безгә дә.(ишарәләп күрсәтәләр)

2. Дәфтәрләргә число язалар.

2.Актуальләштерү.

-Укучылар, сезнең алда ребус бирелгән.(слайд №2)

-Нинди сүз яшеренгән икән анда? Уйлап карагыз әле.(ФИГЫЛЬ) (Слайд №3)

Укучылар уйлыйлар, төркемнәрдә бергәләп хәл итәләр һәм җавап бирәләр.

3. Фигыль темасын кабатлау.

-Без сезнең белән “Фигыль” иленә сәяхәт кылабыз. Күзләрегезне йомыгыз, безне тылсым иясе шул илгә илтеп куяр.

(күзләрен йомалар)

“Токин Мэт” кулланып   “Фигыль” иле турында белгәннәребезне искә төшерик әле.

(кагыйдә аңлатыла:

-һәр төркем үз өстәлендә фигыль сүзенә карата сүзләр, фразалар  яза

-аннан соң башка өстәл янына барып аларның эшләрен тулыландыра, сораулар бирә

-һәр төркем үз эшен яклый.)

-Молодцы, укучылар, “фигыль иле” турында шактый беләсез икән.

-Ә “Фигыль” илендә нинди “ шәһәрләр” бар икән соң?Уйлап карагыз әле.

“Релли Робин” кулланып иңбаш партнерларыгыз белән  фикер алышыгыз. Кемнең буе озынрак шул башлый.

(берничә укучыдан сорала)

(Слайд №4- Фигыль төркемчәләре.)

Укучылар А 3 форматлы кәгазь битендә эәлиләр, бирелгән вакыт тәмамлангач башка өстәлгә күчәләр.

Укучылар үз-ара сөйләшәләр.

“Токин  Мэт”

“Релли Робин”

Укучыларны үзләренең фикерләрен җиткерә белү, бәйләнешләр таба белүне һәм җавапларын анализлап, нәтиҗә чыгара белүне тикшерү.

Укучылар бер-берсен игътибар белән тыңлый алуларын, тулы төгәл җавапларын җиткерә белүләрен тикшерү, ныгыту.

Фигыль төркемчәләрен кабатлау(хикәя фигыль)

(Слайд №5 –хикәя фигыль)

-Әйдәгез әле Х.Ф турында сөйләшеп алыйк.

-Хикәя фигыльнең ничә заманы бар? (3)

-Хәзерге заман турында 1нче өстәл тулырак мәгълүмат бирә.

Үткән заман – 2нче өстәл

Киләчәк заман -  3 нче өстәл.

-Һәр команда үз заманы булган 1 мәкаль да әзерли.(уйларга вакыт бирелә)

Укучылар уйлыйлар, төркемнәрдә эшлиләр.Командадан 1 кеше сөйли.

Дәфтәрдә эш.

-Кирәкле кушымчаларны куеп языгыз, тәрҗемә итегез.

1.Айдар комлыкта үзе генә кечкенә көрәге белән уйна...(х.з х.ф).2.Малайлар урманга таба кит(билгеле үт.з.) 3. Алар иртәгә рус теленнән диктант  яз(билгеле кил.з)

(Слайд №6- дөрес җаваплар)

Укучылар дәфтәрдә эшлиләр.

Дөрес җаваплар тыңлана, тәрҗемә итәләр.

Теләк, боерык фигыль.

Бирем:

-Алга таба без “ теләк, боерык  фигыль” шәһәрләренә юл тотарбыз.Бу шәһәрләр турында без нәрсә беләбез соң?

“Таймд ПЭА ШЭА” кулланып бер-беребезнең җавапларын тыңлыйк.Һәрберегезнең 30секунд вакыты бар.Йөзгә-йөз партнерларыгыз белән фикер алышыгыз.

(берничә җавап тыңлана)

-Бирелгән ситуацияләрне хәл итегез. Фигыльнең кайсы төркемчәсен кулланырсыз?

-Как попросите разрешения сходить:

1 стол- в кино?

2стол – к другу?

3 стол – в библиотеку?

Укучылар бирелгән вакыт эчендә һәрберсе үз җавапларын әйтә, партнерларының җавабын тыңлый.

(Боерык фиг-ң 1 заты юк. Теләк фигыль бары 1нче затта гына була)

Төркемнәрдә уйлыйлар, дәфтәргә язып куялар.

Һәр төркемнән 1 кеше(укытучы билгели)  үз җавабын әйтә.

“Таймд ПЭА  ШЭА”

Бирелгән вакыт эчендә үз фикерен тулысынча җиткереп, партнерын да тыңлый ала алганын тикшерү, ныгыту.

Шарт фигыль.

Бирем:

(Слайд №7 –шарт ф.)

-Түбәндәге мәкаль, әйтемнәрдән шарт фиг-не табып язып алыгыз.(Слайд №8)

1.Халык әйтсә, хак әйтә.

2.Ни чәчсәң,шуны урырсың.

3.Эшләмәсәң яз көне, ни ашарсың  кыш көне.

4.Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшырак булсын.

(дөрес җаваплар тыңлана)

-Димәк Ш.Ф ничек ясала?( -са/-сә кушымчалары белән)

-Укучылар, тормышта билгелеле 1 шартлар үтәлсә генә тормышыбыз мәгънәле, кызыклы булыр.

Укучылар шарт фиг-не язып алалар.

Укучылар барлык, юклык формасына мисаллар китерәләр.

Хәл фигыль.

Сорау:

Карточка белән эш.

(Слайд №9)

_Укучылар, ни өчен бу төркемчәне хәл фигыль дип атадылар икән?уйлап алыгыз әле.

(үзендә рәвеш, фигыль билгеләре булганга)

-Әйе, дөрес укучылар.

_Ә хәзер әйдәгез хәл фигыльнең төрләре турында сөйләшик әле. Аның ничә төре бар? (4)

-Сезгә кайсы төре күбрәк ошый?Әгәр дә хәл фигыльнең 1 генә төрен калдырырга кушсалар, кайсын калдырыр идегез? Шул турыда уйлагыз да, җавабыгызны өстәлдәге кәгазь битенә язып куегыз.

-“Конерс” ярдәмендә эшебезне дәвам итик. Үзегез язып куйган сан астындагы почмакка барыгыз.(почмакта пар табалар)

“Релли Робин” ярдәмендә ,ни өчен шушы почмакны сайлавыгызны аңлатыгыз.

-Кемнең киемендә ак төс күбрәк шул башлый.Вакыт китте.

(берничә җавап сорала)

-Ни өчен элеге почмакларны сайлавыгызны белдек.Рәхмәт сезгә.

(укучыларга сораубирелә)

-Укучылар , әйтегез эле, әгәр дә хәл фигыль булмаса, безнең телебез нинди булыр иде икән?

“Релли Робин кулланып” җавапларыбызны парларыбызга җиткерик.

(берничә җавап тыңлана)

-Яхшы, укучылар, рәхмәт, утырыгыз.

- Мин сезгә карточкалар таратам,сез бирелгән җөмләдән хәл фигыльне табып төрен билгеләгез.

(карточкалар таратыла)

(җаваплар тыңлана, укытучы билгели)

Уйлаганнан соң, укучылар җавап бирәләр.

Укучылар җавап бирә.

Үзләренә ошаган төр санын язып куялар.

Парлары белән фикер алышалар.

Укучылар җөмләләрне укыйлар, биремне үтиләр.

“Конерс”

“Релли Робин”

“Релли Робин”

Бирелгән сорауга берничә җавап барлыгына инандыру өчен

Инфинитив

Йомгаклау.

(Слайд №10)

-Инфинитив турында нәрсә әйтә аласыз?

Төркемнәрдә уйлашыгыз.

-Инфинитив булмаса безнең телебез нинди булыр иде икән?

-“Релли Робин” кулланып иңбаш партнерларыгыз белән фикер алышыгыз.

(берничә җавап тыңлана)

-Укучылар , без сезнең белән “Фигыль” иленең төрле шәһәрләрендә булдык.Белемнәребезне тагын да ныгытыр өчен “Файнд Зе Фиб” кулланып алыйк әле.

-Сез  фигыль темасына карата 1 дөрескә бик ошаган , 2 дөрес булган факт,җөмлә язарга тиеш буласыз.

(кагыйдәсе аңлатыла)

(Һәр өстәлдән 1 кеше укый)

Укучылар уйлаганнан соң. Җавап бирәләр.

(- формалары

- ясалу юлы

-мисалар)

Һәр укучы яза.

Релли Робин.

“Файнд Зе Фиб”

Материалны тулысынча белүләрен , дөресне дөрес түгелдән аера алуларын ачыклар өчен

Өй эше

- Фигыль төркемчәләрен кулланып  “Ял көне” теасына 10-15 җөмләдән торган хикәя  язып килегез.

Көндәлеккә язып куялар

Раслау

(утверждение)

1.Бүген дәрес кызыклы булды:

-кем минем белән килешә, басыгыз әле.

2.Миңа дәрестә барысы да аңлашылды:

-кем килешә , басыгыз.

3. Миңа барысы да аңлашылып бетмәде:

-кем килешә, басыгыз.

(аңлашылып бетмәгән укучыларга):

-Сезнең белә индивидуаль эшләрбез. Булган сорауларыгызны язып парковкада калдырыгыз.

--Теләүчеләр фикерләрегезне, сорауларыгызны язып калдыра аласыз.Мин 2 нче дәрестә барысына да җавап бирермен.

 Укучылар үзләренә туры килгән раслауга басалар.

Тим Чир.

-Әйдәгез күңелле нотада дәресебезне тәмамлыйк.

(алдан таратылган кәгазь битләренә укытучы әйткәнне ясыйлар)(Яхшы кәефне күрсәтүче рәсем килеп чыга)

-Мин дә молодец! (башын сыйпый)

-Син дә молодец!(күршенекен сыйпый)

-Акыллы без, барыбыз!(кулларын күршеләренең иңбашларына куялар)

-Беләсезме ,ни өчен?

-Чөнки  “Без булдырабыз” (кулларын берләштерәләр)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кайбыч муниципаль районы Е.Г.Тутаев исеменд әге Федоровск урта гомумбелем бирү мәктәбе Автор: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалиева Гөлия Вазыгулла кызы

Слайд 4

Ф И Г Ы Л Ь

Слайд 6

Ф И Г Ы Л Ь

Слайд 7

Хикәя Боерык Инфинитив Шарт Теләк Хәл

Слайд 8

Хәзерге заман Үткән заман Киләчәк заман -а -ә -ый -и Билгеле үткән заман Билгесез үткән заман Билгеле киләчәк заман Билгесез киләчәк заман -ды/-де, -ты/-те -ган/-гән, -кан/ -кән -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк -ыр/-ер/-р, -ар/-әр/-яр

Слайд 9

1.Айдар комлыкта үзе генә кечкенә көрәге белән уйна(хәз.заман х.ф). 2. Малайлар урманга таба кит(билгеле үт.заман) 3. Алар иртәгә рус теленнән диктант яз(билгеле кил.заман)

Слайд 10

I мин языйм II син яз III ул язсын

Слайд 11

Мәкал ь , әйтемнәрдән шарт фигыл ь ләрне табып язып алыгыз: Халык әйтсә,хак әйтә. Ни чәчсәң, шуны урырсың. Эшләмәсәң яз көне, ни ашарсың кыш көне. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшырак булсын.

Слайд 12

барлыкта юклыкта -са/-сә -ма/-мә Мин тисәк Син тисәгез Ул тисәләр Без тисәм Сез тисәң Алар тисә Мин тимәсә... Син Ул Без Сез Алар м ти мәсәң ти мәсә ти мәсәк ти мәсәгез ти мәсәләр Мин ти сәм Син ти сәң Ул ти сә Без ти сәк Сез ти сәгез Алар ти сәләр

Слайд 13

Х Ә Л Ф И Г Ы Л Ь

Слайд 14

I төр II төр III төр IV төр барлыкта барлыкта барлыкта барлыкта юклыкта юклыкта -п, -еп, -ып -мыйча, -мичә -а, -ә, -ый, -и -гач, -гәч, -кач, -кәч -ма, -мә, -ганчы, -гәнче

Слайд 15

барлыкта юклыкта -ырга/-ергә, -арга/-әргә, -рга/-ргә -маска/ -мәскә

Слайд 16

Фигыл ь төркемчәләрен кулланып, “Ял көне” темасына хикәя төзеп килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Затланышлы фигыльләрне кабатлау.

7нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен план - конспект....

Рус мәктәбенең 8 класс рус төркеме өчен хәл фигыльләрне кабатлау дәрес планы

Хәл фигыльләрне кабатлау. Дәрес хәл фигыль темасын үтеп беткәннән соң үткәрелә....

Затланышлы фигыльләрне кабатлау. (Повторение по теме "Глагол")

В данной разработке представлен опыт проведения урока по татарскому языку для учащихся 7-го класса,изучающих татарский язык,как родной язык в русской школе.Цель работы-систематизировать изученный мате...

ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

1. Укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, аларга...