"Г.Тукай премиясе лауреатлары"(Ф.Яруллинның иҗаты белән танышу)
классный час (11 класс) на тему

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

Укучыларны Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты, күпкырлы талант иясе булуы белән таныштыру.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_trbiya_sgate.doc73 КБ

Предварительный просмотр:

                         Әтнә муниципаль районы   

                     Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

                ТӘРБИЯ СӘГАТЕ

ТЕМА:” Тукай премиясе лауреатлары”

 ( Язмышларга буйсынмас җан” Ф.Яруллинның тормыш  

    юлы  һәм иҗаты белән танышу).              

 

               Сыйныф җитәкчесе: татар  теле  һәм   әдәбия -

                                                   ты укытучысы Сөнгатова  

                                                    Гөлнара Зөлкарь кызы.

                               2012 нче ел.    

Максат:

  1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормыш юлы ,

күпкырлы таланты белән таныштыру.

  1. Шагыйрь  иҗатына кызыксыну уяту.

  1. Укучыларда     кешелеклелек, ярдәмчеллек,

игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: әдипнең портреты, китаплар күргәзмәсе,

                     фотосурәтләр,презентация,рәсемнәр.

                              Дәрес барышы:

Тәрбия сәгате “ Туган тел” җыры белән башланып китә.

                        1 нче слайд “ Тукай премиясе лауреатлары.”

Укытучы: Исәнмесез укучылар. Һәр милләтнең дә үзе горурланырлык шәхесләре бар. Без әле генә бөек шагыйребез Г.Тукайның “ Туган тел”  җырын тыңлап үттек. Г.Тукайга быел 125 яшь тула. Белгәнебезчә, кыска гына гомер юлында зур мирас калдырган, татар әдәбиятының горурланырлык шәхесе Г.Тукай исемендә дәүләт премиясе дә бар. Нинди премия соң ул?

     Укучы:

Г.Тукай исемендәгеТатарстан дәүләт премиясе һәр ел саен Татарстан Республикасы Презеденты карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия ул.

                                     2 нче слайд.

     Укытучы:

Татар әдәбиятында бу премиягә лаек булучылар күп:

Н.Фәттах                                     Зөлфәт                        Н.Ихсанова.                

Ә.Еники.                                      Р.Гаташ.                     Р.Шәрәфиев.  

М.Хәсәнов.                                Р.Миннуллин.           З.Сөнгатуллина.

Р.Фәйзуллин.                            С.Садыкова.               В.Ганиева.

Р.Батулла.                                  Р.Ибраһимов             Ф.Яруллин.

                                   3 нче слайд.

  Күргәнезчә, татар әдәбиятында һәм мәдәниятендә бу премиягә лаек булган, сезгә таныш шәхесләр күп. Алар арасында шагыйрьләр,язучылар, артистлар,

композиторлар,рәссамнар, сәнгать әһелләре һ.б. да бар.Алар һәрберсе татар

халкы һәм аның даны өчен  көч куеп батырлык үрнәге булган шәхесләр.

    Җыр башкарыла: Г.Тимерҗанова “Гомерләр бер генә”.

                              4 нче слайд. Тема: “ Язмышларга буйсынмас җан.”

   “ Батырлык... Бу сүзне ишетү белән яу кырларында туган илләре өчен ятып калган сугыш  батырлары искә төшә. Чыннан да, бу батырларны искә алмый мөмкин түгел, без аларга гомеребез буе бурычлыбыз.

    Бүгенге батырлык, “ Тыныч көндәге батырлык” дигәндә, минем күз алдыма язучы, шагыйрь  Фәнис абый  Яруллин батырлыгы килеп баса. Аның язмышы күпләргә таныш. Армия хезмәте вакытында һәлакаткә очрау – умыртка сөяген сындыру һәм гомергә урында ятарга мәҗбүр булу... Ләкин Фәнис абый мондый  тормыш белән килешми, кулына каләм алып, яңа баштан язарга өйрәнә, әдәбият дөньясына чума. Шулай итеп, фәнис Яруллин язмышка буйсынмый, ә язмыш үзе аңа буйсына. Аның шигырьләре көчле рухлы, фәлсәфи... һәм моңлы. Бүген без күпкырлы талант иясе Фәнис абый Яруллинга багышланган әдәби кичәгә җыелдык. Аның тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак танышып китик.”

      5 нче слайд.       Презентациядә  портрет күрсәтелә.

Ике алып баручы укучы чыга.

                                 6-7 нчы слайд.

1 нче алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле кунаклар,укытучылар һәм укучылар. Татарстан һәм Башкортстан чиге буйлап Ык елгасы ага. Ул, бик күп эреле-ваклы елгаларның сагыш-моңнарын җыеп, Баулы районының Кызылъяр авылына килеп җитә. Авылны  таулар уратып алган. Ерактарак куе урман, вак-вак күлләр ялтрап ята. Сызылып таңнар атканда, елга ярындагы бөдрә талларда кошлар сайрый. Анда-монда буровойлар, нефть суырткыч-

лары күренә. Менә шушы авылда тирән эчтәлекле пьесалар. Шигырьләр, кызыклы әкиятләр иҗат итүче, корыч ихтыярлы шагыйрь дөньяга килә.

2 нче алып баручы:

-1938 нче елның 9 нчы февралендә игенче крестьян гаиләсендә туа ул. Ләкин сабыйга ата назын күрү насыйп булмый. Сугыш башлану белән 6 баласын, хатыны Гафифәне калдырып, Гатаулла абзый фронтка китә һәм һәлак була.

Бу турыда Ф.Яруллин шагыйрь булгач, болай ди:

 

“ Әти” сүзен әйтеп үсмәдек без,

Белмим аннан авыр ни барны.

Боекканда җыелып укый идек

Әтиебездән килгән хатларны.

  Фәнис абыйга ачлыгын да, ялангачлыгын да  татырга туры килә. Җәй буе бәләкәй арба, кыш буе чана тартып алар  малларга азык туплый.Гафифә апа колхозда эшли, рөхсәт ителгән кадәр мал – туар асрый, кош-корт тота, бакчада эшли. Җеп эрли, киндер суга, тегү тегә. Шулар бәрабәренә алты баласын да ач үлемнән саклап кала.

                                     

                                  8 нче слайд.

Тәрбияче” шигыре сөйләнә.  Әнисенең фотосы күрсәтелә. Ш.Филсинә.

1 нче алып баручы:

  1. Ул Баулыда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Аннан монтерлар әзер-

ләү курсын тәмамлагач,”  Татнефть” берләшмәсенең элемтә конторасына монтер булып эшкә керә. Ялларын туган авылында, әнисенә булышып үткәрә. Туган ягы Фәнис абыйга гомере буе көч биреп тора. Гомере буе

аны сагынып,горурланып яши ул.

                            9-10 нчы слайдлар.

Туган ягы кирәк кешегә” шигырен Ганиева Алинә сөйли. Туган як табигате күрсәтелә.

  1. 1957 нче елда Фәнис Яруллин сабантуйда батыр кала. Ә берникадәр

вакыттан соң армия хезмәтенә чакырыла. Укчы-радистлар әзерли торган авиация мәктәбенә эләгә. Кечкенәдән физик эшкә күнеккән егет спорт секцияләренә язылып, җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнергә тотына.

Турникта күпләр  булдыра алмаган “кояш”ны да ул гына ясый. Һәм, көннәр -

дән беркөнне , шушы кояшны ясаганда, куллары ычкынып китеп, упкынга оча.  (    11-12 нче слайд.Армиядәге фото күрсәтелә).

2 нче алып баручы:

  1. Больница палаталары, операция бүлмәләре, йокысыз төннәр... Еллар буе шифаханәләрдә ята, әллә ничә операция кичерә, ләкин берсенең дә файдасы булмый. Күп вакытлар үткәч кенә, ул башын бора, бармакларын хәрәкәтләндерә ала. Егет яшәү өчен көрәшә башлый. Үзен канаты сынган бөркет итеп тойган егет, җаны сыеныр урынны әдәбияттан таба, аны иҗат “ газабы” дәвалый. Хыялларына канат куя. Башта үз авыруы, үз язмышы турында күбрәк язарга тырышып кулына каләм алган Фәнис абый шигьрият диңгезенең зур, тирән икәнен аңлый. Кечкенә балаларга багышлап язылган шигырьләрендә язучы бала күңеленең никадәр самими икәнлеген оста ачып биргән. Ул балалар дәбиятына чума. Шагыйрь балалар, яшүсмерләр рухын тоя.

Акыл өйрәтми генә балаларны тәрбияли.

                                                 13 нче слайд.

Ф.Яруллинның авыру вакытындагы фотосы күрсәтелә.

Шигапов И. “ Әниләр бәйрәмендә” шигырен,

Галиев И. “ Миңа үсәргә кирәк” шигырен сөйли.

1нче алып баручы:

Аның һәр көне, һәр төне батырлык. Ф.Яруллин 1962 нче елда Казанга күчеп килә. Шифаханәдә  килеш урта мәктәпне тәмамлый, бу эштә аңа кичке эшче яшьләр мәктәбе укытучылары зур ярдәм күрсәтәләр. 1964 нче елда югары белем алу өчен Казан дәүләт университетына укырга керә. Шул ук вакытта аның китаплары дөнья күрә башлый. Тиз арада китаплары чит телләргә тәрҗемә ителә. Кытайда, Финләндиядә, Төркиядә яшәүче татарлар аның әсәрләрен яратып укыйлар.

Фәнис абый үзен  укыткан укытучыларына мең рәхмәтле булуын бүген дә искәртә. Аның укытучыларга багышлап язылган “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

шигыре бүгенге көндә укытучы хезмәтенә бәя бирүче җанлы әсәр булып  санала. Әхмәт Хәйретдинов бу шигырьгә көй яза.

( “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры куела).

2 нче алып баручы:

                                        15 нче слайд.

Белгәнебезчә,Фәнис Яруллин шигырьләре киң катлам укучыларның йөрәгенә үтеп керә.Аның өч дистәгә якын шигырь һәм проза  китаплары бар. Нинди генә жанрда иҗат итмәсен, сокландыргыч әсәрләр тудыра. Аның балалар өчен язылган әкиятләре – шуның матур үрнәге. Бу әкиятләр балаларның хыялын кузгата, аларның серле күңел сандыгына ачкыч таба.

Фәнис абыйның әкиятләрендә төп геройлар үз максатларына ирешкәндә генә зур канәгатьләнү алалар. Билгеле, максатка ирешү җиңел түгел. Моның өчен кыюлык, тәвәкәллек, киң күңеллелек, юмартлык сыйфатларына ия булу кирәк.

1 нче алып баручы:

Шагыйрьнең бик күп шигырьләренә композиторлар көй яздылар. Бүгенге көндә радио һәм телевидение аша бик еш Фәнис абыйның җырларын ише-

тәбез. Бу җырлар күңелләрне күтәрә, җанга рәхәтлек, ләззәт бирә. Сезнең

хөрмәткә балалар өчен иҗат ителгән “ Рәхмәт Сезгә” җырын тәкъдим итәбез.

                                     16 нчы слайд.

Нәҗипов Илназ: Фәнис Яруллин көрәшә һәм иҗат итә. Читтән торып, Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. “ Мин

бәхетле, - ди ул. - чөнки  тормышта таяныр өчен ике алтын баганам – әнием белән тормыш иптәшем – Нурсөям бар”  

( “ Әни синең хәер – фатихаң” шигырен сөйли).

         Әнисе белән Нурсөя фотолары күрсәтелә.

Яруллина Лилия: Ана образы Фәнис Яруллин иҗатында тирән – фәлсәфи мәгънәдә ачыла. Ана кешелекне алга, киләчәккә илтүче, ана – баланың төп таянычы.

( “Карлыгач” шигырен сөйли).

 

                                         17-18 нче слайд. ( видео белән.)

2 нче алып баручы:

Фәнис абыйның ирешкән уңышларында Нурсөя апаның өлеше зур. Ул һәрвакыт аның янында: газапларын җиңеләйтүче. Яшәргә көч бирүче, иҗатына илһам өстәүче – олы җанлы, саф күңелле ак чәчәк. Менә инде ярты

гасыр ул шагыйрь  белән бергә. Нурсөя апа аның дусты да, киңәшчесе дә,

ярдәмчесе дә.

(“ Ак чәчәк” шигырен сөйли Гөлчәчәк).

1 нче алып баручы:

Фәнис абый үзенең әсәрләре аша изге гамәлләр кылырга гына чакырып калмый, үзе дә шулай яши, көчле рухлы язучы башкаларга да ярдәм итә.

Фәнис Яруллин лирикасында мәхәббәт илаһи хис, кешенең күңел канаты буларак тасвирлана. Мәхәббәт – ул сабырлык, ул – җаваплылык, ул – яраткан кешең турында кайгырту, ул – олы җанлылык. Мәхәббәт ул – тормыш.

( “ Йолдызлар яңгыры” җыры куела).

                                          19 нчы слайд.

Шаһидуллина Филсинә. Фәнис  Яруллин чәчмә әсәрләр остасы да. Аның прозасы якты бер  моңга ия. Аеруча ул хикәяләр иҗат иткәндә могҗизалар

тудырырга сәләтле. Күп кенә хикәяләре җылы юмор белән сугарылган. Фәнис  абыйның повестьлар остасы булуын дуслары гына түгел, дошманнары да танырга мәҗбүр. Проза әсәрләрендә гыйбрәтле язмышлар суәтләнә. Алардан катлаулы тормыш һәм киләчәк өчен көрәш  рухы бөркелә. Җиңү көрәш белән яулана. “ Кайту”, “ Җилкәннәр җилдә сынала”,

“ Язмышлар язылганда” һәм башка әсәрләрен чираттагы уңышы итеп карарга була.

                                             20 нче слайд.

Фәйзова Алинә: Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллинның иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен ул “ Татарстан Республика-

сының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә, Муса Җәлил исемендәге комсомол, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә

лаек булды. 1988 нче елда “ Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнде.

“ Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мәртәбәле исемгә ул 2001 нче елда ия булды. 2005 нче елда “ Парадигма” нәшрияты газета укучылар арасында анкета үткәрде. Йөз мәшһүр татар арасында  Фәнис Яруллин да булуы шагыйрь иҗатының кыйммәтен бәяләүче бер күрсәткеч булып тора. Бүгенге көндә аңа 72 яшь. Фәнис абыйга исәнлек – саулык, гаилә

тынычлыгы, тынгысыз иҗатында зурдан – зур уңышлар теләп каласы килә.

 Укытучы: Әйе, хәзерге көндә Фәнис абый  исән-сау яши. Әле генә аның янында Күшәр авылының нәкъ Фәнис абый кебек язмышка дучар булган егете Мөнир Шакиров булып кайтты. ( “ Әтнә таңы” газетасы материалы).

     Нәҗипова Гөлзада ханым Ф.Яруллинны күргән кеше.

                                        21 нче слайд.

Укучылар, “ Халыкның кадерлесе” диләр аның турында. Ни өчен кадерле икәнлеге барыбызга да аңлашыла. Ул бөтен гомерен, җанын әдәбиятка багышлый. Язмыш аны гел сынап торса да, Фәнис абый өмет белән алга карап яши, тормышка гашыйк, башкаларны да дөньяны яратырга чакыра. Аның иҗаты мәңгелек ут булып яна.

( Фәнис “ Һәркемгә үз өлеше” шигырен сөйли.)

                                       22 нче слайд.

Ганиева Алинә:Фәнис абыйның “ Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан китерелгән түбәндәге сүзләр, аның тормыш юлында кызыл җеп булып сузылып баралар: “ Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен

якасына ябыш. Утларга салса– үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә  күтәрелмә – асылташ

булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп,чумып алырлар. Тузан булып һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарга адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”

( “ Кара миләш” җыры куела).

                                        23-24 нче слайд күрсәтелә.

Укытучы:

Нәтиҗә ясап, сүзебезне “ Соңгы сулышыма кадәр” шигыре белән тәмамлый-

сым килә:

                                      25 нче слайд.

Ташлама мине, ташлама,

Гел минем җанда уян:

Актык көнемә кадәрле

Ташлама мине, Хыял.

Ташлама мине, ташлама,

Ымсындыр мине, йөгерт:

Мәңге күзләрем йомганчы

Ташлама мине, Өмет.

                  Ф.Яруллинның “ Мин акчарлак түгел” җыры.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».

Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы премиясе бәйгесенең йомгаклау кичәсе. Муниципаль иҗади бәйге сценарие...