Барыбызга да таныш Шүрәле( Г.Тукай әкият-поэмасы буенча мастер-класс)
план-конспект на тему

Мухаметдинова Резеда Фаритовна

Мастер-класс по сказке-поэме Габдуллы Тукая

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_-klass_2016.docx19.09 КБ

Предварительный просмотр:

Барыбызга да таныш Шүрәле

мастер-класс

-Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучылар!

-Әйтегез әле, сез барыгыз да Шүрәле белән танышмы? Кем ул? Яки нәрсә ул?

-Ул –урман җәнлеге, урман хуҗасы, урман “сарыгы”, әкият герое, мультфильм, шул исемле балет персонажы.

-Төгәл әйтеп булмый, шуңа күрә минем аны бер “зат” диясем килә.Шүрәле нинди зат соң ул?(1,2,3 нче слайдлар)

Нинди?

Нишли?

-куркыныч

-кытыклый

-ямьсез

-үтерә

-беркатлы

-сагалый

-усал

-кычкыра

-мәкерле

-үкерә

-озын бармаклы

-куркыта

-мөгезле

-бакыра

-Бик яхшы,Шүрәлегә хас булган сыйфатларны күп әйттегез.Димәк, без аның белән кайларда  еш очрашабыз?

-әкиятләрдә;

- мультфильмнарда;

-рәсемнәрдә һәм сыннарда;

-дәреслекләрдә;

-борынга татар мифларында;

Шүрәле тормышыбызда һәрвакыт безнең белән.Ләкин Шүрәле һәрвакыт бертөрле микән? Әйдәгез, төрле чыганакларга таянып, аңа  хас булган сыйфатларны ачыклыйбыз һәм чагыштырабыз. Моның өчен кәгазь битен башта 2 гә, аннан сон тагын 2 гә, урта почмагын аска таба бөклибез.(4 нче слайд)  Уртага Шүрәле лип язып куябыз, беренче өлешкә –мифта, икенче өлешкә – Г.Тукайның әкият-поэмасында, өченче өлешкә – мультфильмда, дүртенче өлешкә – дәреслектә дип язып куябыз.

Бу бүленеш шартлы, сез үзегезнең  вариантны да куллана аласыз.

1.Иң беренче булып. Шүрәле белән без бик борынгыдан, буыннан-буынга тапшырылып килгән мифларда очрашабыз.Әйе, татар халкының да үз мифлары бар. Мәсәлән, су иясе( су анасы), өй иясе, амбар иясе, бичура, албасты һәм шүрәле турында мифлар яшәп килә.Шүрәле турында мифны искә төшереп китәбез. Текстны игътибар белән укып чыгыгыз, Шүрәле турында нәрсәләр әйтә алабыз? ( 5 нче слайд)

Татар халык мифы.

Шүрәле калын урманнарда яши. Ул кешегә охшаган, тик бармаклары бик озын. Шүрәле кешене адаштырырга, урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул кеше кебек кычкыра, һәм кеше аңа таба китә.  Шулай итеп, Шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша.

       Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике кеше булса, ул курка, ди. Кешеләрнең эте булса, якын да килми икән. Эттән ул бик курка, ди.

       Шүрәле кешеләр белән сөйләшергә, сорашырга ярата. Үзе сорауларга җавап бирми. Шүрәлене күрсәң, тешләреңне күрсәтергә ярамый икән. Кешенең тешен күрсә, озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ди. Ул, бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый икән, ди.

Нинди?

Нишли?

-озын бармаклы

-адаштыра

-куркак

-алдый

-кычкыра

-ялгызларга тия

-сөйләшергә ярата

-сорашырга ярата

-урманда яши

2.Әйе, телдән-телгә күчеп, мифтагы Шүрәле образы язучы һәм шагыйрьләребезнең әсәрләрендә дә үзенә урын тапкан. Шуларның иң гүзәл үрнәге булып Г.Тукайның “Шүрәле” әкият- поэмасы тора. Әкияттән кечкенә өзек карап китик, Шүрәлегә хас булган сыйфатларны табабыз һәя язып барабыз.(1 нче видео-өзек)

Нинди?

Нишли?

-коточкыч

-кытыклый

-дуслары бар

-үтерә

-беркатлы

-сагалый

-ышанучан

-кычкыра

-кызганыч

-үкерә

-озын бармаклы

-куркыта

-юләр

-бакыра

3.Бу әкият-поэма нигезендә  “Татар мультфильм” иҗади берләшмәсе бик  матур мультфильм тәкъдим итте.Биредә әкият-поэма яңа эчтәлек белән баетыла.Шул яңа эчтәлекне чагылдырган өзек карарга   тәкъдим итәм( 2 нче видео-өзек)

Нинди?

Нишли?

-мәгезле

-кытыклый

-гаиләсе бар

-үтерә

-беркатлы

-сагалый

-ышанучан

-белемгә омтыла

-кызганыч

-үкерә

-озын бармаклы

-куркыта

-юләр

-табигатьне ярата

-тәҗрибәле

-урманны саклый

-кайгыра

4.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әйләнә-тирә дөньядан 1 сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча мастер-класс

1 сыйныфта " Йорт хайваннары" темасына мастер- класс күрсәтелә. Йорт хайваннарының  башка төр хайваннардан аермалы яклары таптырыла....

“Ел фасыллары. Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясе буенча мастер - класс.

   У нас русская школа, мы обучаем татарскому языку детей разных национальностей. В русских группах детей много.      Сегодня, в эпоху компьютерны...

Альберт Яхин программасы буенча мастер - класс

Альтернатив программа - А. Г. Яхин программасы- нигезендә фикерләүгә өйрәтү, әсәргә анализ ясау ята. Башлангыч сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр дәреслек һәм методик кулланма  бер автор тарафы...

презентация к материалам матер-класса "Барыбызга да таныш Шүрәле"

Презентация по материалам матер-класса "Барыбызга датаныш Шүрәле"...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...

"Кайдан? соравы һәм аңа җавап формалары" темасы буенча мастер класс.

Әлеге мастер класс балалар бакчасында  булачак беренче сыйныф укучыларының  ата-аналары каршында үткәрелде. Максаты булып, ата-аналарны укытучыларның мәктәптә ничек туган телгә өйрәтүләре бе...

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе .

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и  и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе ....