Шагыйрь белән очрашу "Шигърият илчесе - Расых Шагаев"
план-конспект занятия по теме

Шагыйрь белән очрашу кичәсенең план-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Шигърият илчесе – Расых Шагаев 21.03 КБ

Предварительный просмотр:

Шигърият илчесе – Рәсих Шагаев

  1. Укучылар, сезнең алда кроссворд. Шуны чишә алсак, очрашуның темасын да белербез.

 Кроссворд чишү: (СЛАЙД 1)

1Шигырь – (гарәп) рифмалы юллардан торган ритмик яктан оешкан текст, шул формада иҗат ителгән әдәби әсәр төре.

2Шигърият –(гарәп) фикерне образлы сүзләр белән тезмә формада бирү, поэзия.

3Шагыйрь –(гарәп) шигырьләр язучы.

4Шагаев – Олы Тархан авылында яшәп шигырьләр иҗат итүче укытучы.

1 ш

и

4 Ш

а

г

а

е

в

3 ш

а

г

ы

й

р

ь

2 ш

и

г

ъ

р

и

я

т

ь

Җавапларны карыйк. (СЛАЙД 2)

(СЛАЙД 3)    Аңлагансыздыр, бүген шигърият илчесе –Рәсих Шагаев иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез. Узган елны шигырь укучылар конкурсы үткәргәндә, һәр ел шундый чараны март аенда уздырырга дип сөйләшкән идек. Быел да авторны тыңларбыз,  шигырьләр укырбыз.

  1. “Шигырь язам кайчакта” (Хафизов Алмаз)  (СЛАЙД4)
  2.  (СЛАЙД 5) Үзе турында Рәсих Инталович болай ди:  “1969нчы елда беренче шигырьләрем “Авангард” газетасында дөнья күргән иде. Күпме еллар үткән! Һәм, менә күңелем яңадан шигырь дөньясына тартыла башлады, хисләрем чәчәк атып, шигъри җимешләр биргәлиләр. Вакытым булганда, күңелемне ял иттереп, шигырьләр язгалыйм. Һәрбер шигырем тормыш турындагы уй-фикерләрем, хисләремне эченә алган. Алар аркылы мин кешеләр белән сөйләшәм. Шуңа күрә, шигырьләремне укып, уйланып утыручылар булыр әле дип, өметләнәм.”

        Рәсих Инталовичның шигырьләре бик күп. Аларның тематикасы да төрле: балалар турында һәм алар өчен, туган тел, туган  як турында, мәхәббәт, танылган кешеләр турында һәм аларга багышланган шигырьләр.

-----Рәсих Инталович сезнең кемнәргә багышлаган    шигырьләрегез бар?  (Андаев Рөстәм, Фазлыев Марат, Зөһрә Шәрифуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Бәширә Насыйрова,  Рәзидә Төхвәтуллина...)    

        Рәсих Инталович үзенең шигырьләре белән безнең районда гына түгел,  республика, ил күләмендә дә танылды. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар җыр иҗат итә, артистлар концертларда, радио-телевидение аша шул җырларны популярлаштыра. Халык аларны яратып тыңлый, үз итә. “Болгар” радиосыннан көн саен Ландыш Нигъмәтҗанова, Таңсылу, Зөһрә Шәрифуллина, Фаят Хәбибуллин, Алсу Ибрагимова, Ирина Сайфуллина, Илсаф, Нурзадә, Рөстәм Сәрвәров, Бәширә Насыйрова, Фәнилә Хәбирова, Илүс Гыйльманшин, Рәзидә Төхвәтуллиналар башкаруында күңелле, уйчан, эчтәлекле җырларны ишетеп шатланып торабыз. Бу җырны бит үз кешебез, үзебезнең абыебыз язган дибез. Белсеннәр тарханлыларны дибез! “В котакте” челтәрендә Рәсих Инталовичның җырларын, шигырьләрен тыңлап та, видеосын да карап була.

Сезнең игътибарга авторның Казанның филормония залында

Нинди звание

Бәширә Насыйровага багышлап укыган шигырен  тәкъдим итәбез.    (СЛАЙД6 ) 

Җырчы, актриса Рәзидә Төхвәтуллина концертларында ничәнче ел чыгышлар ясыйсыз. Быелгы чыгышны карап үтик әле(СЛАЙД7 )

  1. Рәсих Инталовичның 1997нче елда чыккан “Мин бит Тархан малае” дигән китабында “Кеше булып килә яшисем”дип аталган шигырьләр циклы бар. Монда авторның хис-тойгылары белән бер рәттән фәлсәфи уйланулар да бар. Сездә дә шундыйрак уйлар булганы бармы, автор белән килешәсезме? Тыңлап карагыз әле!

“Бөркет булып килә очасым” (Файзуллин Илнур) (СЛАЙД8 )

“Чишмә булып килә агасым” (Ибатуллина Резеда) (СЛАЙД 9)

“Чирәм булып килә тишеләсем” ( Насырова Алинә) (СЛАЙД 10)

“Чыклар булып килә тамасым” (Ахмадуллина Диләрә) (СЛАЙД 11)

“Кояш булып килә балкыйсым” (Садыков Илнур) (СЛАЙД 12)

“Сабый булып килә каласым” (Абдульманова Эльмира) (СЛАЙД 13)

“Кеше булып килә яшисем” (Хамитова Наилә) (СЛАЙД 14)

  1. Кешенең туган иле, туган теле була. Сыеныр урыны, яклаучысы булганда гына, ул бәхетле. Рәсих Инталович та Олы Тархан, Тәтеш турында матур шигырьләр иҗат итте. Ә җырчы-композиторлар көй чыгардылар.

Җыр. Таңсылу.  “Тәтешем”. (СЛАЙД 15)

Фаят Хәбибуллин “Тарханым” (СЛАЙД 16)

Җыр. Илүс Гыйльманшин “Чибәр кызлар Тарханда” (СЛАЙД 17)

Быел Рәсих Инталович авыл китапханәсендә “Илһам” оешмасы эшен башлап җибәрде. Анда китап сөючеләр авылның тарихы, шигърият  турында әңгәмәләр алып баралар. Оешманың җитәкчесе итеп Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаткуллина Гөлсем Назыймовна сайланды. Сезгә 5 февральдә үткән очрашудан өзекләр тәкъдим итәбез

Видео. Фаткуллина Гөлсем Назыймовна. Тәтеш турында шигырь. (СЛАЙД  18)

Шагаев Рәсих Инталович  (видео) Тәтеш турында шигырь. (СЛАЙД19)

“Күбәләк” (Миннебаева Регигә) (СЛАЙД 20)

  1. Рәсих Инталовичның  март аенда гына “Яратканны яратыйк” дип аталган өрь яңа китабы басылып чыкты. Эчтәлеге дә, тышлыгы да бик матур аның. Кулга алу белән күңел күтәрелә башлый, чөнки язгы чәчәкләрнең эреп килүче карны төртеп чыгуларын күрәсең! Җыентыкта 53 шигырь тупланган. Монда нәни балалар өчен экологик эчтәлекле шигырьләр күп. (СЛАЙД21)

------Рәсих Инталович, үзегез дә берәр шигырь укыгыз әле.

“Күбәләк” һәм “Күбәләкләр уйнавы” дигәннәре нәни балалар өчен. Әмма 16-17 яшьлекләр дә, 35-75 яшьлекләр дә табигатьнең матурлыгына соклана, тормыштан да яхшылыклар, тылсым көтә.

   

  “Күбәләкләр уйнавы” (СЛАЙД 22) (Миннебаева Регигә) 

  1. Абруй (авторитет) дигән әйбер җирдә ятмый, аны эшләп табалар. Рәсих Инталович мәгариф һәм мәдәниятне үстерү өстендә зур эшләр башкара, шуның белән халыкның ихтирамын, мәхәббәтен яулый. Аңа да багышлап шигырьләр язалар.

“Расыйхка!” Р.Фатыйхова (Маштеева Гөлия) (СЛАЙД 23)

  1. Рәсих Инталовичның 5 мартта туган көне иде. Гади туган көн, юбилей түгел, ә аны бик күп кеше тәбрикләде, димәк, хөрмәт итәләр, яраталар.  Без дә сезне чын күңлебездән котлыйбыз, сәламәтлек, шатлыклар, эшегездә дә, иҗатыгызда да зурдан зур уңышлар телибез.   (Букет)
  2. Хәзер бер беребезгә карап елмаешыйу! Без бит күршеләр,  классташлар, авылдашлар, ватандашлар. Рәсих Инталовичка хезмәте, иҗаты өчен рәхмәт! Ходай барыбызга да исәнлек, иминлек бирсен, дус, тату яшик, бергә булыйк!

Җыр.  Фәнилә Хәбирова.  “Күршеләр” (СЛАЙД 24 )

 Исән булыйк, бергә булыйк!” Таңсылу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

ТЕСТ по экологии человека "Расы человека" для 8 класса

ТЕСТ  по экологии человека "Расы человека" в картинках с ответами,   для 8 класса.Можно использовать как для закрепления материала, так и для опроса....

Урок-конференция "Современный этап эволюции человека. Расы и расогенез" 11 класс

Интегрированный урок с использованием информационных технологий...

Человеческие расы

Урок биологии в 9 классе с презентацией...

Бала күңелле шагыйрь

Ш.Галиевның тормышы, иҗаты буенча дәрес эшкәрмәсе....

"Галижэнэп китап илчесе-А.Каримуллин"

Фәнни-эзләнү эше:"Галижэнэп китап илчесе-А.Каримуллин"...

Сценарий разработка к национальному празднику Шагаа «Ак чолдуг Шагаам»

Сценарий разработка к национальному празднику Шагаа «Ак чолдуг Шагаам». Сорулгазы:1. Ада-огбелернин бурун шагдан байырлап келгени улусчу байырлалынын ёзулалдарын уругларга билиндирип,...