"Галижэнэп китап илчесе-А.Каримуллин"
материал по теме

 

Фәнни-эзләнү эше:

"Галижэнэп китап илчесе-А.Каримуллин"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon galizhnap_kitap_ilchese-_.krimullin.doc140.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кама Тамагы  муниципаль  районы

Келәнче гомум белем бирү мәктәбе

Фәнни-эзләнү эше:

Башкарды: I категорияле татар теле

һәм әдәбият укытучысы

Саттарова Әлфия Миннегалиевна

2013

План

I Кереш. Татар фәнендә тирән эзе бар

II Төп өлеш. Китап белгече - Ә.Кәримуллин

  1. Фәндәге төп юнәлеше – халкыбызның басма китап тарихын өйрәнү.
  2. Китаплы милләт – тарихлы милләт.
  3. Халык хәтере булган китап язмышы – аның язмышы.
  4.  “Милли китап сәхифәләре”

 III Йомгаклау. Мәңгелек хәзинә

  1. Ул - уникаль шәхес.
  2. Әбрар Кәримуллинның кыйммәтле мирасы.

Кереш

Халкыбызның  күренекле  татар  галиме, китап белгече-библиограф, филология фәннәре докторы Әбрар Каримуллинның тормышы һәм иҗаты татар басма китабы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Әмма ул моның белән генә чикләнми – гаҗәеп киң, тирән һәм күпкырлы талант иясе.

        Ә.Кәримуллин-татар халкының бөек улы, олуг галиме, чын мәгънәсендә академик. Аның тарафыннан 40 лап китап, 700 ләп фәнни мәкалә язылган, кушылып күпсанлы библиографик җыентыклар, китаплар, күләмле монографияләр чыгарылган.

        Татар халкыбызның язмышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә аның игътибарыннан читтә калмый.Барыннан да бигрәк, ул татарның чын тарихын торгызучы, халкыбызның язмышын фәнни өйрәнүгә нигез салучы булып тора. Татар халкының этносын һәм исемен ачыклауга багышланган монографиясенең  Казанда татар һәм рус телендә өч тапкыр басылып чыгуы, Мисырда-гарәп, Токиода-япон телендә дөнья күрүе дә күп нәрсә турында сөйли. Биредә сез галимнең татар халкы тарихына,мәдәниятенә караган хезмәтләрне күрәсез.  

Мәсәлән,         Ә.Каримуллинның “Татарлар: исемебез һәм җисемебез” дә,   үзен милләтебезнең кыю патриоты, батыр улы итеп таныта, халкыбызның ихтирамын казана. Ул тарихыбызның иң бәхәсле тамырын, тарихыбызның асылын ачыклап бирә. Ә.Кәримуллин  моның белән халкыбызга шатлык һәм горурлык өсти. Татар телен яклауга, саклауга, үстерүгә, камилләштерүгә багышланган бу хезмәтләр бүгенге көн өчен дә әһәмиятле булган гаҗәп актуаль мәсьәләләрне күтәрә.

 Аңа Бөтентатар “Милли мәҗлес”е тарафыннан “Татар халкының мәшһүр улы” исеме бирелү дә очраклы түгел. Әнә шулай күренекле милләт вәкиле һәрдаим татар халкы мәнфәгатен кайгыртып яши. Гомумән, Ә.Кәримуллинның төп максаты-милләт азатлыгына хезмәт итү, шул ук вакытта гасырлар буена коллык вирусы сеңдерелгән маңкорт татарның аңына үтеп кереп, аңарда татар бабасына һәм атасына, ана теленә карата ихтирам, мәхәббәт уяту.

Төп  өлеш

              Халкыбызның мәшһүр галиме кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, тапталган такыр юлдан бармый. Аның һәр хезмәтенә яңача караш хас. Шуңа күрә алар галимнәрне генә түгел, безне, киң катлау укучыларны да җәлеп итә.

        Галимнәр раславынча, Ә.Кәримуллин күпкырлы галим булса да, ул- беренче чиратта китап белгече.  Чыннан да, ул гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Мин аның фәнни хезмәтләре белән танышып чыккач, халык тарихын чагылдырган китапка багышланган  хезмәтләре аша  аны, чын мәгънәсендә, галимнәр әйтмешли, галиҗәнәп китап илче булуын күрдем һәм аның күпләрне таң калдырырлык иҗатына сокландым.

 Әйтеп узганымча, аның фәнәдәге төп юнәлеше - халкыбызның басма китаплары тарихын язу,   аларның Рәсәй һәм дөнья күләмендә тоткан урынын билгеләү.  

Ә.Кәримуллин фәнгә гаять катлаулы юллар аша килә. Аңа һәрчак аяк чалалар, аның йөзендә ихлас татар халкын күрәләр.Университетны тәмамлагач,ул татар тарихы китабына кереп чума. Ул, университет китапханәсендә эшли башлаган яшь белгеч буларак, китап тарихын өйрәнә башлый .Әнә шулай халык хәтере булган китап язмышы аның язмышына әверелеп яши башлый.  

        Милләтебезнең фаҗигале тарихыннан күренгәнчә, Рәсәй идеологлары татар халкының борынгы заманнардан ук хәрефле, язулы, китаплы булуын танырга теләмиләр. Ә.Кәримуллинны исә нахакка рәнҗетәләр, татар халкының язмышын чагылдыручы китап гыйлеменә нигез салучыны күрмәскә тырышалар. Менә шундый шартларда ул үзлегеннән иске язулы татар китабы тарихын өйрәнүгә керешеп китә.

Халкыбызның беренче басма китаплары кайчан дөнья күргән? Аның авторлары кемнәр, тиражлары күпме, алар нинди нәшриятләрдә басылганнар, эчтәлекләре нәрсәдән гыйбарәт? Патша цензурасы аларга ничек караган? Халкыбызга алар ничек таратылган? Татар халкына һәм мәдәниятенә аларның тәэсире нинди булган? Бу мәсьәләне чишү өчен кайбер халыкларда коллективлар, хәтта бөтен бер гыйльми институтлар оештырган. Әбрар ага исә, бу хезмәтләрне үз өстенә ала һәм башкарып та чыга. Ә.Кәримуллин дистәләр еллар буе алып барылган эзләнүләр, архивларда, китапханәләрдә актарынулар нәтиҗәсендә татар китабы тарихының үткәненең 1917 елга хәтле чоры һәм совет чорының төп баганалары торгыза. Шулай итеп,ул үз дигәненә ирешә- борынгы  татар китабын барлап чыга.

         Ә.Кәримуллин раславынча, китаплы милләт – тарихлы милләт. Шул ук вакытта китап тарихыннан башка милләтнең, яшәеш тарихын, аның әдәбияты, иҗтимагый үсешен, аның кешелек дөньсы казанышларыннан хәбәрдәрлеген, аң-белем дәрәҗәсен ачык билгеләү, тарихта тоткан урынын да ачыклау мөмкин түгел.

        Ул басма сүзебезне татар милләтен рухи үлемнән саклап калуда гаять зур көч, бөек корал булган дип саный.   Китабы булмаган халыкның милли теле саклануы, үсеше, баюына ышанырга мөмкин түгелдер.  Милләтне милләт иткән, аны саклап килә торган ,нигездә, ике көч бар. Аның берсе милли тел, икенчесе – аның тарихи аңы, тарихи хәтере. Моңа халыкның гореф-гадәтләрен, рухи хәзинәләрен дә кушарга була торгандыр. Ә менә шушы көчләрне саклаучы, яшәешен көчәйтүче нәрсә – КИТАП.                                                                                                                                                                                                             Ә.Кәримуллин билгеләп киткәнчә, халыкның мәдәниятен,милли һәм тарихи аңын үстерүдә, саклауда басма сүзнең тоткан урыны гаять зурдыр. Чыннан да, әгәр безнең басма китабыбыз булмаган булса, татар халкының язмышы тагын да караңгырак булыр иде. Әбрар ага билгеләп үткәнчә, әгәр халыкны китаптан мәхрүм итсән, ул халык хәтерсез халыкка әйләнә. Хәтере сагайган, хәтерен югалткан халыкның киләчәге дә юк, андый халык милләт буларак маңкортка гына әйләнә.

          70 нче елларга кадәр  СССР да татар китабын, аның революциягә хәтле чорын өйрәнү тыелган өлкә булып килә. Менә шуңа күрә совет идеологлары татарларда 1917 елга хәтле китап басу булмаган дип такылдап торалар, ә икенчеләре исә, революциягә хәтле татарлар Коръән, Һәфтияк, догалыктан башка нәрсә басуны белмәгән, алар дөнья мәдәниятеннән артта калган, надан халык булган дип, күпләрнең башын бутап, алдап киләләр. Югыйсә, китапханәдә революциягә кадәр чыккан йөз меңнәрчә татар китаплары сакланган бит.

Ә.Кәримуллин беренче эш итеп, иске татар китапларының каталогын төзү эшенә керешә.Зур кыенлыклар белән гарәп графикасында язылган татар китапларын яңадан каталоглаштыруга рөхсәт алына һәм 5-6 ел эчендә (1954-60 еллар) аның тырышлыгы белән, аның җитәкчелегендә гарәп язулы татар китапларының тасвирламасы  кириллицага күчерелеп, яңа каталог төзелеп бетеп, алар укучыларга тәкъдим ителә.Бу каталог күп гасырлар буена тупланган рухи байлыкны эзләп табарга, алар белән танышырга, аны фәнни яктан өйрәнүгә булыша. Шул ук вакытта аның белән танышкан укучы революциягә кадәр татарның китабы булганмы, юкмы дигән сорауга үзе дә, мөгаен, бик төгәл җавап бирә алгандыр.

 Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына  кече фәнни хезмәткәр булып урнашкач, Ә.Кәримуллин “Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар”, дигән кандидатлык диссертациясе әзерли.  

1971 елда диссертация аерым китап булып, “У истоков татарской книги: от начала возникновения до 60-х гг.XIXв.” исеме астында басылып чыга. Китап үзебезнең илдә һәм чит илләрдә дә зур бәя ала. Әнә шулай фәндә төп юнәлешне билгеләгән китаплар бер-бер артлы дөнья күрә башлый. Нәкъ менә презентациядә татар китабы тарихы ,татар халкы әдәбиятының, мәдәниятенең, мәгарифенең Рәсәй тарихында тоткан урыны хакында яңача фикер йөртергә мөмкинлек бирәгән хезмәтләре тупланган төрле елларда басылып чыккан китапларын күрәсез.

 Галим бу фундаменталь хезмәтләре аша  татар халкының үз аңын үстерүгә сөйләп бетергесез зур өлеш кертә.

  Ә.Кәримулинның күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсендә туган әлеге хезмәтләре аша мин,  бүгенге чор укучысы, милли китабыбызның үткән тарихы, татар халкыбызның бик борынгыдан китапка һәм язуга ия булуы турында күп мәгълүматлар алдым.  Мәсәлән, мин Ә.Кәримуллинның “Татар басма китабы тарихы сәхифәләре” исемле хезмәте аша  татар милли китабының үткән данлыклы юлы турында  танышып чыктым. 

Милли басма китап барлыкка килгәнче бездә мең елдан артык кулъязма китап гамәлдә булган, ерак Болгар дәүләте чорларында ук барлыкка килгән мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән, безнең эрага кадәр үк язуыбыз булган, борынгы бабаларыбыз Ханбалыктан алып Кенәр атауларына хәтле ил-җир гизгәннәр, дөнья халыклары казанышларын үзләштергәннәр, аларның үз ачыш-табышлары да күп халыклар арасында танылган.

 Китап басу өчен иң беренче төп шарт – язу, графика – татарларда иң кимендә V-VI нчы гасырларда ук булган. Китап басу өчен икенче төп шарт – халыкның китапка булган төп ихтыяҗы. Чын мөселман булу өчен кешенең укый-яза белүе мәслихәт саналган. Шуңа күрә ислам динен кабул итү белән, бездә мәктәп-мәдрәсәләр барлыкка килгән. Аларның саны арта бару белән, Болгарда, Казан ханлыгында китап язу белән шөгыльләнүчеләр күбәйгән.        

Урта гасырларның башында дөньяда иң югары мәдәниятле халыклардан булган гарәп культурасы аша безгә гарәп графикасы гына тугел, гарәп әдәбияты, фәне, ислам дине үтеп керә. Шул исәптән, бу бөек халыкның теле дә татарларда җирлек таба. Татар басма китабы барлыкка килү белән, халыкта гасырлар буе кулъязма булып таралган мөселман халыкларының язучы, тарихчылары һәм башка галимнәре әсәрләре бездә нигездә гарәп телендә басылып килгән.

        Гарәп телендә язылган хезмәтләр дә болгар-татар укучысы арасында таралган. Татарлар тарафыннан ул әсәрләр кайсы телдә басылуына карамастан, барысы да татар милли китаплары булып тора. Чөнки аларны татар мәгърифәтчеләре, нәширләре бастырып чыгарган, алар татар укучысына адресланган һәм татар мәдәниятенә, мәгарифенә хезмәт иткәннәр.

 Ә.Кәримуллин хәреф җыеп басылган беренче  татар китабын ачыклау, барлау максаты белән эзләнә торгач, 1612 елда Лейпцигта татар телендә басылган бер китапка тап була. Ул эчтәлеге белән татар теле грамматикасын, татарча, латинча сүзлекне эченә алган әсәр булып чыга. Бу китапның ярты өлеше татар телен өйрәнү өчен басылган татарча текстлардан тора, алар һәм андагы сүзлекнең татарча өлеше гарап хәрефләре белән татарча басылганнар. Ләкин Ә.Кәримуллин моны беренче татар милли китабы дип санау ягында түгел. “Чөнки, - ди ул, - китап чит илдә басылган, авторы да чит ил кешесе. Ул Европа укучылары арасында таралган. Әмма моннан чыгып кына аны татар милли китабы дип атау бик үк дөрес булмас,”-дип яза ул китап турындагы язмаларында.[9]                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

Россия империясенең колониаль изүе астында яшәгән күп халыкларда, шул исәптән татар халкында да, үз телендә китап басу гасырлар буе тыелып, тоткарланып килгән. Шулай да хөкүмәт даирәләре, төрки халыклар арасында беренче буларак татарча китап басу эшләренә керешергә мәҗбүр булганнар. Чөнки татар теле элек-электән Россиянең эчке эшләрендә, Көнчыгыш илләре белән бәйләнешләрендә арадашчы ролен уйнаган. Татар укымышлылары дәүләт учрежденияләрендә, илчелекләрдә толмач, киңәшче һ.б. булып хезмәт иткәннәр.

Петр I патшалык иткән елларда татар теленнән файдалану тагын да киңәя. Беренче татар китабы Петр I кушуы буенча 1722 елда Әстерхан типографиясендә басыла. Шушы елның җәендә Петр I Иранга каршы зур поход оештыра. Бу походка барганда, ул Казанда һәм Болгарда да була. Походта татарлар да катнаша. Патша Каспий буе, Кавказ, Кырым халыкларына бу походның сәбәбен аңлатып, “Манифест” яздыра. Аны татарча бастырып чыгару эшләрен Дмитрий Кантимерга тапшыра.  . Типографиядә җыелган беренче татар басма китабының тарихы шушы брошюрадан башлана.Сез әлеге брошюраны презентациядә күрәсез.

Әлбәттә, татар басма китабы үзеннән-үзе барлыкка килмәгән. Алдан әйтеп узылганча, аны оештыру өчен безнең бабаларыбызга төрле киртәләр, төрле тыюларны үтәргә туры килгән. Хәреф җыеп китап бастырырга рөхсәт сорап, татар мәгърифәчеләре, зыялылары бер гасырга якын патшага “прушениеләр” язганнар.

Ниһаять, 1799 елда Казанда бер типография ачарга рөхсәт бирелә. Бу эш белән татар прапорщигы,беренчеләрдән булып, Габделгазиз Бурашев шөгыльләнә. Казанда беренче басмаханә – татар басмаханәсе ачылуы һәм биредә 1801 елда татар китабы басыла башлавы шушы фидакяр затның зур тырышлыгы һәм җитәкчелеге белән нык бәйләнгән. Бу басмаханәгә Петербургтагы “Азиат” типографиясеннән Хәмзә Мамышев, Гали Рәхмәтуллин, Корбангали Исхаков, Йосыф Апанаевлар кайта. Алар – Г.Бурашев җитәкчелегендә Казанда XIX гасырның беренче яртысында дөнья күргән китапларның төп өлешен үз куллары белән җыйган, татар милли китабына юл ачкан каһарман китап осталары.

XIX гасырның иң ахыргы елларында Оренбург, Петербург һәм Казанда берәр татар типографиясе барлыкка килүгә карамастан, татарларга типография ачу 1905 елның 17 нче октябрь манифестына кадәр рөхсәт ителми. Манифест чыгу белән, бер -ике елда бер-бер артлы татар басмаханәләре барлыкка килә башлый. Татарлар яшәгән күп кенә төбәкләрдә дә татар типографияләре, нәшриятлары барлыкка килә.

Революциягә кадәр чыккан татар китабының исемлеге унбиш мең данәгә якынлаша. Русиядә чыккан китаплар исемлеге буенча татар китабыннан тыш, бары латыш китабыннан гына калыша, ә тиражы буенча аннан да алда тора.

Татар китабы күп фәннәрне эченә алган, эчтәлеге белән күпкырлы, энциклопедик бай булган. Татар китабының күп басылуыннан без милләтебездә грамоталылыкның ни дәрәҗәдә югары торганлыгын да билгели алабыз. Революциягә кадәр үк чит ил сәяхәтчеләре һәм урыс галимнәре татарлар укый-яза белү буенча урыслардан хәтта Австра-Венгрия империясендәге халыклардан да өстен торалар, дип язып калдырганнар икән,моның хаклыгын татар китабы басылу масштаблары да ачык раслый.

XX нче йөз башында татарлар ел саен 400, 500 исемдә өчәр миллионга якын тираж белән китап басып килгәннәр, ул китаплар бервакытта да келәтләрдә тузан җыеп ятмаган. Димәк, халыкның китапка ихтыяҗының зурлыгына барып тоташа. Ә.Кәримуллин раславынча, татарларда укый-яза белүнең ни дәрәҗәдә торуын билгеләргә кирәксә, аны ул халык чыгарган китапларның саны һәм тиражы буенча да үлчәп булыр иде. [6]

Шулай итеп, без шуны белдек: халкыбыз басма китаплары аша Әбрар ага зур ачыш ясады: безнең миләтебез Рәсәй империясендә яшәүче күп санлы милләтләр арасында беренчеләрдән булып, китап басу эшен башлап җибәргән һәм бу эшне киң җәелдергән, сокланырлык зур уңышларга ирешкән. Димәк, безнең милләтебез  мәдәни яктан алдынгы милләт, аның мәдәни казанышлары дөньякүләм игътибарга лаек. Әбрар Кәримуллинның бу ачышлары безнең милли горурлыгыбызны күтәрә, милли аңыбызны ныгыта, килчәк уңышларыбызга ышаныч бирә. Ата-бабаларыбыз шундый булдыклы икән, нигә безгә алардан калышырга дигән фикер туа.

Йомгаклау

Ә.Кәримуллинның бу уңышлы эшчәнлегенә галимнәр тулы бәя биреп,    ул чынлыкта Россия китап белемендә революцигә кадәрге чордагы басма сүз тарихын тикшерү өчен милли китап теориясен    җентекләп эшкәртүче беренче зур галим  булган дип бәялиләр.

   Ә. Кәримуллинның күп еллар дәвамында дусларча аралашкан, иҗади хезмәттәшлек алып барган Миркасыйм Госманов та аның хезмәтенә болай бәя бирә: “Ул китап тарихы буенча кабатланмас, уникаль шәхесләрнең берсе. Ул татар китабының, беренче адымнарыннан башлап, үсеп камилләшкән чорына кадәр яктырткан кеше,Төрки халыкларның китап тарихы буенча аның белән ярашырлык кеше юк иде һәм хәзер дә юк,чөнки Әбрар ага татар китабының тарихын әллә кайчан,беленә генә башлаган вакыттан алып,чын мәгънәсендә милли китап булып оешып җитү дәверенә кадәр күзәтеп чыккан кеше, фәндә бер күреншне башыннан алып ахырына кадәр тикшереп чыгу бик сирәк кешеләргә генә насыйп була. Әбрар әнә шундый бәхеткә ирешкән китап тарихчысы да,китап белеменең күренекле вәкиле дә. Хәзер аның белән чагыштырырлык кешене мин безнең дөньяда, мохиттә күрмим.”[2]

 Мин дә башка галимнәрнең фикеренә кушылып, Ә.Кәримуллинны бәхетле йолдыз астында туган дияр идем. Мин бу чыгышымнан шул фикергә килдем: ул һәрвакыт үзендә көрәш рухын саклап калган, газиз халкына һәрдаим кирәкле кеше булган, чыннан да, ул күп кенә советларның почетлы әгъзасы булган, исеме абруйлы энциклопедик сүзлекләргә кертелгән.

Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы. Хезмәтләре үзебездә дә, чит илләрдә дә киң мәгълүм. Ә.Кәримуллин бик күп чит ил фәнни оешмаларының мактаулы кәгазьләре, медальләре, мактаулы титул һәм исемнәре белән бүләкләнгән. Ул Халыкара библиография ассоциясенең, Халыкара Биографик үзәкнең гыйльми советы әгъзасы, Гуманизм һәм Гаделлек өчен көрәштә Халыкара парламент конфедерациясенең Дәүләт секретаре һәм илчесе. Ә.Кәримуллин 1991 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә гыйльми консультант булып та эшләгән. Китапханәчеләргә аның исеме аеручада якын, кадерле.

  Халкыбызның олы, кабатланмас шәхесе,миләтебезнең асыл бөртеге булган Ә.Кәримуллиннң әнә шундый  күпкырлы, бай мирасы барлау- һәрбер татар кешесенең бурычы.

 Шуны күздә тотып, хәзерге вакытта Милли китапханәнең аерым бер бүлмәсендә аның шәхси китаплары коллекциясе сакланган музей-бүлмә бар. Әлеге коллекциядә татар, башкорт, рус, төрек, инглиз телләрендә басылган дүрт меңнән артык китап- журналлар тупланган. Монда китап белеме, китап тарихы, тел белеме, әдәбият, тарих, татар теле, халык иҗаты һ.б. мәсьәләләргә караган фәнни хезмәтләр. Монографияләр, дәреслекләр, сүзлекләр урын алган. Алар арасында татар халкының атаклы мәгърифәтчеләре хезмәтләре, аның замандашлары һәм күп кенә галимнәрнең әсәрләре бар. Коллекциянең иң әһәмиятле өлеше – әлбәттә, аның үзе язган хезмәтләре. Бу искиткеч зур хәзинәне Әбрар ага Кәримуллин милли китапханәгә үзе бүләк иткән.

        Халкыбызның  батыр  улы Әбрар Кәримуллинның күпкырлы, бай, затлы мирасын барлау, фәнни өйрәнү, аның тормыш һәм иҗат юлын яктырту, татар халкы тарихында алган урынын билгеләүдә әлеге коллекция зур әһәмияткә ия. Бу китапларны ул укыган, өйрәнгән, файдаланган. Ул китапларга олуг галимнең күз нурлары сеңгән. Аларның күбесенә үзенең мөнәсәбәтен белдергән шәрехләр, өстәмәләр, искәрмәләр, бәяләмәләр язып калдырган.

Бөтен гомерен китапка,китапханәләргә багышлаган олуг затның исемен мәңгеләштергән бу музей-бүлмә нәкъ менә китап йортында - Милли китапханәдә булу - үзе бер яхшы фалдыр.

Кулланылган әдәбият

  1. Госманов М., Шакирҗанов Р. Ул уникаль шәхес иде: [тарихчы, академик Ә.Кәримуллин турында әңгәмә] // Фән һәм тел. -2002. -№3. –Б. 64-67.
  2. Кәримуллин Ә.Г. Милли китабыбыз  тарихы турында // Казан утлары. – 1995. -№2. – Б. 166-175.
  3. Миңлебаев К. Китапчы галим: [Әбрар Кәримуллинга 75 яшь] // Татарстан. - 2000. №5. –Б.64-69.
  4. Рахмани Р. Халкыбызның көрәшче галиме: кереш сүз; Ә.Кәримуллинга 70 яшь тулу уңаеннан // Казан утлары. – 1995. -№7. –Б.149-153.
  5. Кәримуллин Ә.Г. Татар басма китабы тарихы сәхифәләреннән // Казан утлары. – 2005. - №6. –Б.178-181.
  6. Хәбибуллин М. Китап белгече. [акад. Ә.Кәримуллинга 75 яшь] // Мирас. -2000. -№5. –Б.24-26.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"

Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате....

"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы

Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?

Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла.  Шул максаттан укучыларда китап укуга...

Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле

укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...