"Каурый каләм, җил атым." Встреча с поэтессой Клара Булатовой.
классный час (7 класс) по теме

Это литературный вечер -встреча с писателем К. Булатовой, который дети запомнят на всю свою жизнь. Дети рассказали её стихи, пели, танцевали и задавали  ей  вопросы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Встреча с К. Булатовой36.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Каурый каләм, җил атым.”

К. Булатова белән очрашу кичәсе.

Әлмәт шәһәре

17нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Махиянова Р.М.

Кичә узачак зал. Клара Булатованың китапларыннан күргәзмә, иҗатына багышланган стенгазеталар белән бизәлә.

Магнитофон язмасында намаз тавышы ишетелә. Мулла булып киенгән ир бала исем кушу йоласын башкара. Залда И.Сәйфиев башкаруында “Талбишек” яисә Фәридә-Алсу дуэтының “Әнкәем теләкләре” җыры яңгырый. Музыка астында алып баручы укытучы чыга. Ул Клара Булатованың “Өйдә туды кыз бала” шигырен укый.

Алып баручы: Әйе, нәкъ моннан 71 ел элек, шигырьдәгечә дөньяга нур өстәп, гаиләгә бәхет-куанычлар алып, чегән кызларыдай кара чәчле, якты чырайлы кыз бала дөньяга килә. Әти-әнисе аны бик яратып, киләчәгенә зур өметләр баглап балага Клара дип исем бирәләр. Ләкин кызның әти-әнисе дә, исем кушкан хәзрәт тә, туган-тумачалар да еллар үтеп, бу баланың үз авылында гына түгел, нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәрендә хәтта бөтен татар дөньясында танылган шагыйрә булып китәчәген күзаллый алмыйлар.

Укучылар, бүген сезнең арада кунакта яраткан шагыйрәбез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге бүләк иясе, мөгаллимә - Клара апа Булатова!

Хөрмәтле, Клара Гарифовна! Без сезнең иҗатыгыз, шигырь тәлгәшләрегез, үгет-нәсихәтләрегез белән һәрдаим танышып торабыз. Әмма татар халкының “Бер күрешү – үзе бер гомер” мәкалендәгечә, сезнең үзегезне күреп, сөйләшеп, үз авызыгыздан шигырьләрегез, киңәш һәм теләкләрегезне тыңлыйсыбыз килде. Рәхәтләнеп, үз кешеләрчә гапләшеп утыруга сез дә каршы түгелдер дип уйлыйбыз. Ә сезнең белән сөйләшүгә укучылар менә болайрак әзерләнделәр.

1укучы: “Сабый чагым” шигырен укый.

(Ф. Вәлиәхмәтов башкаруында “Мәшәкать” җырының 1 куплеты яңгырый).

2укучы: “Булмый алмашып” шигырен укый.

Алып баручы: Клара апа! Әти-әни һәммәбезнең күңелендә иң якты кояш, тормышта иң ышанычлы терәк. Алдагы сораулар да әти-әниләргә кагылышлы сораулар.

(Укучылар әти-әни, кечкенә вакытлары турында сорау бирәләр).

Укытучылар һәм укучылар башкаруында “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” җырын җырлыйлар.

1укучы: “Үсмер чагым” шигырен укый.

2укучы: “Яшьлек чагым” шигырен укый.

3укучы: “Шәкертләремә” шигырен укый.

(3 сыйныф укучылары башкаруында “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры яңгырый).

1укучы: “Әби сүзе” шигырен укый.

2укучы: “Өйрәтегез яратырга” шигырен укый.

Алып баручы: Клара апа, барыбыз да белгәнебезчә, сез шагыйрә генә түгел, олы җанлы мөгаллимә дә. Бүген укылган шигырьләребез сезгә бүләк булып барып ирешсен, балалардан яуган сорауларның чыңы колакларыгызда озак вакытлар яңгырап торсын. Укучыларның сезгә сораулары бар.

(Укучылар мәктәп еллары, укытучы һөнәре, студент вакытлары турында сораулар бирәләр).

(В. Исламова башкаруында “Яшьлекне сагыну” җыры яңгырый).

1укучы: “Юләр яшьлек” шигырен укый.

2укучы: “Ни булды сиңа авыл?” шигырен укый.

Алып баручы: Әйе, сез яшь чактагы матур гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрнең юкка чыгуына борчыласыз, йөрәгегез ачынып тибә. Әйдәгез, йөрәк ярсуларын бастырып яшьлеккә кайтып килик әле.

(Кызлар һәм егетләр башкаруында “Кмчке уен” күренеше тасвирлана. Бию көйләре һәм “Кырга чыктым, юлга чыктым” җыры кулланыла).

Алып баручы: Ә хәзер яшь чактагы театр укйнауларыгызны искә төшереп үтегез.

(5 сыйныфлар башкаруында “Зәңгәр шәл” спектакленнән абыстайларның ашка бару күренеше күрсәтелә).

(Л. Хәмитова башкаруында “Күз тимәсен балама” җыры яңгырый).

1укучы: “Әлли-бәлли бәүкәем!” шигырен укый.

Алып баручы: Клара апа, Ходай Тәгалә сезгә күпме сөенеч-шатлыклар бүләк иткән. Сез – танылган шагыйрә, атаклы мөгаллимә, Нәфис абыйның кадерле кешесе. Әмма иң мөһиме – сез Ана. Шагыйрь Хади Такташ сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез: Аналар бәхете нәрсәдә?

(Клара Булатова сорауга җавап бирә).

(В. Исламова башкаруында “Татлы инеш” җыры яңгырый).

Алып баручы: Клара апа! “Татлы инеш гел элекке кебек, элеккечә түгел без генә” дияргә ашыккансыз түгелме? Чөнки сез һаман хәрәкәттә. Янып иҗат итәсез, сөенеп һәм сөендереп мөгаллимәлек эшен башкарасыз. Энергия һәм дәртегез, күз тимәсен, ташып тора. Менә шундый Ак килен, Ак әби булганыгыз өчен хөрмәтлибез без сезне. Бүгенге очрашудан да ак хисләр белән китсен дип бүләккә сезгә ап-ак шәл әзерләдек. Ак шәлегез иңнәрегезне бизәп, 17нче мәктәптәге очрашу турында һәрвакыт исегезгә төшереп торсын.

(Клара Булатованың иңенә ак шәл салалар).

(Язмада “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыры ишетелә. Алып баручы шигырьне укый).

1укучы: “Ләкеләрдә чакта” шигырен укый.

Алып баручы: Клара апа, туган җир, туган туфрак, туган авыл – һәр кеше йөрәге өчен изге сүзләр. Һәркемгә үз туган җире гүзәлрәк тә, кунакчылрак та тоела. Әмма сездә ул алай түгел. Сезнең өчен Колшәрип тә, Нәдере һәм Ләкесе дә, Әлмәте дә бердәй якын. Моның сере нәрсәдә, ничек итеп сез аяк баскан һәр төбәк сезне үз баласыдай кабул итә?

(Клара Булатова укучыларның сорауларына җавап бирә).

(Язмада “Ирекле” җыры яңгырый).

1укучы: “Районга 75 яшь” шигырен укый.

2укучы: “Булатова барыбер бер генә” шигырен укый.

Алып баручы: Клара апа, шушындый югары нотада укучылар әзерләгән чыгышларын тәмамлыйлар. Очрашуга килүегез, сорауларыбызга җавап бирүегез, үгет-нәсихәт һәм шигырьләрегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Очрашу соңгысы булмас дип ышанып каласыбыз килә. Ходай сезгә ныклы исәнлек, күңел тынычлыгы насыйп итсен, иҗат чишмәләрегез саекмасын, картлыгыгыз сөенечтә узсын дигән теләктә калабыз.

(Очрашу Клара Булатованың аерым чыгышы белән тәмамлана).  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Клара Булатова иҗаты.

Тема:  “Шигърият ул – үзе бер тылсым”Максат: 1)Язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.               2)Сәнгатьле уку күне...

Каурый каләм, җил атым...

6сыйныфларда шагыйрә белән очрашу кичәсе...

Презентация "Ожившие задачи и теоремы" (ЖМ) учителя математики Монаковой Клары Захаровны.

Задачи на построение  и теоремы (7-8 класс) выполнены в прогамме "Живая геометрия" как пример применения этой программы в преподавании геометрии....

Поэзия Клары Булатовой.

Особенности поэзии Клары Булатовой....

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

Влияние преподавательской деятельности на литературное творчество Клары Булатовой

Актуальность данной работы заключается в том, что она стала одной из востребованных, и обусловлена, прежде всего, тем, что с именем татарской поэтессы максимально полно и ярко отражаются особенности о...

Кауров Денис "С книгой я дружу"

буклет "С книгой я дружу"...