Клара Булатова иҗаты.
методическая разработка по литературе (5 класс) по теме

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

Тема:  “Шигърият ул – үзе бер тылсым”

Максат: 1)Язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

               2)Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: Язучының портреты,шигырь җыентыклары,презентация.

Дәрес барышы:

I.Оештыру вакыты.Исәнләшү.

II. Укучы(портретка күрсәтеп): Бу кем?

 Укытучы:Бу - Клара Булатова.

Укучы: Ә мин аны телевизордан күргәнем бар иде.Минем әбием ул тапшыруны карый иде.

Укытучы: Әйе, ул “Җомга” тапшыруын алып бара иде.

Укучы: Ә минем апам аның шигырьләрен укыды. Димәк, ул – шагыйрә.

Укытучы: Әйе, Булат дөрес. Клара Булатова – шагыйрә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klara_bulatova.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                  “ Шигърият ул – үзе бер тылсым.”

                                                   (әдәбият дәресе)

Хәбибуллина Резеда Алик кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2011нче ел.

Тема:  “Шигърият ул – үзе бер тылсым

Максат: 1)Язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

               2)Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: Язучының портреты,шигырь җыентыклары,презентация.

Дәрес барышы:

I.Оештыру вакыты.Исәнләшү.

II. Укучы(портретка күрсәтеп): Бу кем?

 Укытучы:Бу - Клара Булатова.

Укучы: Ә мин аны телевизордан күргәнем бар иде.Минем әбием ул тапшыруны карый иде.

Укытучы: Әйе, ул “Җомга” тапшыруын алып бара иде.

Укучы: Ә минем апам аның шигырьләрен укыды. Димәк, ул – шагыйрә.

Укытучы: Әйе, Булат дөрес. Клара Булатова – шагыйрә.

Укучы: Ә ул кайда яши?

Укучы: Мин беләм.Ул Нәдер авылында яши.

III .Әйдәгез, бүгенге дәрестә  Клара Булатованың шигырьләре белән танышабыз?

Укучылар: Әйе,әйдәгез.

Укытучы:

Клара Гариф кызы Булатова 1936нчы елның 18нче  мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала-чактан ук әти-әниләре белән бергә, бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944нче елда ул Югары Чыршылы авылында беренче класска укырга керә, 3нче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман  урта мәктәбендә 1954нче елда алып чыга. Шул ук елның көзеннән хезмәт юлын башлый – Түбән Ләшәү мәктәбендә  башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәттәге төзелеш комбинатында кассир, “Төзүчеләр” клубында оештыручы була. 1962-1965нче елларда ул яңадан мәктәптә – Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта.   Клара Булатованың шигъри  иҗаты да нәкъ шул чорда  тернәкләнеп китә. Әле мәктәп елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь  шагыйрә актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри, һәм 1956нчы елдан башлап “Татарстан яшьләре”, “Совет Татарстаны” газеталарында, “Пионер”, “Азат хатын”, “Совет әдәбияты” журналларында күп кенә шигырьләре дөнья күрә. Бераздан аерым шигъри цикллары «Үсү юлы”, “Идел” альманахы, “Яшь үрентеләр” кебек күмәк җыентыкларда басыла.

1965-1969нчы елларда К.Булатова В.И.Ульянов  исемендәге Казан дәүләт университетының татар  теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә: 1965 елда аның шигъри бәйләме “Дуслык” исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Шагыйрәнең исеме тәнкыйтьтә җылы сүз белән искә алына башлый. 1967нче  елда “Язлар алда” исемле мөстәкыйль китабы – лирик шигырьләре җыентыгы дөнья күрә.

   Университетны тәмамлаганнан соң К.Булатова Әлмәт районының  Яңа Кәшер урта мәктәбенә  тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле  укытучы буларак, 1978нче елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан “укытучы – методист” дигән мактаулы исем бирелә.

70нче елларда шагыйрә тагын берничә шигырь җыентыгын чыгарды. Аның бер бәйләм шигырьләре русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә “Детская литература” нәшриятында чыккан “Песня, мечта и любовь” исемле күмәк җыентыкка да кертелгән. Шагыйрәнең егерме  елдан артык иҗат  эшчәнлеген чагылдырган шигырьләре 1981нче елда Татарстан китап  нәшриятында дөнья күргән “Гел кояшка карап” исемле күләмле китабында урын алган.

Клара Булатова шигырьләрендә күзгә бәрелеп торган  иң беренче матур сыйфат – аларда күңел кичерешләренең табигать мизгелләренә  тыгыз бәйләнеп бирелүе. Ул  шушы Җир кызы, шигырьләренә дә  шушы яктан, шушы туфрактан килеп керә. Китап исемнәренә генә күз салыйк “Җәйләр  җитсә”, “Язлар алда”, “Гел кояшка карап”, “Печән өсте”. Күргәнебезчә, шагыйрә өчен шушы як кадерле, чөнки “мәтрүшкәләр монда хуш ислерәк, ромашкалар монда эрерәк”.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Китә калсак үзгә бер якка,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр елап озата, - кебек юлларында шагыйрә туган якның матурлыгын җырлый, аның белән горурлана.  Шагыйрә иҗатындагы калку бер сыйфат –хатын-кыз кичерешләрен һәрьяклап тулы итеп ачып күрсәтү. Күп кенә шигырьләрендә ул Ана булып та, бала булып та уйлый. Шуның белән шагыйрә буыннар бәйләнешен ныгыта, үткәнне киләчәккә тоташтыра. Бала психологиясен гади һәм тулы итеп ачып бирә. 

(Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен укыйлар.)

IV.Дәрескә йомгак.Билгеләр кую.

V.Өй эше: шигырьнең ошаган өзеген яттан өйрәнергә.  

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Каурый каләм, җил атым." Встреча с поэтессой Клара Булатовой.

Это литературный вечер -встреча с писателем К. Булатовой, который дети запомнят на всю свою жизнь. Дети рассказали её стихи, пели, танцевали и задавали  ей  вопросы....

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Поэзия Клары Булатовой.

Особенности поэзии Клары Булатовой....

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

Статья Булатовой Зайтуны Зайнетдиновны

Статья Булатовой Зайтуны Зайнетдиновны...

Влияние преподавательской деятельности на литературное творчество Клары Булатовой

Актуальность данной работы заключается в том, что она стала одной из востребованных, и обусловлена, прежде всего, тем, что с именем татарской поэтессы максимально полно и ярко отражаются особенности о...

Буклет музея "Шаги наших побед" МБОУ "Лицей № 6 имени М.А. Булатова"

В нашем музее много интересного и познавательного. Встреча с историей – вот главное, что должно остаться в душе и памяти каждого посетителя....