"Мәхәббәт җырчысы Котб".
план-конспект урока на тему

Мисалова Гөлия Наилевна

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Мәхәббәт җырчысы Котб".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mhbbt_zhyrchysy_kotb.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

                         

“Мәхәббәт җырчысы Котб ”

татар әдәбияты дәресенең план-конспекты.

Тема: Мәхәббәт җырчысы Котб.

Максатлар: 1. Укучыларны Алтын Урда җирлегенең һәм чорының вәкиле –      

            Котб иҗаты белән таныштыру;

                    2. Алтын Урда чоры үрнәге булган “Хөсрәү вә Ширин” әсәрен  

           аңлап укуга ирешү;

                   3. Саф мәхәббәтнең генә Кеше яшәешенең асылы, рухи байлык  

          чыганагы булуын исбатлау.

Материал: Миңнегулов Х.Й. Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз  

         татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәкт. Һәм

         гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия  

         ущилищелары, колледж һәм  лицей укучылары өчен дәреслек/  

        Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов.- Казан: Мәгариф, 2005. – 407б.

Җиһазлау:   “Мәхәббәт җырчысы Котб...”

                     “ Гыйшык берлә терек ошбу галәм.

                       Әгәр гыйшык булмаса, булмас иде адәм”, дип язылган  

       плакатлар;

                    “Хөсрәү вә Ширин” әсәре буенча ясалган иллюстрацияләр.

Дәрес тибы:

Дәрес методы: - укытучы сүзе;

  • укучы сүзе;
  • эзләнүчән әңгәмә.

Дәрес планы

  1. Башлам
  1. Исәнләшү;
  2. Укучыларны барлау.
  1. Актуальләштерү

Алтын Урда чоры әдәбиятына хас сыйфатлар турында сөйләшү.

  1. Яңа материалны аңлату

Укучыларны Алтын Урда чорының вәкиле – Котб иҗаты һәм аның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре белән таныштыру.

  1. Белемнәрне ныгыту
  1. Әсәрдә аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау;
  2. Әсәргә карата куелган сорауларга җавап бирү;
  3. Җавапларны әсәрдән өзекләр китереп дәлилләү.
  1. Йомгаклау

Әсәр буенча гомуми нәтиҗә чыгару:

 “саф мәхәббәтнең генә Кеше яшәешенең асылы, рухи байлык чыганагы булуын исбатлау”;

“гаделлеккә, намуслыкка корылган мәхәббәт  кенә җәмгыятьне үстерә”.

  1. Өй эше бирү

Әдәбият дәреслегеннән 107-109 нчы битләрне укып килергә.

Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез!

Укытучы: Сезне күрүемә бик шатмын, утырыгыз. Бу атнада татар әдәбияты дәресләрен мин алып барам. Таныш булыйк – Гөлия Наилевна булам. Ә сезнең белән дәрес барышында танышырбыз, актив катнашып утыруыгызны сорыйм. Укучылар, сез Тансылу Яхиевна белән Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен укып бетердегез, сезгә ул сочинение язарга кушкан иде, эшләрегезне җыеп бирегез әле. Ә бүген сезнең белән Алтын Урда чоры әдәбиятына керербез. Сездә, ни өчен Алтын Урда дип аталган дигән,сорау туар. Тарих дәресләреннән дә укып беләсездер инде, 1242 – 1243 елларда Алтын Урда дәүләте төзелгән һәм, нигездә, ике гасыр буена, ягъни Кырым, Казан, Әстерхан, Касыйм, Нугай, Олы Урда, Себер кебек татар ханлыклары оешканчыга кадәр яшәгән. Ул еш кына башка исемнәр белән дә йөртелә: “ Дәшти- Кыпчак”, “Татар иле”, “Җучи  улусы” һ.б. Аның географик киңлекләре дә гаять зур булган, этник составын да шактый күп халык ( төркиләр, угро- финнар, Кавказ халыклары, славяннар) тәшкил иткән. Алтын Урдада рәсми һәм күпчелек халыкның сөйләме, аралашу теле татар теле булган. Дөрес, гарәпчә, фарсыча язылган текстлар да очрый.

    Алтын Урда чорыннан безгә килеп җиткән язма истәлекләр төрле характерда. Хәзер шуларны карап китик:

            - ярлыклар (язма указ, фәрман, грамота);

            - каберташ язмалары;

            - фән;

            - сәяхәтнамәләр;

            - сүзлекләр.

Бу төшенчәләргә без алдагы дәресләрдә киңрәк тукталырбыз,

ә хәзер Котбның “Хөсрәү вә Ширин” әсәрен укырга керешербез. Ләкин башта сезне XIV йөз әдәбиятына хас сыйфатлар белән таныштырып үтәсем килә.

        Алтын Урда чоры язма истәлекләре арасында төп урынны матур әдәбият әсәрләре алып тора. Алар өчен поэтик камиллек, идея – тематик байлык, жанр төрлелеге хас. Әдипләр хикәят, дастан, кыйсса, шигъри роман, касыйдә, газәл, робагый, мәсәл, поэма һәм башка жанрларда иҗат итәләр.

        Алтын Урда әдәбиятының үзәгендә  - кеше, аның эчке дөньясы, эш – гамәлләре, җәмгыять һәм табигать белән багланышлары тора. Авторлар, иң беренче чиратта, персонажларның нинди диннән булуына гына түгел, ә әхлакый йөзенә, холык- фигыленә игътибар итәләр. “Хөсрәү вә Ширин” әсәрен укыгач, сез моңа инанырсыз.

    Котбның үзе турында мәгълүматлар сакланмаган диярлек. Хәзерге фәндә аның туу вакыты якынча 1297 елның сентябренә, ә үлеме XIV гасырның урталарына туры килә. Кайбер хезмәтләрдә авторны Котби, Котб Хәрәзми дип язу очрый. Әмма мондый барелеш нигезсез.

    “Хөсрәү вә Ширин”нең үзәгендә мәхәббәт. Ул каһарманнарның үзара мөнәсәбәтләре, хис – кичерешләре, эш- гамәлләре, әдипнең фәлсәфи уйланулары, лирик чигенешләре аша төрле яклап ачыла. Шулай ук әсәрдә Алтын урда тарихына, аның эчке тормышына, гореф- гадәтләренә кагылышлы күп кенә детальләр, факт-мәгълүматлар бар. Әсәр Алтын Урда ханы Танибәккә һәм аның хатынына багышланган. Ә хәзер әсәрне укырга керешик.

Беренче баб укыла.

Укучылар, бу бүлектә сүз нәрсә турында барды?

Укучылар: Аллаһы Тәгаләнең берлеге турында, галәм хәрәкәте, Аллаһ Тәгаләнең мактаулы сыйфатламасы бирелә. Шулай ук, шаһзәдә Танибәккә мактау сүзләре, Мәликәгә мәдхия дә бар.

Укытучы: Танибәкнең күренекле сыйфатларын санап китегез әле. Нинди чагыштырулар кулланган автор? Әсәрдән өзекләр дә китерергә мөмкин.

Укучылар: Тиңең юк синең ошбу җиһанда.

                      Бүген ханлык эчендә чын хан ул – син!

                     Шуңа күрә җиһанның да җаны син!

                     Синең изге исемеңә офык тар,

                     ...Терелсә, җир үбәр алдында Мәхмүд!

Укытучы: Бу юлларны укыгач, нинди фикергә килдегез?

Укучылар: Ханга хөрмәт зур булган, аны яратканнар.

Укытучы: Бик дөрес! Әйдәгез,  әсәрне укуны дәвам итик.

                 Без сезнең белән “Хөсрәү вә Ширин” әсәрен анализлап, шул дәвер проблемалары белән якыннанрак танышырбыз. Котбның мәхәббәт турында нәрсә әйтергә теләвен билгеләрбез... Дәресебезнең барышы, юнәлеше дә Котбның фикеренә таянып алып барылыр.

 Эпиграф укыла.

 ... Гыйшык берлә терек ошбу галәм

Әгәр гыйшык булмаса, булмас иде адәм.

Әсәр укыла.

Укытучы: Димәк, укучылар, Ширин Хөсрәүне борып җибәрә, үзенә якын җибәрми, һәм Хөсрәү кайтып китә. Ә шуннан соң нинди вакыйгалар булыр икән? Хөсрәү белән Ширин бергә калырлармы? Юкмы? Сез үз вариантарыгызны уйлап әйтегез.

Уйларга вакыт бирелә һәм аерым вариантлар сөйләтелә. Соңыннан укытучы үзе әсәрнең ахырын, Хөсрәүнең малае тарафыннан үтерелүе һәм соңыннан Шириннең Хөсрәү өчен үз-үзен үтерү турында сөйли.

    Ә хәзер без әсәрнең эчтәлеге белән тулысынча таныш. Әйтегез әле, сезгә әсәр ошадымы?

- Ошаса, әйтегез әле, кайсы образ ошады, ни өчен?

- Ә кайсы герой сезгә ошап җитмәде? Ни өчен?

- Хөсрәү белән Шириннең бер- берсенә мәхәббәтләре төшү вакыйгасын сөйләп бирмәссез микән?

- Хөсрәү белән Фәрһад мәхәббәте турында ниләр сөйли аласыз?

Котбның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре Мисырда языла. Парижда саклана. Бу әсәр шәрыкъ дөньясында киң таралган сюжетка нигезләнгән. Шул сюжетка корылган образлар һәм материаллар белән эш итү киң таралган күренеш. Сез ниндиләрне атый аласыз?

Укучылар: Ләйлә - Мәҗнүн, Таһир – Зөхрә, Сөһәйл вә Гөлдерсен, Ромео – Джульетта.

Укытучы: Әсәрнең стиле турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылар: - халыкчан;

                          - чагыштырулар күп;

                          - мәкаль, әйтемнәргә бай.

Укытучы: Әсәрдә халыкның нинди традицияләре чагыла?

Укучылар: - мәҗлесләр;

                           - уеннар;

                           - никах;

                           - ауга чыгулар.

               Укытучы: Котб бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели?

Укучылар: ... Гыйшык берлә терек ошбу галәм

                   Әгәр гыйшык булмаса, булмас иде адәм.

Укытучы: Димәк, укучылар, бүгенге дәрескә йомгак ясап, мәхәббәт кенә кешене яшәтә, гаделлеккә, намуслыкка корылган мәхәббәт кенә җәмгыятьне үстерә дип әйтә алабыз. Хөсрәү соңыннан Ширингә булган мәхәббәте аркасында рухи байый, халыкны аңлый, тормышның матурлыгын тоеп яши башлый. Шушы ноктада без дәресебезне тәмамлыйк,  чыгарга мөмкин, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы

о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Туган як җырчысы (Сибгат Хәким иҗаты). Презентация.

7 нче сыйныфта Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...