Ә. Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбтяләү.
статья по теме

"Ә. Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү" темасына чыгыш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Ә. Еники.doc244.5 КБ

Предварительный просмотр:

Өзлексез белем бирү институты

Яңа белгечлек бирү факультеты

Чыгарылыш квалификация эше

Әмирхан Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү

                                        Башкаручы:

Попова Гөлниса

Гаян кызы

        Яр Чаллы

            2009

 

Эчтәлек

Кереш  ................................................................................................................    3

I. Әмирхан Еники – гүзәл шәхес. ...........................................................   7

 II. Әмирхан Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

1. Ата-анага хөрмәт тәрбияләү, традицияләрне саклап калу

 теләге уяту......................................................................................................  11

2. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү..............................................................   18

3. Кешегә сак мөнәсәбәт тәрбияләү..............................................................   22

4. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе аша сугышка нәфрәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү............................................................................................ 27

III. Әмирхан Еники әсәрен анализлау  аша укучыларда телгә сак караш тәрбияләү, һәр сүзнең кыйммәтен аңлату......................................................... 29

Йомгаклау................................................................................................................33

Кулланылган әдәбият............................................................................................42

                            Кереш

Хәзерге көндә яшь буынга тәгълим-тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр гаять күп. Балаларның, үсмерләрнең, хәтта өлкәннәрнең дә үз-үзләрен тотышындагы, дөньяга карашындагы, кешеләр белән аралашудагы “гариплекләр” һәммәбезне дә борчый, уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Республикабыздагы уку йортларында балалар һәм яшьләрне югары әхлаклы, тормышка әзерлекле итеп тәрбияләү-үстерүнең төрле юлларын, чараларын эзләү бара.

Татар халкының иге-чиге булмаган әдәбият дәрьясы, шигърияте, нәфис тә, камил дә булган туган телебез, халкыбызның матур гореф-гадәтләре, күңел җәүһәрләре, тәрбия йолалары бар. Әдәбият дәресләрендә туган телебезгә һәм хис-тойгыларны аңларга-аңлатырга өйрәтү баланың интеллектуаль сәләтен үстерергә, шәхси сыйфатларны формалаштырга уңай йогынты ясый. Әдәбият дәресләре барыннан да элек – әхлак дәресләре ул. Чөнки аларның максаты – балаларга, яшьләргә татар әдәбияты аша иң изге әхлакый кыйммәтләрне төшендерү.

Без әдәбиятның әхлакый сыйфатлар тәрбияләвен Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури прозасында да күрәбез. Бу зур әдипләрдән килгән традицияләрне дәвам итүче, үзенчәлекле фикерләү, психологик тасвир остасы Әмирхан Еники әсәрләре дә укучыларга әхлакый яктан тәрбияләүдә бик зур әһәмияткә ия.

Бу исем безнең күңелләрдә шулкадәр күп уйлар уята ки, аларның күплеген, муллыгын, мөгаен, киң дәрья белән чагыштырып карау мөмкиндер.

Ә.Еникинең характерларны тасвирлауда геройларның төрле ситуацияләрдә, хәлләрдә булган кичерешләрне, уйлануларын күрсәтүдә, эчке дөньяны ачып салуда үтә дә төгәл булуы, әсәрләренең укучы күңеленә якын торуы күренә, аларны үз итә.

Психология остасы буларак иҗат иткән олы әдипнең әсәрләре күп булуга карамастан, аларның кечкенә генә өлеше уку программасына кертелә.

Без аның “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять” әсәрләре аша ата-анага хөрмәт, традицияләрне саклап калу теләге; “Туган туфрак” әсәре аша туган илгә мәхәббәт; “Кем җырлады” әсәре аша сугыш кебек дәһшәтле вакыйганың кешелек дөньясы өчен ачы тәҗрибә, кеше хисләрен саклау, батырлык кебек төшенчәләрне биреп булуын күрәбез. Ул сыйфатларны укучыларда тәрбияләргә мөмкин дигән фикергә киләбез.

Яшь буынны тәрбияләү, гасырлар буе тупланган тәҗрибәне тапшыру, гореф-гадәтләрене, традицияләрне саклау, дәвам итү; яхшылык һәм явызлык , ярату һәм нәфрәт, батырлык һәм куркаклык, Ватанга тугрылык һәм сатлык җанлык төшенчәләрен аңлату − кешелек дөньясы барлыккы килгәннән  юкка чыкканчыга кадәр һәрвакыт актуаль проблемаларның берсе булып тора. Шуңа күрә без курс эшебезне бу темага багышларга булдык, аны ачар өчен түбәндәге бүлекләргә бүлдек:

  I. Әмирхан Еники – гүзәл шәхес.

 II. Әмирхан Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

1. Ата-анага хөрмәт тәрбияләү, традицияләрне саклап калу

 теләге уяту.

2. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

3. Кешегә сак мөнәсәбәт тәрбияләү.

        4. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе аша сугышка нәфрәт, туган               илгә мәхәббәт тәрбияләү.

III. Әмирхан Еники әсәрен анализлау  аша укучыларда телгә сак караш тәрбияләү  һәр сүзнең кыйммәтен аңлату.

Кайсы әсәрен генә алма, ул ашыкмый-кабаланмый, тирән уйланып, һәр сүзен үлчәп яза, ювелир төгәллегенә омтыла. Аның әсәрләрендә психологик тирәнлек белән камиллек, кыюлык, иҗтимагый үткенлек бергә кушылган. Тормыш, чынбарлык битараф төстә түгел, ә кеше күңеле аша үткәрелеп, аның сиземләве, тоюы аша сурәтләнә. Язучының әсәрләре тормышның нечкәлекләрен ачуда, аны тирәнтен төшенүдә укучыга юл күрсәтүче маяк вазифасын үти. Шуңа күрә укучыларга тәрбия бирүдә аеруча Ә. Еники әсәрләрен алганда отышлы, нәтиҗәле максатларга ирешергә була дигән фикердә калабыз. Чөнки тәрбия дәресләре укучы күңелен тулысынча биләп, аны тетрәндереп, йөрәгенә  үткәндә генә нәтиҗәле була ала.

Асыл курай.

Тау куенында, кояш иркәсендә

Кура үсә, пешә, турая...

Чын курайчы аннан курай уя,

Әверелә кура курайга...

Курай дисәм, Еникине уйлыйм.

Ул –

Нәкъ кеше курай!

Үзе лә!

Аның ипле, кайнар сүзләре дә

Курай моңы булып тезелә.

Берчак башкорт курай тарта иде...

Күз төшердем әдип-морзага –

Аңламадым,

Кураймы соң әле,

Еникиме әллә моңлана?

Асыл курай асыл булып калыр...

Бәхәсләшмик.

Ни ул? Кемнеке?

Әнә!

Курай тарткан сыман яза,

Яши безнең морза –

Еники!

Күз алдында – ак кылганлы дала,

Җиз кыңгырау – күркәм дугада.

Һәм Ак әби килә...

Укыйсың да –

Яшиселәр килә дөньяда!

        

        (Зөлфәт)

I. Әмирхан Еники – гүзәл шәхес.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лаурияты, татар әдәбиятында гаять үзенчәлекле, ифрат серле һәм үтә сокландыргыч иҗат мәйданын тәшкил итүче олы әдибебез Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында  ( иске стиль белән 16 февралендә) Башкортстанның Благовар районы (элекке Уфа губернасының Бәләбәй өязе) Яңа Каргалы авылында дөньяга килә. Әдипнең шәҗәрәсе бик күптәнге морзалар нәселенә барып тоташа. Исәп буенча 10 нчы бала булып дөньяга Әмирхан килә. Аның исән-сау үсүен теләп, нәзерләр әйтеп, гаилә яшь ярымлык бала белән 1910 елда сәүдә үзәгенә әверелгән Дәүләкәнгә күчә. Әмирханга ике яшь вакытта энесе Илдархан туа. Шуңа күрә туганнары арасында аларны “ике бөртек” дип йөртәләр.

Кечкенәдән үк ул ямьле Димнең хозур табигатен, ягымлы кешеләрен, төрле милләтләрнең дус, тату яшәүләрен күреп үсә. Белемне ул мәчет каршындагы мәдрәсәдән ала башлый.

Әгәр Дәүләткәндә дөньяга күзе ачылмаса, Әмирхан Еники язучы булып китмәс тә иде. Чөнки бары тик шушы матур табигатьле төбәктә генә аның киләчәктәге хыяллары формалаша башлый. Моның берничә төрле алшарты да бар. Беренчедән, Дәүләткәннең үзәгендә бай гына китапханә була. Әмирхан аннан алып китаплар укый. Икенчедән, кайбер сәүдәгәр, приказчикларның өйләрендә сакланган “Ялт-йолт”, “Ак юл”, “Сөембикә”, “Аң”, “Шура” журналларын сорап алып укыштыргалаган була. Өченчедән, әби-бабасы йортында сакланып калган, ләкин таушалып беткән “Тутыйнамә”, “Бакырган”, “ Бәдавам”, “Бүз егет”, “Каһарман катыйль” китапларын кулга төшереп, аңлый алганнарын, укып карый.

Дүртенчедән, бу якларга кымыз эчәргә килүчеләр күп була. Кымызчылар арасында бер җәйне Нәгыймә Таҗдарова (1957 елда әдип аның турында китап та яза) белән Нури Сакаев, Маһирә Мивәлиевна белән Шакир Шамильский булалар. Икенче бер җәйне Казаннан хатыннары белән Галимҗан Нигъмәти һәм Гомәр Гали киләләр. 1924 елда Мәҗит Гафури, Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр кымызда булалар. Әмирханның әдәбият белән “җенләнә” башлаган елларында шундый күренекле сәнгать әһелләрен, галимнәрне, әдипләрне күрүе, һәм ишетүе сайлаган юлыннан баруга этәргеч була.    

1925 нче елда Әмирхан, газетада басылган игълан буенча, сәнгать мәктәбенә укырга керү теләге белән Казанга килә. Өйдән ярдәм ала алмый; сәүдәгәр баласы дип, стипендия дә бирмиләр, шуңа күрә укуны ташларга туры килә.  Иптәше Фәтхерислам төзүче-инженерлар институтына укырга керә, ә Әмирхан китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Ул әдәбият җыелышларында катнаша башлый. Такташ, Кутуй, Җәлил, Толымбай, Садри Җәләй, Ченәкәй кебек яшь язучыларны күрә, әдәби бәхәсләрне тыңлый. Үзе дә язып карарга тели һәм “Озын көй тыңлаганда”(1926), “Дус кеше” (1928), “Яз башы” (1929) дигән хикәя һәм повестьларын иҗат итә.

Ләкин иҗатны аңлауда үзенә күрә эчке бер каршылык туа. “Бер бәхәс чыкканда, – дип искә ала ул, – миңа әйттеләр: син үзең уйлаганны эчеңдә калдыр, ә безгә без таләп иткәнне яз – диделәр ... Юк... кемгә булса да ярау-ялагайлануны гомумән табигатем күтәрми...” Бәлки шул сәбәптәндер, аның әдәбиятка килүе шактый озакка, 15-20 елга сузыла.

        Бөек Ватан сугышыннан кайткач, Ә. Еники Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар бүлеге мөдире булып эшли. 1950-1952 елларда Казан авиация техникумында татар теле укытып алганнан соң, 1953 елдан әдәби иҗат эшенә күчә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр (2000 ел) Казанда яши, иҗат итә.

      “Чын татар иде Әмирхан агабыз. Милләтебезнең иң затлы сыйфатларын күңелендә кадерләп саклаган зыялы татар иде. Мине иң куандырганы һәм сокландырганы – аңарда мокытлыкның эзе дә юк иде. Буйсынырга мәҗбүр булган очракларда да дәрәҗәсен төшермәде. Шуңадыр, ахры, аның үлемен ишеткәч, көндәлегемә Әмирхан Еники үлгән, диделәр. Татар әдәбиятының соңгы морзасы бездән китте. Мужиклар гына җыелып калдык”1 – дип язып _______________

1Ә Еники. Әсәрләр. Өч томда. 1 том. -  Казан: ТКН, 1991. – 6 б.

куйганмын, – дип язды Т. Миңнуллин.

Әмирхан Еники... Бу исем безнең күңелләрдә шулкадәр күп уйлар уята ки, аларның күплеген, муллыгын, мөгаен, киң дәрья белән генә чагыштырып карау мөмкиндер... Ә соңгы елларда башланып киткән яңарыш хәрәкәте Әмирхан Еники исеме һәм әдип иҗаты кузгаткан андый уй-фикерләр агымын тагын да көчәйтә, куәтләндерә төшә. Шуңа күрә хәзер Әмирхан Еники иҗаты хакында сүз алып бару үзе үк зур мәгънә ала һәм уйларны тагын да эчкәрәк, тирәнгәрәк тарта. 1

Хәзер илебездә бик зур үзгәрешләр башлангач, кайбер язучыларыбызга элегрәк язганнарын өр-яңадан карап чыгарга туры килде. Хәтта үзләренең моңа кадәрге яшәвендә тоткан әхлакый һәм социаль ориентирларын бүген халык йөрәгенә карап дөресләргә, аны яңадан көйләргә тиешле иҗатчылар да бар!

Ә менә Әмирхан Еники иҗаты егерменче гасырда халыкны әнә шундый аптыраулы вакытларда адаштырмый торган якты йолдызлар кабызды. Һәм мәдәният күгендә кабызган йолдызлар халык тормышында адаштыручы томан, аеруча куерган вакытларда да, кешеләргә күңел күзләрен текәп бару өчен рухи, әхлакый маяк булдылар. Күңелләрдәге, яшәештәге томанны таратырга булыштылар.

Иҗатта үз юлын алган, намусын вә вөҗданын маяк итеп баручы әдипне кыйбласыннан яздыру мөмкин түгел инде. Авыр, борчулы, каршылыклы бу юл. Бик зур ихтыяр көче таләп итә торган юл. Аның газабын Әмирхан ага гына белә. “Үрмәләп менгәндә генә мин тагын түбәнгә тәгәрәдем бугай…” – дип яза әдип. Бу әлеге тәнкыйть мәкаләләренең мәкерле, зәһәр нәтиҗәләре иде. Кем белә, шул “кыйналулар” Ә.Еникинең вакытын, рухи көчен исраф итмәгән булсалар, язучы безне тагын күпме гүзәл хикәя-повестьлары белән сөендергән булыр иде әле.

 Әмирхан ага беркайчан да шау-шулы иҗади кампанияләрдә катнашмаган, ______________

1 Мансур Вәли – Барҗылы. Күңелем кошы. (Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма). -  Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004. – 49 - 82 б. отышлы темалар белән мавыкмаган, һәртөрле вак чыр-чулардан өстен булган вә азат булган. Аның әсәрләре дә уйчан, салмак кына акыл, гамь чәчәләр. Хикәяләре нәфис, зәвык белән үрелгән, шәфкатьлелек чәчүче, якты сагыш, кайвакытта үзәк өзгеч моң белән сугарылган. Ул хикәяләр аша укучыга тирән һәм нечкә хисләр гаммасын, үзенә бертөрле характердагы кешеләрнең эчке дөньясын ача. Уйландыра да, сокландыра да, моңландыра да... 1

Язучы геройларының язмышларын кабат хәтердән кичерсәң, күңелдә моңнары кала. Без моны гади генә, коры гына табигать биргән талант дип атыйбыз. Табигать... Ә.Еники иҗаты табигать һәм мәңгелек фәлсәфәсенә нигезләнгән. Чорлар, этаплар белән киртәләнмәгән ул иҗат2. Нигәдер бездә гел шулай булып чыга: иҗат кырыннан талантны этә-төртә иң әүвәл әрсезлек белән ерткычлык йөгерә: “Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?”

“Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре... Гүяки алар каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып язылганнар”, –дип язды Фәрваз Миңнуллин1.

Гомере буе матурлыкка табынган, укучыны да матурлыкка сокланырга өй-

рәткән Әмирхан ага Еники хакыйкатькә дә тугрылыклы калды. Шуңа да аның әсәрләрендәге   һәрнәрсәгә   ышанасың,  барысы  да  табигый,  җанлы    һәм тормыштагыча. Аларда ясалмалылыкның эзе дә юк. Язучының һәр хикәясе, повесте фикерне уята, татлы сызлану булып күңелләрне били, гамьлелеккә өнди. Әдип иҗатының үзегендә тормышка, кешеләргә ышаныч ята. Шуңа да аның һәр әсәре көтеп алына, яратып укыла, уйландыра, газапландыра, сокландыра 2... Ә. Еники, үзенең иҗат кредосын билгеләп, болай ди: “Кешеләр гадел, намуслы булсын! – менә нәрсә хакына мин язарга тиеш”. Олуг әдибебез Әмирхан ага Еники шушы приципка гомере буе тугрылыклы булды һәм шуңа хезмәт итеп килде.

_______________

1 Хафизова А. Ә.Еники иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы. – Яр Чаллы. Фән һәм мәктәп, 2008. – 25 - 27 б.

 2 Фәрит Бәшир. Сөйлә, каләм! (Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр). -  Казан: ТКН, 2001.- 77- 88 б.

     II. Әмирхан Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

1. “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”   әсәрләре аша ата-анага хөрмәт тәрбияләү, традицияләрне саклап калу теләге уяту.

“Оҗмах аналар табаны астында”. ( Коръән аяте).

    Әмирхан Еники әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары саналырлык һәм санала да. Язучы иҗатының бер үзенчәлеге – тәрбиясе, затлылыгы белән аерылып торган кешеләрне үзәккә куеп тасвирлау, аларның рухи дөньяларын ачу. Ул герой турында баштан ук кистереп фикер әйтеп куярга яратмый. Әкренләп-әкренләп кенә, деталь арты деталь өстәп, тулы образ тудыра.

        Әдипнең 1964 елда язылган “Матурлык” хикәясенең сюжеты гади генә. Андагы вакыйгалар бер карт әдип авызыннан сөйләтелә. Ул күптән булган бер вакыйганы искә төшерү рәвешендә оеша. Башламда табигать тасвиры юк, укучыны сөйләячәк сүзне кабул итәргә хәзерләү озакка бармый.

Беренче абзацтан соң ук без төп геройларның берсе булган Бәдретдин белән таныша башлыйбыз. Аның иң ярлы егет, кыерсынучан холыклы, кешегә салынмый торган икәнлеген беләбез. Кайдадыр тары ипие белән бер йомарлам май җибәреп ятучы әнисе барлыгы бер җөмлә белән генә әйтелеп үтелә һәм игътибарга да алынмый диярлек. Игътибар итә калсаң да, Бәдретдин үзе күзгә бәрелеп тормагач, әнисе бигрәк тә шундыйдыр инде дип уйлап куясың.

Бәдретдиннең үзен тасвирлау исә озынгарак китә. Һәр абзац аның аерым бер сыйфатыннан хәбәр бирә. Ул артык белемле, тырыш, сабыр, шигырьләр дә яза икән. Бәдретдиннең шигыре башкаларныкыннан гадилеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Алар тирән фәлсәфә салынган шигъри парчаларга ошаганнар. Ә бит иҗатның сыйфатлары да кешенең яшәү, фикерләү рәвешенә, социаль чыгышына һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле була ала.

Болардан соң әдип, тагын да тәфсиллерәк итеп, табигать хозурлыкларын тасвирларга тотына. Чөнки бу язучыга малайларның нечкә күңеллелекләрен күрсәтү өчен генә түгел, киләчәктә язылачак вакыйгаларда аларның үз-үзләрен тотышларын мотивлаштыру өчен дә кирәк була.

Егетләр, ниһаять, Бәдретдиннең авылына килеп җитә, атларын тугара. Йортка узалар, егетнең әтисе, сукыр бабасы, йөз яшергән әнисе белән танышалар. Соң дәрәҗәдәге хәерчелектә дә чиктән тыш пөхтәлек саклап булганны күреп шаккаталар. Гаилә эчендә эчкерсез мөнәсәбәт яшәве дә сөендерә үзләрен. Беренче минутлардан ук аларда бу йортка карата җылы хисләр уяна.

Бәдретдин әле моңарчы күренмәгән яклары белән ачылып китә: ул ярлылыкларыннан да, әнисенең кешегә күрсәтмәс ямьсезлегеннән дә оялмый. (“Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы  йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде.”)

Һәм хәтта, шул  ямьсез әнисен кеше алдына чыгарып, аның өчен махсус көй уйный. (“Аны күреп беренче чиркану һәм кызгану тойгысын кичергәч тә күңелгә иң башлап шундый уй килде: ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән?.. Без бит гадәттә кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Хәтта әниебезне дә, әгәр ул менә шушындый булса, үзебез чакырып алып күрсәтергә кыймас идек, уңасызланыр идек, оялыр идек.”) 1 

  Шушы өй, алардагы җан ияләре тудырган хисләргә аваздаш моңнарны ишеткәндә, бер-берсенә тирән мәхәббәт белән ачылып киткән ана һәм баланы күрү егетләрне телдән язгандай итә. (“Ул айлар буе кул тимичә яткан скрипкәсен шактый озак азапланып көйләде. Шул чакта мин аның әнисенә күтәрелеп карадым: ана үзенең шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек _____________

1Мисаллар китерелә. Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 2 том.- ТаРИХ, 2002. -  272 б.

тирән мәхәббәт белән, бәхет-сөенеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап   утыра   иде  ки,   мин  хәтта  йөрәгем-тәнем  белән  әллә  ничек  тетрәнеп

куйгандай булдым. Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы – гүя бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләнгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану ап-ачык чагылып тора иде: ул тапкан бит бу баланы! Ул имезгән бит аңа күкрәк сөтен! Ул шушы сөлек кебек егетнең әнисе бит! Шәкерт әнисе, гыйлем иясе булачак кешенең әнисе... Ихтыярсыздан йөрәгем үкси башлап, мин тизрәк башымны түбән идем”). Эчке дөньясының гадәттән тыш матурлыгы ханымның фаҗигасен тагын да көчәйтә. Хикәяләүче дә шул тәэсирләрдә яши башлый. (“Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкәсен уйнады.

Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде. Белмим,  болай  карый  алыр   өчен   күңелләрдә   нинди   генә   тирән  мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?!”). Ананың, матурлыкка хакы булып та, табигать тарафыннан кимсетелүе йөрәктә сагыш, нәфрәт, бушлык тудыра. Әсәр: “Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!” – дигән юллар белән тәмамлана.

Укучыларга, әсәр нигезендә Бәдретдиннең әнисенең матурлыгы турында гына сүз бармавын, башка геройларның уй-фикерләре, эш-гамәлләре дә ятуын аңлатабыз. “Ата-ананы хөрмәтләгән адәм булыр, хөрмәтләмәгән  – әрәм булыр”, – дип,  Бәдретдингә хас уңай сыйфатларның нигезе гаиләдә икәнлеге хакында нәтиҗә ясыйбыз. Укучыларга үсмерне иптәш иткән, аны аңлаган, әнисен кызганган һәм ярата алган  егетләр дә ихтирамга лаек икәнен, күңелдә җылы хисләр уятуын сөйлибез.  

Ана образы – язучының һәрбер әсәрендә диярлек очрый. Ә.Еникидә ана образы тәрбияче дә, гореф-гадәтләр, милләт язмышы сакчысы буларак килеп баса.

60 нчы елларда Ә.Еникинең туган җир, аналар һәм балалар, алар арасындагы мөнәсәбәтләр проблемаларын күтәрүнең реаль җирлеге дә була: ул елларда туган җирләреннән, аналарыннан читләшүче балалар күбәя. Әхлаксыз вәхшилек, “телсез”лек тамыр җәя башлый. Газета-журналларда басылган “Ананы чиратка салдылар”, “Ана күңеле далада”, “Картлар йорты” шикелле йөрәк әрнеткеч күренешләр турында язылган мәкаләләр җанны тетрәтә.

Шундый язмаларның берсе Ә.Еники кулына да килеп керә. “Ана – бик яшьли үлеп китсә дә, ана, ә баласы – сакалы агарып бетсә дә бала – мәңге бурычлы бала”, дигән сүзләрен исбатлар өчен,  1965 елда “Әйтелмәгән васыять” хикәясен язадыр. Ул – кыска повесть. Сюжеты да гади. Ләкин әсәрнең башында ук язучы ефәк чуклы, тамыры булмаган кылганнарга карап елыйсы килгәнлеге турында кисәтеп куя: “ Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!”

Кечкенә генә авылда яшәүче Акъәби далада тизәк җыеп йөргәндә, үзенең авыру икәнлеген сизеп ала. Кайтып ята. “Карчыкның соңгы еллардагы гомере шул балаларының кайтып китүләрен көтеп яшәү белән генә уза башлады. (...) Шулай да карчыкка җиңел түгел иде. Туган туфрак никадәр генә үзенә бәйләмәсен, авыл артындагы әрвахлар нихәтле генә якын булмасын, әмма болар гына аның тормышын тутыра, ялгызлыгын җиңеләйтә алмыйлар иде. Ялгыз башын монда асраса да, күңеле белән ул һаман шул балалары янында иде. Шуларны уйлап, шуларны сагынып, шыксыз озын көзләрне дә, салкын кышларны да уздырып җибәрә; сабыр гына җәйне көтеп ала, ә җәен берәр улымы яки кызымы балалары белән кайтып китәргә тиеш аның...” 1

        Авырып киткән Акъәбине кызы Гөлбикә белән кияве калага алып килә. Аларны бөтен авыл кешеләре, матур теләкләр белән озатып кала, чөнки: “Акъәби аларга бик якын кеше, гел бергә яшәгәннәр, аңа бик ияләшкәннәр, шуңа күрә аны ерак юлга, билгесез сәфәргә озату алар өчен шактый зур вакыйга иде. Йөзләре дә аларның җитди-уйчан иде, нидер сизенәләр иде, ахрысы, һәркайсында корткабызны яңадан инде күрә алмабыз дигән уй ята иде шикелле... Гаҗәп бит ул – кеше берәүнең дә үлүен теләми, әмма шул ук вакытта ничектер ихтыярсыздан шул үлемнең буласын сизеп, көтеп тә тора кебек.” Карчык ике айдан артык кызы өендә авырып ята. Улы Суфиян да, кияүләре, марҗа килене дә әбигә игътибарлы, әмма, ни хикмәттер, алар гел ашыгалар: әниләренең соңгы теләген – васыятен тыңлап торырга вакыт таба алмыйлар. Акъәбине аңлаучы кеше юк: балалары инде бүтән, үзгәргән кешеләр. Алар өчен туган туфрак, изге туган җир дигән төшенчәләр онытылган. “...Ике сүзнең берендә “туган ил” дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә иң якын, иң

кадерле бер өлеше түгелмени ул?..” Балалары өчен борын-борыннан килгән гореф-гадәтләр, йолалар да ят. Алар инде туган авылларын да, анда гына ишеткән әкият-легендаларны да онытканнар. Акъәби халык алдында олы булу өчен кече күңелле булырга кирәклеген әйтмәкче була. “Һай, ярата безнең халык зур, укыган кешенең кече күңелле булуын, мактап бетерә алмый, ә тәккәбердән кача, тәккәбергә бервакытта да йөзен дә, телен дә ачмый ул”. Акъәбинең балалары тәккәбер генә түгел, алар инде үз әниләрен “әни” буларак онытканнар. Алар алдында “ябык кына кортка ята”. Бер генә баласы да әниләре янына еш кайтып йөри алмауларына үкенми. Берсе дә әниләрен үз өйләреннән соңгы юлга озатырга теләми. Мәшәкате күп булачак, янәсе. Ә олы улы, Суфиян – әтисен алыштырасы кеше – үз балаларына бер авыз сүз башкортча өйрәтмәгән, үзе дә марҗага өйләнгән. Аның телендә анага тиешле бер генә    _____________

1Мисаллар китерелә. Әмирхан Еники. Әсәрләр. Өч томда. 2 том. –  Казан: ТКН, 1991. –  12 б.   

җылы сүз дә юк. Анасы аны юньләп аңлап та бетерми. Суфиян әнисенә солдатларына эндәшкән кебек эндәшә. Акъәбине борчыган нәрсә дә шул: буыннар алмашуы, аңлашуы бетә бара. Әби һәм оныклар бер-берсен аңламыйлар.

Акъәбинең кызы Гөлбикә нечкә күңелле, әнисен ярата, ихтирам итә. Авыру карчыкны туры үз өйләренә алып килә. Ләкин ул да әнисеннән читләшкән, аның белән ихлас күңелдән сөйләшеп утыру теләге күренми. Карчыкның тамагы тук, урыны чиста булгач, шул җитә. Рухи азык турында уйларга аның вакыты юк.

         Автор Акъәбинең читтәге кече улы һәм өлкән кызы барлыгын әйтеп кенә үтә. Алар китеп югалганнар. Әниләре белән элемтә өзелгән. Туганнары белән дә аралашып яшәмиләр. Акъәбинең ничек кенә күрәсе килсә дә, аларны чакыручы булмый. Бу сагыну газабын Акъәби үзе белән гүргә алып китә. Автор фикеренчә, алар да эшсезләр түгел, үз эшләренә җан-тәннәре белән бирелгән намуслы хезмәт ияләре. Тик аларның да Суфиян һәм Гөлбикәдән аермалары юк. Әниләрен күптән онытканнар.

“Әйтелмәгән васыять” әсәренең бер үзенчәлеге бар: автор Акъәбинең балаларын гаепләми. Бу эшне ул өлешчә Шагыйрь образына тапшыра, бер өлешен укучының үзенә калдыра. Тагын әсәрдән бик күп символлар табарга мөмкин. “Дала буйлап кылганнар йөгерә,” – дип башланып китә хикәя. Кылганнар – безнең ата-бабаларыбызның ирекле үткәне. Шул кылганнар арасыннан таякка таянган Миңлебай карт килә. Әйтерсең лә ул – безнең ерак бабаларыбыздан килгән илче, безне Акъәби васыяте белән тоташтыручы үлмәс көч, арадашчы. Аның “Кайтыр, насыйп булса кайтыр... Ә  син учагың карый тор, учагың... Учагыңда ут сүнмәсен”, – дигән сүзләре – бүгенге яшьләргә булган васыяте.  Милләтебезнең рухын, гореф-гадәтләрен, йола-тарихын онытмаска, сакларга куша кебек ул. Әсәрнең ахырында, Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта! Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән, борынгы сәнгать өлгеләре тупланган. Алар арасында сәнгать кенә түгел, гореф-гадәтләр, йолалар эченә кереп эрегән бәйрәм шатлыклары, һөнәри осталык үрнәкләре – кыскасы, яшәешне бизәп, тормышка ямь, җан кертеп, балкытып торучы көнкүреш җиһазлары да тупланган. Акъәби теле белән әйтеп калдыра алмаганнарын шушы әйберләре аша аңлата кебек.

 Акъәбинең яшел сандыгы, андагы кәфенлек, балаларын да уйланырга мәҗбүр итә. Үлгән әниләре аларның күзен ачты. Газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлый алдылар. Шуңа күрә алар “хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар”.

Автор Акъәбинең мирасын бүлүгә дә битараф түгел. Сандыктан чыккан чуклы камчы – Генадийга, саф көмештәй челтәрләп эшләнгән чулпы Гөлбикәгә күчә. Власть символы һәм байлык символы руслашкан кулларга китә. Шушы ике нәрсәдән баш тартмыйлар. Калган әйберләрне театрга тапшырырга булалар. Шулай итеп, Акъәбинең бөртекләп җыйган “байлыгы” таралып бетә. Чын башкорт, татар тагын буш кул белән кала. Автор үткәнне кадерләмәгән кеше бернәрсәсез – байлыксыз, властьсыз һәм рухи бушлыкта калачак дип әйтергә тели.

Укучыларга дәрестә кечкенә хикәят сөйләнелә. “Бер ир картайган атасын, карамас өчен, чуманга утыртып, ярга чыгарып атарга булган. Аның кечкенә улы: “Әти чуманны ташлама, син картайгач, сине салып алып килергә кирәк булыр бит”, – дигән. Шуннан соң бабайны алып кайтып, үлгәнче яхшылап тәрбияләгән ди, бу ир.

“Әйтелмәгән васыять” повесте Ә. Еники иҗатында гына түгел, ә бөтен татар әдәбиятындагы иң гүзәл әсәрләрдән саналырга хаклы. Бүген кисәк кенә саташулы авыр йокыдан уянып, исәнгери-аптырый тирә-юнебезгә карап, “без нишләдек”, “безгә нәрсә булды” дигән газаплы сорауларга җавап эзләгән вакытта Әмирхан ага чирек гасыр элек үк бүгенгебезне күргән һәм кисәткән булган икән инде. Буыннарны ялгап торучы борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, әхлак кануннарын, яшәеш кагыйдәләрен санга сукмау төзәтеп булмастай фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Акъәби һәм аның үтә заманча балалары арасындагы мөнәсәбәттә язучы шул идеяне уздыра. Цивилизация  театрында “современный” рольләрне бик тырышып башкарудан роботларга, моңкортларга әверелеп баручы ул-кызлар әниләренең җанын аңламыйлар, дөресрәге, аңларга теләмиләр. Машиналар сатып алырга хәлләреннән килеп тә, аталарының каберенә таш куйдырырга да җай тапмаган балалардан нинди миһербанлык, шәфкатьлелек, изгелек көтәргә мөмкин ди? Акъәбинең туган туфрак, нигез хакындагы уйлары, буынннардан буыннарга тапшылырга тиешле мөкатдәс сүзләре – соңгы васыяте таш күңелләргә бәрелеп чәлперәмә килә. Әмма үлем түшәгендә яткан Акъәби рухы белән, иман-ышанычы белән көчле. Чөнки ул әнә шул халык җанына, үзенең Юлкотлы туфрагына таяна, шулардан җан вә иман ныклыгы ала. Бу очракта Акъәби васыяте һәрберебезне сискәндерергә тиеш: “Онытмагыз!”.

Дөрес, “Әйтелмәгән васыять” – ана язмышы гына түгел, милләт язмышы турындагы әсәр. Акъәби – халык анасы. Аның васыяте – халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, безнең телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез юкка чыгачак. Әсәрдәге Шагыйрь образы шуның сагында. Ул бу фикерләрне халыкка әдәбият аша җиткерергә омтылачак.

Бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, “Әйтелмәгән васыять”нең әһәмияте чиксез зур.  Ул буыннар бәйләнешенең, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә.

2. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

 Туган җиргә, аның хезмәт сөюче халкына, теленә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт Ә.Еникинең “ Туган туфрак” әсәрендә аеруча тирән сурәтләнә. Әсәрнең исеме дә – “Туган туфрак”. Ләкин шәһәр кызы Клара өчен бу сүзләрнең мәгънәсе әле изге җирнең барлыгына ышануын тасвирлый. Әллә ни катлаулы вакыйгалар юк хикәядә. Беренче юлларыннан ук укучы, Клара белән бергә “туган туфрак”ны _____________

1Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. – Казан: Яңалиф нәшрият йорты, 2003. – 136 б.

эзли башлый. “Клараның бабасы, мәрхүм, аңа еш кына:  “Клара бәбкәм, безнең Каракошны бер  кайтып күрер идең, ата-бабаңның туган туфрагы бит ул!” – дип әйтә торган иде... Әллә кайдагы ул “туган туфрак” дигән  нәрсә аңа билгесез, ят иде, шуңа күрә бабасының сүзләре аңарда бернинди теләк, кызыксыну да уятмый иде... Әллә кайдагы ул “туган туфрак” дигән нәрсә аңа билгесез, ят иде, шуңа күрә бабасының сүзләре аңарда бернинди теләк тә, кызгану да уятмый иде. Бу сүз кыз күңелендә бәрәңге алырга баргач күргән “Питрәчнең көл бакчалы бәрәңге җирләре белән бер төслерәк” тоела. Кларага бабасының туган авылын сагынуы, гомер иткән нигезен, ерак бабаларының каберләрен искә төшүе башта аңлашылмый. Менә шул бабай 80 яшьтә үлеп китә, “сагыну-юксынуларын да, җыр-әкиятләрен дә үзе белән кабергә алып китә”. Хәзер инде гаиләдә “туган туфрак” дигән сүзне искә төшерүче булмаса да, бабасының сүзләре нигәдер, һаман Клараның исенә төшеп тора башлый. Эчке бер тынгысызлану, бабасының васыятен үтәргә кирәклек тойгысы шәһәр студенткасы Клараны бабасының Каракош авылына сәяхәткә чыгып китәргә мәҗбүр итә. Хикәя шунда  төенләнә.  Клара  нәрсә табар  авылда?  Аңлый  алырмы  ул   бабасының “ туган туфрагы”н сагынып, юксынып яшәвен? Язучы безне шушы сорауга җавап эзләргә чакыра. Гомергә авыл күрмәгән Клара бер станциядә поездан төшеп кала. Аны туган тиешле абыйсы каршы ала, яшел печән өстенә чуар палас бөкләп салынган тарантаска утырып, авылга кайтырга чыгалар. Һәр адым, һәр вакыйга бабасының сүзләрен искә төшерә. Атка утырып бару Кларага бик ошый.  (“Йомры гына туры ат кырын-кырын борылды да, юлга төшеп, вак адымнар белән юыртып китте. Клараның гомерендә беренче мәртәбә диярлек ямь-яшел сусыл печән салынган тарантаска утырып, атта баруы иде. Бик рәхәт булып тоелды аңа бу нәрсә. Җир якын, үләннәр якын, аттан тир һәм каеш исе килә, юк, бу әтисен йөрткән “Волга”дан поэтичныйрак иде. Әллә кайдан гына килеп бабасының “Бар иде лә бәнеп атларым, җигеп кенә чыга идем чаптарын”, –  дип җырлавы исенә төшеп куйды”) 1. Клараны куанып, зурлап каршы алалар, юынганда кулына комганнан җылы су салып торалар, астына йомшак көрпә салып түргә утырталар, бик тәмле токмач белән сыйлыйлар.

Авыл халкының киң күңеллелеге, юмартлыгы, тәмле сүзе Кларага ачылганнан ачыла бара. Аны “иркә туташ”, “якты күзем”, “аппагым”, “иркәм”, “алма апа”, “күз нурым”, “канатым”, “аккошым” дип кенә йөртәләр. Клара аптырый кала: “Нигә иркә туташ? Әллә аның чын исемен яратмаганнармы? Әллә озак йоклаган өчен көлеп әйтәләрме?” Ләкин соңыннан төшенеп алды: юк, көлеп түгел икән, ә чын ихластан аны кадерләп, сөеп дәшү икән бу... Иркә туташ! Нинди матур, нинди ягымлы! Карагызчы, авыл кешесе дә шулай әйтә белер икән?! Авыл кешеләре белән очрашу, авыл табигатенең матурлыгын күрү, хезмәт сөючән яшьләре белән  сөйләшү Клараны әкренләп үзгәртә тора. Клара күңелендәге боз эри башлый, битарафлык юкка чыга: “Нинди ягымлы кешеләр, нинди яхшы күңелле кешеләр! – дип  уйланды ул. – Моңарчы  бер җирдә дә әле аның мондагы кебек йомшак мөгамәлә, якты чырай күргәне, мондагы кебек тәмле итеп сөйләүне ишеткәне юк иде. Гаҗәп иде бу!” Клара уйлана-уйлана  моның  сәбәпләрен  таба:  тормыш  никадәр  катлаулы  булса да,

“... кешеләргә изгелек хас булырга тиеш. Бик борыннан аларның йөрәкләренә салынган орлык булырга тиеш бу... Инде тормышлар яхшыра һәм бәхетләр тигезләнә барган саен, ул орлыклар тулысынча шытып, барлык  кешеләрнең дә

үзара  мөнәсәбәтләре  менә  шулай  якты,  җылы  булып  китмәсмени?”

Туган туфрак Клараны һаман рухи баета тора: “Аңа рәхәт иде, гүя бабай аны “туган туфракның” саф суына манып алды, һәм ул, рухи баеп, пакьләнеп киткәндәй булды”. Кыз телендә шәһәр сөйләменә хас булган гыйбәрәләр, тезмәләр юкка чыга баралар; бозауны “Ах, душечка, ах, җаным”, бригадир егетне “Вот какой нахал!” кебек сүзләр белән бәяләгән бу кызның сөйләмендә рус сүзләре бетә бара; урман, кыр, болын, ялан, таулар кайчандыр күргән булып тоела башлый, чөнки бабасы аңа һәрвакыт шуларны сөйләп торган. Бу “гаҗәп _____________

1Әмирхан Еники. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. –  Казан: ТКН, 1991. – 126 б.

сәер, шул ук вакытта ничектер бик якты ләззәтле сизенү... тәэсиреннән ул ихтыярсыз авыз эченән генә берничә мәртәбә: “Туган туфрак, туган туфрак!” – дип кабатлап куйды”. Чыннан да, Каракошның ак маңгайлы таулары да таныш булып чыга Кларага. Бабасы: “Каракошның таулары киртләч-киртләч, киртләчләре бетәр кар киткәч”, - дип җырлаган бит!

Ә. Еники, безне бергә йөртеп, табигатьнең матурлыгына сокландыра: “Очы-кырые күренмәгән... күкрәп үскән иген” кырлары, нурлы урман, “хисапсыз чәчәкләр белән чуарланган кечкенә аланчыклары, җиләк тулы уйдыклыклар”, “ефәк чуклы кылганнар”, “ислемай үләне, дала исе аңкып торган ак әрем... Боларның барысы да Клара өчен зур ачыш була, аңа “туган туфрак” дигән сүзнең эчке мәгънәсен аңларга ярдәм итә. Каракош тавына менеп, тирә-якны күзәткән Клара күңелендә инде бер уй тәмам формалашып җитә: “Уңган җиңгәсе кай арада кайтып, учагын ягып өлгергән – морҗадан аксыл төтен акрын гына һавага күтәрелә... Кунакчыл өйнең сый-хөрмәт төтене бу... Юк, алай гына түгел, туган туфрак төтене бу... Бар икән ул туган туфрак дигән кадерле җир! Һәм Клара үз гомерендә беренче тапкыр моның буш сүз генә булмавын аңлап, шуңа искиткеч сөенде. Беренче тапкыр, бик табигый рәвештә, туган җиренә, туган халкына, телдән генә сөйләнә торган түгел, ә кан тамырында йөри торган чын якынлык – мәхәббәт хис итте ул... һәм бөтен хисләрдән дә изгерәк, көчлерәк бу хис аның яшь йөрәген әйтеп бетергесез куанычлы бәхет белән тутырды”.

Язучы Клараның күзе ачылуын, күңеле баюын, рухи яңаруын, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тойгысы уянуын менә шулай сурәтли.

Бу хикәянең Ә.Еникигә генә хас тагын бер үзенчәлеге бар. Ул уртак сөйләмгә корылган. Автор үзенең героинясы күзлегеннән хикәяли, автор сөйләме белән персонаж сөйләме кушылып китәләр.

Әсәр укучыларны Туган илне сөяргә, аның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, саф күңелле булырга, хисләрнең самилегенә өйрәтә. Клараның әтисе кебек, туган җирен оныткан кешеләрне өнәми язучы. Хәтта Клара болында ислемай үләнен, ак әремне иснәп караганда, аның авызыннан ихтыярсыз: “Әтием бу исләрне ничек оныта алды икән?” – дигән сүзләр әйттерә. Чәй янында сөйләшеп утырганда Клара бер нәрсәгә гаҗәпләнә: “Каракоштан дөньяга сибелгән кешеләр гаять күп икән... Ерак Көнчыгыш, Себер, Урта Азия, Урал, Мәскәү, Ленинград, Киев, Баку – кая гына барып чыкмаганнар алар! Тагын шунысы кызык – кайда гына булмасыннар, ниндидер нечкә җепләр аларны Каракош белән һаман бәйли икән әле”.

Таш һәм тимер арасыннан – туган җиренә, табигый җирлеккә кайтып, яшь адәм баласы шулай итеп үзенең тамырын таба. Яшәү көче, тормыш бирүче кан тамырлары шикелле тамыр бу.  

Автор туган як белән бәйләнешен өзмәгән, “туган туфрак” хисе белән яшәүчеләргә Клара сүзләре белән зур хөрмәт белдерә. Кешене аның бөеклеген билгеләп, аңа көч, рухи азык биргән “туган туфрак” исән. Әдип үзенең хикәясе белән шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый., кешеләрне үткән һәм киләчәк чорлар белән бәйләгән ныклы җепләрне табарга булыша. Шулай ук бер заманда яшәгән кешеләргә бер-берсе белән рухи якынаерга, кешелеклелек җирлегендә яшәүне матурайтырга да ярдәм итә ул әсәрләр.

3. Кешегә сак мөнәсәбәт тәрбияләү.

Әдипнең һәр әсәрендә дә әхлак мәсьәләләре, намуслылык, мораль кыйммәт проблемалары калку   итеп, зур эмоциональлек белән бирелә.   Әмирхан Еники, башлыча, геройларның эчке кичерешләре, әхлакый хәле, психологик халәте белән кызыксына. Иң әүвәл ул кеше күңеленә каты кагылмаска чакыра, кайвакыт бер сүз, уйламаган бер саксыз ишарә шәхес драмасына, хәтта фаҗигасенә китерергә мөмкинлеген әйтә. Халыкта: “Кеше күңеле – пыяла, саксыз кылансаң – уала”, –  диләр бит.

“Тынычлану” хикәясендә әнә шул уйламый әйтелгән бер гыйбарәдән, тупас мөнәсәбәттән туган киеренке хәлләр тасвирлана. Хикәядә табигать тасвирлары  Гасыйм Сәләховичның эчке дөньясы, кәефе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә бирелә. “...Көне... Иртәнге сәгатьтән үк бөркү эсселек үзен шулчаклы сиздерә дә башлар икән? Гаҗәп! Хәтта төне дә җиңеллек китермәде – суынырга өлгермәгән таш йортлардан, таш урамнардан, тузан исен аңкытып, һаман бөркелеп торды бу китмәскә килгән эсселек... Менә өч атна инде яңгыр тамганы юк”.

Гасыйм Сәләхович киң караватының читенә таянып, күзләрен дә ачарга иренеп, тик кенә утыра. Әллә ялкаулыктан, әллә хәлсезлектән? Икесе дә бардыр, ахрысы...” 1 Күрүебезчә, басынкы авыр һава доцентның эчке дөньясына күчә, «борчый, кәефен боза, куркытып та куя”.

Ә.Еники кеше күңелендә туган газаплы кичерешләргә тәңгәл килерлек күренешләрне табигатьнең үзеннән эзләп таба, аның герой җанына ясаган тәэсирен сурәтли. Гасыйм Сәләхович күңелендә туган хафа, көчсезлек табигатьтә дә күзәтелә: әлеге эсселек геройны һәрдаим озатып бара сыман. Ул бөркү һавадан котыла алмаган сыман, һәр адымда борчыган йөрәгенә дә дәва таба алмый. Авыр, басынкы көннәр аны таушата, хәлсезләндерә. Әмирхан Еники әсәрләрендә пейзаж эмоциональ фон башкара. Табигать  кешенең рухи халәте белән тәңгәл килә, шуңа бәйле рәвештә, табигатьтәге үзгәрешләр кешенең рухи халәте белән тәңгәлләшә. Табигать һәм кеше рухи берлектә яши. Кеше үзе табигатьнең бер өлеше, кисәкчәсе булып тора.

Табигатьтәге авыр хәл кешене дә йончыта, газаплый. Гасыйм Сәләховичның газаплы кичерешләре тупланган урыны да дөрес күрсәтелә, ул – йөрәк. Организмдагы үзәк орган турында бәйле рәвештә геройның барлык тормыш-көнкүреше, кичерешләре, уй-хыяллары, киләчәктәге өметләре, башка персонажларга карата булган мөнәсәбәтләре дә ачып бирелә. Монда табигать һәм кеше йөрәге арасындагы үзара мөнәсәбәт аша Гасыйм Сәләховичның эчке халәте, яшәү рәвеше, газаплары бәян ителә. Һәр туган көн аңа яңа авырлыклар гына алып килә. Тын куырырлык җәйге челләдә, эшләрнең иң тыгыз, исәпсез күп белешмәләр, отчетлар төзү чорында йөрәк авырулы кеше япа-ялгыз торып кала. Аның өчен иң якын булган кешесе – хатыны Рәмзия, иренә битарафлык күрсәтеп, больницага кереп ята. Үзеннән ундүрт яшькә яшьрәк, чибәр хытыны, _____________

1Мисаллар китерелә. Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 2 том.- ТаРИХ, 2002. -  222 б.

урын бар чагында анализлар ясатып калырга кирәк дип, клиникага кереп яту гына түгел, иреннән тәмледән тәмле ризыклар да таптара әле. Рәмзия өчен үз тәненең тазалыгыннан мөһимрәк бер нәрсә дә юк. Зур эш алып баручы иренең нинди уй-борчулар белән яшәве, нинди хәлдә булуы – сукыр бер тиен аңа! Ул юк авыруын бар итеп, дигәндәй, эшсезлек аптыравыннан, бераз тормышын төрлеләндерә. Гасыйм Сәләховичның күңел дөньясы, уйлары, кичерешләре эчке монологлары нигезендә ачыла. Шуның ярдәмендә без аның хатын-кыз затына мөнәсәбәтен дә беләбез: “Әйе, сәер халык бу хатыннар җенесе, ике төпле, юк, өч төпле чемодан кебек, ниләр генә ятмыйдыр аның төбләрендә. Кайчагында шундый көтелмәгән әкәмәт китереп чыгара, шаккатудан тәмам телсез каласың”. Һәрхәлдә, хатыны Рәмзияне шундыйлар рәтенә кертеп караса да, Гасыйм Сәләхович аңа ияләнгән, шуңа күрә аның капризлары белән килешергә мәҗбүр.

Төп герой янәшәсендә әллә ни күп кеше сурәтләми автор. Алар өчәү генә. Малае Рөстәм-Рустик, хатыны һәм яшь галим Идеал Шәйхиев. Илле тугыз яшьлек галим һәм аның бердәнбер улы арасындагы мөнәсәбәтләр нинди соң? Дөньяның бернинди дә ачысын-төчесен күрмичә, бәләкәйдән үк тук тормышта үскән Рустик өчен хәзер дә яшәү бик җиңел, дөнья бик рәхәт! Аңа әйләнә- тирәдә бернинди катлаулы нәрсә юк, барысы да ап-ачык аңлашыла, җиңел хәл ителә. Кыскасы, аның җиңел акылы тормышны да өстән генә, бер катлы итеп кенә күрә. Ә эчкәрәк, тирәнгәрәк киткән нәрсәләргә ул бөтенләй игътибар да итми. Аларның барлыгын башына да китерми. Шуңа күрә җәйге эссе челләдә Гасыйм Сәләховичны шәһәрнең тынчу бүлмәсендә ялгызын гына калдыручыларның берсе – ул. Рустик әтисе турында уйлап та тормыйча, үзе кебек үк җилбәзәк холыклы иптәшләре белән диңгез буена, “заманча ял итәргә” китеп бара. Әйе, беләбез, мондыйларга – олыгайгач та шушындыйрак акыл белән яшәүчеләргә - гомер итү бик җиңел!

Өлкән классларда бу әсәрне класстан тыш уку дәресендә алган идек. Шунда бер укучы: “Менә әтисе үлгәч ничек яшәр инде?” – дип куйды. Бәхәсләшеп алдылар. Ләкин: “Ата-ананың кадерен исән чакта белегез,” – дигәннән соң, йөзләре уйчанланды...

Бу әсәрдә гаилә проблемасы зур яңалык түгел. Бүгенге көндә кешеләрне эчтән җимерүче, эчтән үтерүче бик зур сәбәпләрне ача бу хикәя, чөнки язучы героен гаиләнең тар кысаларында гына тасвирламый, башкарган эшләре, кылган гамәлләре аны киңрәк мәйданга чыгара. Тормышында бердәнбер күңел юанычы булган фән өлкәсе дә аңа җан тынычлыгы алып килми. Чөнки кайчандыр яклаган диссертациясе яңа буын кешеләре ирешкән уңышлар янында төссезләнгән. Бүгенге көн югарылыгында фикерләү аның өчен хәл итә алмаслык бурыч.

Төп геройның антиподы булган Идеал Шәйхиев образы аның фән өлкәсендәге дәрәҗәсен билгеләүче бер үлчәм хезмәтен үтәүче буларак кабул ителә. Уйлап карагыз, бүтәннәр утыз ел да да  үтә алмаган юлны Идеал Шәйхиев ун-унике ел эчендә үтте дә китте: аспирантураны кандидатлык диссертациясен яклап бетерде, ә алты-җиде ел узуга, докторлыгын яклап, әнә профессор да булды да куйды. (...) Идеал аның шәкерте, аның кул астында шәп галим булып өлгерде. Алай гына да түгел, Гасыйм абзаң нәкъ менә хәлфәләрчә Шәйхиевны үз урынына кафедра мөдире булып калачак бердәнбер лаек кеше итеп тә саный иде. Тик Шәйхиев үзе генә ни өчендер моңарчы мөдирлеккә бер дә омтылыш сиздермәде. Ихтимал, аңа, мәшәкатьле эшкә башын тыкканчы, фән белән шөгыльләнү һәм лекцияләр укып йөрү файдалырактыр, шуны артыграк күрәдер, әмма Гасыйм Сәләхович тагын үзенең беркатлылыгы белән моны шәкертнең хәлфәсенә конкурент булырга теләмәве дип кенә карый иде. Һәм, дөресен генә әйткәндә, яшь галимнең мөдирлеккә ашкынып тормавы Гасыйм Сәләхович өчен бик тә әйбәт иде. Һич югы тагын бер дүрт ел мөдирлектән төшмичә утырырга кирәк иде аңа!” Тормышта үз урынын тапкан Идеал, табигый, (“Башка ягы ничектер, әмма башы аның чынлап та идеальный корылган дияргә була”) остазы Гасыйм Сәләховичка караганда фәндә зуррак уңышка ирешә. Идеал, исеменнән күренгәнчә, үзен югары бәяли, (“Бу кадәр коры, рәсми булыр икән кеше!”) һавалы кеше. Ул әсәрдә зур роль үти, төп геройның чын хәлен ачыклауда контрастлык хезмәтен үтәүче образ. Күрәбез, язучы чын фән кешесен, галимлек сыйфатларына ия характер тудыра. Гасыйм Сәләхович үз тормышында һәм эшендә иң элек чын кешелек принципларына таяна. Һәр җирдә, һәрвакыт әнә шулардан чыгып эш итә. Ә Идеал Шәйхиев  бары тик практик әһәмияте бар максатларны гына күреп, шуларны гына искә алып яшәргә һәм эшләргә өйрәнгән: “Алар, Шәйхиевлар килә, хәтәр килә, юл                                             бирмәсәң, күрәләтә таптап та узарлар. Нәрсә ул, аерым кеше язмышы! Алар өчен иң югары максат – фән, ә фән ул һәртөрле исәп-хисаплардан өстен торырга тиеш”.

Идеал Шәйхиев, Гасыйм Сәләховичның кулъязма хезмәтен укып чыккач, “бастырырга ярый” дип әйткән һәм аннары, хезмәт китап булып дөнья күргәч, аны матбугатта тетеп чыккан. (“Күңелендә ирексездән яшь галимгә рәнҗү хисе уянды. Ни әйтсәң дә, Гасыйм абзасы аны кайчандыр укыткан кеше бит әле, остазы, хәлфә хакы бар бит әле, аңардан башка бүтән тәнкыйть итүче табылмас идемени? Ә ул, профессор, яшь галим, бик югарыдан торып: “Җитте сиңа, абзый, иярдән төшәргә вакыт!” – дип әйтә кебек”). Без яшь галимне аклый алабызмы? Ул гадел һәм турысын ярып әйтүчеме? Юк, яшь, энергияле галимнең бу кешелексез эшен аклардай сәбәп юк. Чөнки үз фикерен ул башта остазының үзенә генә дә әйтә ала. Ләкин бу төр кешеләрнең адымын аңлатып биреп була. Алар тормышта иң башта үз-үзеңне тору кагыйдәләрен, укымышлылар даирәсендә аралашу тәртибен ятлап алалар. Шуны биш бармаклары кебек белгәнче үзләштерәләр. Аннары инде әлеге тәртипне төгәл үтәү өчен, һәрбер хәрефенә хәтле җиренә җиткерү өчен җан-фәрман тырышалар. Бу шарт –  әнә шушы күзгә күренеп торган нәрсәләр – алар өчен иң мөһиме. Бу – алар уйлаган интеллигентлыкның төбе, нигезе. Шул нигезгә алар тора-бара акыл, субординациия һәм  җайлап яшәү сәләтен өсти баралар. Бүген белемсез беркая барып булмый. Шуңа күрә алар – бик белемле дә.

Кызганычка каршы, һәммә яктан килгән әнә шул көчле кешеләрнең кайберләренең бер генә күзгә күренми торган җитешсезлеге була: кайвакытта аларның кешелек үзәкләре бик үк таза булып чыкмый. Һәм менә шушындый Шәйхиевләр көчәю аркасында бүгенге тормыш салкын, кырыс, кешелексез, усал якка таба борылып бара. Әйләнә-тирә дөньяда фән һәм техника табигатьне, табигыйлекне үтерсә – бүгенге рационализм, корылык, кырыслык, усаллык кешеләр эчендәге кешелекне үтерә. Болар икесе бер көч. Икесе дә җирдәге табигатьне һәм аның гүзәл җимеше булган кешене юкка чыгаруны максат иткән көчләр алар! Бүгенге замандашыбыз әлеге көчләр арасында үзенең дусларын һәм дошманнарын ачык итеп аңлый алмаса – һәләкәткә киләчәк.

Әдәбият – кешенең сердәшчесе һәм киңәшчесе. Без укучыларыбызга, әдәби әсәрләр аша, кешелек сыйфатларын бервакытта да югалтмаска, игелекле, ярдәмчел, һәр гамәлен уйлап, кешегә зарар килмәслек итеп эшләргә өйрәтергә тиешбез. Чөнки алар – киләчәк көнебезнең ышанычы һәм дәвамы.  

4. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе аша сугышка нәфрәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Мәктәп программасына кертелгән әсәрләр арасында укучыларда иң күп бәхәс тудыручы әсәрләрнең берсе – Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе.

Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе бик кыска, әмма гаять тетрәндергеч. Ватан сугышы еллары. Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктыйлар. Берсе фронтка гаскәр алып китеп бара, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайта. Вагоннарның берсендә яшь татар лейтенанты үлем белән тартышып, саташып ята. Кинәт егет татарча җыр,  туган як моңын, Таһирә җырын ишетә. Каршы эшелонда бар кыз моңаеп җырлый. Егет әсәрләнгән: бу бит аның сөйгәне Таһирә тавышы! Күрше вагоннан агылган шушы җыр, күктән иңгән ак фәрештәдәй, аны ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына, тыныч вакытларга, елга, болын буйларына алып китә. Ул кем җырлаганын белә алмый. Ул кадәресе аның өчен артык мөһим дә   _____________

1Язучылык хезмәте турында. Җыентык. -  Казан: ТКН, 1958.-  176 б.

түгел. Мөһиме – җыр туктамасын, җанга газиз моң яңгырап тотсын. Туган як көйләре  егетнең  соңгы  сәгатьләрен  якты  нур   белән  балкыталар,   күңелендә

ләззәтле хисләр, истәлекләр, татлы хыяллар кузгаталар, тормышка ямь бирәләр..., аның авыр хәлен җиңеләйтеп җибәрәләр. Әмма бу вакытлы гына тынычлык, чөнки хәле авырайганнан-авырая барып, соңыннан үлеп киткән егетнең гәүдәсен кызыл теплушкадан алып чыгып, “ бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмәләр”. Иле өчен һәлак булган яшь егеткә табигать тә баш ия: “ Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең, егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды”.

Ләкин укучыларны тетрәндергәне бу түгел иде (сугыш сугыш инде, нишләтәсең), иң ачындырганы хикәянең соңгы җөмләсе булды: “Караңгы төндә

каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.” Дәрес буе бәхәс,

фикер алышу  бара. “Нигә инде яралы егет үләр алдыннан гына булса да Таһирәсе белән очрашмый икән?” – дип, аптыратып, йөдәтеп бетерделәр. Язучыга да үпкәләделәр. Шулай язучы укучыларның күңелләрен яулап алып, мавыктыргыч әдәбият дөньясына алып кереп китә.

Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе дәһшәтле сугышның исәннәр күңелендә сакланып калган сөреме, якыннарны югалту ачысы, аерылышу фаҗигасе белән үрелеп, сугышның рәхимсезлеге, гади кешеләргә алып килгән бәхетсезлеге, корбаннары, михнәт-газабы, җан өшеткеч дәлилләр рәвешендә сурәтләнә. Сугыштан соң күп еллар үтсә дә, ул  вакыйгалар һаман кешеләр күңелендә, хәтерендә сакланырга тиеш. Шул сәбәпле, үткән сугыш батырлыкларын да, авырлыкларын да сөйләп, без киләчәк буынга патриотик хисләрне тәрбияләргә; кирәк булса, дошман илгә яу белән килсә,  корал тотып, Ватанны саклау өчен көрәшергә дә әзерләргә тиеш.

III. Әмирхан Еники әсәрен анализлау  аша укучыларда телгә сак караш тәрбияләү, һәр сүзнең кыйммәтен аңлату.

Кайсы әсәрен генә алма, ул ашыкмый-кабаланмый, тирән уйланып, һәр сүзен үлчәп яза, ювелир төгәллегенә омтыла. Без курс эшебездә Әмирхан Еникинең “Бала” әсәренә анализ аша укучыларда татар теленең гүзәллеген, матурлыгын күрсәтү максатын куябыз. Әсәр исеме ике ачык иҗектән торучы исем сүз төркемендәге сүз. Ләкин, бу сүзне укуга ук, мең төрле сорау туа. Кем баласы? Ул бала белән нәрсә булган? Хикәянең ахыры ничек тәмалана? Һ. б. Шундый серле исемнән соң күләме өч-дүрт битлек кенә булган әсәрне кем генә укып чыгудан баш тартыр икән? Әсәр ахырына 1941 ел дип, ә пролог өлеше бер җөмләдән генә торучы (“Сөекле кызым Резедага багышлыйм”) хикәянең ахырына җитмичә туктамыйсың.

Экспозиция өлеше солдатларның юл буеннан баруларыннан түгел, ә әсәрнең исеменнән үк башлана. Менә юлдан, рота алгы позициягә бара. “Бу юл – бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез  шаһиты”, - дигән җөмлә генә күпме информация бирә. Димәк, әсәрдә куркыныч хәлләр турында сүз бара. Алай гына түгел бу җирләрдә нинди мәхшәр булганын беркем дә төгәл аңлата да алмый, бердәнбер шаһит – дымлы ком яткан, шуңа күрә солдат итегенең, хатын-кыз ботинкасының, ат, арба, машина тәгәрмәченәң эзләре калган юл.

Табигать күренешен җанландырып, шулкадәр матур итеп Ә.Еники генә бирә аладыр. Менә үз-үзен тыңлаучы урман, җылы нурга манчылып, тик кенә торучы төз наратлар, көмеш яфраклы, таң сулышыннан уянган, сөенә-сөенә уйнаган шикелле берәм-сәрәм очраган усаклар, җиргә сыгыла төшеп яткан хәрәкәтсез томан (метанимияләр). Әсәрдә чагыштырулар да күп. Мәсәлән: уйнаган шикелле, яшел-кара тасмадай, сөттәй ак томан, һ.б. Һәм шушы матурлык озак килүгә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тәнгә җиңеллек, күңелгә гамьсез рәхәтлек бирә.(каршылык). Әйтеп үтәргә кирәк, автор мәгънәне көчәйтү максатыннан парлы сүзләрне дә күп куллана (пар-пар тезелеп, берәм- сәрәм, сөенә-сөенә, тып- тын, яшькелт-кара, тирә-ягына, һ.б.). Зариф турында сөйли башлауга, автор уртак сөйләмгә күчә: “Чыннан да, Зариф кая барганын һич онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган иде: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегенең киртләчләренә кадәр күзе алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы...һ.б.). Бу өзек Зарифның боерыкны үтәмичә, кызның әнисен эзләп китүен, ягъни мотивацияне аңлату да булып тора. Өзектә логик эпитетлар кулланыла: киң кырлар, зәңгәр урманнар. Туган якны сагынуның никадәр көчле икәнен күрсәтү өчен тәмамланмаган җөмләләр тезелешеп китә: “Урам күпере...басу юлы...иген кыры... Тулы, тыгыз башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар... Быел нинди мул уңыш иде!.. Әсәрдәге герой шулкадәр ышандырырлык итеп бирелгән, Зарифка ияреп, без дә самолет тавышын ашлык суккыч машинасы дип уйлап куябыз.

Әсәрдә төенләнеш башлана: “Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды”. Кызның портреты берничә сүз белән әйтелә: “соры күзле, түгәрәк битле, зәңгәр суднодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, ул кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләнгән; аякларында озын сары оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы”. Кабатлану бар: юл – телсез шаһит иде, түгәрәк битендә яшь юллары калган...

Вакыйгалар үстерелеше эчке каршылыкка нигезләнгән. Приказны үтәмәгән солдат, сугыш чорында трибунал белән хөкем ителгән. Зариф моны, һичшиксез, белгән, шуңа күрә ротасы артыннан китү өчен юлга (кабатлау) таба борылмакчы була, ләкин баланы калдыра алмый, ашыгып килеп, баланы җитез генә күтәреп ала. Язучы Зарифның ашыгуын “сикерә-атлый, кызу-кызу атлый” дигән парлы сүзләр белән күрсәтә. Автор мотивацияне кабатлап китә: “Зариф баланың юка киеме аша йомшак тәнен, җылысын, тәмле исен (логик эпитетлар) тоя иде. Ниндидер бер ләззәтле сагыну белән шул йомшак тәнне, шул тәмле бала исен тагы да ныграк тоярга, ничектер үзенә сеңдерергә теләгәндәй, ул баланы акрын гына кыса, аркасыннан сыйпый... (тәмамланмаган җәмлә – хисне белдерер өчен) һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде ”.  Автор сугышта приказга гына буйсынмыйча, йөрәге кушуы буенча илен сакларга барган гади солдат образын типиклаштырган.

Әсәрдә, сугыш булса да, ике урында, елмаеп куярлык нечкә юмор бар: “Әтием дә, әнием дә бар...безнең әле тагын кәҗәбез дә бар. Бәтиләре ап-ак”.

“ Без кая барабыз?” – дип сорап куйды. “Әбиләргә кунакка”, –  диде бала җитди генә”.

Кульминация – әсәрдәге геройның юлның (кабатлау) икегә аерылган җиренә килеп җитүе.

Чишелеш – “Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. Бу караш Зарифның икеләнүен өзде; ул үз-үзенә катгый рәвештә: “Өлгерермен!” – диде һәм баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә (парлы сүз) станциягә таба китеп барды.

Әсәрнең йомгаклау өлеше яки эпилог итеп Зарифның сугышка керүен алырга була. Сугыштагы кеше алмаз белән чагыштырыла: “ Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул, күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан (антитеза), олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый. Ул каты... һәм нурлар чагылдыра.

“ Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды. Гүя шунда баланың кул җылысы йогып калган иде”.

5-6 сыйныфларда ук “Автор артыннан бару” юлы белән анализларга өйрәтергә кирәк. Бу укучыларга игътибарлы булырга гына түгел, сүзне уйлап сөйләргә өйрәтә һәм сүз байлыгын арттыра.

  Беренче хикәяләре үк инде Ә. Еникине психологик анализ остасы итеп таныталар. Әдип иң гади бер көн вакыйгаларын, иң гади кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, көндәлек тормышның гадәти күренешләрен ала да, аларны,

Ә. Еники генә сурәтли алганча, үзәнчәлекле итеп тасвирлый. Ул хикәяләр аша укучыга тирән һәм нечкә хисләр гаммасы, үзенә бертөрле характердагы кешеләрнең эчке дөньясы ачыла. Уйландыра да, сокландыра да, моңландыра да алар. Шуңа күрә Ә.Еникинең әсәрләре мәктәп программасында күбрәк булсын иде дигән теләк белән калабыз.

Ә. Еникинең бер үзенчәлеге шунда, ул беркайчан да фикерен көчләп такмый, әсәрләрнең идеясе кычкырып тормый, ә эчкә яшеренгән була, образ яки вакыйгалар аркылы укучы аны үзе эзләп таба, җаны белән тоя. Шуңа да аның әсәрләреннән бүген дә безне борчыган күп сорауларга җавап табарга мөмкин.

                              Йомгаклау.

Хәзерге көндә яшь буынга тәгълим-тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр гаять күп. Балаларның, үсмерләрнең, хәтта өлкәннәрнең дә үз-үзләрен тотышындагы, дөньяга карашындагы, кешеләр белән аралашудагы “гариплекләр” һәммәбезне дә борчый, уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә. Республикабыздагы уку йортларында балалар һәм яшьләрне югары әхлаклы, тормышка әзерлекле итеп тәрбияләү-үстерүнең төрле юлларын, чараларын эзләү бара.

Татар халкының иге-чиге булмаган әдәбият дәрьясы, шигърияте, нәфис тә, камил дә булган туган телебез, халкыбызның матур гореф-гадәтләре, күңел җәүһәрләре, тәрбия йолалары бар. Әдәбият дәресләрендә туган телебезне һәм хис-тойгыларны аңларга-аңлатырга өйрәтү баланың интеллектуаль сәләтен үстерергә, шәхси сыйфатларны формалаштырга уңай йогынты ясый. Әдәбият дәресләре барыннан да элек, әхлак дәресләре ул. Чөнки аларның максаты – балаларга, яшьләргә татар әдәбияты аша иң изге әхлакый кыйммәтләрне төшендерү.

Яшь буынны тәрбияләү, гасырлар буе тупланган тәҗрибәне тапшыру, гореф-гадәтләрене, традицияләрне саклау, дәвам итү; яхшылык һәм явызлык , ярату һәм нәфрәт, батырлык һәм куркаклык, Ватанга тугрылык һәм сатлык җанлык төшенчәләрен аңлату − кешелек дөньясы барлыкка килгәннән  юкка чыкканчыга кадәр һәрвакыт актуаль проблемаларның берсе булып тора. Шуңа күрә без курс эшебезне бу темага багышларга булдык, аны ачар өчен түбәндәге бүлекләргә бүлдек:

I. Әмирхан Еники – гүзәл шәхес.  Без курс эшебезнең беренче бүлегендә Әмирхан Еники биографиясенең әһәмиятле вакыйгалары белән аның шундый югары дәрәҗәдәге бөек язучы булып   китүен   күзәтергә  булдык.  

Гомере буе матурлыкка табынган, укучыны да матурлыкка сокланырга өй-

рәткән Әмирхан ага Еники хакыйкатькә дә тугрылыклы калды. Шуңа да аның

әсәрләрендәге   һәрнәрсәгә   ышанасың,  барысы  да  табигый,  җанлы    һәм

тормыштагыча. Аларда ясалмалылыкның эзе дә юк. Язучының һәр хикәясе, повесте фикерне уята, татлы сызлану булып күңелләрне били, гамьлелеккә өнди. Әдип иҗатының үзегендә тормышка, кешеләргә ышаныч ята. Шуңа да аның һәр әсәре көтеп алына, яратып укыла, уйландыра, газапландыра, сокландыра ... Ә. Еники, үзенең иҗат кредосын билгеләп, болай ди: “Кешеләр гадел, намуслы булсын! – менә нәрсә хакына мин язарга тиеш”. Олуг әдибебез Әмирхан ага Еники шушы приципка гомере буе тугрылыклы булды һәм шуңа хезмәт итеп килүен мисаллар аша күзәттек.

 II. Әмирхан Еники әсәрләре аша укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү дигән бүлекне, тулырак ачар өчен бүлекчәләргә бүлдек.

1. “Матурлык” һәм “Әйтелмәгән васыять” әсәрләрен анализлаганда ничек итеп, ата-анага хөрмәт тәрбияләү, традицияләрне саклап калырга омтылышны

укучыларга җиткерү юлларын күзәттек. Укучыларга, әсәр нигезендә Бәдретдиннең әнисенең матурлыгы турында гына сүз бармавын, башка геройларның уй-фикерләре, эш-гамәлләре дә ятуын аңлатабыз. “Ата-ананы хөрмәтләгән адәм булыр, хөрмәтләмәгән  – әрәм булыр”, – дип,  Бәдретдингә хас уңай сыйфатларның нигезе гаиләдә икәнлеге хакында нәтиҗә ясыйбыз. Укучыларга үсмерне иптәш иткән, аны аңлаган, әнисен кызганган һәм ярата алган  егетләр дә ихтирамга лаек икәнен, күңелдә җылы хисләр уятуын сөйлибез.  

“Әйтелмәгән васыять” повесте Ә. Еники иҗатында гына түгел, ә бөтен татар әдәбиятындагы иң гүзәл әсәрләрдән саналырга хаклы. Бүген кисәк кенә саташулы авыр йокыдан уянып, исәнгери-аптырый тирә-юнебезгә карап, “без нишләдек”, “безгә нәрсә булды” дигән газаплы сорауларга җавап эзләгән вакытта Әмирхан ага чирек гасыр элек үк бүгенгебезне күргән һәм кисәткән булган икән инде. Буыннарны ялгап торучы борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, әхлак кануннарын, яшәеш кагыйдәләрен санга сукмау төзәтеп булмастай фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Акъәби һәм аның үтә заманча балалары арасындагы мөнәсәбәттә язучы шул идеяне уздыра. Цивилизация  театрында “современный” рольләрне бик тырышып башкарудан роботларга, моңкортларга әверелеп баручы ул-кызлар әниләренең җанын аңламыйлар, дөресрәге, аңларга теләмиләр. Машиналар сатып алырга хәлләреннән килеп тә, аталарының каберенә таш куйдырырга да җай тапмаган балалардан нинди миһербанлык, шәфкатьлелек, изгелек көтәргә мөмкин ди? Акъәбинең туган туфрак, нигез хакындагы уйлары, буынннардан буыннарга тапшылырга тиешле мөкатдәс сүзләре – соңгы васыяте таш күңелләргә бәрелеп чәлперәмә килә. Әмма үлем түшәгендә яткан Акъәби рухы белән, иман-ышанычы белән көчле. Чөнки ул әнә шул халык җанына, үзенең Юлкотлы туфрагына таяна, шулардан җан вә иман ныклыгы ала. Бу очракта Акъәби васыяте һәрберебезне сискәндерергә тиеш: “Онытмагыз!”.

Дөрес, “Әйтелмәгән васыять” – ана язмышы гына түгел, милләт язмышы турындагы әсәр. Акъәби – халык анасы. Аның васыяте – халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, безнең телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез юкка чыгачак. Әсәрдәге Шагыйрь образы шуның сагында. Ул бу фикерләрне халыкка әдәбият аша җиткерергә омтылачак.

Бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, “Әйтелмәгән васыять”нең әһәмияте чиксез зур.  Ул буыннар бәйләнешенең, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә.

“ Ана – бик яшьли үлеп китсә дә, ана, ә баласы – сакалы агарып бетсә дә бала – гомергә бурычлы бала!” –дип, Ә. Еники сүзләре белән, укучыларда игътибарлы булырга, ата-анага игелекле булырга этәргеч бирәбез.

2. Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Туган җиргә, аның хезмәт сөюче халкына, теленә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт Ә.Еникинең “ Туган туфрак” әсәрендә аеруча тирән сурәтләнә. Әсәр укучыларны Туган илне сөяргә, аның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә, саф күңелле булырга, хисләрнең самилегенә өйрәтә. Клараның әтисе кебек, туган җирен оныткан кешеләрне өнәми язучы. Хәтта Клара болында ислемай үләнен, ак әремне иснәп караганда, аның авызыннан ихтыярсыз: “Әтием бу исләрне ничек оныта алды икән?” – дигән сүзләр әйттерә. Таш һәм тимер арасыннан – туган җиренә, табигый җирлеккә кайтып, яшь адәм баласы шулай итеп үзенең тамырын таба. Яшәү көче, тормыш бирүче кан тамырлары шикелле тамыр бу.  

Автор туган як белән бәйләнешен өзмәгән, “туган туфрак” хисе белән яшәүчеләргә Клара сүзләре белән зур хөрмәт белдерә. Кешене аның бөеклеген билгеләп, аңа көч, рухи азык биргән “туган туфрак” исән. Әдип үзенең хикәясе белән шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый., кешеләрне үткән һәм киләчәк чорлар белән бәйләгән ныклы җепләрне табарга булыша. Шулай ук бер заманда яшәгән кешеләргә бер-берсе белән рухи якынаерга, кешелеклелек җирлегендә яшәүне матурайтырга да ярдәм итә ул әсәрләр.

3. Кешегә сак мөнәсәбәт тәрбияләү. “Тынычлану” хикәясендә әнә шул уйламый әйтелгән бер гыйбарәдән, тупас мөнәсәбәттән туган киеренке хәлләр тасвирлана. Әдипнең һәр әсәрендә дә әхлак мәсьәләләре, намуслылык, мораль кыйммәт проблемалары калку итеп, зур эмоциональлек белән бирелә.   Әмирхан Еники, башлыча, геройларның эчке кичерешләре, әхлакый хәле, психологик халәте белән кызыксына. Иң әүвәл ул кеше күңеленә каты кагылмаска чакыра, кайвакыт бер сүз, уйламаган бер саксыз ишарә шәхес драмасына, хәтта фаҗигасенә китерергә мөмкинлеген әйтә. Халыкта: “Кеше күңеле – пыяла, саксыз кылансаң – уала”, –  диләр бит. Кызганычка каршы, һәммә яктан килгән әнә шул көчле кешеләрнең кайберләренең бер генә күзгә күренми торган җитешсезлеге була: кайвакытта аларның кешелек үзәкләре бик үк таза булып чыкмый. Һәм менә шушындый Шәйхиевләр көчәю аркасында бүгенге тормыш салкын, кырыс, кешелексез, усал якка таба борылып бара. Әйләнә-тирә дөньяда фән һәм техника табигатьне, табигыйлекне үтерсә - бүгенге рационализм, корылык, кырыслык, усаллык кешеләр эчендәге кешелекне үтерә. Болар икесе бер көч. Икесе дә җирдәге табигатьне һәм аның гүзәл җимеше булган кешене юкка чыгаруны максат иткән көчләр алар! Бүгенге замандашыбыз әлеге көчләр арасында үзенең дусларын һәм дошманнарын ачык итеп аңлый алмаса – һәләкәткә киләчәк.

Әдәбият – кешенең сердәшчесе һәм киңәшчесе. Без укучыларыбызга, әдәби әсәрләр аша, кешелек сыйфатларын бервакытта да югалтмаска, игелекле, ярдәмчел, һәр гамәлен уйлап, кешегә зарар килмәслек итеп эшләргә өйрәтергә тиешбез. Чөнки алар – киләчәк көнебезнең ышанычы һәм дәвамы.  

4. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе аша сугышка нәфрәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” хикәясе дәһшәтле сугышның исәннәр күңелендә сакланып калган сөреме, якыннарны югалту ачысы, аерылышу фаҗигасе белән үрелеп, сугышның рәхимсезлеге, гади кешеләргә алып килгән бәхетсезлеге, корбаннары, михнәт-газабы, җан өшеткеч дәлилләр рәвешендә сурәтләнә. Сугыштан соң күп еллар үтсә дә, ул  вакыйгалар һаман кешеләр күңелендә, хәтерендә сакланырга тиеш. Шул сәбәпле, үткән сугыш батырлыкларын да, авырлыкларын да сөйләп, без киләчәк буынга патриотик хисләрне тәрбияләргә; кирәк булса, дошман илгә яу белән килсә,  корал тотып, Ватанны саклау өчен көрәшергә дә әзерләргә тиеш.

III. Әмирхан Еники әсәрен анализлау  аша укучыларда телгә сак караш тәрбияләү  һәр сүзнең кыйммәтен аңлату. Кайсы әсәрен генә алма, ул ашыкмый-кабаланмый, тирән уйланып, һәр сүзен үлчәп яза, ювелир төгәллегенә омтыла. Без курс эшебездә Әмирхан Еникинең “Бала” әсәренә анализ аша укучыларда татар теленең гүзәллеген, матурлыгын күрсәтү максатын куябыз. Әсәр исеме ике ачык иҗектән торучы исем сүз төркемендәге сүз. Ләкин, бу сүзне укуга ук, мең төрле сорау туа. Кем баласы? Ул бала белән нәрсә булган? Хикәянең ахыры ничек тәмалана? Һ. б. Шундый серле исемнән соң күләме өч-дүрт битлек кенә булган әсәрне кем генә укып чыгудан баш тартыр икән? Әсәр ахырына 1941 ел дип, ә пролог өлеше бар җөмләдән генә торучы (“Сөекле кызым Резедага багышлыйм”) хикәянең ахырына җитмичә туктамыйсың.

Экспозиция өлеше солдатларның юл буеннан баруларыннан түгел, ә әсәрнең исеменнән үк башлана. Менә юлдан, рота алгы позициягә бара. “Бу юл – бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез  шаһиты”, – дигән җөмлә генә күпме информация бирә. Димәк, әсәрдә куркыныч хәлләр турында сүз бара. Алай гына түгел бу җирләрдә нинди мәхшәр булганын беркем дә төгәл аңлата да алмый, бердәнбер шаһит – дымлы ком яткан, шуңа күрә солдат итегенең, хатын-кыз ботинкасының, ат, арба, машина тәгәрмәченәң эзләре калган юл.

Табигать күренешен җанландырып, шулкадәр матур итеп Ә.Еники генә бирә аладыр. Менә үз-үзен тыңлаучы урман, җылы нурга манчылып, тик кенә торучы төз наратлар, көмеш яфраклы, таң сулышыннан уянган, сөенә-сөенә уйнаган шикелле берәм-сәрәм очраган усаклар, җиргә сыгыла төшеп яткан хәрәкәтсез томан (метанимияләр). Әсәрдә чагыштырулар да күп. Мәсәлән: уйнаган шикелле, яшел-кара тасмадай, сөттәй ак томан, һ.б. Һәм шушы матурлык озак килүгә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тәнгә җиңеллек, күңелгә гамьсез рәхәтлек бирә (каршылык). Әйтеп үтәргә кирәк, автор мәгънәне көчәйтү максатыннан парлы сүзләрне дә күп куллана (пар-пар тезелеп, берәм- сәрәм, сөенә-сөенә, тып- тын, яшькелт-кара, тирә-ягына, һ.б.). Зариф турында сөйли башлауга, автор уртак сөйләмгә күчә: “Чыннан да, Зариф кая барганын һич онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган иде: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегенең киртләчләренә кадәр күзе алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы...” һ.б.). Бу өзек Зарифның боерыкны үтәмичә, кызның әнисен эзләп китүен, ягъни мотивацияне аңлату да булып тора. Өзектә логик эпитетлар кулланыла: киң кырлар, зәңгәр урманнар. Туган якны сагынуның никадәр көчле икәнен күрсәтү өчен тәмамланмаган җөмләләр тезелешеп китә: “Урам күпере...басу юлы...иген кыры... Тулы, тыгыз башакларын башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар... Быел нинди мул уңыш иде!..” Әсәрдәге герой шулкадәр ышандырырлык итеп бирелгән, Зарифка ияреп, без дә самолет тавышын ашлык суккыч машинасы дип уйлап куябыз.

Әсәрдә төенләнеш башлана: “Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Кызның портреты берничә сүз белән әйтелә: “соры күзле, түгәрәк битле, зәңгәр суднодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләнгән; аякларында озын сары оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы”. Кабатлану бар: юл – телсез шаһит иде, түгәрәк битендә яшь юллары калган...

Вакыйгалар үстерелеше эчке каршылыкка нигезләнгән. Приказны үтәмәгән солдат, сугыш чорында трибунал белән хөкем ителгән. Зариф моны, һичшиксез, белгән, шуңа күрә ротасы артыннан китү өчен юлга (кабатлау) таба борылмакчы була, ләкин баланы калдыра алмый, ашыгып баланы җитез генә күтәреп ала. Зарифның ашыгуын “сикерә-атлый, кызу-кызу атлый” дигән парлы сүзләр белән күрсәтә. Автор мотивацияне кабатлап китә: “Зариф баланың юка киеме аша йомшак тәнен, җылысын, тәмле исен (логик эпитетлар) тоя иде. Ниндидер бер ләззәтле сагыну белән шул йомшак тәнне, шул тәмле бала исен тагы да ныграк тоярга, ничектер үзенә сеңдерергә теләгәндәй, ул баланы акрын гына кыса, аркасыннан сыйпый...(тәмамланмаган җәмлә – хисне белдерер өчен) һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде”.  Автор сугышта приказга гына буйсынмыйча, йөрәге кушуы буенча илен сакларга барган гади солдат образын типиклаштырган.

Әсәрдә, сугыш булса да, ике урында,  елмаеп куярлык нечкә юмор бар: “Әтием дә, әнием дә бар...безнең әле тагын кәҗәбез дә бар. Бәтиләре ап-ак”.

“ Без кая барабыз?” – дип сорап куйды. “Әбиләргә кунакка”, –  диде бала җитди генә”

Кульминация – әсәрдәге геройның юлның (кабатлау) икегә аерылган җиренә килеп җитүе.

Чишелеш – “Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. Бу караш Зарифның икеләнүен өзде; ул үз-үзенә катгый рәвештә: “Өлгерермен!” – диде һәм баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә (парлы сүз) станциягә таба китеп барды.

Әсәрнең йомгаклау өлеше яки эпилог итеп Зарифның сугышка керүен алырга була. Сугыштагы кеше алмаз белән чагыштырыла: “Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул, күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан (антитеза), олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый. Ул каты... һәм нурлар чагылдыра”.

“Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды. Гүя шунда баланың кул җылысы йогып калган иде”.

5-6 сыйныфларда ук “Автор артыннан бару” юлы белән анализларга өйрәтергә кирәк. Бу укучыларга игътибарлы булырга, сүзне уйлап сөйләргә өйрәтә һәм сүз байлыгын арттыра.

  Беренче хикәяләре үк инде Ә. Еникине психологик анализ остасы итеп таныталар. Әдип иң гади бер көн вакыйгаларын, иң гади кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, көндәлек тормышның гадәти күренешләрен ала да, аларны,

Ә. Еники генә сурәтли алганча, үзәнчәлекле итеп тасвирлый. Ул хикәяләр аша укучыга тирән һәм нечкә хисләр гаммасы, үзенә бертөрле характердагы кешеләрнең эчке дөньясы ачыла. Уйландыра да, сокландыра да, моңландыра да алар. Шуңа күрә Ә.Еникинең әсәрләре мәктәп программасында күбрәк булсын иде дигән теләк белән калабыз.

Ә. Еникинең бер үзенчәлеге шунда, ул беркайчан да фикерен көчләп такмый, әсәрләрнең идеясе кычкырып тормый, ә эчкә яшеренгән була, образ яки вакыйгалар аркылы укучы аны үзе эзләп таба, җаны белән тоя. Шуңа да аның әсәрләреннән бүген безне борчыган күп сорауларга җавап табарга мөмкин. Кайсы әсәрен генә алма, ул ашыкмый-кабаланмый, тирән уйланып, һәр сүзен үлчәп яза, ювелир төгәллегенә омтыла. Аның әсәрләрендә психологик тирәнлек белән камиллек, кыюлык, иҗтимагый үткенлек бергә кушылган. Тормыш, чынбарлык битараф төстә түгел, ә кеше күңеле аша үткәрелеп, аның сиземләве, тоюы аша сурәтләнә. Язучының әсәрләре тормышның нечкәлекләрен ачуда, аны тирәнтен төшенүдә укучыга юл күрсәтүче маяк вазифасын үти. Шуңа күрә укучыларга тәрбия бирүдә аеруча Ә. Еники әсәрләрен алганда отышлы, нәтиҗәле максатларга ирешергә була дигән фикердә калабыз. Чөнки тәрбия дәресләре укучы күңелен тулысынча биләп, аны тетрәндереп, йөрәгенә  үткәндә генә нәтиҗәле була ала.

        Кулланылган әдәбият.

1. Абдуллина Г. Блоклы-модульле технология кулланып. (Ә.Еники иҗатын өйрәнү). –  Казан:  Мәгариф, 1998. – 33-35 б.

2. Әдһәмова Г.М., Сафиуллина Ф.С.,Фатыйхова Ф.Ф., Юзиев Н. Г. Татар Совет әдәбияты һәм туган тел. –  Казан:  ТКН, 1991. – 187 - 193 б.

3. Әмирхан Еники. Кичке шәфәкъ. (Повестьлар) –  Казан: ТКН, 1989. – 384 б.

4. Әмирхан Еники. Әсәрләр. Биш томда. 1 том. –  Казан: ТКН, 2000. – 447 б.

5. Әмирхан Еники. . Әсәрләр. Биш томда. 3 том. –  Казан:  ТКН, 2002. – 400 б.

6. Әмирхан Еники. Хәтердәге төеннәр. (Мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр).–  Казан:  ТКН, 1983. – 224 б.

7. Әмирхан Еники. Юлчы. Хикәяләр. – Казан:  ТКН,  1979 . – 469 б.

8. Әмирхан Еники. Әсәрләр. Өч томда. 1 том. –  Казан: ТКН, 1991. – 464 б.

9. Әмирхан Еники. Әсәрләр. Өч томда. 2 том. –  Казан: ТКН, 1991. –  415 б.

10. Әмирхан Еники. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. –  Казан: ТКН, 1991. –  416 б.

11. Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 2 том. – ТаРИХ, 2002. –416 б.

12. Әмирхан Еники. Мәк чәчәге. Хикәяләр. –  Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1999. – 142 б.

13. Әмирхан Еники. Дан үз вакыты белән килә ул. – Казан: Мәдәни җомга. 2009 № 8.  – 9 б.

14. Әхмәдуллин А., Гыйззәтуллин Н., Х.Хәйри,  Г.Халит. Герой, стиль, осталык. (Ә. Еники повестьларының сюжет- композиция үзенчәлекләре.) –  Казан: ТКН, 1972. – 191 - 209 б.

15. Вәлиев М. Х. Табарга һәм югалтмаска. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан:  ТКН, 1982. – 69 - 76 б.

16. Вәлиев М.Х. Күңелең көткәне. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: ТКН, 1984. – 25 - 30 б.

17. Гаррапова Р. Сүз-сурәт ясау остасы. (Ә. Еники прозасының поэтик ономастикасы). – Казан:  Мәгариф, 1998. – 85 - 86 б.

18. Гали Халит. Кешегә һәм чынбарлыкка мәхәббәт белән. (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). –  Казан: ТКН, 1975. –  116  - 148 б.

19.  Гәрәева С. “Матурлык” матурлыкка юл ача. –  Казан:  Мәгариф, 2007. –  

13 - 15б.

20. Гыйззәтуллин Н. Әдәбият һәм тормыш. (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). –  Казан: ТКН, 1982. –  3 – 22 б.

21. Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. – Казан: Яңалиф нәшрият йорты, 2003. – 136 б.

22. Даутов Р., Исмагыйль Рәми. Әдәби сүзлек. ( Элекке татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: ТКН, 2001. – 399 б.

23. Закирҗанов Ә. Сүз сәнгатенең Әмир-ханы. – Казан: Мәдәни җомга, 2009

№ 8. – 8 б.

24. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. –   Казан: Мәгариф нәшрияты, 2000. – 335б.

 25. Заһидуллина Д.Ф.,Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты.(Теория. Тарих.) –   Казан: Мәгариф нәшрияты, 2004. – 247 б.

26. Курбатов Х. Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы. –  Казан: ТКН, 1971. – 196 б.

 27. Мансур Вәли – Барҗылы. Күңелем кошы. (Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма). –  Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004. – 49 - 82 б.

28. Мусин Ф.М., Хәбибуллина З. Н., Закирҗанов Ә.М. Татар әдәбияты.(Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәрәслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 2006, – 266 - 287 б.

 29. Рахман Р. Дәреслектәге биремнәр һәм темалар буенча сочинениелар. -  Казан:  “Раннур”,  2004. – 176 - 181 б.

30. Рахман Р. Татар телендә 100 сочинение. -  Казан:  “Раннур”,  2001. – 149 б.

31.Рахман Р. Дәреслектәге биремнәр һәм темалар буенча сочинениелар. -  Казан:  “Раннур”,  2004. – 176 - 181 б.

32. Ркаил Зәйдулла. Еники. – Казан: Идел. 2009. № 5. – 42 - 44 б.

 33. Сафиуллина Ф. Рухи матурлык җырчысы. –  Казан: Казан утлары, 1979. – 122 - 128 б.

34. Сәхапов М. Хакыйкать йөзе. ( Югары сыйныф укучылары, педагогия колледжлары һәм  югары уку йортлары студентлары өчен кулланма). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2005. – 319 б.

35. Свиригин Р. Яңа геройлар һәм яңа алымнар. (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре).

 –  Казан: ТКН, 1985. –3 - 26 б.

36. Татар әдәбияты тарихы:  Алты томда:  6 том:  60-90 еллар әдәбияты. –  Казан: “Раннур”,  2001. – 97 - 121 б.

37. Фәрит Бәшир. Сөйлә, каләм! (Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр). –  Казан: ТКН, 2001. – 77- 88 б.

 38.  Хатипов Ф. Әдәби осталык серләре. –  Казан: Мәгариф, 2002. – 15 - 18 б.

39 Хатипов Ф. Әмирхан Еники әсәрләренең теле. –  Казан: Мәгариф, 2006.

 – 13 - 15б.

40. Хафизова А. Ә.Еники иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы. – Яр Чаллы. Фән һәм мәктәп, 2008. – 25 - 27 б.

 41.  Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. ( Югары уку йортлары, педагогия училищелары,  колледж студентлары өчен кулланма). –  Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2000. – 351 б.

 42. Хузина М. Мастера психологической повести.(Эстетические и философические открытия В. Распутина) – Казан: Мәгариф, 2007.  –  21- 23 стр.

43. Шиһапова Г. Мәңге үлмәс яктылык. –  Казан: Мәгариф, 1998. – 41- 42 б.

Сөйлә, каләм

Әмирхан ага Еники!.. Татар әдәбиятында гаять үзенчәлекле, ифрат серле һәм үтә сокландыргыч иҗат мәйданын тәшкил итүче олы әдибебез. Фәрит Бәшир.  84 бит

  Беренче хикәяләре үк инде Ә. Еникине психологик анализ остасы итеп таныталар. Әдип иң гади бер көн вакыйгаларын, иң гади кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, көндәлек тормышның гадәти күренешләрен ала да, аларны,

Ә. Еники генә сурәтли алганча, үзәнчәлекле итеп тасвирлый. Ул хикәяләр аша укучыга тирән һәм нечкә хисләр гаммасы, үзенә бертөрле характердагы кешеләрнең эчке дөньясы ачыла. Уйландыра да, сокландыра да, моңландыра да алар.

Ә. Еникинең бер үзенчәлеге шунда, ул беркайчан да фикерен көчләп такмый, әсәрләрнең идеясе кычкырып тормый, ә эчкә яшеренгән була, образ яки вакыйгалар аркылы укучы аны үзе эзләп таба, җаны белән тоя. Шуңа да аның әсәрләреннән бүген безне борчыган күп сорауларга җавап табарга мөмкин. Әйтик, заман проблемаларының да проблемасы – экология мәсьәләсе. Ул хакта хәзер күп сөйләнелә, роман-повестьлар да дөнья күрә тора. Ә. Еники бу хакта махсус язып чыкмады, әмма тыңлыйк әле: “Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Иң элек, сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда җир өстенә җиңелчә генә уйчан бер моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең барлык табигать, барлык җан иясе, әдипләр әйткәчә, сөркүт калып, тәмам мөкиббан китеп, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума... Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез- чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый...” Бу инде “табигатьне саклагыз!” дип шәрран кычкырган коры үгет- нәсыйхәтләрдән күпкә үтемлерәк һәм көчлерәк яңгырый. 86 бит

Әмирхан Еники  һәрнәрсәдә матурлык күрә ала һәм шул гүзәллекне сакларга, якларга чакыра. Шуңа күрә аның геройлары да гүзәллеккәсокланучы затлар. Бу җәһәттән, әдип иҗат иткән хатын-кыз образлары аеруча хәтердә нык уелып кала. Алар үтә нәфис, сылу, гүзәл героинялар. Ул гына да түгел, алар әле эчке дөньялары белән дә затлылар, матурлыкка гашыйк, музыкага, сәнгатькә табынучы персонажлар.

Әмирхан Еники – олуг әдип, олуг фикер иясе. Ул инде бу фани дөньяның хикмәтләрен күп күргән, кичергән, аңлаган кеше... Ни хикмәт,  ул, кайбер “бар нәрсәне белгән” яшьрәкләрдән аермалы буларак, яшәү хәлләренә һаман гаҗәпләнә, теге яки бу хәлне аңларга тырышып гасбилана, икеләнә, киңәшләшә, үзенә һәм бүтәннәргә сораулар куя, борчыла, илдәге вакыйгаларны йөрәге аша үткәреп, үзәнчә киләчәкне фаразлый... Әмирхан Еники исән чагында данда коенып, иҗатына тиереннән артыгын алган (андыйлар да булды!) язучы түгел. Чын бәһәсе киләчәктә алыначак әдип ул. Әмирхан учагы дөрли генә башлады. Р.Фәйзуллин. “Затлы әдип”. (Ә Еники “Мәк чәчәге”- кереш сүз). - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1999. – 6 б.

Ә. Еники – татар әдәбиятын күп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип үз заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын күрсәтә. Әдипнең иҗат дөньясы киң һәм күпкылы. Аның әсәрләрендә сурәтләнгән кеше образлары нигезендә тирән эчке кичереш, уйлану, сиземләү кебек катлаулы психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла. Ул – кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләрне, драматик кичерешләрне тирән аңлаучы һәм шуларны үзенә генә хас чаралар ярдәмендә сәнгать чыганагына әйләндергән сүз остасы. Язучы иҗатында чынбарлыкны эстетик үзләштерү, шул рәвешле, җанлы характерларны тудыру, психологик анализның киң мөмкинлекләреннән, төрле чараларыннан һәм формаларыннан файдалану аша бара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әхлак сыйфатлары.

Әхлак сыйфатларын безнең борынгы бабаларыбыз да иң күркәм сыйфатлар дип бәяләгәннәр. Әхлаклы кешеләрне хөрмәт иткәннәр. Андый кешеләргә киңәшкә килгәннәр , балаларын да шуңа охшатырга тырышканнар...

“Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү

Бүгенге көндә  татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы- эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның х...

Милли үзаң һәм рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләреннән файдалану

Уку-укыту процессын тормышка ашыручы XXI гасыр мәктәпләренең төп бурычы – укучыларда булган сәләтне, балаларның потенциаль мөмкинлекләрен кечкенә яшьтән үк ачыклап, аларны максатчан рәвештә үстерү аша...

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.

Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Әхлаклылык – рухи саулык (Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әдәбиятның роле)

Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды. Шуңа күрә дә табигать канунн...

Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.Бер кавемнең     әдәбияты  нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.”(Ризаэддин Фәхреддин)   Әхлакый тәрбия бирү- ке...

Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү

Әдәбият дәресләрендә укучыларның әхлагы тәрбияләнә.  Һәрбер сыйныфта укучы халык авыз иҗаты әсәрләрен, язучыларның әсәрләрен өйрәнеп, үзендә  тормышта кирәкле сыйфатларны булдыра....