Шамил Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә” повестеның сюжеты белән таныштыру.
план-конспект урока на тему

Сагдиева Ильсеяр Шаукетовна

Шамил Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә” повестеның сюжеты белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh._rek._pl.-kons.docx19.19 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шамил Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә” повестеның сюжеты белән таныштыру.

Максат: 1. Укучыларга повестьның эчтәлеге буенча мәгълүмат бирү.

              2. Повестьның эчтәлеген аңлауларына ирешү.

             3.Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көн.Утырыгыз.Әдәбият дәресен башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

Укучылар, сез Бөек Ватан сугышы чорында иҗат иткән шәхесләрдән кемнәрне беләсез? Һәм аларның нинди әсрләрен беләсез?

Укучы: Ф.Кәрим”Гармунчы аю белән җырчы малай”

Ф.Хөсни “Йөзек кашы”, “Җәяүле кеше сукмагы”

Ибраһим Гази “Онытылмас еллар”романы

Муса Җәлил “Тупчы анты” шигырьләр җыентыгы

Нәби Дәүлинең ”Яшәү белән үлем арасында” повесте белән таныштык.

             III. Өй эшен тикшерү.

     Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә проза әсәрләре, очерклар, сәхнә әсәрләре һәм башка бик күп повестьлар белән таныштык. Ул бик күп әсәрләр авторы Шамил Рәкыйпов дигән идек.

Әйдәгез, хәзер аның тормыш һәм иҗат юлын кабатлап китик әле.

Безнең укучыларыбыз арасыннан аның тормышы белән кызыксынучылар бар һәм алар безгә ниндидер кызыклы мәгълүматлар алып килгәннәр икән. Хәзер аларны тыңлап үтик әле (2 укучы чыгышын тыңлыйбыз).

Укучылар, без сезнең белән аладагы дәрестә Ш.Рәкыйповның кайбер әсәсрләренә күзәтү ясаган идек. Һәм бер нәтиҗәгә килдек? Ш.Рәкыйповның әсәрләрен нинди бер уртак тема берләштерә дидек? (Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары).Әйе, укучылар, дөрес без сезнең белән әле генә Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм шул чорда иҗат иткән кайбер шәхесләребезне санап чыктык. Шушы күренекле шәхесләребез белән беррәттән бу канлы көрәштә бик күп милләт кешеләре дә, безнең иң кадерле кешеләребез: дәү әтиләребез, бабаларыбыз һәм башка бик күп якыннарыбыз шушы сугышта катнашкан.

 Хәзер менә шушы саннарга игътибар итик әле. Менә монда кайсы милләттән күпме кеше катнашканлыгы турында сезнең игътибарыгызга  мәгълүматлар бирелә.

Рәсми мәгълүматларга мөрәҗәгать итсәк, авыр көрәш елларында бик күп сугышчыларга Советлар Союзы Герое исеме бирелүен белербез:

руслардан – 8160

украиннардан – 2069

белоруслардан – 309

татарлардан -161

еврейлардан – 108

казахлардан – 90

грузиннардан- 90

әрмәннәрдән - 90

үзбәкләрдән - 68

мордвалардан -  61

чувашлардан - 44

азербайҗаннардан – 43

башкортлардан - 39

башка милләт вәкилләреннән-189

Укучылар, быел без Бөек Җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтәчәкбез?(70 еллыгын)

Укучылар, безгә якты, тыныч тормыш бүләк иткән кешеләребез инде алар бик аз калды, әйдәгез, без аларга хәлебездән килгән кадәр ярдәм кулыбызны сузыйк, аларның хәлләрен белеп торыйк. Менә шушы “Батырлар” китабы, “Хәтер” китабы һәм  Ш.Рәкыйповның “Геройлар үлмиләр” исемле китапларда бик күп кешеләрнең фамилияләре теркәлгән. Аларның инде күбесе хәбәрсез дә югалганнар.

IV. Яңа теманы формалаштыру.

Укучылар, дәресебезне дәвам итәбез. Бүген без сезнең белән Ш.Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә” повесте белән танышырбыз. Хәзер мин сезне шушы повестьның сюжеты белән таныштырып китәм.

 (Эчтәлек сөйлим).

V. Сүзлек өстендә эш.

исәр – күп уйламый торган (безрассудный)

тузга язмаган – булмас хәлләр

хак сүз – дөрес сүз

пот- бер пот 16 кг тигез була (үлчәү берәмлеге)

кузна – сөяк уйнаганнар

хәрәм – гөнаҺ (нечестно, грех)

сихер- им-том (волшебство, колдовство)

дистә – санау берәмлеге (десятка)

шарт –условия

тәртә – оглобли

көмеш чулпы – арт чәчкә куела торган әйбер (накосник)

VI. Дәреслек белән эш.

Хәзер без сезнең белән дәреслектә бирелгән ”Чәчәчкләр сөйли белә” повестеның беренче бүлеге белән танышырбыз. Укыган вакытта җирле сөйләм сүзләренә һәм тотырыклы сүзтезмәләргә игътибарлы булыгыз.

(Үзем башлап җибәрәм аннары балалар чылбыр буенча укыйлар).

VII. Беренче бүлек өстендә эш.

Укучылар, сез беренче бүлек белән танышып чыктыгыз. Бу бүлектән җирле сөйләмгә кагылышлы булган сүзләрне табыйк әле.

бәрәч – бәтәч

прабильно – правильно

пычак та булмас – берни булмас

кәнишне – конечно

какуй –какой

чүтеки –все – таки

Укучылар, менә бу сез тапкан сүзләр Көнбатыш диалектка кергән сүзләр (мишәр диалекты).

Әйдәгез, хәзер шушы ук бүлектән тотырыклы сүзтезмәләрне (фразеологик әйтелмәләрне) табыйк әле.

пычак та булмас – берни булмас

күзләре очкынланып китте – күзләре ялтырап китте

күз сирпеп – күз төшереп

дөньясын онытып – рәхәтләнеп

агач буе күтәрелергә өлгермәс борын – бераз гына күтәрелү

тәвәккәл таш ярган – югалып калмыйча уңышларга ирешү

VIII. Яңа теманы ныгыту.

  1. Хәзер   повестьның төп өлешенә күчсәк, төп герой монда кем?
  2. Барый нинди бәйрәмгә әзерләнә? (Сабантуй бәйрәменә)

(Сабантуй турындагы күренешне күрсәтеп берничә сүз әйтеп китәм).

  1. Барый нинди түгәрәккә йөри һәм нәрсәгә өйрәнә?

IX.Йомгаклау.

Нинди повесть белән таныштык?

Укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән тагын нәрсәләр турында сөйләштек?

X. Өй эше.

Беренче бүлекнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Обзор жизни и творчества Н.С.Лескова. Особенности сюжета повести «Очарованный странник» («Чернозёмный Телемак», 1873).

Урок литературы в 10 классе по творчеству Лескова. Биографические данные писателя, анализ сюжета повести "Очарованный странник"...

Урок по изучению поизведения с фантастико-приключенческим сюжетом ( на примере повести К.Булычева "Приключение Алисы")

Урок по произведению с фантастико-приключенческим сюжетом мы предлагаем рассмотреть на примере повести К.Булычева "Приключение Алисы" и провести на уроке внеклассного чтения в 6 классе.Особенности уро...

Знакомство с приключенческим произведением с детективным сюжетом на примере повести А. Линдгрен «Приключения Калле Блюмквиста – сыщика» часть I

Урок по произведению А, Линдгрен "Приключения Калле Блюмквиста" рекомендуем провести на уроке внеклассного чтения в 5 классе.Урок по изучению данного произведения проходит интересно и увлекательно, Ре...

Пейзаж и развитие сюжета в повести Н.М.Карамзина "Бедная Лиза"

Данная схема позволяет выявить роль пейзажа в развитии сюжета повести, удобна при анализе произведения....

: «Повесть А.С. Пушкина «Метель». Мастерство сюжета. Особенности построения повести».

Урок по повести А.С. Пушкина "Метель" в форме аналитической беседы, в ходе которой рассматриваются элементы повести, композиция, характеристика героев, авторская ирония по отношению к двум молодым люд...

А.С. Пушкин «Капитанская дочка». Сюжет исторической повести. Исторические события и герои на страницах повести.

Урок литературы интегрированный с историей . Урок-исследование поможет учителю познакомить учащихся  с историей создания повести  "Капитанская дочка"; сформирует мение  работать с архив...

"Сөннәтче бабай" повесте сюжеты" темасы буенча дәрескә презентация

А.З.Рахимовның иҗади үсеш,  мәгълүмати-коммуникатив һәм сәламәтлекне саклау технологияләрен кулланып  үткәрелгән дәрес.Тема: Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” повесте сюжетыШулай ...