Г. Исхакыйга багышланаган “Йолдызлы сәгать”
методическая разработка на тему

Сагдиева Ильсеяр Шаукетовна

Г. Исхакыйга багышланаган “Йолдызлы сәгать”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g.ishakyy_meropr.docx16.04 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Г. Исхакыйга багышланаган “Йолдызлы сәгать”.

Максат: 1. Г. Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

2. Сөйләм телен үстерү.

3. Г. Исхакыйның әсәрләре аркылы туган телебезне ярату хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Язучыларның портретлары, хәрефләр язылган 10 шакмак.

Алып баручы: Тактага 5 язучының портреты беркетелгән, номер куеп исемнәре язылган:

  1. Ш.Камал
  2. Ә.Фәйзи
  3. Г.Исхакый
  4. М.Әмир
  5. Г.Ибраһимов

Шушы язучыларның кайсысы туган иленнән читтә яшәгән һәм повесть, роман, хикәя, сәхнә әсәрләре язган? Кайсысының исеме дә,  иҗаты да соңгы елларда гына туган халкына әйләнеп кайтты? (Җавап рәвешендә дөрес дип уйланган сан күтәрелә һәм язучының исеме атала).

Җавап:  3. Г. Исхакый.

Алып баручы: Мин сезгә берничә язучының биографиясеннән берәр җөмлә укыйм. Кайсысы Г. Исхакыйга туры килә?

1.Казандагы Бишбалта бистәсендә һөнәрче гаиләсендә туа.

2. Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә туа.

3. Атаклы язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында дөньяга килә.

4. Классик язучы, татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе Мордва АССРның Рузаевка районы Пешлә авылында хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Алып баручы.

Г.Исхакый әдәбиятка шактый иртә килә. Ул 17 яшендә беренче әсәрен яза.

1. “Бай углы”

2.”Кәләпүшче кыз”

3.”Тәгаллемдә сәгадәт”

4.”Кияү”

5. “Ике йөз елдан соң инкыйраз”

Шушы әсәрләр арасыннан кайсысын атар идегез?

Алып баручы.

Бу өзек Г.Исхакыйның кайсы хикәясеннән алынган?

“...Өйләрендә әллә никадәр җиһазлар булмаса да, җәмәгатьләре шул карт, карчык булып бетсә дә, Гөлйөзем әби күмәч сала, кыстыбый пешерә, бәйрәм көннәрендә картның намаздан кайтуына коймак әзерләп куя иде...”

  1. “Татар гакылы”
  2. “Башкорт  бәхете”
  3. “Кәҗүл читек”
  4. “Кияү”
  5. “Сөннәтче бабай”

Алып баручы.

Хәзер укылачак өзек кайсы романнан алынган?

“... Менә безнең Сәгадәт шул әти –әни белән үсте. Уналтыга җиткәндә ул үзенчә генә гакылга утырган иде. Ягъни үзенең җиткән кыз икәнен, кызларага үзенең исемен чабып саклау тиеш икәнен бик яхшы белгән иде”.

  1. “Теләнче кыз”
  2. “Тормышмы бу?”
  3. “Бай углы”
  4. “Мулла бабай”

Алып баручы.

Г.Исхакый кайсы илдә вафат була?

1. Кытайда

2. Франциядә

3. Төркиядә

4. Польшада

5. Германиядә

Алып баручы.

“Гаяз әфәнде кебек сирәк бер әдипнең, Гаяз әфәнде кебек сирәк бер кешенең мөхәррирнең һәрвакыт бар булып торуы безнең татар халкы өчен минут саен кирәк”.

  Яшә халык! Яшә, Гаяз әфәнде! Бу сүзләрне Г. Исхакыйның замандашларыннан кайсы әйткән?

  1. Ф. Әмирхан
  2. С.Рәмиев
  3. Г. Хөсәенов

Финишка килеп җиткән, иң күп йолдыз алган 5 укучы ярдәмчеләре белән 2 нче турга үтә. Уеннан чыгучы укучыларга бүләкләр тапшырыла.

Хәрефләр язылган 10 шакмак чәчелә. 1 минут эчендә шул хәрефләрдән иң озын сүз төзергә кушыла. (Уенда тамашачылар да катнаша ала)

Тамашачылар белән уен.

Өстәләгә тартма куела. Анда нәрсә куелганы билгеле түгел. Алга чыккан тамашачы алып баручыга сораулар бирә. Алып баручы “әйе”,”юк” дип җавап бирә. Бүләкнең исеме билгеле булганчы, уен дәвам итә. Дөрес җавап биргән тамашачы бүләкне үзенә ала.

 Ярдәмче укучылар белән уен.

Уенда катнашучы укучылар өчен 5 тартма әзерләп куелган. Иң озын сүз язган укучыга 1 йолдыз тапшырыла. Аның 3 тартма ачарга хокукы бар.Ул һәр тартманы ачканда берәр йолдызлы 2 укучы уеннан чыга. Аларга бүләкләр тапшырыла.

 Алып баручы.

 Г.Исхакый күп кенә драма әсәрләре иҗат иткән. Уфада 1906 елның 21 нче апрелендә беренче мәртәбә татарча спектакль куела. Ул - Г.Исхакыйныкы.

1. “Тартышу”

2. ”Ике гашыйк”

3. “Өч хатын белән тормыш”

4.  “Алдым - бирдем”

5. “Җан Баевич”

Шушылар арасында кайсысы дип уйлыйсыз?

Алып баручы.

Г.Исхакыйның кайсы драма әсәрендә татар халкының аянычлы язмышы сурәтләнә?

1. “Мөгаллим”

2. “Мөгаллимә”

3. ”Кыямәт”

4. ”Җәмгыять”

5. ”Зөләйха”

Алып баручы.

Г.Исхакыйның без өйрәнгән кайсы әсәрендә борынгыдан килгән йола, гореф – гадәтләр турында язылган?

1. “Зиндан”

2. “Тормышмы бу?”

3. “Сөннәтче бабай”

4. “Ул әле өйләнмәгән”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Йолдызлы сәгать

разработка мероприятия предназначена для изучения татарского  языка и  литературы...

Интеллектуальная игра на татарском языке "Звездный час"("Йолдызлы сәгать").

Презентация выполнена в форме одноимённой телевизионной игры. Может быть использована как на внеклассных мероприятиях, так и на уроках татарской литературы при прохождении темы: "Устное народное творч...

Внеклассное мероприятие в 4 классе "Йолдызлы сәгать. Туган телем -иркә гөлем"

Это мероприятие посвящается ко дню родного языка, которого отмечаем 21 февраля.Можно использовать в 3- 4 классах.С учениками вспоминаем устное народное творчество татарского народа.Это загадки, сказки...

Йолдызлы сәгать

Тема:  “Йолдызлы сәгать” Максат:  Әхлак тәрбиясе буенча укучыларның белемнәрен ныгыту.Укучыларда әхлаклылык, игтибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Җиһазлау:  Санлы карточкал...

"Йолдызлы сәгать" - уен-конкурс

Внеклассное мероприятие по татарскому языку...

Внеклассное мероприятие "Йолдызлы сәгать"

Уен 6 нчы сыйныф укучылары (татар төркеме) белән үткәрелә. Биремнәр татар әдәбияты дәреслеге буенча төзелде....