Йолдызлы сәгать
план-конспект занятия по теме

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

Тема:  “Йолдызлы сәгать”

 

Максат:  Әхлак тәрбиясе буенча укучыларның белемнәрен ныгыту.Укучыларда әхлаклылык, игтибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

 

Җиһазлау:  Санлы карточкалар, биремнәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yoldyzly_sshchgat.docx23.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Йолдызлы сәгать”

Максат:  Әхлак тәрбиясе буенча укучыларның белемнәрен ныгыту.Укучыларда әхлаклылык, игтибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:  Санлы карточкалар, биремнәр.

Класс сәгате барышы:

     Бүген “Йолдызлы сәгатькә

Килдек көч сынашырга.

Кызармас өчен йөзебез

Кирәк нык тырышырга.

Уйныйк әле, йулыйк әле,

Сынатыштан булмасын.

Бәйге барганда берәү дә

Йоклап басып тормасын.

    Хәерле көн, хөрмәтле укчылар! Без бүген сезнең белән “Йолдызлы сәгать” дигән бәйгегә җыелдык. Бәйгедәге биремнәр класс сәгатьләрдәге темалар буенча булачак. Кем дәрестә игътибар белән тыңлап, барысын да өйрәнеп барган, аңа Йолдызлы сәгать үзенең бәхетле минутларын бүләк итәр. Биремнәр өч турда булыр, ә иң соңга калган ике укучыга финал уены булачак. Һәр дөрес җавапка бер йолдызчык бирелер, ә кемнең йолдызчыклары иң аз була, шул уеннан чыга барачак..Биремнең тәртибе болай:  мин сезгә бер сүзнең аңлатмасын укыйм һәм җавапларның вариантларын күрсәтәм. Ә сез дөрес дип исәпләгән җавапның номерын күрсәтерсез. Хәерле сәгатьтә, укучылар!

Беренче турның беренче биреме.

  1. Кешенең уйлау, фикер йөртү сәләте, аңлылык дәрәҗәсе.  (акыл)

  1. Кешеләрнең бер- берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы, принциплар җыелмасы.   ( әхлак)

  1. Тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе.  (бәхет)

  1. Үз тәртибеңне, эш- кыланышларыңны бәяләү хисе. (намус)

  1. Тормыштагы төрле гыйбрәтле күренешләрне гомумиләштереп, тапкыр әйтелгән фраза.  (мәкаль)

  1. Кешедәге акыл яки физик көч таләп итә торган максатлы эшчәнлек.  (хезмәт)

  1. Түзем һәм тыныч холыклы, ашыкмаучан, ашкынмаучан.  (сабыр)

  1. Тыштан яхшы булып күренеп, асылда начарлык эшләүче, берәү алдында бер төрле, икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүче.  (икейөзле)

Беренче турның икенче биреме. Мин сезгә әкият табышмак укыйм. Ә сез сорауга дөрес җавап бирергә тырышыгыз.

Малайның исеме ничек булган?

Роза, Нина, Наза, Әсма бер малай белән танышалар. Үзләренең исемнәрен әйтәләр дә:

  • Синең исемең ничек соң? – дип сорыйлар.
  • Берегезнең исеменнән беренче хәрефне, 2-нең исеменнән икенче хәрефне, 3-нең исеменнән 4 хәрефне алып, бергә төзегәч, минем исем килеп чыга,- дигән малай.

Малайның исеме ничек булган?

(Риза)

Беренче турда иң аз * җыйган кеше уеннан чыгарыла. Ә калганнар белән икенче турга күчәбез. Уеннар арасында музыкаль тәнәфес үткәрелә.

Икенче турның биреме белән танышып үтик. Бу турда без укучыларның мәкальләрне ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерербез.

  1. Сабанда сайрамасаң....(  ындырда ыңгырашырсың, тынычлап эшләрсең, рәхәтләнеп ач торырсың)

  1. Яхшылык...( таш эретә,  күңелне йомшарта,  рәхәтлек бирә)

  1. Инсафлының теле...( матур,   саф,  тәмле)

  1. Ашыккан...(ашка пешкән,   сөткә пешкән,   суга төшкән)

  1. Холыксыз кеше койрыксыз...( көймәгә,    кошка,   еланга охшый)

  1. Егет кешегә...( 70,  30, 40 төрле һөнәр дә аз)

  1. Иренгән  ...( 2,  10, 15 эшли)

  1. Телеңне тыйсаң... ( тыныч булырсың,   бәхетле булырсың, шат )

  1. Китапсыз йорт... ( кошсыз урман, агачсыз, күңелсез)

  1. Язның бер көне...  ( ел туйдыра, шатлык китерә, уңыш китерә)

Иң аз * алучылар уеннан чыгарыла.

Тәнәфес.

Өченче турның биреме Татарстаныбыз һәм аңа бәйле әйберләр бәйле булачак. Игътибар белән тыңлагыз.

  1. Гербтагы җәнлек. (төлке, бүре, барс, куян)
  2. ТТТатарстандагы иң зур елга? ( Идел, Сөн, Чулман, Агыйдел)
  3. Республикабызның төп табигый байлыгы? ( нефть, ташкүмер, тоз, руда)
  4. Чаллы шәһәрендә чыга торган балалар газетасы?  ( “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”)
  5. Татарстанның беренче президенты кайда туган?  (Әнәк, Әтәс, Апач)
  6. Татарстанның дәүләт телләре?  ( рус, башкорт, татар, немец)
  7. Г. Тукайның яшьлек хатирәләрен саклаган авыл? (Кырлай, Өчиле, Кушлавыч)
  8. Г. Тукайның әнисенең исеме?  (Газизә, Шәрифә, Мәликә, Мәмдүдә)
  9. Татарларда күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге.( торт, бәлеш, чәк- чәк)
  10. Казанның ничә еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз? ( 50, 100, 1000)

Калды монда иң уңганнар,

Иң тапкырлар, булганнар.

Барысы да моны күреп,

Көнләшеп тә куярлар.

Иң соңгы калучылар өчен “МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК” сүзеннән яәа сүзләр төзергә.

Җиңүче ачыклана.

Җиңелүчеләр юк бүген,

Бар да елмаеп торсын.

“Йолдызлы сәгать” сездә

Дуслык нигезен корсын.

Уен тәмам.

Ачык класс сәгате эшкәртмәсе

“Йолдызлы сәгать”

                 Укытучы : Әхтәмова Г. И.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Йолдызлы сәгать

разработка мероприятия предназначена для изучения татарского  языка и  литературы...

Интеллектуальная игра на татарском языке "Звездный час"("Йолдызлы сәгать").

Презентация выполнена в форме одноимённой телевизионной игры. Может быть использована как на внеклассных мероприятиях, так и на уроках татарской литературы при прохождении темы: "Устное народное творч...

Внеклассное мероприятие в 4 классе "Йолдызлы сәгать. Туган телем -иркә гөлем"

Это мероприятие посвящается ко дню родного языка, которого отмечаем 21 февраля.Можно использовать в 3- 4 классах.С учениками вспоминаем устное народное творчество татарского народа.Это загадки, сказки...

"Йолдызлы сәгать" - уен-конкурс

Внеклассное мероприятие по татарскому языку...

Внеклассное мероприятие "Йолдызлы сәгать"

Уен 6 нчы сыйныф укучылары (татар төркеме) белән үткәрелә. Биремнәр татар әдәбияты дәреслеге буенча төзелде....

Г. Исхакыйга багышланаган “Йолдызлы сәгать”

Г. Исхакыйга багышланаган “Йолдызлы сәгать”...