И.Юзеев "Бакчачы турында баллада"
план-конспект урока по теме

Сагдиева Ильсеяр Шаукетовна

МАГБУ "139 нчы гимназия"

6 нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен план - конспект

Сәгъдиева Илсөяр Шәүкәт кызы, I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2014 ел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon i.yuzeev_plan_-_konsp._2.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көн! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

Укучылар, сез бүгенге эстрада белән таныштыр инде. Бүгенге көндә сез кайсы җырчыларны һәм нинди җырларны аеруча яратып тыңлыйсыз?

Укучы: С. Фәтхетдинов, Х.Фәрхи, З.Билалов, З.Фәрхетдинова һ.б.

Укытучы: Хәзер сез бер җыр тыңлап китәрсез. Бу җырны кем башкаруын һәм бу юлларның авторы кем икәнлеген әйтә алырсызмы икән?

 Укучы: Зөһрә Сәһәбиева башкаруында “Мәтрүшкәләр” җыры, авторы – Илдар Юзеев.

Укытучы:Әйе, укчылар, Зөһрә Сәһәбиева башкаруында “Мәтрүшкәләр” җырын ишеттегез, бик күп җырларның авторы Илдар Юзеев. Бәлки әле сезнең “”Кыр казлары артыннан, “Җидегән чишмә”, җырларын да ишеткәнегез “Гашыйклар тавы ” спектакелен караганыгыз бардыр. Аларның да авторы - Илдар Юзеев.

Укытучы: Илдар Юзеев кайсы чорда иҗат иткән соң?

Укучы: Илдар Юзеев 20 нче гасыр ахырында иҗат иткән.

Укытучы: 20 нче гасыр ахырында һәм бүгенге көндә иҗат иткән нинди язучыларны беләсез?

Укучы: Мөдәррис Әгъләмов, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Резедә Вәлиева.

Укытучы:Сез менә бу сурәттә Илдар Юзеевның портретын күрәсез (тактада Илдар Юзеевның портреты эленгән).

Бүген без сезнең белән Илдар Юзеевның тормыш һәм иҗат юлы,”Бакчачы турында баллада” сы белән танышырбыз.

Укытучы: Мин сезне Илдар Юзеевның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырам һәм сез тактада бирелгән хронологик таблицаны да дәфтәрләрегезгә яза барырга тиеш буласыз.

Шагыйрь һәм драматург Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туган. Шунда урта мәктәпне тәмамалаганнан соң, 1950- 1954 нче елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый:1954 -1966 елларда “Пионер” (хәзерге “Ялкын”)республика балалар журналында җаваплы секретарь, аннары бер ел “Чаян” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967- 1971 елларда Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты.1972-1973 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел “Казан утлары” журналының поэзия бүлеге мөдире.1977-1987 елларда Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире – идарә рәисе урынбасары вазифасын башкара.

1968 елдан бирле Татарстан, 1979 елдан РСФСР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора. Ул шулай ук 1976-1983 елларда Азия һәм Африка илләре язучылары белән багланыш буенча Совет комитеты әгъзасы эшләрен башкара. СССР язучыларының VII (1981), VIII (1986)  съездларында катнаша.

  Төрле елларда Татарстан язучылар берлегенең шагыйрьләр остаханәсен җитәкли.

  Поэмалары һәм балладалары өчен ул, шагыйрьләрдән беренче буларак, 1968 елда Татарстанның Муса Җәлил исемендәге, ә 1960 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләренә лаек була.

  И.Юзеевның драма әсәрләре татар сәхнәсендә генә түгел, башка милли театр сәхнәләрендә дә куелды. Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен, аңа 1979 елда Татарстанның, ә1983 елда РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе  дигән исем бирелде.

  Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен СССР Верховный Советының Указы нигезендә 1986 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президенты Указы  нигезендә 1993 елда Татарстанның халык шагыйре дигән исем бирелде.

Дата

  Вакыйгалар

1933 елның

3 гыйнварында

Илдар Гафур улы Юзеев Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа.

Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый.

1950- 1954 нче елларда

Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый.

1954 -1966 нчы елларда

 “Пионер” (хәзерге “Ялкын”) республика балалар журналында җаваплы секретарь, аннары бер ел “Чаян” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1967- 1971нче елларда

Татарстан язучылар берлегенең әдәби консультанты.

1972-1973 нче елларда

Мәскәүдә СССР язучылар каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел “Казан утлары” журналының поэзия бүлеге мөдире.

1968 -1979 нчы елларда

РСФСР язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора.

(Бу пьесаларның исемлеге тактада язылган һәм әлегә күрсәтелми).

“Янар чәчәк”(драма),”Бөркетләр кыяга оялый”(комедия),”Сандугачлар килгән безгә”(моңсу драма),”Кыр казлары артыннан”(мелодрама),”Бәхетемнән узып барышлый”(драма),”Онытылмас бәет” (драма),”Очты дөнья читлегеннән”(шигъри трагедия),”Соңгы сынау” (шигъри трагедия),”Улыбыз өйләнә без аерылышабыз” (комедия),”Безнең әти мировой” (комедия),”Ак калфагым төшердем кулдан...” (драма),”Гашыйклар тавы” (драма),”Эзләдем, таптым, югалттым” (драма).

Укытучы:Илдар Юзеев үзе күпкырлы талант иясе. Сез аның Зөһрә Сәхәбиева башкаруында “Мәтрүшкәләр” җырын тыңлап киттегез. Аның бик күп пьесалары сәхнәләрдә уйнала. Сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

Укучы: ”Гашыйклар тавы”, “Улыбыз өйләнә без аерылышабыз”,”Кыр казлары артыннан” һ.б. (тактада язылган пьесаларны укып – танышып чыгалар һәм дәфтәрләргә язып куялар).

Укытучы: Пьесаларын искә төшердек, ә хәзер балладаларына күчәбез. Бу безнең дәресебезнең икенче өйрәнеләчәк темасы.

Баллада – яшәү, тормыш, кешелеклелек турында зур фикерләрне аңлаешлы һәм тәэсирле итеп шигъри формада сөйләп бирүче әсәр. Ул тугрылык, намуслык, горурлык, ярату яки нәфрәтләнү кебек олы хисләрне тасвирлый (дәфтәрләргә язалар).

 Укытучы: Бүген без сезнең белән Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” сы белән танышырбыз. Башта укчылар игътибарны тактада эленгән рәсемгә юнәлтик әле.

  • Рәсемдә кем һәм нәрсәләр сүрәтләнгән?
  • Рәсемдә Бакчачы карт, бакча, төрле - төрле агачлар, матур - матур чәчәкләр, агачларга төрле кошлар кунган.

Укытучы: Әйе, матур, җәйге табигать сурәтләнгәнен күрәбез. Сездә бу рәсем нинди хисләр уятты?

Укучы: Җәй айлары сагындыра.

Укытучы: Күңелебездә шатлык хисе туды дип әйтә алабызмы?

Укучы: Әйе, әйтә алабыз.

Укытучы: Автор ни өчен Бакчачы картка багышлап баллада язган икән? Без бу сорауга җавапны балладаны укыгач табарбыз. Хәзер бергәләшеп сүзлек дәфтәрләренә кайбер аңлашылмаган сүзләрне язып куйыйк әле.

Сүзлек өстендә эш.

Каргалган җир – проклятая земля

Тетрәү – содрогаться, сотрясаться

Убылырга- проваливаться, провалиться

Тирәк –тополь

Былбыл – соловей

Богау – кандалы,оковы

Ау – охота

Сулырга – вянуть

Назламый- не ласкает

Хәсрәт, сагыш – тоска, грусть

Дан – слава

Төнбоек – кувшина

Укытучы: Хәзер мин балладаны укыйм сез игътибар белән карап барыгыз (укыйм). Ә хәзер балладаны үзегез дә сәнгатьле итеп укып чыгыгыз (чылбыр буенча укыйлар).

Укытучы: Мин сезгә балладаны укыр алдыннан сорауны әйткән идем инде. Әйдәгез шушы сорауга җавап биреп карыйк әле. Сорау мондыйрак иде. Автор ни өчен Бакчачы картка багышлап баллада язган дип уйлыйсыз?

Укучы: Бакчачы карт бу бакчаны матурлау өчен бик күп эшләр башкарды. Мәсәлән: ул бу ташландык җирне үз куллары белән йомшартты, күп көчен куйды. Бакча  шуннан соң гына матурланды.

Укытучы: Димәк, көч куйгач, тир тамызгач мондый эшләр нәтиҗәсез калмый икән. Бакчачы картның тырышканлыгын без тагын ничек исбатлый алабыз?

Укучы: Элек бу урыннан су акмый торган булган, хәзер су ага башлады. Кошларага кунар өчен агач булмаган, хәзер бакчада тирәк агачы үсә. Хәтта ташлар өстенә гөлләр үсеп чыккан. Тырыш картның һәм бакчаның даны еракларга таралган.

Укытучы: Әйе, бик дөрес.Татар халкында мондый мәкаль дә бар: ”Тырышкан табар, ташка кадак кагар”. Сез ничек уйлыйсыз, бу мәкаль Бакчачы картка туры киләме?

 Укучы: Әйе,килә. Чөнки ул ташлы, тетрәнгән, убылган җирләрне йомшартып матур – матур гөлләр үсә торган былбыллы бакча ясады.

Укытучы: Димәк, укучылар, кешегә үзенең максатына ирешер өчен теләк һәм тырышлык кирәк икән. Тырышлык булса, ташландык җирләрне дә файдалы һәм кирәкле итеп була.

Укытучы: Балладаның икенче өлешендә нинди вакыйга була?

Укучы: Бакчага еланнар ияләшәләр. Алар гөлләргә, тирәккә үреләләр.

Укытучы: Сез ничек уйлыйсыз: автор ни өчен балладага елан образын кертә һәм аларны кемнәр белән чагыштыра?

Укучы: Кешеләр белән чагыштыра.

Укытучы: Әйе, дөрес. Ни өчен еланнарны кешеләр белән чагыштыра дип уйлыйсыз?

Укучы: Чага торган усал еланнар булган кебек, усал, чага торган кешеләр дә була. Андый кешеләр кешенең уңышларыннан, сөенеченнән, рәхәтеннән көнләшә һәм сүзләре кеше күңелен яралый торган була.

Укытучы: Баллада да картның уңышларыннан кем көнләшә соң?

Укучы: Күрше карты.

Укытучы: Күрше карты нәрсәләр әйтә, нинди киңәшләр бирә?

Укучы: Еланнар былбыллар артыннан киләләр ди.

Укытучы: Бакчачы карт күршесенең сүзен тыңлап нәрсәләр эшли?

Укытучы: Читлекләр куеп кошларны аулап бетерә. Шуннан соң еланнар да китә, кошлар да сайрамый. Бакчаның җырчылары - былбыллар үлеп беткәч, Бакчачы картны да көнләшүчеләре тынычлыкта калдыралар.

Укытучы: Бабайны еланнар тынычлыкта калдырсалар да, аның күңеле, йөрәге тынычмы соң? Бакча һаман да ямьлеме?

 Укучы: Бабай кылган гамәлләре өчен бик үкенә. Сайрамый калган былбылларын сагына. Бакчаның яме югала.

Укытучы: Әйе, укчылар, даны еракларга таралган бакчаны үз куллары белән җимерде. Үлгәчтән кабере өстендә былбыллар сайравын ишетергә тели. Былбыллар сайравын ишеткән саен аның хәсрәте яңара. Ул бу эшкә бик тә үкенә.

Татар халкында шундый мәкаль бар: “Кеше сүзе кеше үтерә”- дигән. Бу мәкальнең мәгънәсе балладаның эчтәлегенә туры киләме һәм нәтиҗә ясап нәрсә әйтә алабыз?

Укучы: Мәкальнең мәгънәсе балладаның эчтәлегенә туры килә, чөнки Бакчачы карт үз куллары, кеше сүзе белән бакчасының ямен җибәрде, үзенең зур байлыгы- моңын, җан авазын югалтты. Шуның өчен ул үләргә дә риза булып үкенә, йөрәге әрни. Аның бакчачы, ягъни табигатьне саклаучы дигән даны да югала.  

Укытучы: Шулай итеп, кешегә тормышта нәрсәгәдер ирешү өчен күп тырышлык куярга кирәк. Ләкин уңышка ирешкәч тә, тынычлап, ваемсыз булып яшәргә ярамый. Җирдә матурлыкка, яхшылыкка, синнән көчсезрәк булган тереклеккә куркыныч янап тора. Кайвакыт явызлык баш күтәрә, синең каршыңа килеп баса. Менә шул чакта инде синең ныклыгың сынала. Син куркып чигенсәң, бәлки, вакытлыча тынычлап та калырсың, әмма үзеңә хөрмәт югалыр, яшәвеңнең мәгънәсе бетәр. Яшәү салкын бушлык, кирәксез – кызыксыз гомергә әйләнеп калыр.

Укытучы: укучылар, менә шулай итеп, дәресебез ахырына да якынлашты.

  • Бүгенге дәрестән сез нинди яңалык алдыгыз?
  • Илдар Юзеевның тормышы һәм иҗаты белән таныштык. “Бакчачы турында баллада”сы белән таныштык.
  • Илдар Юзеевның  нинди әсәрләрен искә төшердек?
  • “Янар чәчәк”(драма), ”Бөркетләр кыяга оялый”(комедия), ”Сандугачлар килгән безгә”(моңсу драма), ”Кыр казлары артыннан” (мелодрама), ”Бәхетемнән узып барышлый” (драма), ”Онытылмас бәет” (драма),”Очты дөнья читлегеннән” (шигъри трагедия),”Соңгы сынау” (шигъри трагедия), ”Улыбыз өйләнә без аерылышабыз” (комедия),”Безнең әти мировой” (комедия),”Ак калфагым төшердем кулдан...” (драма),”Гашыйклар тавы” (драма),”Эзләдем, таптым, югалттым” (драма).
  • Нинди баллада белән таныштык?
  • “Бакчачы турында баллада”сы белән таныштык.

Укытучы: “Бакчачы турында баллада”сын да кем турында сүз барды?

Укучы: Бакчачы карт, аның тырышлыгы,күп көч куеп башта бакчаны ямьләндерүе, ә ахырда шушы сандугачлы гөлләр бакчасын еланнарны җиңә алмыйча ярдәмгә мохтаҗ җан ияләрен - кошларны аулавы турында сүз бара.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.6нчы сыйныфта әдәбият дәресенең план-конспекты...

Шәүкәт Галиев "Ике дус турында баллада"

8 нче сыйныфта Ш.Рәкыйповның "Чәчәкләр сөйли белә" повестен укыганда куллану өчен...

Тема урока: « Баллада И.Гете «Лесной царь» и перевод В.А.Жуковского. Средства создания эмоционального напряжения в балладе»

Литература6 класс  (общеобразовательный)Программно-методическое обеспечение:  Программа для общеобразовательных учреждений под редакцией В.Я.Коровиной, учебник Литература 6 класс, автор-сост...

И.Юзеев "Йолдыз кашка турында баллада"

И.Юзеевның "Йолдыз кашка турында баллада" сын өйрәнү...

И. Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итү. “Бакчачы турында баллада”.

И. Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итү. “Бакчачы турында баллада”....

И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын анализлау

В ходе урока демонстрировались слайды в программе MicrosoftPowerPoint. Использование данной технологии позволяет  значительно сэкономить время на уроке. Использование информационно-коммуникационн...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....