Шәүкәт Галиев "Ике дус турында баллада"
материал на тему

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

8 нче сыйныфта Ш.Рәкыйповның "Чәчәкләр сөйли белә" повестен укыганда куллану өчен

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ике дус турында баллада

Иван Ильченко белән Барый Шәвәлиевның якты истәлегенә багышлыйм.

Шәүкәт Галиев

Иван белән

Бари бергә

Сулар кичкән,

Утка кергән.

Тәмәкене

Бүлеп төргән

Һәм эзгә-эз

Басып йөргән.

Ир дуслыгы

Тыныч була,

Тыныч була –

Кырыс була.

Алда ДЗОТ –

Тимер калкан,

Күпме егет

Ята чалкан...

Фашист уты

Юлны бүлә,

Һәр адымга

Гомер түлә...

Бари, Иван

Карашалар,

Күзләр белән

Аңлашалар.

Сикереп торып

Утка таба

Икәүләшеп

Алар чаба.

Кочаклашып

Гүя кушлар,

Пулемётка

Ава дуслар.

Кушыла бергә

Каннары да,

Рус, татарның,

Даннары да.

Ачыла юл,

Кача дошман.

Дошманнарга

Салып пошман,

Иван белән

Бари бергә

Әле һаман

Йөри бергә!

Гаҗәпләнмә,

“Йөри” дисәм,

Дуслар үлсә –

Дуслык исән!

Тыныч була,

Кырыс була,

Мондый дуслык

Корыч була!

Август, 1961


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.6нчы сыйныфта әдәбият дәресенең план-конспекты...

И.Юзеев "Бакчачы турында баллада"

МАГБУ "139 нчы гимназия" 6 нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен план - конспект Сәгъдиева Илсөяр Шәүкәт кызы, I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2014 ел....

Тема урока: « Баллада И.Гете «Лесной царь» и перевод В.А.Жуковского. Средства создания эмоционального напряжения в балладе»

Литература6 класс  (общеобразовательный)Программно-методическое обеспечение:  Программа для общеобразовательных учреждений под редакцией В.Я.Коровиной, учебник Литература 6 класс, автор-сост...

И.Юзеев "Йолдыз кашка турында баллада"

И.Юзеевның "Йолдыз кашка турында баллада" сын өйрәнү...

И. Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итү. “Бакчачы турында баллада”.

И. Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итү. “Бакчачы турында баллада”....

И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын анализлау

В ходе урока демонстрировались слайды в программе MicrosoftPowerPoint. Использование данной технологии позволяет  значительно сэкономить время на уроке. Использование информационно-коммуникационн...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....