Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.
план-конспект урока (6 класс) по теме

Галиева Ландыш Ильгизовна

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

6нчы сыйныфта әдәбият дәресенең план-конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres_ildar_yuzeev.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

6нчы сыйныфта әдәбият дәресенең план-конспекты

Галиева Л.И..,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең максаты:

  1. Укучыларга шагыйрь турында мәгълүмат бирү;
  2. Балладаны сәнгатьле уку, эчтәлекне эзлекле сөйли алуларына ирешү;
  3. Хезмәтне зурлау, олылау кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Материал: 1. Ганиева Ф.Ә. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек – хрестоматия. Казан: Мәгариф, 2006., 168-171 нче битләр

2. “Сабантуй”, 12.03.1994 (№20)

3. “Мәйдан” журналы, декабрь 12/2002

4. “Илдар Юзеев” папкасы (иҗат лабораториясе)

Җиһазлау: шагыйрьнең портреты, төрле елларда төшкән фоторәсемнәре, китапларыннан күргәзмә, компьютер, проектор.

Дәрес тибы: язучы иҗатын өйрәнү.

Технология: компьютер технологиясе.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, текст белән эшләү, укытучы сөйләме, сәнгатьле уку, иллюстрацияләр белән эш, әсәрне өлешләргә бүлу, исем кую.

Дәрес барышы.

  1. Классны дәрескә оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Барыгыз да күргәнегезчә, тышта кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Менә шушы аклыкның, сафлык нурларының күңелләрегезгә иңүен телим, балалар. Күңелегез ак кардай чиста һәм пакь булсын!

Йөзләрегезгә караганда, сезнең бүген кәефләр шәп. Нигәдер, гадәттәгедән дә матуррак күренәсез. Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик. (Сөйләгәндә проектордан анимация белән кышкы табигать күренешләре күрсәтелә. Слайд №1)

  1. Актуальләштерү.

И.Юзеев сүзләренә язылган “Мәтрүшкәләр” җыры яңгырый. Музыка астында укытучы сөйли:

Кеше җанына һәрвакыт гүзәллек, матурлык кирәк. Менә шушы кабатланмас гүзәллек өчен ул җиде диңгез кичеп, җитмеш таулар үтеп, гомер йомгагының җепләрен, Каф тауларының хәтәр кыяларына бәйләп югарыга күтәрелергә әзер.

Кешене үзе тапкан матурлык кына сокландыра, үзе ачкан серләр генә гаҗәпләндерә. Ә шагыйрь – һәркөнне берәр яңалык, матурлык ачучы ул. Шагыйрь барыннан да бигрәк, үз халкының йөз аклыгы, аның иманы, вөҗданы. Шулай булганда гына ул аның күрке, мактанычы була ала. Без бүгенге дәресебездә сөйләшәчәк шагыйрьгә нәкъ менә шундый сыйфатлар хас. Ул – Илдар Юзеев. (Слайд №2. Шагыйрьнең портреты.)

Дәресебезне шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, аның “Бакчачы турында балладасын” өйрәнүгә багышларбыз. Компьютер безгә ярдәмгә килер.  

Дәфтәрләрне ачтык. Число һәм теманы язып куябыз:

Җиденче февраль.

И.Юзеев. “Бакчачы турында баллада”.

Класс эше. (Слайд № 3)

(Алга таба укытучы сөйләме, әңгәмә компьютер слайдлары карау белән чиратлаштырыла.)

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә оештырыла. Укучыларның фикерләре тыңлана.

Укытучы: Илдар юзеев 1933 нче елның 13 нче гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады дигән гап-гади татар авылында, татар гаиләсендә туа. Әтисе Гафурҗан агай һәм әнисе Шәкүрә апа икесе дә укытучылар була. (Слайд № 4. И.Юзеевның әтисе һәм әнисе төшкән фотосурәт)

Ямады урта мәктәбен тәмамлый. Иҗат тылсымы белән тулышкан күңеле һәм белемгә омтылышы И.Юзеевны Казанга алып килә. Хәзерге ТДГПУ нда укыганда ук ул шагыйрь булып таныла. Озак еллар “Ялкын”, (Слайд №5) “Чаян”, “Казан утлары” журналларында эшли. “Сабантуй” газетасында әдәбият – сәнгать бүлеге мөдире була. (Газета – журналларны күрсәтә)

 Табигать аңа талантны мул итеп биргән. Шигырьләр, поэмалар, драмалар авторы да ул. Аның шигырьләре эчкерсез, саф күңелдән язылган. Аның шигырьләреннән моң ташып тора. Шуңадырмы, композиторлар шагыйрьнең 50 дән артык шигыренә көй яздылар һәм алар яратып башкарылалар. Ә инде җыр кебек моңлы, шигырь кебек тирән мәгънәле пьесаларын илебезнең төрле шәһәрләрендә, зур сәхнәләрдә уйныйлар. Мәсәлән, “Сандугачлар килгән безгә”, “Кыр казлары артыннан”, “Бөркетләр кыяга оялый” кебек әсәрләрен тамашачылар яратып кабул иттеләр.

Гомумән, И.Юзеев бервакытта да иҗат эшеннән аерылмый.

Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен ул  түбәндәге бүләкләргә лаек була:

  1. Татарстанның халык шагыйре.
  2. --Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты

(“Таш диварлар” китабы һәм “Өзелмәс кыллар” поэмасы өчен).

  1. -- Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты

(“Миләүшә” җыентыгы өчен) (Слайд №6)

Укытучы: Ә менә, балалар,  иҗат итү теләге аңарда кайчан туды икән?

Укучы: Мин И.Юзеевның “Тургай чәчәге” исемле китабын укып чыктым. Анда мондый юллар бар: “Иҗат итү теләге миндә бик иртә уянды. Икенче класста укыганда, 1942 нче елны, “Алсу гөлләр” исемле сәхнә әсәре яздым. Пьесамның эчтәлеге мондый: балалар урманга җиләк җыярга баралар. Анда аларга ниндидер шикле кеше очрый. Бу адәмне балалар тоталар да, авылга алып кайтып, өлкәннәр кулына тапшыралар. Тикшереп карасалар, бу адәм чит ил шпионы булып чыга.

Әти - әниләрем укытучылар булып, без ул вакытта мәктәпнең үзендә яши идек. Җәй көне урамдагы дус малайларны, кызларны җыеп, үзем “режиссер” булып, мин бу пьесаны класс бүлмәсендә сәхнәләштердем. Спектакль карарга бөтен урам балалары килде.

Укытучы: Димәк, балалар, И.Юзеевның беренче әсәре – “Алсу гөлләр” исемле пьеса була. Аның беренче шигыре кайчан языла икән? Кем белә?

Укучы:Аны шигърият дөньясына әнисе алып керә. Шәкүрә апа мандолинада уйный, үзе җырлар чыгара. Аның тәэсирендә абыйсы Нил белән икәүләп, узыша-узыша шигырьләр яза башлыйлар.

1943 елда район газетасында “Бертуган Нил һәм Илдар Юзеевларның иҗаты” дигән баш астында шигырьләр басылып чыга. Бу аны канатландырып җибәрә. Һәм ул бер-бер артлы шигырьләр, пьесалар язуын дәвам итә. (Слайд №7. Бертуган Илдар һәм Нил Юзеевлар)

Укытучы:И.Юзеевның мәктәптә укуы, беренче иҗат адымнары дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Әтисе сугышның беренче елларында ук фронтка китә. Абыйсы Нил белән Илдар авыру әниләрен дә карыйлар. Әтисенә хатлар язганда шигъри юллар белән дә яза:

Фашистларга төбәп аткан чакта

Калтырамаслык булсын кулыгыз,

Сугышларда батыр булыгыз,

Сәлам белән шагыйр булыгыз.

(И.Юзеев. “Тургай чәчәге”, 2-3 нче битләр)

Димәк, әтисенә хатлар язганда ук, И.Юзеев үзен шагыйрь итеп сизгән.

Укытучы: Шагыйрь булу өчен, табигать тарафыннан бирелгән сәләт кенә аз. И.Юзеевның шагыйрь булып китүенә Башкортстанның күренекле шагыйре Әнгам Атнабаевның тәэсире зур булган. Бу турыда ни әйтә аласыз?

Укучы: Бервакыт Ямады авылына Юзеевларны эзләп, тышкы кыяфәтеннән үк шагыйрьлеге күренеп торган бер абый килә. Ул күрше мәктәптә пионервожатый булып эшли һәм шунда әдәби түгәрәк оештырган икән. Абый кеше үзенең шигырьләрен укый, әдәби түгәрәккә кушылырга, журналда әдәби әсәрләр белән катнашырга өнди. Һәм Юзеевлар түгәрәкнең иң актив членнары,журналның даими авторлары булап китә.

       (И.Юзеев. “Тургай чәчәге”, 4 нче бит.)

     Укытучы: Әйтелгәннәргә өстәп, шуны искәртәсем килә: шагыйрь булу өчен, шулай ук теләк, нык ихтыяр көче, сабырлык һәм тырышлык кирәк. Илдар яхшы укый, укудан соң бәләкәй чана тартып, биш-алты чакрым ераклыктагы урманга барырга да өлгерә, икенче көнне кышкы салкын буранда, шул ук чананы тартып, кар астында калган саламны казып алырга бара. Арса да иптәшләре белән уенга чыгып йөгерә. Тимурчы буларак. өлкәннәргә ярдәм итә, отряд советы председателе, стена газетасы редакторы була. Шул ук вакытта шигырьләр дә яза.

     (Слайд №8)Ә инде “Әдәбият юлында укытучыларың кем булды?” – дигән сорауга ул болай дип җавап бирә: “Бу сорауга бер сүз белән генә җавап бирү мөмкин түгел. Иң беренче газиз укытучым - әнием. Мандолина кылларын әкрен генә бишегем янында чиртеп, ул мине көйле авазларны ишетергә өйрәткән. Әтием исә чын мәгънәсендә укытучы. Ул мине тарихтан укытты.  

      Укытучыларымның иң кадерлеләреннән берсе – туган ягымның берни белән дә алыштырмаслык гүзәл табигате. Ул минем нәни күңелемә сайрауларын, челтерәүләрен, серле шаулауларын, төс-аһәңнәрен сеңдергән. Ихтирамлы остазларымның тагын берсе – мәктәп.Ул мине җитәкләп аң-хис дөньясына, максатлы яшәешкә, серле әкияти дөньяны танып – белү, үзгәртеп кору юлына алып китте.    Кечкенәдән үк гашыйк булган беренче һәм соңгы мәхәббәтем - әдәбият – шулай ук мәңгелек остазым. Ул Тукай булып минем бишегемне тибрәтте, дөньяда иң ачы һәм иң татлы күз яшьләре барлыгын аңлатты, мәгънәле яшәргә өйрәтте, ул Такташ булып мине янар тауларга, күкләргә мендерде, һаман яктыга, югарыга әйдәде, киләчәккә ашкындырды. Җәлил булып, иң дәһшәтле куркыныч килгәндә дә какшамаска, елмаерга, дошман алдында тетрәнмәскә чакырды, янымдагы чын Туфан булып башымнан сыйпады, әдәби энесе итеп фатиха бирде.”

Димәк, искә алып үткән мисаллар барысы да И.Юзеевның талантлы шагыйрь булып ирешүенә сәбәпче булган.

  1. “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

-- Ә хәзер, укучылар, шагыйрьнең “Бакчачы турында баллада” сы белән танышыйк. (Укытучы балладаны сәнгатьле итеп укый, аннары  сораулар куя).

Укытучы: Әсәрдә тасвирланган вакыйганы үз сүзләрең белән хикәяләргә. (1укучының фикере тыңлана)

--Тормышта чынлап та шундый хәл булганмы, әллә әкияткә охшаш бу хикмәтле хәлләр уйлап чыгарылганмы?

-- Вакыйгада катнашучыларны санап чыгарга. Нинди образлар үзара бәйләнгән? Укучылар, нинди җанлы образлар таптыгыз, һәм әсәрнең төп герое кем?

Көтелгән җавап.

Җанлы образлар: елан, былбыл. Төп герой: бакчачы.

  1. Әлеге образларга игътибар иттегезме? Елан һәм былбыл образлары җанлы һәм алар сөйләшәләр, көрәшәләр. Шуңа күрә дә баллада дип атала. Хәзер әйдәгез бакчачы турында сөйләшеп алыйк. Ташлы җирне эшкәртеп, анда гөл үстерү өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш? Нинди сыйфатлар аркасында бакчачы каргалган җирдән бакча ясады?

Көтелгән җаваплар.

Тырышлык, сабырлык, чыдамлык.

  1. Укучылар, бер мәкальне карыйк әле. Ул нинди темага карый? “Хезмәте каты, җимеше татлы”. Бу мәкальнең мәгънәсе ничек? Ул бакчачыга туры киләме?

(Укучылардан җаваплар алына)

  1. Бакчачы бакча, былбылларны саклау өчен нәрсәне сакларга тиеш иде?

Көтелгән җавап экранда чыгарыла:

Матурлыкны сакларга.

  1. Бакчачының матурлыкны тудыруы аркасында даны үсте. Моңа тагын нинди сыйфатлар ярдәм итте?

Көтелгән җавап экранда чыгарыла:

Тырышлык, сабырлык, чыдамлык.

  1. Шушы сыйфатлар аркасында бакчачы танылды, ә ни өчен даны сүнде соң?

Көтелгән җавап.

Былбылларны юкка чыгарды.

  1. Ул нәрсә эшләргә тиеш иде?.. Эшне еланнарга каршы алып барырга тиеш иде, ә ул былбылларны юк итте. Бу эш дөресме, гаделме?.. Шулай итеп, тормышта гаделлек сыйфаты да бик кирәк икән. Кеше һәр адымын үлчәп эшләргә тиеш. Дөрес эшлисеңме син аны, юкмы. Кечкенә генә ялгыш та хаталар китергә мөмкин. Бакчачының уе начар түгел иде, бары тик ул еланнардан гына котылырга теләде. Шуңа күрә татар халкында “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәкаль бар. Бу – һәр эшеңне үлчәп эшлә дигән сүз.

-- Әсәр без өйрәнгән башка әсәрләргә охшашмы? Алардан кайсы ягы белән аерыла? (Ул башка шигырьләрдән эчтәлеге, әкияткә охшаганлыгы, уйлап чыгарылган хикмәтле хәлләре, образлары белән аерылып тора.)

Укытучы. Әйе, әлеге шигъри әсәр моңа кадәр өйрәнелгән шигырьләрдән аерыла, чөнки бу – баллада. Ә балладада вакыйгалар һәм геройлар гадәти түгел, әкияттәге кебек серле, хикмәтле.(Слайд №9. Баллада турында төшенчә)

Балладага кире әйләнеп кайтыйк. Әсәр ике зур вакыйгадан тора.

(Иллюстрацияләр белән эшләү)

Балладаны нинди ике зур өлешкә бүләргә мөмкин? (Вакыйгалар әйтелә, баллада ике өлешкә бүленә, исемнәр куела.)

(Слайд №10. Исемнәр кую.)

Баллада жанрының төп сыйфаты – кискен драматизм, конфликт Әсәр нинди дә булса көрәшне, хәлиткеч хәлләрне тасвирлауга корыла. Исегезгә төшерегез әле, нәрсә ул конфликт? (җаваплар)

    (Слайд № 11. Конфликт)

Ике өлештә дә конфликт бармы? Кемнәр каршылыкка керә, үзара көрәшә? (Укучыларның фикере тыңлана, тексттан өзекләр укыла)

Икенче өлештә конфликт ничек хәл ителә? (Бакчачы көч куеп үстергән бакчасының яме булган былбылларны үзе юк итә. Шул рәвешле оланнарына яхшылык эшлим дип йөргән бакчачы үткәненнән дә, даныннан да мәхрүм кала, үзен дә, башкаларны да мәңгелек газапка дучар итә.)

Укучылар, инде күрдегез, кискен конфликт икенче өлештә бирелә. Бу конфликтны бакчачы башкача хәл итә ала идеме? (Тексттан өзек укыла.)

Еланнар киткәч, конфликт бетәме соң? (Укучыларның фикере тыңлана).

Әсәрдә тышкы конфликт бетсә дә, эчке конфликт кала. Балладада моны дәлилләүче юлларга игътибар итик әле (тексттан өзекләр укыла).

  1. Тәндәге яра вакыт үтү белән төзәлә, ә йөрәктәгесе?
  2. И.Юзеев бу әсәрендә безгә ни әйтергә теләгән? Сүз бакчачы

һәм былбыллар, еланнар турында гына барамы? (Укучыларның фикерләре тыңлана).

-Бакчачылар турында И.Юзеевка кадәр бик күп шагыйрьләр шигырьләр иҗат итәләр. Сезгә бик яхшы таныш булган М.Җәлилнең “Бакчачы” шигыре бар. Шигырьне мин укып үтәм, ә сез бакчачыга хас сыйфатларны билгеләп барыгыз. Баллададагы бакчачы белән охшашлык бармы, әллә юкмы?

(Укучылардан җаваплар алына)

  1. Шулай итеп, бу тормышта үз урыныңны табу өчен нинди сыйфатлар булдырырга кирәк? 

(Укучылардан җаваплар алына)

Укытучы: Дөрес, балалар. Шагыйрь балладада кешелеклелек идеяләрен күтәрә. И.Юзеев безгә матурлык һәм кеше, кеше һәм табигать, хис һәм акыл, кеше даны хакында тәфсилләп сөйләп бирә. Матурлык булган җирдә явызлык та яши. Матурлыкны саклыйм дисәң, явызлыкка каршы аяусыз көрәш ач. Матурлык сөйгән кеше явызлык белән көрәшергә өйрәнергә тиеш. Явызлыктан куркып, матурлыкны юк иткән кеше язмышы – иң газаплы язмыш булачак. Шагыйрь үз әсәрендә менә шуларны әйтергә теләгән. (Слайд №12)

И.Юзеев җиргә, илгә, табигатькә, кешеләргә гашыйк. Ул тормышны ярата. Ә тормышны ямьсезли торган барлык күренеш – сыйфатларга каршы шигырь, поэма, балладалары белән көрәшә.

1 укучы И.Юзеевның “Явызлык” шигырен сөйли:

Яман адәмгә тормышта

Явызлык кирәк була.

Явызлыкны йөгәнләргә

Авызлык кирәк була.

Явызлык булмый кечкенә,

Явызлык олы була.

Көрәшергә сәләтсез кеше

Явызлык колы була.(Слайд №13)

Укытучы: Күргәнегезчә, автор күрә торып явызлыкка юл куйган кешеләрне дә явызлар рәтенә куя, чөнки ул явыз кешенең теләктәшенә әйләнә һәм иртәме-соңмы үзе дә явызлык эшләве ихтимал.

  1. Дәресне йомгаклау.

1. Сорауларга җавап.

  1. Ниләр хакында белдек һәм ниләр турында сөйләштек?
  2. Үзегезгә нинди сабак алдыгыз?
  3.  Бакчачы матур бакчаны тудырырга тырышлык, сабырлык, чыдамлык сыйфатларын булдырып торгызса да, нәтиҗәсе аянычлы бетә: ул матурлыкны саклап кала алмый. Кеше сүзләренә ышанып ялгышлык эшли..

Димәк, һәр кеше үз юлын, үз кыйбласын булдырып шул юлдан тайпылмыйча атларга тиеш. Шул вакытта гына ул биеклеккә, югарыга күтәрелә ала, һәм даны сүнми.

  1. Билгеләр кую.

  1. Өй эше бирү.
  1. Шагыйрьнең биографиясе һәм баллада турындагы материалларны дәреслектән укып танышырга.
  2. И.Юзеев шигырьләренә язылган җыр исемнәрен язып килергә;

    3. Баллада эчтәлегенә туры килгән 3 мәкаль язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеев "Бакчачы турында баллада"

МАГБУ "139 нчы гимназия" 6 нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен план - конспект Сәгъдиева Илсөяр Шәүкәт кызы, I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2014 ел....

Шәүкәт Галиев "Ике дус турында баллада"

8 нче сыйныфта Ш.Рәкыйповның "Чәчәкләр сөйли белә" повестен укыганда куллану өчен...

И.Юзеев "Йолдыз кашка турында баллада"

И.Юзеевның "Йолдыз кашка турында баллада" сын өйрәнү...

Илдар Юзеевның "Унике аккош" шигыренә презентация

Илдар Юзеевның "Унике аккош"шигыренә презентация. Төрле шигырь конкурсларында катнашу өчен, файдалы булыр....

И. Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итү. “Бакчачы турында баллада”.

И. Юзеев иҗатын өйрәнүне дәвам итү. “Бакчачы турында баллада”....

И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын анализлау

В ходе урока демонстрировались слайды в программе MicrosoftPowerPoint. Использование данной технологии позволяет  значительно сэкономить время на уроке. Использование информационно-коммуникационн...

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....