Татар теле, әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр куллану
материал

Шаяхметова Гульфия Наиловна

Чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

Чыгыш.

Татар теле, әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле дәресләрендә төп максат - укучыларны мөстәкыйль рәвештә ижади фикер йөртергә  һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, образлы, логик яктан эзлекле һәм төгәл сөйләмгә әзерләү.

Укыту процессы - укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул.  Ләкин фән-техника үскән чорда информация бик күп һәм ул көннән - көн зур тизлек белән арта, шуңа күрә мәктәпләрнең төп бурычы укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтүдән гыйбарәт. Укытуның яңа моделе түбәндәгеләргә нигезләнә:

-укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;

-уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;

-белем алуда балалар үзләре актив катнаша;

-укыту процессы укучыларның ижади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.

Укыту һәм тәрбия эшендә югары сыйфатка ирешу максатыннан түбәндәге технологияләрне кулланырга  мөмкин.                                   

Иҗади үсеш технологиясе. Тел һәм әдәбият дәресләрендә иң күп кулланылган технология - иҗади үсеш технологиясе. Нәкъ менә әдәбият дәресләрендә әлеге технологияне отышлы куллану укучыларның креативлыгын ача: язучыларның иҗат лабораториясе серләрен төшендерә.  Проектлар яклау, китап уку конференцияләре уздыру укучыларны мөстәкыйльлеккә юнәлтә, үзләренең холыкларына бәя бирергә, үз-үзләрен тәрбияләргә юл ача.

 Мәгьлүмати-компьютер технологиясе. Заман таләбе буенча татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати-компьютер технологиясен куллануга аерым өстенлек бирелә. Беренчедән, бу технологиянең төп чарасы булган компьютер -  сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекне дә алыштыра ала. Интернет аша кирәкле мәгълүматны табарга, аралашырга, бәя бирергә өйрәтә. Әдәбият дәресләрендә спектакльләр, язучылар турында видеоматериаллар карау  дәреснең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.

Интернет челтәрендә тестлар төзү өчен махсус программалар бар. Алар арасында кахут программасы аеруча отышлы. Әлеге программа белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүне ярыш-уен формасында тиз арада ачыклау өчен бик тә уңайлы. Шулай ук интернет-челтәрендәге әзер онлайн-тестларны куллану укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә. Әмма дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел.

Проект технологиясе. Мәгълүмати-компьютер технологиясе проект технологиясе белән тыгыз бәйләнгән.  Биредә әсәрләргә презентация, язучылар иҗаты  буенча мәгълүматлар, фотоматериалларны компьютер аша тәкъдим итәргә була.

 Проект эшчәнлегендә предметара бәйләнеш ачык чагылыш таба. Бу очракта берничә дидактик мәсьәлә чишелә ала: бу информацион система эшен ныгыта, укучыга үзен кызыксындырган уку материалын табарга ярдәм итә. Проект эшчәнлегендә укучының кызыксынуы арта, үзе проблеманы таба, аны чишәргә тырыша.

Шәхси якын  килү технологиясе. Заманча технологияләрне, рациональ метод һәм алымнарны комплекслы куллану укыту процессының нәтиҗәлелеген күтәрә.  Иң мөһиме - укучыны "өйрәнеп" укырга өйрәтү. Әлеге эшнең асылы ике аспекттан гыйбарәт:

  1. фән буенча укучыларның уку мөмкинлекләрен ачыклау
  2. индивидуаль мөмкинлекләрен исәптә тотып, эш алып бару.

Уен технологиясе. Уен технологиясен күбрәк башлангыч, V-VI сыйныфларда татар теле дәресләрендә кулланылырга мөмкин. Бу бигрәк тә кабатлау-йомгаклау дәресләрендә грамматик күнегүләр эшләгәндә отышлы. Уен технологиясе “йомшаграк” балалар белән эшләгәндә дә кулланыла, чөнки белемне уен элементлары белән бирү тизрәк үзләштерергә ярдәм итә.

Сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технология. Даими рәвештә ясала торган физик күнегүләр, эш төрләрен чиратлаштырып бирү, төркемнәрдә эш, укучыларны парта артында дөрес утырту, кабинетны зәвык белән җиһазлау, тактага язу таләпләре үтәлү - сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технологиянең төп ысуллары.

Һәр дәрес укучы файдасына эшләргә тиеш. Яңа заман әхлаклы, кешелекле, хезмәт итәргә сәләтле, эшлекле шәхесләр көтә. Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борылырга мәҗбүр булды, бу – заман таләбе.Укытучы гел эзләнүдә булганда гына, үз укучыларын укуга кызыксындыра алачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад по татарской литературе на тему "Әдәбият дәресләрендә А.Г.Яхин методикасын куллану"

Статью можно использовать в преподавании татарской литературы...

Әдәбият дәресләрендә халкыбызның милли традицияләрен куллану

Укытучы буларак бурычым - үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин укучыларымны үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану...

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм уку дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...