Татар теле дәресе. Сыйфат фигыль
методическая разработка (8 класс) по теме

Фатхуллина Раиса Абдулсаматовна

8 нче сыйныфның рус телле укучылар төркемендә үткәрелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе - грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресе. Ул коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелде.

Дәреснең темасы: Сыйфат фигыль

Дәреснең максаты:  тема буенча лексик материалны үзләштерү (һәвәскәрләр, җиңәсе  килде, тыныч, комачтай кызарды, сукыр);

фигыльләрне кабатлау; сыйфат  фигыльне өйрәнү;

чагыштыру һәм охшашлыкны таба белү күнекмәләрен үстерү;

һәрвакыт дөресен сөйләргә кирәклекне төшендерү;

укучыларны ялганламаска өндәү;

әдәби әсәрләр белән кызыксыну уяту

Җиһазлау: фонетик зарядка өчен схема- плакат,  “Сыйфат фигыль” темасы буенча слайдлар;  рәсемнәр; тема буенча таблица; дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 207 б.) 

Дәрестә укучылар төрле күнегүләр эшлиләр, мөстәкыйль эш башкаралар, үз-үзләренең эшен бәялиләр. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат фигыль

Дәреснең тибы: ГКФ

Максат:  тема буенча лексик материалны үзләштерү (һәвәскәрләр, җиңәсе  килде, тыныч, комачтай кызарды, сукыр);

фигыльләрне кабатлау; сыйфат  фигыльне өйрәнү;

чагыштыру һәм охшашлыкны таба белү күнекмәләрен үстерү;

һәрвакыт дөресен сөйләргә кирәклекне төшендерү;

укучыларны ялганламаска өндәү;

әдәби әсәрләр белән кызыксыну уяту

Җиһазлау: фонетик зарядка өчен схема;

                    “Сыйфат фигыль” темасы буенча слайдлар;

                    рәсемнәр; тема буенча таблица;

                    дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р.Л. Татар теле:

                   Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныфы

                   өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 207 б.)

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү

1. Фонетик зарядка: ка-кә, кы-ке, кый-ки, ко-кө, ку-кү; ак-әк, ык-эк, ыйк-ик, ок-өк, ук-үк. Бирелгән иҗекләр кергән сүзләр әйтү,җөмлә төзү

2. Өй эшен тикшерү: 

102 бит, 6 нчы күнегү – тәрҗемә итү

3. Сүзлек диктанты (101 бит, 1нче күнегү)

Дәреслек буенча үзтикшерү, билге кую.

II. Яңа төшенчәләр формалаштыру

1. Дәреснең темасы, максаты.

2. Слайдлар ярдәмендә теманы аңлату

3. Таблица ярдәмендә укучыларга аңлату, 2 укучыдан сөйләтү

________+-учы/-үче                       __________+-ган/-гән                  ________+-ачак/-әчәк

________+ -а/-ә торган                                                                          ________+-ыр/-ер, -р

                                                                                                                 ________+-асы/-әсе

Баручы                                              барган                                                 барачак

Бара торган                                                                                                   барыр

                                                                                                                       барасы    

4. Мисаллар китерү. Сыйфат фигыльнең юклык формасы: бармаучы, бармый торган кеше, бармаган укучы, бармаячак бала, бармас кыз, бармыйсы урам.

5. Дәреслек буенча кагыйдәне уку.( 102-103 нче битләр)

6. Җөмлә тикшерү. Тактада җөмлә язылган: 

Мин әнием яраткан чәчәкләрне утырттым.

Фигыльләрне табу, аларның төрен билгеләү. Җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү.

Сыйфат фигыль җөмләдә нинди җөмлә кисәге була?

III. Белем-күнекмәләрне камилләштерү.

1. Күнегүләр эшләү. 

Дәреслекнең 104 нче битен ачыгыз. 5 нче күнегү. Сыйфат фигыльләрне табыгыз, сораулар куегыз, нинди җөмлә кисәге булып киләләр?

Дәреслекнең 101 нче битен ачыгыз. 3 нче күнегү. Җөмләләр төзегез. Сыйфат фигыльнең заманын билгеләгез.

2. Мөстәкыйль эш.

Дәреслекнең 104 нче битен ачыгыз. 3 нче күнегү. Җөмләләрдән сыйфат  фигыльне табыгыз, заманын билгеләгез.

3. Эшне тикшерү.( Слайд буенча тикшерелә)

4. Ситуатив күнегү.

Как скажешь, что:

- поющий человек был молодым;

- к тебе пришел всезнающий друг;

- незрячий человек тоже может хорошо играть в шахматы;

- происходящие события вас не интересовали;

- спетая песня понравилась всем;

- дорога, которую предстоит пройти, очень трудная;

- гости, которые приедут завтра, нам очень дороги?

IV. Йомгаклау.

1. Сыйфат фигыль ни өчен сыйфат фигыль дип атала?

Сыйфат фигыль турында ниләр белдегез? Аның ничә заманы бар? Ул, гадәттә, җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?

Сыйфат фигыль сөйләмдә еш кулланыламы? Ул ни өчен кирәк?

2. Кагыйдәне уку

V. Өй эше.

104 нче бит, 6 нчы күнегүне язмача эшләргә, 102-103 нче бит, 2 нче күнегүдәге кагыйдәне өйрәнергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Хикәя фигыль (7нче сыйныфта татар теле дәресе)

7нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес планы...

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе. Билгеле һәм билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Сингапур структурасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе(7  сыйныф, рус төркеме.)...

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Татар теле дәресе. 5 класс Тема "Билгеле үткән заман хикәя фигыль"

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен дәрескә технологик карта....

"Сыйфат дәрәҗәләре" татар теле дәресе, 3 нче сыйныф

3 нче сыйныф (чит телле төркем) өчен яңа материалны аңлату дәресенең технологик картасы...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...


 

Комментарии

Галиева  Миляуша  Мирфаезовна

Ачык дәрес эшкәртмәсе бик ошады. авыр теманы җиңел итеп биргәнсез.

Фатхуллина Раиса Абдулсаматовна

Хөрмәтле Миләүшә ханым! Яхшы сүз - җан азыгы, диләр бит.
Яхшы сүзегез өчен рәхмәт. Шушы тема буенча презентация материалы да урнаштырган идем.