Фатхуллина Раиса Абдулсаматовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: методическая работа

Увлечения: рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д.Зеленая Роща, Бугульминский район

Место работы: МБОУ Зелено-Рощинская ООШ Бугульминского района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/fathullina-raisa-abdulsamatovna
"Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек"
Ф.Яруллин

Хөрмәтле татар теле укытучылары! Бала мәктәпкә беренче тапкыр килә. Әле аның уйлары, теләкләре, хыяллары сиңа билгеле түгел. Аның күңеленә яңа фикерләр, яңа омтылышлар өстәлә бара. Ул сиңа ышанып карый, сине үзенең ярдәмчесе, остазы дип саный. 1 нче сыйныфта син бөркегән җылылык һәм ышаныч аның йөрәгендә гомере буе сакланса иде! Менә шунда гына үзеңне чын укытучы дияргә мөмкин,минемчә.Һәр укучысының тормышта үз юлын табуы - укытучының олы бәхете. Әйдәгез, бергәләп, шушы бәхеткә ирешү юлларын эзлик!

О себе

Мин Бөгелмә районы Зеленая Роща төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытам. Быел укытучы булып эшләвемә инде 30 ел була. Шушы вакыт эчендә күпме эш эшләнгән, күпме ачык дәрес күрсәтелгән! 1982 нче елда Казан педагогия училищесын тәмамлагач, шушы мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлаган идем.1992 нче елда Казан дәүләт университетының тарих факультетында белем алдым, ә 2009 нчы елда Яр Чаллыда өстәмә белем бирү курсларында укыдым. Ирем ,кызым һәм улым бар. Балаларым инде үзләре эшлиләр.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Татар совет әдәбияты минем эчке дөньямның байлыгына бик нык тәэсир иткәндер. М.Мәһдиевнең "Кеше китә- җыры кала" китабы үз эченә берничә әсәрне ала. Иң яратып укыган әсәрем - "Без - кырык беренче ел балалары" повесте. Ул көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Татар халык шагыйре Хәсән Туфан шигырьләрен яратам. Бигрәк тә "Кайсыгызның кулы җылы?" шигыре күңелдә тирән эз калдыра.

Мой взгляд на мир

Мин киләчәккә зур өмет, ышаныч белән карыйм.

Моё портфолио

Мин яңалыкка омтылам, шуңа бер урында гына утырып тора алмыйм.  Уңышка ирешергә тырышуым юкка түгелдер -  сайтымда  портфолиом тулылана барыр дип уйлыйм. Миңа  булачак уңышлар дәрт өсти, мине яңа эшләргә өнди. Үзем өчен бер генә көнне дә бушка уздырмаска кирәк дигән нәтиҗә ясап, төрле кызыклы тестлар, дәрес эшкәртмәләре язырга, презентацияләр төзергә булдым.  Сезгә, хөрмәтле укучыларым, кайберләрен тәкъдим итәрмен.   

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы