Хлебодаровка урта мәктәбенең Тукай елына багышланган эшләрнең анализы.
занимательные факты по теме

Серягина Нурзия Сагитовна

Тукай елына багышланган эшләрнең отчеты

Скачать:

Предварительный просмотр:

         Хлебодаровка урта мәктәбенең  Тукай елына багышланган эшләрнең  анализы.

   2011 нче ел  Тукай елы булып тарихка кереп калыр, мөгаен. Тукайга татар халкы тора-тора кайта бит. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге,  мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын  шагыйрьләрнең гомере саннар белән генә бәяләнә алмый. Даһиларның гомере халык хәтере белән  исәпләнә. Шуңа  да, Татарстан  Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Указы нигезендә 2011 нче  ел республикабызда шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде.  

     Безнең Хлебодаровка мәктәбендә дә  Тукай елы истә  калырлык  итеп узды.  Ел дәвамында әлеге истәлекле датага кагылышлы чаралар аз булмады. Ул чараларның һәрберсенең максаты бөек шагыйрь Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңге-ләштерү иде. 

    Тукай елында татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә дә, Татарстанның барлык шәһәр һәм авылларында да  күпсанлы милли чаралар  үткәрелде, кичәләр, бәйрәмнәр оештырылды. Безнең  мәктәп укучылары һәм укытучылары да  бу чаралардан читтә калмады. Район, республика күләмендә үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә, мәктәп  күләмендә оештырылган чараларда да бик актив катнаштылар.

    Юбилее булганга күрә генә түгел, ел да аның туган көнен,  Тукай көннәре итеп,  зурлап уздырабыз без. Районда узган Шигырь бәйрәмендә 7 нче сыйныф укучысы Умеров Азат 1 нче урынга лаек булды.

 Тукайга багышланган төрле конкурслар,  мәктәптә  уздырылган әдәби кичәләр кебек традицион чаралар һәр елны оештырыла. Шулар белән беррәттән яңача үткәрелгән  чараларга да игътибарны юнәлтәбез. Мәсәлән, быел  өлкән  сыйныф укучылары өчен компьютер чараларыннан файдаланып,  “Шагыйрь мәхәббәте” дигән әдәби кичә әзерләдек. Кичәдә бигрәк тә 8 нчы сыйныф укучылары актив булдылар. Кичәнең сценариясен  төзештеләр, презентациясен ясадылар, шигырьләр өйрәнделәр, рольләр бүлешеп, сүзләрен яттан өйрәнделәр. Тукай ролен  – Садыков Марсел, Зәйтүнә Мәүледова  ролен   Локтева Анастасия  чын артистларча, бик оста итеп  башкардылар. Тукайның  шигырьләрен Кузнецова Кристина, Локтева Елена, Кузнецова Рита сәнгатьле итеп, җиренә җиткереп сөйләделәр. Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде, һәм һәркем “Тукайның мәхәббәте кем булган?” соравына җавап тапты. 

 “Тукай  эзләре буйлап” Зирәкләр һәм тапкырлар” бәйгесе уздырылды.

Ә  кечкенәләр  өчен 6-7 нчы сыйныф укучылары “Шүрәле малае белән Былтыр малае” әкиятен сәхнәләштерделәр. Ерак планетадан килгән җан ияләре (бу  рольләрне Сафиуллин Айдар һәм Умеров Азат башкарды)  Җирдә надан укучыларны  фоторәсемгә төшереп йөриләр. Алар Былтыр малае белән Шүрәле малаен очраталар. Ә бу ике надан мәктәпкә  укырга йөрмиләр. Шуңа да үз бабаларының тарихын белмиләр. Көлкегә дә калган булырлар иде, ярый әле урман мәктәбендә  укучы төлке балалары (рольләрдә – Гайнутдинова Алинә һәм Сагирова Галия) ярдәмгә килделәр. Былтыр  малае булып уйнаган Сафиуллин Айдар, Шүрәле малае ролен башкарган Умеров Азат сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, матур итеп уйнаулары белән нәни тамашачыларның  күңелен яуладылар. Алар үзләренең уеннары белән мәктәптә тырышып  укырга, халкыңның үткәнен белергә, күп нәрсәгә өйрәнергә кирәклеген  нәниләргә төшендерделәр.  

    Тукай иҗаты турында кичәләр, бәйрәмнәр генә түгел, ә төрле макетлар да эшләнде. Бу укучыларның иҗади эшчәнлеген, сәләтен үстерүгә зур юнәлеш бирде. Укучылар кызыксынып, үзләренең  сәләтләрен күрсәттеләр.

    Укучылар укытучылар ярдәмендә бик теләп күп кенә мәгълүматлар тупладылар һәм төрле темаларга папкалар булдырдылар: “Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары”, “Габдулла Тукайга багышлаган истәлекле урыннар”, “Тукай иҗатына сәяхәт”.

     Менә шулай итеп, Тукай шигырьләре, әкиятләре аша, Тукай геройлары ярдәмендә туган халкыбызның үткәненә һәм киләчәгенә, туган телебезгә мәхәббәт   тәрбияләргә  тырышабыз. Тукайның бөек иҗатына мәдхия җырлыйбыз, үзен олылыйбыз. Тукай елы тәмамланса  да, бу күркәм гамәлебез һәр язның  апрель аенда кабатлана һәм кабатланачак.

                  Татар теле һәм әдәбият укытучысы Серягина Нурзия Сәгыйть кызы.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2014-2015 нче уку елына тәрбия планы

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2014-2015 нче уку елына тәрбия планы...

Мин татарча сөйләшәм акция кысаларында "Мәдәният һәм сәнгать" елына багышланган мероприятия

Мин татарча сөйләшәм акция кысаларында "Мәдәният һәм сәнгать" елына багышланган мероприятия ...

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 5 нче А,Б сыйныфларының рус төркемендә укучы балалар өчен 2015-2016 нчы уку елына эш программасы

Татар  теле  предметыннан  төп гомуми  белем  бирү  буенча5  нче А,Б  сыйныфларының  рус  төркемендә укучы  балалар өчен2015-2016 нчы уку елына э...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар телендә урта(урта) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа.-Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011....

Татар теленнән өстәмә укыту буенча 2015-2016 нчы уку елына эш программасы 9 нчы сыйныф өчен(татар төркеме)

Өстәмә укыту  буенча эш программасы 34 сәгатькә исәпләнгән. Программа 9 нчы сыйныф укучылары өчен БДТга әзерлек материалы буларак  тәкъдим ителә.Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмуха...

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсенең 2016-2017 нче уку елына эш планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсенең 2016-2017 нче уку елына эш планы...