Татар теленнән өстәмә укыту буенча 2015-2016 нчы уку елына эш программасы 9 нчы сыйныф өчен(татар төркеме)
рабочая программа (9 класс) на тему

Инсафова Лилия Минсахиевна

Өстәмә укыту  буенча эш программасы 34 сәгатькә исәпләнгән. Программа 9 нчы сыйныф укучылары өчен БДТга әзерлек материалы буларак  тәкъдим ителә.

Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмухаметова, Татар теле. 9 нчы сыйныф: Бердәм республика тесты үтүгә әзерләнү өчен кулланма. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен өйрәнүче укучылар өчен).- Казан:Гыйлем, 2015 китабына нигезләнеп төзедем.

Программада үтеләчәк тема курсларының  эчтәлеге, бүлекләр буенча сәгатьләр  бүленеше, уку процессының логикасын, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, предметара һәм    предмет эчендәге бәйләнешләрнең эзлеклелеген истә тотып күрсәтелгән.

2015/2016 нчы  уку елына мәктәпнең укыту планы нигезендә 9 нчы  сыйныфта  өстәмә сәгатькә атнага 1 сәгать исәбеннән 34 сәгать карала.

 

 

         Эш программасының эчтәлеге.

         Программаның эчтәлеге укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрне үзләштерүләренә  юнәлдерелгән.

         9 нчы сыйныфта татар телен укыту түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота:

- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак  аңлы караш тәрбияләү;

- укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

- татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

- телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon ostm_ukytu_ochen_programma.zip2.6 МБ
Package icon ostm_ukytu_ochen_programma2.zip2.1 МБ

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 5 нче А,Б сыйныфларының рус төркемендә укучы балалар өчен 2015-2016 нчы уку елына эш программасы

Татар  теле  предметыннан  төп гомуми  белем  бирү  буенча5  нче А,Б  сыйныфларының  рус  төркемендә укучы  балалар өчен2015-2016 нчы уку елына э...

2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "Сузык авазлар" темасы буенча тест.

Түбәндәге тест 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән. Тема: "Сузык авазлар"...