Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.
тест на тему

Хафизова Румия Абузаровна

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен   татар теленнән тестлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4kl_kit.docx42.59 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

 татар теленнән тестлар.

Фонетика

1.Кайсы сүздә авазлар хәрефләргә караганда күбрәк?

1) елъязма        

2) төньяк

3) пальто

4) дөнья

2.в хәрефе ничә аваз белдерә?

1) 1

2) 2

3) 3

4) 4

3. Кыска авазлар гына кергән рәтне тап.

1) сыза, оча, экран

2) тоз, сыр, экскурсия

3) эт, сер, кош

4) дөрес җавап юк

4. Яңгырау тартыклардан гына торган сүзне билгелә.

1) авылымда

2) сәламәтлек

4) Казан

3) шәһәргә

5. Ике аваз кушылмасын белдерүче хәреф кергән сүзне күрсәт.

1) бала         

2) рәсем

3) сорау

4) кояш

6. Борын авазы кергән сүзне билгелә.

1)болытлар

2) акыллы        

3) таң

4) кызык

7. Әйтелеше белән язылышы  арасында аерма булган рәтне  генә билгелә.

1) бозау,түшәм, көзге

2) төлке, солы, болыт

3) балалар, укучы, төзүче

4) көне, үлән, балык

8. Хаталы сүзне тап.

1) кәгазь

2) табигать

3) хәреф

4) вәгдә

9. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзне тап.

1) күңелле

2) дәрестән

3) сүзлек

4) кайчан

10. Кайсы сүздә хәрефләр  авазларга караганда күбрәк?

 1) кулъязма

 2) яшел

 3) мәгънә

 4) аваз

11. Саңгырау тартыклардан гына торган сүзне билгелә.

 1) каләм

 2) урындык

 3) карточка

 4) такта

12.Озын авазлар гына кергән рәтне тап.

 1) кино, торна, эшче

 2) фото, орден, отряд

 3)конкурс, орлык, адрес

 4) адым, вышка, җылы

13. Дүрт  иҗекле сүзне билгелә.

1) укучылары

2)файдалы

3) яшеллеккә

4) картлык

14.Хаталы сүзне тап.

1) шәһәр

2) вәкил

3) игътибар

4) ашьяулык

15.Басым беренче иҗеккә төшкән сүзне тап.

 1) укыйлар

 2) эшли

 3) килмә

 4) яратабыз

16. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

 1) 10

 2) 12

 3)  9

 4) 11

17.Калын сузыкларны билгелә.

  1) [а],[о],[у],[ы]

  2)  [ә],[ө],[ү],[э],[и]

  3)  [у],[ы] ],[ү],[э],[и]

  4)  [ә],[ө],[а],[о],  

 

18.Татар телендә ничә тартык аваз бар?

  1)  39

  2) 28

  3) 29

  4) 33

 19.[w] тартыгы нинди сүзләрдә укыла?

   1) рус теленнән кергән сүзләрдә

   2) татар теленең үз сүзләрендә

   3) икесендә дә

   4) андый тартык юк

20. [г], [к] тартыклары ничә аваз белдерә?

1) 1

2) 2

3) 3

4) 4

                                                  Лексикология

  1. Бер мәгънәле сүзне тап.

1) борын                                                                                                                                       2) канат                                                                                                                                             3) өстәл                                                                                                                                         4) тел  

2. Күп мәгънәле сүзне тап.

1) китап                                                                                                                                          2) дәфтәр                                                                                                                                     3) тел                                                                                                                                                 4) яңгыр

  1. Күчерелмә мәгънәле сүзне тап.
  1. тәмле сүз
  2. тәмле җиләк
  3. тәмле ботка
  4. тәмле аш

  1. Туры мәгънәле сүзне тап.
  1. саф татарча сөйләшү
  2. саф һава
  3. саф күңел
  4. саф көмеш беләзек

  1. Бирелгән фразеологизмның мәгънәсен тап.

 Утлы табага бастыру -

  1. үпкәләү
  2. мактау
  3. алдау
  4. ачулану.

  1. Кайсы фразеологизмның тәрҗемәсе дөрес түгел?
  1. кызыл кар яугач- когда рак на горе свистнет
  2. җиң сызганып- спустя рукава
  3. уклау йоткан- аршин проглотил
  4. инә очы хәтле- кот наплакал

  1. Бирелгән фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен тап.

Пальчики оближешь-

  1. кәкре каенга терәтү
  2. телеңне йотарсың
  3. баш вату
  4. салам кыстыру.

  1. Бирелгән фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен тап.

Кәкре каенга терәтү-

  1. в мгновение ока
  2. мастер на все руки
  3. обвести вокруг пальца
  4. одного поля ягода.

  1. Фразеологик сүзтезмәне тап.
  1. тимердән ясау
  2. Туган илне саклау
  3. борчак пешмәү
  4. елга буена бару.

  1. Омонимнар кергән вариантны тап.
  1.  яра – яра; кара-кара
  2. матур-ямьсез, керә-чыга
  3. көндез- төнлә, ак-кара
  4. утыра-тора, иртә-кич

  1. Антонимнар кергән мәкальне тап.
  1. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
  2. Ачы белән төзәтәләр, татлы белән бозалар.
  3. Берни белмәгән кеше һәрвакыт боек булыр.
  4. Үз илем үземә кадерле.

  1. Синонимнардан торган рәтне тап.
  1. ак, кара, җылы, салкын
  2. караңгы, якты, матур, ямьсез
  3. матур, чибәр, сылу, күркәм
  4. көн, төн, тәмле, тәмсез

13. Омонимнар булган рәтне тап.

1) чибәр, гүзәл, күркәм

2) ак-кара, чиста-пычрак, җылы-салкын

3)кара-кара,  җәй-җәй, төш-төш

4) дөрес җавап юк.

14. Антонимнар булган рәтне билгелә.

1) пакъ, чиста, саф

2) иртә-кич, яңа-иске, ерак-якын

3) тиен-тиен, көзге-көзге, йөз-йөз

4) белемле, хезмәт, укымышлы.

15.Сүзләрнең дөрес язылышы кайсы сүзлектә бирелә?

  1. тәрҗемә сүзлектә
  2. аңлатмалы сүзлектә
  3. синонимнар сүзлегендә
  4. орфографик сүзлектә

16.Сүзләрнең мәгънәләренә аңлатма кайсы сүзлектә бирелә?

  1. орфографик сүзлектә
  2. омонимнар сүзлегендә
  3. аңлатмалы сүзлектә
  4. антонимнар сүзлегендә.

17.Рус теле аша кергән сүзне тап.

  1. апа
  2. телевизор
  3. тәрәзә
  4. күлмәк

18. Рус теле аша кергән сүзне тап.

1) әни;                                                                                                                                               2) куян;                                                                                                                                              3) эшләпә;                                                                                                                                 4) бүре.

19.Бирелгән сүзнең дөрес тәрҗемәсен тап.

 Бревно-

  1. курчак
  2. бүдәнә
  3. эшләпә
  4. бүрәнә.

20.Бирелгән сүзнең дөрес тәрҗемәсен тап.

 Скирд-

  1. эшләпә
  2. эскерт
  3. эссе
  4. элемтә.

21.Бирелгән сүзнең синонимын тап.

Зур

  1. кечкенә
  2. дәү
  3. бәләкәй
  4. биек

22.Бирелгән сүзнең антонимын тап.

Еракта

  1. аста
  2. якында
  3. өстә
  4. биредә

       23.Синонимнар гына булган рәтне тап.

1) матур, чибәр, сәламәт

2) савыгу, сәламәтләнү, тазару

3) татлы, баллы, нәфис

4) пакъ, саф, тырыш

                                               Сүз төзелеше һәм ясалышы

  1. Исем ясагыч кушымчаларны тап.
  1. –лата, -ләтә
  2. –лай, -ләй
  3. –чы, -че
  4. –лы, -ле

  1. Сыйфат ясагыч кушымчаларны тап.
  1. –лы, -ле, -сыз, -сез
  2. –даш, -дәш, -таш, -тәш
  3. –гыч, -геч, -кыч, -кеч
  4. –дай, -дәй, -тай, -тәй

  1. Парлы сүзләрдән торган рәтне тап.
  1. ташбака, каен җиләге, ата-ана
  2. савыт-саба, аш-су, йорт-җир
  3. үги ана яфрагы, ашъяулык, кура җиләге
  4. ташкүмер, кием-салым, Зөһрә йолдыз

  1. Кушма сүзләрдән торган рәтне тап.
  1. салкын кыш, кулъяулык, биек тау
  2. тимер юл, ак каен, көньяк
  3. төньяк, мөгезборын, өчпочмак
  4. бала-чага, яланөс, киң урам

  1.  Кыскартылма сүзләрдән торган рәтне тап.
  1. драмтүгәрәк, стенгазета, КДУ
  2. әби-бабай, колхоз, озынборын
  3. Сабантуй, совхоз, бабай
  4. КамАЗ, мәктәп бакчасы, Айсылу

  1. Тамыр сүзләрдән торган рәтне тап.
  1. Акбай, китап, каләмнәр
  2. балалар, мәктәп, дәфтәрне
  3. карга, урманнан, Гөлшат
  4. тегүче, абый, язучылар

  1. Ясагыч кушымчалы сүзләр рәтен тап.
  1. төзүче, аккош, шкафлар
  2. күгәрченгә, малайларның, укытучы
  3. тозлы, бүлмә, сыйныфтан
  4. тозсыз, ашлык, очучы

  1. Тезмә сүзләрдән торган рәтне тап.
  1. Җидегән йолдыз, Аккош күле, җир җиләге
  2. сыйныф бүлмәсе, кош канаты, песнәк
  3. акчарлак, матур күлмәк, гореф-гадәт
  4. каз бәбкәсе, песи баласы; дарухан

9.Ясалма сүзләр кергән рәтне генә билгелә.

1) кыргыч, эшкә, ямьле

2) дуслык, тимерче, уйла

3) көчле, җиргә, кызчык

       4) агачта, белемле, кошны

15. Кушма сүзләр кергән рәтне генә билгелә.

1) Актырнак, ата-ана, унбиш

2) үзсүзле, ташбака, күпьеллык

3) карабодай, төнбоек, урманчы

4) Илшат, шатлык, бәйрәм

     16.Тамырдаш сүзләр булган рәтне тап.

1) җыр- җырлар, җырда, җырың

2) күз- күзлек, күзле, күзлә

3) баш – башны, башым, башыбыз

4) урман- урманнар,урманы, урманны

                     Морфология.

1. Кем? Соравы гына  куела торган сүзләр рәтен билгелә.

1) Роза, гүзәл,песи

2) өстәл, китап, эшче

3) табиб, сәркатип, дәү әни

4) хезмәтче, укучы, акбур

2. Юнәлеш килешендәге исем кергән сүзтезмәне аерып ал.

1) апаның китабы

2) әнигә бүләк

3) урманнан кайту

4) авылда яшәү

3. Сыйфатның сорауларын билгелә.

1) нишли? Нишләгән? Нишләде?

2) кайсы? Нинди?

3) кем? Нәрсә?

4) ничә? Ничәнче?

4. Артыклык  дәрәҗәсендәге  сыйфатны  күрсәт.

1) салкын җил

2) үтә кызык

3) баллырак чәй

4) зәңгәрсу яулык

5. Хәзерге заман хикәя фигыль кергән сүзтезмәне билгелә.

1) мәктәпкә бардык

2) авылдан килер

3) урамга бара

4) эшкә барыгыз

6. Исемне тап.

1) чәчәкле

2) элгеч

3) тозсыз

4) тешлә

7.Әниемә сүзенең килешен билгелә.

  1. Баш килештә
  2. Юнәлеш килешендә
  3. Чыгыш килешендә
  4. Дөрес җавап юк.

8. Алмашлык кергән сүзтезмәне билгелә.

1) аңа бирү

2) дәфтәргә язу

3) кышкы уен

4) сүзләр уку

9. Нәрсә? Соравы гына куела торган  сүзләр рәтен билгелә.

1) урман, төлке, песнәк

2) китап,пешекче, мөхәррир

3) бәхет, яңгыр, хезмәттәш

4) вәкил, сәламәтлек, торна

10. Исем нәрсәне белдерә?

 1) предметны

 2) предметның билгесен

 3) эшне, хәрәкәтне

 4) билгенең билгесен

11. Сыйфат нәрсәне белдерә?

 1)  эшне, хәрәкәтне, хәлне

 2) предметның билгесен

 3) предметны

4) дөрес  җавап юк

12.Чыгыш килешендәге исем кергән сүзтезмәне  билгелә.

1)  кунакта булу

2) тәрәзәгә карау

3) әнине ярату

4) болыннан кайту

13.Күп нокталар урынына тартым кушымчаларының  кайсын куяр идең?

Ашаганда колаг...  селкенсен,  эшләгәндә  йөрәг...  җилкенсен.

  1. –ым/-ем
  2. –ың/-ең
  3. –ы/-е
  4. –гыз/-гез

14. Хаталы сүзне тап.

1) безнең әнисе

2) минем апам

3) синең эшең

4) аның ялы

15.Хаталы сүзне тап.

1)  сезнең авылыгыз

2)  аларның мәктәпләре

3) минем энебез

4) синең укытучың

16.Алсу  мәктәптән дусты белән кайта җөмләсеннән төшем килешендәге исемне тап.

  1. Алсу
  2. мәктәптән
  3. дусты белән
  4. дөрес җавап юк

17.Мәктәбегезне  исеменә нинди кушымчалар ялганган?

1)  2 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

2)  2 зат тартым һәм төшем килеше кушымчалары

3)  2 зат тартым һәм юнәлеш килеше кушымчалары

4)  3 зат тартым һәм төшем килеше кушымчалары

18. Дөрес җавапны билгелә.

1)  гөлен-уртаклык ис., берлек санда, 3нче зат тартымлы, төшем килешендә.

2)  әбием- уртаклык ис., күплек санда, 1нче зат тартымлы, баш  килештә.

3)  әтиегезнең-уртаклык ис., күплек санда, 1нче зат тартымлы, иялек килешендә.

4)  әниебезне-ялгызлык  ис., күплек  санда, 1нче зат тартымлы, төшем килешендә.

19. Дөрес җавапны тап.

1)  урамы- ялгызлык ис., берлек санда, 3нче зат тартымлы, баш килештә.

2)  өстәлеңдә- уртаклык ис.,берлек санда, 2нче зат тартымлы, иялек килешендә.

3)  авылыма-уртаклык ис.,берлек санда, 1нче зат тартымлы, юнәлеш килешендә.

4)  абыйга-уртаклык ис.,берлек санда, 2нче зат тартымлы, юнәлеш килешендә.

20. Дөрес җавапны тап.

1)  иленнән- уртаклык ис.,берлек санда, 3нче зат тартымлы, чыгыш килешендә.

2)  урындыгыңнан-уртаклык ис.,күплек санда, 2нче зат тартымлы, чыгыш килешендә.

3)  кешеләрнең-уртаклык ис.,күплек санда, 3нче зат тартымлы, иялек килешендә.

4) урамнарына-уртаклык ис.,күплек санда, 3нче зат тартымлы, юнәлеш килешендә.

                                       Синтаксис

1. Сорау  җөмләне билгелә.

 1) Бүген кар яуды.

2) Синең исеңә төштеме.

3) Анда бик күңелле.

4) Без чәчәкләр җыйдык.

2. Өтер куелырга тиешле җөмләне күрсәт.

1) Кичә укучылар диктант яздылар.

2) Күчмә кошлар җылы якка киттеләр.

3) Бакчадан бәрәңге кишер чөгендер җыйдык.

4) Яңа ел бәйрәмен көтеп алабыз.

 3. Хаталы сүзтезмәне билгелә.

1) ун укучылар

2) алтынчы мәктәп

3) бишләп песи

4) йөз бала

4.Җөмләнең  баш кисәкләрен билгелә.

Һәр ел саен җәй көне без авылда ял итәбез.

  1. без итәбез
  2. авылда ял итәбез
  3. без ял итәбез
  4. җәй көне

   5.Сыйфат белән исемнән торган сүзтезмәне билгелә (сыйфат+исем):

  1. дүртенче сыйныф
  2. кышкы буран
  3. аның дәфтәре
  4. кычкырып уку

6.Исем белән фигыльдән торган сүзтезмәне билгелә (исем+фигыль ).

  1. чәчәкле алан
  2. абый язды
  3. апаны сагыну
  4. аңа бирү

   7.Бирелгән җөмләдә хәбәрне күрсәт.

Абый минем туган көнемә кызыклы китап бүләк итте.

  1.  көнемә
  2.  бүләк
  3.  бүләк итте
  4.  итте

 

8.Бирелгән җөмләдә ияне тап.

Укытучы безгә дәфтәрләрне җыеп, өстәлгә куярга кушты.

  1. укытучы
  2. безгә
  3. дәфтәрләрне
  4.  өстәлгә

9.Җөмлә төзеп булырлык сүзләр рәтен күрсәт.

  1.  Бүген, мин, барам, мәктәбенә.
  2.  Мәктәбенә,  бүген, дәресләрдән, барам.
  3.  Дәресләрдән, бүген, соң, мин, музыка, барам, мәктәбенә.
  4.  Барам, музыка, соң, дәресләрдән, бүген.

10.Җөмләдәге тыныш билгеләре куелырга тиешле урыннарны (цифрлар куелган) күрсәт.

Мин (1) болындагы (2) ак (3) кызыл (4) зәңгәр (5) ал (6) чәчәкләр арасында (7) уйнарга яратам.

  1. 1, 3, 4
  2. 3, 4, 5
  3. 5, 6, 7
  4. 1, 4, 6, 7

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль эшләр. (5-8нче сыйныфлар өчен)

ус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль  эшләр.                                   (5-8нче ...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф

Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...