3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина
календарно-тематическое планирование на тему

Агишева Айгуль Иршатовна

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план

Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

3нче сыйныфта укучы рус төркеме өчен татар теленнән

Дәреслек авторы – Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина

2014-2015 уку елы

Эш программасы түбәндәге дәүләт документлары, стандартлар   һәм дәреслекләргә  нигезләнеп төзелде:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы” Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “Россия Федерациясе мәгарифе турында” гы федераль закон - ФЗ “Об образовании в Российской Федерации ( 2012 нче елның 29 нчы декаберендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә)
  3. Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы” Законы  (1.09.2013);

  1. “2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы” (№794 от 25.10.2013)

  1. РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән гомуми белем бирүнең өч (башлангыч белем бирү – № 373 06.10.2009ел; төп гомуми белем бирү - №1897, 17.12.2010ел; урта(тулы) гомуми белем бирү - № 413, 17.05.2012ел). федераль дәүләт мәгариф стандарты

  1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә профессиональ белем бирүче  дәүләти автономияле мәгариф оешмасы”ТР мәгарифне үстерү институты” тарафыннан тәзелгән ”2014-2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре” методик тәкъдимнәргә нигезләнеп төзелде.
  2. Учебного плана МБОУ «Гимназия №75»  Московского  района Республики Татарстан на 2014-2015 учебный год (утвержденного решением педсовета №1 от    августа 2014 года)

 8. “Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучы рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту” (2010нчы  ел, 1-11 сыйныфлар) программасына нигезләнеп төзелде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. ” Рус телендә  сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”Төзүче-авторлары:

 Р. З. Хәйдәрова,К. С. Фәтхуллова,

Г.М. Әхмәтҗанова. Казан.2013

 9.Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.   Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина.2 кисәктә - Казан: Татармультфильм, 2013.

Татарстан Республикасы  Конституциясенең 4нче матдәсе нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның, үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле, дәүләт теле буларак, барлык урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак укытуның гомуми максаты – рус телле укучыларда коммуникатив компетенция(аралашу осталыгы) формалаштыру. Компетенция – аралашуны тәэмин итә торган белем, күнекмәләр һәм осталыклар  бердәмлеге ул. Коммуникатив компетенция – аралашу максатын, урынын, вакытын, анда катнашучыларның социаль хәлен исәпкә алып, фикерне төгәл һәм эзлекле итеп белдерә алу осталыгы ул. Моңа бәйле рәвештә татар телен өйрәтүдә аңлы-коммуникатив методка өстенлек бирелергә тиеш.

Гомуми башлангыч белем бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максатлары түбәндәгедән гыйбарәт: 1) гамәли максат, ягъни татар теленең фонетик, лексик, граммматик берәмлекләрен гамәли үзләштерү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ирешү; 2) гомуми белем бирү максаты – укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү; 3) тәрбияви максат – балаларның рухи дөньясын баету, аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Куелган максатларга ирешү өчен, аерым бурычларны хәл итү сорала. Гамәли максатка ирешү өчен, укучыларны татар сөйләмен тыңлап аңларга, диалогик һәм монологик формада аралашырга, төрле жанрлардагы татар текстларын сәнгатьле итеп һәм аңлап укырга, татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдырырга күнектерү бурычлары куела. Гомуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала.

Татар теленә өйрәтү беренче чиратта фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу кебек гомумдидактик принципларга нигезләнә. Моннан тыш, коммуникатив методның нигезен тәшкил иткән телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм берәмлекләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел брәмлекләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү, тел берәмлекләрен ситуатив-тематик нигездә өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принципларын да истә тотып эш итү таләп ителә.  

Тыңлап аңлауга өйрәтү барышында укучылар, аерым сүзләрне, җөмләләрне һәм бәйләнешле текстларны ишетеп, аларның әйтелешен, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга күнегергә тиеш. Башлангыч сыйныфларда укучыларны укытучының һәм сыйныфташларының сөйләмен яки аудиокушымтадагы татар сөйләмен тыңлап, эчтәлегенә төшенеп барырга, кирәкле мәгълүматны аерып, сорауларга җавап бирергә, әңгәмә корырга, эчтәлекне татарча сөйләп бирергә күнектерү мөһим. Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларның мәктәптәге һәм җәмәгать урыннарындагы көндәлек тормышына бәйле диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм яттан сөйләү, охшаш диалог төзү эшләренә өстенлек бирү әһәмияткә ия. Алар аша укучылар татар сөйләм этикеты үрнәкләрен, тотрыклы сөйләм гыйбарәләрен, төрле репликаларны актив үзләштерәләр. Уку аралашуы чын аралашуга китерсен өчен, балаларны үз фикерләрен төгәл һәм дөрес итеп белдерергә өйрәтү зарур. Монологик сөйләмгә өйрәтү кешеләрне, предметларны, табигать күренешләрен, хайванннарны тасвирлауга, шулай ук мәктәп шәһәр, авыл, гаилә һәм башка темаларга хикәя төзеп сөйләүгә, укылган, тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирүгә кайтып кала. Укучыларда монологик сөйләм күнекмәләре үсеш алсын өчен, билгеле бер ситуациягә бәйле җөмләләр төзеп әйтергә, аларны үзара бәйләргә һәм логик яктан эзлекле текст төзергә әзерләү кирәк. Укуга өйрәткәндә, укучылар, башта татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтү; тартыкны сузыккка ияртеп, кыска сүзләрне бөтен килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку, алга таба җөмләләрне һәм бәйләнешле текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; укылганның эчтәлегенә төшенеп бару, яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлау яки сүзлектән табу күнекмәләренә ия булырга тиешләр.  Моңа ирешү өчен, башлангыч чорда ситуатив-тематик яки грамматик нигездә төркемләнгән сүзләр һәм сүзтезмәләр, җөмләләр яисә бәйләнешле уку текстларына нигезләнергә кирәк. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайланырга яки тәрбияви яктан әһәмиятле булырга тиеш. Алга таба таныш материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстларны, шулай ук таныш булмаган сүзләр кергән текстларны эчтән аңлап укырга, кирәкле мәгълүматны табарга, сүзлекләрдән файдаланырга өйрәтү мөһим. Шулау ук укучылар шигырьләрне яттан өйрәнеп, сәнгатьле итеп сөйли белергә тиешләр. Башлангыч сыйныфларда  кычкырып уку һәм эчтән уку төрләре кулланыла. Язуга өйрәтү татар алфавитындагы хәрефләрнең язылышын истә калдыру; сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан-юлга дөрес күчереп язу кагыйдәләрен үзләштерү; сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерүдән гыйбарәт. Моңа ирешү өчен, җөмләләрне яки текстны үзгәрешсез күчереп язу (1-2нче сыйныфлар); нокталар урынына кирәкле сүзләрне яки җәяләр эчендәге бирелгән сүзләрне кирәкле формада куеп, җөмләләрне күчереп язу (3-4нче сыйныфлар) кебек эш төрләре куллану зарур. Язма сөйләмгә өйрәтү терәк сүзләр яки сүзтезмәләр белән лексик тема яки ситуация буенча җөмләләр һәм кечкенә хикәяләр язуны  үз эченә ала. Аерым җөмләләрдән бәйләнешле язма сөйләмгә күчелә. Укучыларны үзләренең гаиләләре, мәктәпләре, сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәрләре яки авыллары турында кечкенә хикәяләр язарга өйрәтү мөһим. Моннан тыш, котлау открыткасы яки хат язу, рус теленнән татарчага тәрҗемә итү эшләре дә укучыларның язма сөйләм күнкемәләрен камилләштерүгә китерә. Шунысы мөһим: башлангыч сыйныфларда язма сөйләмгә караганда телдән сөйләмгә күбрәк игътибар бирелергә тиеш.

Дәресләрдә тел һәм сөйләм материалы аша татар халкының тормыш-көнкүреше, йолалары һәм гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре һәм ризыклары турында мәгълүмат җиткерү, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру балаларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияли, аларның дөньяны танып-белү мөмкинлекләрен арттыра.

Башлангыч мәктәптә 1000гә якын сүзне актив үзләштерү һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру бурычы куела. Моның өчен куллану ешлыгыннан чыгып сайланган сүзләр һәр сыйныфта тематик принципка нигезләнеп бирелә. Шулай ук укучылар, терминннарны атамыйча гына, мәгънәләре ягыннан якын, капма-каршы яки әйтелешләре охшаш сүзләрне дә (антонимнар, синонимнар, омонимнар) гамәли үзләштерергә тиешләр. Грамматик минимумның эчтәлеген аралашу, оештыру өчен кирәк булган тел берәмлекләре һәм аларның морфологик формалары, җөмлә калыплары тәшкил итә. Укучылар алрны сөйләм үрнәкләре аша гамәли үзләштерергә тиешләр. Орфоэпик-орфографик минимум исә аваз-хәреф мөнәсәбәтләрен, татар теленә хас булган үзенчәлекле авазларның һәм иҗек калыпларының әйтелешен, хикәя һәм сорау, тойгылы һәм боеру җөмлә интонациясен, сүз басымын гамәли үзләштерүне үз эченә ала.

Башлангыч белем бирү мәктәбендә татар телен коммуникатив нигездә укыту, беренчедән, балаларда тел компетенциясе булдыруга китерә, чөнки алар тел берәмлекләрен, гамәли үзләштереп, сөйләмдә кулланырга күнегәләр; икенчедән, аларның сөйләм компетенциясе үсеш ала, чөнки тел аралашу аша үзләштерелә; өченчедән, тел һәм сөйләм берәмлекләре аша татар дөньясы турындагы мәгълүматны үзләштереп, алар социаль-мәдәни компетенциягә ия булалар.

Укучыларда татар телен өйрәнүгә карата тотрыклы кызыксыну уяту һәм омтылыш тәрбияләү, аларның белемнәрен тагын да тирәнәйтү һәм укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга да тиешле игътибар бирү мөһим. Моның өчен иң яхшы шигырь сөйләүче яки иң яхшы җыр башкаручыга, иң яхшы рәсем ясаучы яки иң яхшы инша язучыга конкурслар, төрле викториналар уздыру; татар әкиятләрен һәм җырларын өйрәтү, татар биюләрен башкару, сыйныф газеталары чыгару, татар балалар шагыйрьләре белән очрашулар һәм кызыклы кичәләр үткәрү; курчак театрына бару, күренекле татар шәхесләренең музейларына экскурсияләр оештыру аеруча әһәмиятле. Мондый чаралар татар телен укытуны тагын да камилләштерүгә, аның нәтиҗәлелеген арттыруга китерә.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә  таләпләр:

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм  официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

III сыйныф

1.

Тыңлап аңлау

1 – 1,5 мин.

2.

Диалогик сөйләм

5 реплика

3.

Монологик сөйләм

6 җөмлә

4.

Уку (сүзләр саны)

45 – 50

5.

Язу: 1) күчереп язу (җөмләләр саны)

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны)

3) диктант ( сүзләр саны )

4) изложение

5) сочинение

5 – 6 җөмлә

8 – 9 сүз

30 – 35 сүз

40 – 45 сүз

6 – 7 җөмлә

Тыңлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, “5”ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, “4”ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, “3”ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “2”ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 – 3 хаталы эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләмгә “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 – 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2 – 3 хаталы, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 – 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, “5”ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2 – 3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда, “4”ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4 – 6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп, уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. Укучыларның язу күнекмәләре күләме: 2нче сыйныфта – 2 юл, 3нче һәм 4нче сыйныфларда – 4 юл.

2 – 4нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложение, сочинение);
  2. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1 – 3 төзәтүе яки 1 – 2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4 – 5 төзәтүе яки 3 – 5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

        Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка “5”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2 – 3 орфографик хаталы диктантка “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4 – 6 орфографик хаталы диктантка “3”ле куела.

        Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 орфографик хаталы диктантка “2”ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

        2-4нче сыйныфларда, укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

        Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә “5”ле куела.

        Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2-3 орфографик һәм  пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә “4”ле куела.

        Эзлекле язылмаган, 4-6 орфографик һәм  пунктуацион яки 4-6 грамматик хаталы эшкә “3”ле куела.

        Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орфографик һәм  пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә “2”ле куела.

3нче сыйныфның рус төркемендә үткәреләсе тикшерү эшләре

Контроль эш

Контроль күчереп язу

Сүзлек диктанты

Диктант

Изложение

Сочинение

Мөстәкыйль эш

I чирек

1

1

1

II чирек

1

1

1

1

III чирек

1

1

1

1

1

IV чирек

1

1

1

1



Предварительный просмотр:

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план

Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

2014-2015 уку елы

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Сәг. саны

Көтелгән нәтиҗә

Стандарт элементларының чагылышы

Өй эше

Үткәрелү вакыты

1-2

Исәнме, мәктәп!

БСҮД

Кабатлау

2

Мәктәп темасына сөйләм төзү

Мәктәп темасына караган лексика

Рәсем буенча сөйләргә өйрәнергә

6б., 8 күн.

3

-мы, -ме сорау кисәкчәләре

Кабатлау

1

Сорау җөмлә төзи белү

-мы, -ме сорау кисәкчәләре

8б., күн.6

4

Ничә? соравы

Кабатлау

1

Саннарны куллану

Саннар

8б., күн.9

5

Нинди? соравы

Кабатлау

1

Сыйфатларны куллану

Билге белдерүче сүзләр

10б., 5күн.

6

Күплек саны. Сүзлек диктанты

Кабатлау

1

Күплек санын дөрес ялгау

Күплек саны. Сүзлек диктанты язу

10б., 7 күн.

7

Исем

Яңа материал аңлату

1

Исем турында төшенчәне белү

Исем сүз төркеме

12б., 1 күн.

8

Тартым категориясе

Яңа материал аңлату

1

Тартым кушымчаларын дөрес куллану

Тартым кушымчалары

14б., 8 күн. язмача

9

Фигыль

Яңа материал аңлату

1

Фигыльләрне дөрес куллану

Фигыль сүз төркеме

5 фигыль яз

10-11

Хәзерге заман

Яңа материал аңлату

2

Хәзерге заман кушымчаларын дөрес ялгау

Хәзерге заман кушымчалары

16б., 5 күн.

Хәз.зам-да 5 фиг. Яз

12-13

Үткән заман

Яңа материал аңлату

2

Үткән заман кушымчаларын дөрес ялгау

Үткән заман кушымчалары

16б., 5 күн.

Үткән зам-да 5 фиг.

14

Үткән заманның зат-сан белән төрләнеше

Яңа материал аңлату

1

Үткән заманның зат-сан белән төрләнешен белү

Үткән заманның зат-сан белән төрләнеше кушымчалары

19б., 6 күн. ятларга

15

Тыныш билгеләре. Контроль күчереп язу

Яңа материал аңлату

1

Тыныш билгеләрен әйтү. Дөрес язу

Тыныш билгеләре

18б., 1 күн. ятларга

16

Хәзерге заман фигыленең юклык формасы

Катнаш

1

Хәзерге заман фигыленең юклык формасын куллану

Хәзерге заман фигыленең юклык формасы кушымчалары

20б., 1 күн. Ятларга

17-18

Теркәгечләр

Яңа материал аңлату

2

Теркәгечләрне сөйләмгә кертү

Теркәгечләр

22б., 10 күн.

23б., 1 күн.

19

“Үзе” алмашлыгы

Яңа материал аңлату

1

Үзе алмашлыгы белән җөмләләр төзү

Үзе алмашлыгы

24б., 5 күн.

20

Нишләмәде? соравы

Яңа материал аңлату

1

Нишләмәде? соравын кую, аңа җавап бирү

Нишләмәде? соравы

26б., 1 күн.

21

Контроль эшкә әзерлек. Фигыль

Кабатлау

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

Җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

Контроль эшкә әзерлән

22

Контроль эш

Контроль дәрес

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

Контроль эш эшләү

28б., 9 күн. ятларга

23

Фигыль+әле төзелмәсе

Яңа материал аңлату

1

Фигыль+әле төзелмәсе белән җөмләләр төзү

Фигыль+әле төзелмәсе

28б., 9 күн. ятларга

24

Хаталар өстендә эш. Янында бәйлек сүзе

Катнаш

1

Янында бәйлек сүзе белән җөмләләр төзү

Янында бәйлек сүзе

30б., 5 күн. Язмача

25

Хәзерге заманда фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Катнаш

1

Хәзерге заманда фигыльнең зат-сан белән төрләнешен белү

Хәзерге заманда фигыльнең зат-сан белән төрләнеш кушымчалары

32б., 1 күн. Ятларга

26

Турында бәйлеге

Яңа материал аңлату

1

Турында бәйлеген куллану

Турында бәйлеге

34 б., 8 күн. Язмача

27

Дистә саннар

Яңа материал аңлату

1

Дистә саннарны истә калдыру

Дистә саннар

35б., 2 күн. ятларга

28

Көндәлек режим. Сәгать ничә?

Яңа материал аңлату

1

Көндәлек режим турында сөйләм төзү

Көндәлек режим. Сәгать ничә?

41б., 7 күн. язмача

29

Вакыт берәмлекләре

Яңа материал аңлату

1

Көндәлек режим турында сөйләм төзү

Вакыт берәмлекләре

43б., 4 күн. язмача

30

Минем көнем. Мөстәкыйль эшкә хәзерлек

БСҮД

1

Көндәлек режим турында сөйләм төзү

Фигыльләрне дөрес куллану

Мөстәкыйль эшкә хәзерләнергә

31

Мөстәкыйль эш

Контроль дәрес

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Мөстәкыйль эш эшләү

46 б., 4 күн. язмача

32

Хаталар өстендә эш. Ашханәдә

Яңа материал аңлату

1

“Ашханәдә” темасына сөйләм төзү

“Ашханәдә” темасына караган лексика

50б., 10 күн. язмача

33

Ризык исемнәре

БСҮД

1

“Ашханәдә” темасына сөйләм төзү

Ризык исемнәре

52б., 8 күн.

34

Боерык фигыль. Сүзлек диктанты

Яңа материал аңлату

1

Фигыльләрне дөрес куллану

Боерык фигыль. Сүзлек диктанты язу

53б., 5 күн. ятларга

35

Әдәплелек кагыйдәләре

БСҮД

1

Матйр сөйләм төзү

Әдәплелек кагыйдәләре

55б., 11 күн. ятларга

36

Ян бәйлек сүзе

Яңа материал аңлату

1

Ян бәйлек сүзен сөйләмгә кертү

Ян бәйлек сүзе

56б., 1 күн. Ятларга

37

Башлады фигыле

Яңа материал аңлату

1

Фигыльләрне дөрес куллану

Башлады фигыле

58б., 5 күн. Язмача

38

Үткәннәрне ныгыту. Диктант

Кабатлау

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

Фигыльләрне дөрес куллану. Диктант язу

64б., 7 күн. Язмача

39

Кемнең? соравы

Яңа материал аңлату

1

Кемнең? соравы белән җөмләләр төзү

Кемнең? соравы

67б., 6 күн. Язмача

40

Иркәләү сүзләре

Яңа материал аңлату

1

Иркәләү сүзләрен белү

Иркәләү сүзләре

68б., 1 күн. Ятларга

41

-чы, -че кушымчасы

Яңа материал аңлату

1

Һөнәр исемнәре

-чы, -че кушымчасы

70б., 8 күн. Ятларга

42

Ни өчен? соравы

Катнаш

1

Диалог төзү

Ни өчен? соравы

74 б., 7 күн. Ятларга

43

Мактау сүзләре

БСҮД

1

Матур сөйләм төзү

Мактау сүзләре

76 б., 11 күн. язмача

44

Ничек? соравы. Контроль эшкә әзерлек

Кабатлау

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

Контроль эшкә әзерлән

45

Контроль эш

Контроль дәрес

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

Контроль эш эшләү

80 б., 1 күн.

46

Хаталар өстендә эш. Бәйлек сүзләрне кабатлау

Кабатлау

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Бәйлек сүзләр

85б., 7 күн. Язмача

47

Сорау алмашлыклары

Кабатлау

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

Сорау алмашлыклары

89б., 1 күн. Тәрҗемә ит

48

Яңа ел

БСҮД

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

“Яңа ел” темасына караган лексика

Кабатларга

49

Чыршы бәйрәме

БСҮД

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Чыршы бәйрәме

7б., 7 күн.

50

Ничә? Ничәнче? сораулары

Яңа материал аңлату

1

Сорау җөмләләр төзү

Ничә? Ничәнче? сораулары

9б., 5 күн. Язмача

51

Сыйфат. Сүзлек диктанты

Яңа материал аңлату

1

Сыйфатларны сөйләмдә куллану, дөрес язу

Сыйфат сүз төркеме. Сүзлек диктанты язу

12б., 4 күн. Ятларга

52

Һава торышы

Яңа материал аңлату

1

Һава торышы турныда сөйләшү

Һава торышына караган лексика

14б., 1 күн.

17б., 10 күн.

53

Тауда

БСҮД

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

“Тауда” тексты

19б., 7 күн. Язмача

54

Ярыш

Яңа материал аңлату

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Ярыш төрләре

9 күн., 23 б.

55

Хәзерге һәм үткән заман. Мөстәкыйль эшкә хәзерлек

Кабатлау

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

Мөстәкыйль эшкә хәзерләнергә

56

Мөстәкыйль эш

Контроль дәрес

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Мөстәкыйль эш эшләү

26б., 7 күн.

57

Хаталар өстендә эш. “Яңа ел бәйрәме”

Катнаш

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

“Яңа ел бәйрәме”

6 күн., 29б.

58

Кем кайда яши?

Яңа материал аңлату

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Кем кайда яши?

32б., 4 күн.

59

Минем шәһәрем

Яңа материал аңлату

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Шәһәр исемнәре

7 күн., 34 б.

60

Шуңа күрә теркәгече

Яңа материал аңлату

1

Теркәгечләр белән җөмлә төзү

Шуңа күрә теркәгече

10 күн., 39б.

61-62

Чагыштыру дәрәҗәсе

Яңа материал аңлату

2

Сыйфатларны җөмләдә куллану

Чагыштыру дәрәҗәсе

39б, 1 күн.

39б., 4 күн.

63-64

Изложение “Казан шәһәре”

Изложение язу

2

Язма бәйләнешле сөйләм төзү

Изложение язу

Изложение язарга хәзерләнергә

44б., 5 күн.

65

Әдәпле булу кагыйдәләре

Яңа материал аңлату

1

Әдәпле булу кагыйдәләрен белү

Әдәпле булу кагыйдәләре

45б., 1 күн. ятларга

66

Туган көн

БСҮД

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Туган көн

48б., 7 күн. ятларга

67

Кемгә ничә яшь?

БСҮД

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Кемгә ничә яшь?

49б., 1 күн. язмача

68

Бүләкләр. Җөмләдә сүз тәртибе

Катанш

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Бүләкләр. Җөмләдә сүз тәртибе

51б., 7 күн.

69

Сорау җөмләләр

Катнаш

1

Сорау җөмләләр төзү

Сорау җөмләләр

52 б., 5 күн. Телдән

70

Сүзләрнең дөрес язылышы. Контроль күчереп язу

Катнаш

1

Дөрес ишетү һәм язу күнекмәләре үстерү

Сүзләрнең дөрес язылышы

52б., 2 күн. Язмача

71

Кемгә? соравы

Катнаш

1

Кушымчаны дөрес ялгау

Кемгә? соравы

55б., 6 күн. Тәрҗемә

72

Кемне? Нәрсәне? сораулары

Катнаш

1

Кушымчаны дөрес ялгау

Кемне? Нәрсәне? сораулары

58б., 3 күн. Язмача

73

Контроль эшкә әзерлек. Килеш сораулары

Кабатлау

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

Контроль эшкә әзерлән

74

Контроль эш

Контроль дәрес

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

Контроль эш эшләү

Кагыйдәләрне кабатларга

75-76

Хаталар өстендә эш. Тартым кушымчалары

Катнаш

2

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Тартым кушымчалары

56б., 3 күн.

56б., 4 күн.

77-78

Итәгатьле бала

Кабатлау

БСҮД

2

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Итәгатьле бала

58б., 4 күн. укы

58б., 9 күн. укы

79

“Ул” алмашлыгының төшем һәм юнәлеш кил.

Яңа материал аңлату

1

Кушымчаларны дөрес ялгау

“Ул” алмашлыгының төшем һәм юнәлеш килеше

2 күн., 60 б.

80

Вакыт берәмлекләре

Яңа материал аңлату

1

Яңа лексика белән җөмләләр төзү

Вакыт берәмлекләре

61б., 5 күн. ятларга

81

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

Яңа материал аңлату

1

Теркәгечләрне белү

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

63б., 2к.

82

Сыйфат

Кабатлау

1

Сыйфатларны сөйләмдә куллану

Сыйфат сүз төркеме

66б., 4 к. яз

83-84

Песием. Сочинение

БСҮД

2

Бәйләнешле сөйләм төзү

Текст төзү, язу

64б., 9 к. яз.

Кабатларга

85

Артыклык дәрәҗәсе

Катнаш

1

Сыйфатларны сөйләмдә куллану

Артыклык дәрәҗәсе кушымчасы

68б., 1 к. ятла

86-87

Кем нәрсә ярата? Диктант

Катнаш

2

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Диктант язу

70б., 7 к. яз

Кабатларга

88-89

Хаталар өстендә эш. Җәй

БСҮД

2

Бәйләнешле сөйләм төзү

Җәй темасына лексика

74б., 10 к. ятларга

90

Киемнәр

Катнаш

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Кием исемнәре

74б., 9к.

91-92

Сыйфат дәрәҗәләре

Катнаш

2

Сыйфат дәрәҗәләрен белү

Сыйфат дәрәҗәләре

75б., 3к.

10к., 77б.

93

Урманда нәрсәләр үсә?

Катнаш

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Урман җимешләре

3к., 78б.

94

Бакча җимешләре

Катнаш

1

Җимеш исемнәрен белү

Бакча җимешләре

81б., 7к.

95

Җөмләдә сүзләр тәртибе. Сүзлек диктанты

Катнаш

1

Сүзләр тәртибен белү, дөрес язу

Җөмләдә сүзләр тәртибе. Сүзлек диктанты язу

5к., 81б.

96

Сорау җөмләләр

Катнаш

1

Сорау җөмләләр төзү

Сорау җөмләләр

2к., 82б. Яз

97

[к], [к,] авазларын чагыштыру

Катнаш

1

Авазларны дөрес әйтү

Авазлар

1к., 83б. Укы

98

Җәйге эшләр

БСҮД

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Җәйге эшләр

85б., 1 к. ятла

99

Антоним сүзләр. Контроль эшкә әзерлек

Кабатлау

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

Җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

Контроль эшкә әзерлән

100

Контроль эш

Контроль дәрес

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллану

Контроль эш эшләү

Кагыйдәләрне кабатларга

101

Хаталар өстендә эш. Сабантуй

Кабатлау БСҮД

1

Бәйләнешле сөйләм төзү

Сабантуй бәйрәме

87б., 1 к. укы

102

Гомумиләштереп кабатлау

Кабатлау

1

Алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Өйрәнелгән лексика

Кабатларга



Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

3нче сыйныфта укучы рус төркеме өчен әдәби укудан

Дәреслек авторы – Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина

2014 – 2015 уку елы

Эш программасы түбәндәге дәүләт документлары, стандартлар   һәм дәреслекләргә  нигезләнеп төзелде:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы” Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “Россия Федерациясе мәгарифе турында” гы федераль закон - ФЗ “Об образовании в Российской Федерации ( 2012 нче елның 29 нчы декаберендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә)
  3. Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы” Законы  (1.09.2013);

  1. “2014 -2020 нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау һәм өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы” (№794 от 25.10.2013)

  1. РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән гомуми белем бирүнең өч (башлангыч белем бирү – № 373 06.10.2009ел; төп гомуми белем бирү - №1897, 17.12.2010ел; урта(тулы) гомуми белем бирү - № 413, 17.05.2012ел). федераль дәүләт мәгариф стандарты

  1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә профессиональ белем бирүче  дәүләти автономияле мәгариф оешмасы”ТР мәгарифне үстерү институты” тарафыннан тәзелгән ”2014-2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре” методик тәкъдимнәргә нигезләнеп төзелде.
  2. Учебного плана МБОУ «Гимназия №75»  Московского  района Республики Татарстан на 2014-2015 учебный год (утвержденного решением педсовета №1 от    августа 2014 года)

 8. “Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучы рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту” (2010нчы  ел, 1-11 сыйныфлар) программасына нигезләнеп төзелде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. ” Рус телендә  сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”Төзүче-авторлары:

 Р. З. Хәйдәрова,К. С. Фәтхуллова,

Г.М. Әхмәтҗанова. Казан.2013

9.Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.   Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина.2 кисәктә - Казан: Татармультфильм, 2013.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның, үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, татарча сөйләү – аның өчен табигый хәл. Башлангыч мәктәпнең бурычлары – укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлап аңлау, сөйләшү һәм сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәресләренең  максатлары:

  1. гамәли үзләштерелгән белемнәрне әдәби әсәрләр аша ныгыту һәм сөйләмдә куллануга ирешү;
  2. укукчыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү;
  3. татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында беренчел мәгълүмат бирү;
  4. татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби зәвык тәрбияләү;
  5. әсәрдәге геройларга, вакыйгаларгакарата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү;
  6. халык әкиятләрен, фольклор жанрларын, хикәя, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү;
  7. әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү;

        Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

       1) баланың сөйләү, уку, тыңлау сәләтен үстерү;

2) мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;

3) татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтү;

4) тексттагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;

5)татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

6) татар халкының авыз иҗаты,гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, белән  таныштыру.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү;

тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;                    Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү; терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү

        Уңышка ирешү өчен уку дәресләрен тел дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла. Дәресләрдә кулланыла торган текстлар татар этнокультурасын, тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыра.

        Программа гамәлдәге базис план буенча  атнага 1 сәгать исәбеннән, түбәндәге укыту программасы нигезендә төзелә:“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар”. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

УМК: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина“Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку өчен дәреслеге”, -  Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.



Предварительный просмотр:

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен укудан календарь-тематик план

2014-2015 уку елы

Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Сәг. саны

Стандарт элементларының чагылышы

Көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше

Үткәрелү вакыты

План

Факт

1

Белем бәйрәме

БСҮД

1

“Белем бәйрәме” тексты

Бәйләнешле сөйләм үстерү

5б., к.4 ятларга

2

Матур сүзләр. Ә.Бикчәнтәева “Дәү әнием” (84б.)

БСҮД

1

Матур сүзләр

Диалог төзи белү. Сәнгатьле уку

14б., 12күн.

3

Г.Зәйнәшева “Бер атнада ничә көн”

БСҮД

1

Г.Зәйнәшева “Бер атнада ничә көн”

Сәнгатьле итеп сөйләү

37б., 11к. ятларга

4

Дәрестә. Уку тизлеген тикшерү

БСҮД

1

“Дәрестә” тексты

Дөрес уку

20б., 11к.

5

М.Галләмова “Чын иптәш”

БСҮД

1

М.Галләмова “Чын иптәш”

Сәнгатьле уку

26б., 11к.

6

Ш.Галиев

“Онытылган”,

“Кунаклар”(62б.)

БСҮД

1

Ш.Галиев “Онытылган”

Сәнгатьле итеп сөйләү

29б., 12к. ятла

7

Китапханәдә

БСҮД

1

“Китапханәдә” тексты

Сәнгатьле уку

31б., 7к. укы

8

Ә. Исхак “Сөмбелә”

БСҮД

1

Ә. Исхак “Сөмбелә”

Сәнгатьле итеп сөйләү

36б., 7к. ятла

9

М.Җәлил “Сәгать”

БСҮД

1

М.Җәлил “Сәгать”

Сәнгатьле итеп сөйләү

45б., 6к.

10

Ашханәдә

БСҮД

1

“Ашханәдә” тексты

Сәнгатьле уку

50б., 11 к.

11

Б.Рәхмәт “Аш вакыты”

БСҮД

1

Б.Рәхмәт “Аш вакыты”

Сәнгатьле уку

56б., 17к.

12

Х.Гарданов “Икмәк”

БСҮД

1

Х.Гарданов “Икмәк”

Сәнгатьле уку

61б., 16к. эчтәлек

13

Г.Тукай иҗаты

БСҮД

1

Г.Тукай иҗаты

Сәнгатьле уку

69б., 3к. укы

14

Акыллы малай

БСҮД

1

“Акыллы малай” тексты

Сәнгатьле уку

74б., 11к.

15

И.Әхтәм “Ана рәхмәте”

БСҮД

1

И.Әхтәм “Ана рәхмәте”

Сәнгатьле уку

80б., 15к.

16

И.Туктар “Авыраяк”

БСҮД

1

И.Туктар “Авыраяк”

Сәнгатьле уку

86б., 8к. уку

17

“Чыршы бәйрәме”

БСҮД

1

“Чыршы бәйрәме”

Сәнгатьле уку

11б., 1к. ятла

18

Дуслар

БСҮД

1

“Дуслар” тексты

Сәнгатьле уку

23б., 11 к.

19

Каникулда

БСҮД

1

“Каникулда” тексты

Сәнгатьле уку

28б., 12 к.

20

Татарстан

БСҮД

1

“Татарстан” тексты

Сәнгатьле уку

31б., 3к. ятла

21

Минем шәһәр

БСҮД

1

Хикәя төзү

Хикәя төзү

39б., 10к. ятла

22

Безнең авыл

БСҮД

1

“Безнең авыл” тексты

Сәнгатьле уку

42б, 4к. укы

23

Тәмле сүзләр

БСҮД

1

Тәмле сүзләр

Диалог сөйләү

47б., 5к. ятла

24

8нче март – Әниләр бәйрәме!

БСҮД

1

8нче март – Әниләр бәйрәме!

Котлау сүзләре әйтә белү

51б., 1 к. укы

25

Трамвайда

БСҮД

1

Трамвайда

Сәнгатьле уку

54б, 5к.

26

Дәрдмәнд “Өч ул”

БСҮД

1

Дәрдмәнд “Өч ул”

Сәнгатьле уку

57б., 7к. укы

27

М.Галләмова “Дуслар”

БСҮД

1

М.Галләмова “Дуслар”

Сәнгатьле уку

63б., 5к.

28

Акмуен

БСҮД

1

Акмуен

Сәнгатьле итеп сөйләү

64б., 8к. ятла

29

Кем хаклы?

БСҮД

1

Кем хаклы? әкияте

Сәнгатьле уку

70б., 6к.

30

Г.Тукай, Б.Рәхмәт Җәй җитә

БСҮД

1

Г.Тукай, Б.Рәхмәт

Сәнгатьле уку

72б., 1 к. ятла

31

Төсләр

БСҮД

1

“Төсләр” әкияте

Сәнгатьле уку

76б., 5к. укы

32

Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?”

БСҮД

1

Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?”

Сәнгатьле итеп сөйләү

78б., 2 к. ятла

33

Х.Халиков “Витаминлы аш”

БСҮД

1

Х.Халиков “Витаминлы аш”

Сәнгатьле уку

81б., 6к.

34

Р.Миңнуллин “К”лар тулган бакчага”. Сабантуй – зур бәйрәм

БСҮД

1

Р.Миңнуллин “К”лар тулган бакчага” Сабантуй – зур бәйрәм

Сәнгатьле итеп сөйләү, уку

83б., 2к. Ятларга. Татар телендэ текстлар укы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныф рус группасы өчен татар теленнән календарь-тематик план.

1.      Дәреслек: Күңелле татар теле/Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә), Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, ...

Рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль эшләр. (5-8нче сыйныфлар өчен)

ус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль  эшләр.                                   (5-8нче ...

5 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь - тематик планлаштыру. ФГОС.

Татар теленнән   календарь – тематик планлаштыру...

Татар теленнән календарь-тематик план

Тематическое планирование с указанием количества часов ,отводимых на освоение каждой темы на 2018-2019  учебный год.  7 классТематическое планирование с указанием количества часов ,отводимых...

7 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь-тематик план

7 нче сыйныф өчен татар теленнән  календарь-тематик план. Бу план Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева  "Күнелле татар теле" дәреслеге буенча төзелгән....