5 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь - тематик планлаштыру. ФГОС.
календарно-тематическое планирование (5 класс) на тему

Хамаева Гульфина Азгаровна

Татар теленнән   календарь – тематик планлаштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5ab17_tatar_tele.docx61.86 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

             Барлыгы: 70 сәгать, атнага: 2 сәгать.

            Теоретик материал (58 сәг.), бәйләнешле сөйләм үстерү (8 сәг.), дәрестән тыш уку (4 сәг.)

Административ контроль эшләр: 1

Татар теленнән   календарь – тематик планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

  1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар:1-11 нче сыйныфлар” (Казан: Татар.кит.нәшр.,2011.), Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теленнән үрнәк гомуми программа. V - IX сыйныфлар, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. Г.Р. Шакирова - Казан, 2013).

  1. “2 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2016 – 2017 нче уку елына  укыту планы.

        Дәреслек.“Татар теле . 5 сыйныф: рус телендә  гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова,: [Ф.Ф.Харисов редакциясендә]. – Казан: Татар. кит. нәш., 2012.

Өстәмә әдәбият:  Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 5 нче с-ф./ Р.Р. Шәмсетдинова, Г.К. Һадиева, Г.В. Һадиева.- Казан: “ Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2015.- 71 б.

Дәресләр һәм контрольэшләрнең саны.

Программа материалының бүленеше

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

еллык

Дәрес

27

21

30

27

105

Теманы өйрәнү

20

17

21

12

70

Изложение

1

1

2

1

5 (1 )

Сочинение

-

1

1

2

4 ( 1)

Диктант

2

2

1

1

6 (2)

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Биремле диктант

-

1

1

1

3

Сүзлек диктанты

1

2

1

1

5

Мөстәкыйль эшләр

1

1

1

1

4

Белемнәрне үзләштерүнең шәхси, метапредмет  һәм предмет нәтиҗәләре

“Татар теле” предметы буенча   5 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

  • "Гаилә”, "Туган ил”, "мәрхәмәтлелек”, "башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;
  • туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;
  • укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.


Предметара нәтиҗәләр.
 

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
  •  Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.
  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү ( линейка, бетергеч, карандаш).

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Дәреслек белән эш итә белү.
  • Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.
  • Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
  • Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
  •  Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
  • Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
- Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
- Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
- Парларда эшли белү.

Предмет нәтиҗәләре:

Фонетика буенча:

  1.  Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.
  2.  Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү, тиешле интонация белән сөйләү.
  3.  Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Алфавитны истә калдыру.
  4.  Сүзләргә фонетик анализ ясау.
  5.  Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану.

Лексикология һәм фразеология буенча:

  1.  Татар теленең сүзлек составын килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.
  2.  Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, алар- ның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Омоним, синоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.
  3.  Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча:

  1.  Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
  2.  Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Сөйләм эшчәнлеге буенча:

  1.  Укучыларның, үз тәҗрибәсеннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
  2.  Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.
  3.  Бирелгән план буенча сочинение язу.
  4.   Башкарган проектлау-тикшеренү эшен яклау.

Эчтәлек элементлары белән дәрес темасы

Сәг.

саны

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты

План буенча

Фактик үткәрү

1.

Дәреслек белән танышабыз. Б.с.ү. «Туган тел, тынычлык, дуслык» темасына әңгәмә.

1

Дәреслек, сүзлек белән эш итү.

2.09

2.

 Кабатлау. Тел гыйлеме бүлекләре.

1

 Фонетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, синтаксисны искә төшерү. Телнең тормыштагы роле, телне саклауның әһәмияте, әдәби тел нормаларын саклау турында әңгәмә.

7.09

3

Сүз, аның лексик мәгънәсе. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр

1

Логик фикер йөртү, гомумиләштерү, системалаштыру, нәтиҗә ясау

8.09

4

Исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль сүз төркемнәре

1

Логик фикер йөртү, гомумиләштерү, системалаштыру, нәтиҗә ясау

9.09

5

Тикшерү характерындагы кереш диктант (контроль)

1

Үз-үзеңә контроль ясау

15.09

6

Хаталар өстендә эш. Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.

1

Логик фикер йөртү, гомумиләштерү, системалаштыру, нәтиҗә ясау

16.09

7

Мәкаләне редакцияләү .

1

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, нәтиҗә ясау

19.09

8

Җөмлә.

1

Логик фикер йөртү, гомумиләштерү, системалаштыру, нәтиҗә ясау

22.09

9

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә.

1

Төшенчә, термин, кагыйдәләрне аңлап кабул итү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү

23.09

10

Сөйләм органнары. Авазларның ясалышы

1

Логик фикер йөртү, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү

26.09

11

Сузык һәм тартык авазлар

1

Схема буенча логик фикер йөртү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә итү

29.09

12

Татар  телендә сузык авазлар

1

Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү,нәтиҗә ясау, те-мин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

30.09

13

Сузыклар гармониясе

Схема буенча логик фикер йөртү, нәтиҗә ясау, тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү, нәтиҗә ясау, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

3.10.

14

Б.с.ү. Калын һәм нечкә сузыкларны кулланып, хикәя төзү.

1

Планга нигезләнеп, хикәя төзеп язуны камилләштерү, рәсемгә карап хикәя язуны  камилләш-терү

15

Ирен гармониясе.

1

Тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү, нәтиҗә ясау, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү, татар теле һәм рус теле авазларының аермалы якларын таба белү

6.10.

16

Сузык авазларны кабатлауга диктант.

1

Үз-үзеңә контроль ясау

7.10.

17

Хаталар өстендә эш. Тартык авазлар

1

Схема буенча логик фикер йөртү, нәтиҗә ясау

10.10.

18.

Тартык авазлар классификациясе.

1

Текст нигезендә тәҗрибә үткәрү, татар теле һәм рус теле тартык авазла-рын чагыштыра белү

13.10.

19

Б.с.ү. Изложение  “Әбүгалисина”.

1

План төзеп изложение язуны камилләштерү

14.10.

20

[w] һәм [в] тартык авазлары .

1

Дәреслек, схема, текст белән эш итә белү, та-нып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне үзләштерү, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү, текстны русчадан татарчага тәрҗемә итүне камилләштерү

17.10.

21

Б.с.ү. Тәрҗемә күнегүләре.

1

Танып белү актив-лыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне үзләштерү, текстны русчадан татарчага тәрҗемә итүне камилләштерү

17.10.

22

[һ] һәм[х] тартык авазлары .

1

Дәреслек, сүзлекчә, схема, текст белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү,

20.10.

23

[къ] һәм [к], [гъ] һәм [г] тартык авазлары .

1

Дәреслек, схема, текст белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне үзләштерү, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү

21.10.

24

[м],[н] һәм [ң] тартык авазлары.

1

Дәреслек, схема, текст белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләр-не үзләштерү, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү, сүзләргә транскрипция ясауны үзләштерү

24.10.

25

[ч], [ц], [щ] тартыклары.

1

Дәреслек, схема, текст белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләр-не үзләштерү, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү, сүзләргә транскрипция ясауны үзләштерү.

27.10.

26

[ʼ] (һәмзә) тартыгы

1

Схема белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү.

28.10

27

Тартык авазларның әйтелеше

1

Татар теле һәм рус теле тартык авазла-рын чагыштыра белү.

28.10

28

Тартык авазларны гомумиләштереп кабатлау.

1

7.11

29

Иҗек. Татар телендә иҗек калыплары.

1

Татар теле һәм рус теле иҗекләрен чагыштыра белү

10.11

30

Ачык һәм ябык иҗекләр.

1

Сүзләрне иҗекләргә аерып язу һәм аларның ачык иҗек яки ябык иҗек булуын билгели белү

11.11

31

Б.с.ү.  Сочинение

  “Минем әниемне яратам”.

1

Проблеманы тирәнтен өйрәнү максатыннан өлешчә эзләнү,  мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру, план төзеп сочинение язуны камилләштерү

14.11

32

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Дәреслек белән эш итә белү, биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

17.11

33

Б.с.ү. Изложение “Ике ялкау”.

1

Дәреслек белән эш итә белү, биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү, план төзеп изложение язуны камилләштерү

18.11

34

Басым .

1

Татар сүзләренең басымын куя белү, танып белү активлыгын арттыру, игътибарлылык һәм кызыксынучанлыкны арттыру

21.11

35

Алынмаларда басым.

Татар һәм рус сүзләренең басымын куя белү, танып белү активлыгын арттыру, игътибарлылык һәм кызыксынучан-лыкны арттыру

24.11

36

Интонация .

1

Дәреслек белән эш итә белү, танып белү активлыгын арттыру

25.11

37

Фонетика темасы буенча диктант.

1

Үз-үзеңә контроль ясау

28.11

38

Хаталар өстендә эш. Графика һәм орфография .

1

Дәреслек белән эш итә белү, термин, кагыйдәне аңлап кабул итү

1.12

39

Алфавит .

1

Дәреслек белән эш итә белү, сүзләргә транскрипция ясауны камилләштерү

2.12

40

Сузык аваз хәрефләре .

1

Дәреслек, схема, текст белән эш итә белү, сүзләргә тран-скрипция ясауны камилләштерү

5.12

41

Я, ю, е хәрефләренең дөрес язылышы.

1

Дәреслек, сүзлекчә, схема, текст белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, сүзләргә транскрипция ясау-ны камилләштерү

8.12

42

Тартык аваз хәрефләре.

1

Дәреслек, сүзлекчә, схема, текст белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, сүзләргә транскрипция ясауны камилләштерү

9.12

43

ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

1

Дәреслек, сүзлекчә, схема, текст белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

12.12

44

Фонетик анализ ясау

1

Сүзгә фонетик анализ ясауны үзләштерү һәм камилләштерү

15.12

45

“Фонетика” бүлеге  буенча контроль диктант.

1

Үз-үзеңә контроль ясау

16.12

46

Хаталар өстендә эш. Кабатлау күнегүләре

 1

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү, сүзгә фонетик анализ  ясауны камилләштерү

19.12

47

Сүзләрне кушып, сызыкча аша һәм аерып язу. Баш һәм юл хәрефләре

1

Дәреслек, сүзлекчә, схема, текст белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, сүзгә транскрипция ясауны камилләштерү

22.12

48

Фонетика, орфоэпия, графика, орфография буенча йомгаклау тестына әзерлек.

1

Үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү, сүзгә фонетик анализ һәм транскрипция ясауны камилләштерү, авазларга дөрес характеристика бирү

23.12

49

Белемеңне тикшер. Фонетика, орфо-эпия, графика, орфография буенча йомгаклау тесты.

1

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү, сүзгә фонетик анализ һәм транскрипция ясауны камилләштерү, авазларга дөрес характеристика бирү

9.01

50

Б.с.ү. Картина буенча контр.сочинение язу. “Харис Якупов “Канәфер чәчәге. Натюрморт” .

1

Картина буенча телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыр.у

12.01

51

Б.с.ү.Орфографик сүзлек төзибез (проект төзү) .

Газета-журналлардан сүзләр туплап, сүзлекчә төзи белү, танып белү активлыгын арттыру.

13.01

52

Лексикология. Лексика һәм лексикология турында төшенчә.

1

Дәреслек, сүзлекчә, схема, таблица белән эш итә белү, тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү, текстны русчадан татарчага тәрҗемә итә белү.

16.01

53

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

1

Дәреслек, сүзлекчә белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

19.01

54

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре .

1

Дәреслек, сүзлекчә белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү .

20.01

55

Б.с.ү.Изложение “Бал дәвалый”.

1

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү, план төзеп изложение язуны камилләштерү

23.01

56

Синоним. Антоним.

1

Дәреслек, сүзлекчә белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, игътибарлылык һәм кызыксынучанлыкны үстерү

26.01

57

Омонимнар.  

1

Дәреслек, сүзлекчә белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

27.01

58

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы .

1

Дәреслек, сүзлекчә белән эш итә белү,  тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү

30.01

59

Гарәп һәм фарсы алынмалары.

1

Дәреслек, сүзлекчә белән эш итә белү,  тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү

2.02

60

Алынма сүзләр.

1

Дәреслек, сүзлекчә белән эш итә белү,  тексттан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү

3.02

61

Интернациональ сүзләр.

1

Дәреслек, сүзлекчә белән эш итә белү, та-нып белү активлыгын үстерү

6.02

62

Куллану өлкәсе буенча татар теленең сүзлек составы.

1

Татар теленең сүзлек составын кулланылу өлкәсе буенча бәяли белү

9.02

63

Куллану активлыгы буенча сүзлек составы.

1

Татар теленең сүз-лек составын кулланылу активлыгы буенча бәяли белү

10.02

64

Искергән сүзләр.

1

Татар теленең сүзлек составын кулланылу активлыгы буенча бәяли белү

13.02

65

 Б.с.ү.Укылган яки тыңланган әдәби әсәрдән өзеккә, хикәя, сорау җөмләләрне кулланып, план төзү.

1

Укылган яки тыңланган әдәби әсәрдән өзеккә план төзүне камилләштерү

16.02 (23. 02 өчен)

66

Б.с.ү. Изложение .

1

План төзеп изложение язуны камилләштерү

16.02

67

Яңа сүзләр (неологизмнар).

1

Дәреслек белән эшли белү, танып белү активлыгын үстерү

17.02

68

Фразеологизмнар .

1

Дәреслек белән эшли белү,  фразеологик әйтелмәләрне русчага тәрҗемә итә белү

20.02

69

Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә куллану.

1

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү, фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә куллана белү

24.02

70

Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.

1

Дәреслек белән эшли белү, танып белү активлыгын үстерү

27.02

71

“Лексика” темасы буенча аңлатмалы  диктант.

Үз-үзеңә контроль ясау

2.03

72

Хаталар өстендә эш. Сүзгә лексик анализ ясау .

1

Сүзгә лексик анализ ясау тәртибен белү

3.03

73

Кабатлау күнегүләре.

Б.с.ү. Яраткан ел фасылым”.

Биремнәрне үтәгәндә, үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

6.03

7 4

Белемеңне тикшер .

1

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

9.03

75

Б.с.ү. Сүз турында хикәя (проект төзү һәм аны яклау)

1

Дәреслек белән эшли белү, игътибарлылык һәм кызыксынучанлыкны үстерү, проектны үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү .

10.03

76

Сүзнең тамыры һәм кушымчалар .

1

Термин, төшенчә, кагыйдәләрне аңлап кабул итү.

13.03

77

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

Термин, төшенчә, кагыйдәләрне аңлап кабул итү.

16.03

78

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчаларны куллануга күнегүләр эшләү.

1

Термин, төшенчә, кагыйдәләрне аңлап кабул итү.

17.03

79

Б.с.ү. Хикәя һәм сорау җөмләләрне кулланып, караган спектакль буенча сөйләшү уздыру.

1

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

30.03

80

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар .

1

Термин, төшенчә, кагыйдәләрне аңлап кабул итү, схема белән эшли белү.

31.03

81

Исемнәрдә һәм сыйфатларда модальлек кушымчалары

 1

Дәреслек, схема белән эшли белү, логик фикер йөртә белү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау .

3.04

82

Саннарда һәм фигыльләрдә модальлек кушымчалары.

1

Дәреслек, схема белән эшли белү, логик фикер йөртә белү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау .

6.04

83

Сүзнең нигезе.

1

Дәреслек, схема белән эшли белү, логик фикер йөртә белү.

7.04

84

Тамыр һәм ясалма сүзләр.

1

Дәреслек, схема белән эшли белү, логик фикер йөртә белү.

10.04

85

Б.с.ү. “Кызыклы кич” темасына хат язу.

1

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру .

13.04

86

Сүзләрне төзелеше буенча тикшерү.

1

14.04

87

Сүз төзелеше темасы буенча контроль изложение “Бал кортлары һәм яңгыр”.

1

Фикер йөртү эле-ментлары кертеп, план төзеп изложение язуны камилләштерү .

17.04

88

Хаталар өстендә эш. Сүз төзелешен кабатлау күнегүләре

1

Үз-үзеңә контроль ясау.

20.04

89

Сүз ясалу ысуллары.

1

Дәреслек белән эшли белү, танып белү активлыгын үстерү.

21.04

90

Ясагыч кушымчалар ялгау .

1

Дәреслек белән эшли белү, танып белү активлыгын үстерү .

24.04

91

Сүзләр кушылу ысулы .

1

Дәреслек белән эшли белү, танып белү активлыгын үстерү

27.04

92

Парлы сүзләр.Б.с.ү.  Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзү  .

1

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү.

28.04

93

Тезмә сүзләр.

Дәреслек белән эшли белү, танып белү активлыгын үстерү.

4.05

94

Сүзләрне кыскарту ысулы .

1

Дәреслек белән эшли белү, танып белү активлыгын үстерү.

4.05 (1 нче май өчен)

95

Б.с.ү. И.Шишкин «Имәнлек» картинасы буенча сочинение .

1

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

5.05

96

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы бүлеген  кабатлау .

1

8.05

97

Белемеңне тикшер. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча йомгаклау тесты. 

1

Тест биремнәре.

11.05

98

Контроль эш. (диктант)

1

Үз-үзеңә контроль ясау

12.05

99

 Хаталар өстендә эш. Фонетика бүлеген кабатлау.

1

Дәреслек белән эшли белү, биремнәрне үтәгәндә, үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

15.05

100

Лексикология бүлеген кабатлау.

1

Дәреслек белән эшли белү, биремнәрне үтәгәндә, үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

18.05

101

Б.с.ү. Контроль сочинение “ И туган тел...”

1

План төзеп сочинение язуны камилләштерү

19.05

102

Орфографик һәм пунктуацион хаталар өстендә эш .

1

22.05

103

Б.с.ү. Җәй.

1

Үз-үзеңә контроль ясау

26.05

104

«Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы» бүлеген кабатлау.

1

Дәреслек белән эшли белү, биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

27.05

105

Йомгаклау дәресе .

1

29.05

Кушымта

Контроль эшләр графигы

Контроль эш төре

Үткәрү вакыты

Кереш контроль эш.

15.09.

“Фонетика”  бүлеге буенча контроль эш

16.12

Б.с.ү. Картина буенча контр.сочинение язу. “Харис Якупов “Канәфер чәчәге. Натюрморт” .

12.01

Сүз төзелеше темасы буенча контроль изложение “Бал кортлары һәм яңгыр”.

17.04

Контроль эш. (диктант)

12.05

Контроль сочинение “И туган тел...”

19.05

Укучыларның  татар теленән    белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.

Язма эшләрнең күләме  һәм аларны бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант,изложение,сочинение яздырып тикшереп була.Моннан тыш, сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә.Сораулар укыган әсәр,аерым текст,рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә.Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый.Укытучы эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы,төгәл,дөрес булуы,сөйләмнең стилистик яктан камиллеге,орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.

Диктант- укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар берничә төрле була: сүзлек диктанты,өйрәтү диктанты,искәртмәле диктант, аңлатмалы, сайланма,иҗади,күрмә,хәтер,ирекле диктантлар.

     1.Орфографик хата булмаса,”5” куела(бер пунктуацион хата булырга мөмкин).

     2.Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса,”4”ле куела.

     3.Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса,”3”ле куела.

     4.Биш орфографик, дүрт-алты пунктуацион хатасы булса,”2”ле куела.

     Өйрәтү  диктантлары 5-7 нче сыйныфларда ешрак яздырыла.

Контроль диктантның күләме  һәм аларны бәяләү

  Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.

  Сыйныфлар

       V

Уку елы башында

    50 сүз

Уку елы ахырында

  50-60 сүз

1.Эш пөхтә башкарылса,хатасы булмаса “5”ле куела. (Бер-орфографик,ике пунктуацион хата булырга мөмкин).

2.Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела.

3.Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

4.Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2”ле куела.

Изложение текстының күләме  һәм аны бәяләү

Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле сыйныф таләпләренә җавап бирергә,тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү,камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш.

Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.

Изложение һәм сочинениегә ике төрле билге куела. Берсе- эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче- грамоталылыкка.

Сыйныф

Уку елы башы

Уку елы ахыры

Тексттагы сүзләр саны

 Язма күләме

Тексттагы сүзләр саны

Язма күләме

5 нче сыйныф

 70-110

55-70

110-140

70-85

    Изложениене бәяләү:

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган,стиль бердәмлеге сакланган эшкә “5”ле куела.(Бер орфографик,ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә,фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик,бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә,стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик  хатасы булган эшкә “3”ле куела.
  4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса,орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса,”2”ле куела.

Сочинениенең  күләме һәм аны бәяләү

     Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение- укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул  бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.

     Әдәби ( хикәяләү, очерк, истәлек,хат, рецензия һ.б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

     Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 5 нче сыйныфта 0,5-1 бит булырга тиеш.

Сочинениене бәяләү.

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә,фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса,”5” ле куела.(Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер –ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стилҗ ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер –ике сөйләм ялгышы булса, “4”ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр булса,өч орфографик, дүрт пунктуаөион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, “3”ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуаөион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, “2” ле куела.

Укучыларның белем – күнекмәләрен контрольгә алу һәм бәяләү материаллары

I яртыеллык

Кереш  контроль  эше  (диктант).

Чын дуслык.

             Тормышта рәхәт яшәү өчен чын дуслар кирәк. Чын дуслар кайгы-хәсрәтне уртаклашалар. Бөтен әйберне туп-туры сөйлиләр, хатаны төзәтәләр. Минем чын дусларым күп. Илнур, Алмаз, Азат, Раушан. Алар белән бергә уйныйбыз. Эч серләребезне сөйләшәбез. Шатлыкларны бүлешәбез. Бер-беребезгә авыр чакта ярдәм итәбез. Дус һәм күңелле яшибез. Шулай була ул чын дуслык! (48 сүз)  (И. Шабаевтан)

Бирем.

Текстта исемнәрне табып, килешләрен билгеләргә.

Диктант ( 1 нче чирек)

Зәңгәр күл.

Казан шәһәре тирәсендә гаҗәеп гүзәл урыннар бар. Шуларның берсе – Зәңгәр күл. Тирә-ягын төрле асылташлар уратып алган. Суы чишмә суыннан бер дә ким түгел, сап-салкын. Үзе саф, үтә күренмәле. Йөзек кашыдай нурланып торган бу күл сине тәмам сихерли. Шунда син табигатьнең гүзәллегенә сөенәсең, матурлыгына сокланасың. Аның көче алдында баш иясең. (49 сүз.) (К. Миңлебаевтан)

Биремнәрнәр.

  1. Калын хәрефләр бирелгән сүзләрне мәгънәле кисәкләргә бүлеп язарга.
  2. Тексттан сингармонизм законына буйсынган 4 сүз язып алырга.
  3. Ирен гармониясе күзәтелә торган сүзләрнең астына сызарга.

Диктант. ( 2 нче чирек)

Юл йөрү кагыйдәләрен сакла!

Җәяүлелар бары тик тротуардан гына йөрергә тиешләр. Куркыныч юклыгына ышангач кына юл аша чык. Бары тик светофорның яшел уты янганда гына автомобиль юлы аша чыгарга кирәк. Юл аша чыкканда сөйләшмә.

Транспортка кергәндә ашыкма һәм этешмә. Чыгарга алдан әзерлән.

Беркайчан да тротуарда һәм автомобиль юллары янында уйнама!

Юл йөрү кагыйдәләрен үтә! (50 сүз.)   («Сабантуй» газетасыннан)

Бирем. 1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең басымын куярга.

2. Тел арты [к], [г] тартыклары кергән сүзләрне табып, асларына сызарга.

II яртыеллык

Диктант. (3 нче чирек)

Кошлар концерты.

Туган якларыма яз быел бик зарыктырып кына килде. Килү белән бар дөньяга үзенең сулышын өрде ул. Сыерчыклар, кыр үрдәкләре кайттылар. Алар кайтуга, тирә-юнь ямьләнеп, гүзәлләнеп китте. Сыерчыклар өй кырыйларына, агач башларына кунып оя ясыйлар. Бер кырыйда гына чыпчыклар чыркылдаша. Чик-чирык!.. Чик-чирык! Урамга чыксаң, өйгә керәсе килмәс вакытлар! Көне буена —кошлар концерты... (54 суз.)(Г. Мостафинадан)

Бирем. 1. Сыерчыклар, кайттылар сүзләренең төзелешен тикшерергә.

2. Тексттан фигыльләрне табып, асларына сызарга.

Арадаш аттестация эше

Аңлатма язуы

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән « Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»на (Казан, «Мәгариф» нәшрияты,2010) , “Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Казан: Татар кит. нәшрияты,2012)  нигезләнеп төзелде.

        Татар теленнән йомгаклау контроль эше укучыларның ел буена алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү максатыннан үткәрелә.  Эш төре: грамматик биремле диктант.

        Контроль диктантның күләме программада каралган сүзләр санына туры килә.  

Грамматик бирем ике вариантта бирелә. Беренче бирем сүз төзелеше, икенче бирем тел белеменең фонетика бүлеге буенча белемнәрне тикшерүне күздә тота.  

        Текст һәм биремнәр  программага  нигезләнеп, укучыларның  белемнәрен һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.

Контроль диктантны бәяләү

                Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5»ле куела.(Бер орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин).

                Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4»ле куела.

                Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

                Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.

Диктант ( 4 нче чирек)

Кояшлы иртә.

Көнчыгыштан таң сызылып килә. Син урман буйлап барасың. Урман тып-тын...

Менә, балкып, кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борыннарга чәчәкләрнең хуш исләре килеп бәрелә. Син үзеңне сихри дөньяда кебек хис итәсең. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек-биек наратлар иртәнге кояшны сәламлиләр. Бөтен җан ияләре әкренләп кузгала башлый. (59 сүз) (В. Нуриевтан)                                                                                                                          

Биремнәр. 

I вариант. 1. Барасың, яфракларга, нурларында сүзләренең төзелешен тикшерергә.

2. СТ, ТСТ, СТТ иҗек калыпларына туры килгән сүзләр язарга.

II вариант. 1. Чәчәкләрнең, чыга, кызлары сүзләренең төзелешен тикшерергә.

2. ТС, СТТ, ТСТТ иҗек калыпларына туры килгән сүзләр язарга.

Чыганак:

“Татар теленнән контроль диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Рус телендә урта (урта) гомуми белем мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. /М.Г. Измаилова/ - Казан, 2013, 39 нчы бит.

Календарь – тематик планлаштыру эчтәлегенең үтәлешен исәпкә алу

Педсовет утырышының беркетмәсе

№, дата

Приказ №, датасы

Үзгәрешләр һәм өстәмәләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныф рус группасы өчен татар теленнән календарь-тематик план.

1.      Дәреслек: Күңелле татар теле/Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә), Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, ...

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

Татар теленнән календарь-тематик план

Тематическое планирование с указанием количества часов ,отводимых на освоение каждой темы на 2018-2019  учебный год.  7 классТематическое планирование с указанием количества часов ,отводимых...

7 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь-тематик план

7 нче сыйныф өчен татар теленнән  календарь-тематик план. Бу план Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева  "Күнелле татар теле" дәреслеге буенча төзелгән....

9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел укытуны календарь -тематик планлаштыру

9нчы  сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел  укытуны календарь -тематик планлаштыру...