Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау
методическая разработка (8 класс) на тему

Арсланова Зульфия Замиловна

Дәреснең тибы- кабатлау. дәрес барышында яңа мәгълүмати технологияләр, сингапур структурасы киң кулланылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres-8kl.docx20.89 КБ

Предварительный просмотр:

                                 

Тема. Тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Тезмә кушма җөмлә синтаксисы буенча теоретик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту, гомумиләштерү; балаларның бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру;

   2. Чүпрәле төбәгендә туып-үскән сәнгать әһелләре турында мәгълүмат бирү, алар турында белемнәрне тирәнәйтү.

   3. Туган як белән горурлану тәрбияләү, аның мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру.

Җиһазлау: тест, карточкалар, презентация, мультимедия системасы, компьютер.

Дәреснең тибы: кабатлау дәресе.

                      Дәреснең барышы.

  1. Оештыру моменты.
  1. Исәнләшү.
  2. Дәреснең эпиграфы белән таныштыру.

Дөнья мәдәниятны коткара, ә мәдәният дөньяны коткара...(слайд)

                                                       Илдар Халиков

  1. Эпиграф буенча әңгәмә үткәрү.
  • Бу нинди җөмлә?
  • Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди булыр?(слайд)
  1. Максатның беренче өлешен аңлату.(слайд)
  2. Актуальләштерү. Тест эшләү һәм тикшерү.(слайд)
  3. Әңгәмәне дәвам итү.
  4. Эпиграфта сүз нәрсә турында бара? (слайд)
  • Ни өчен мин мондый эпиграф сайладым дип уйлыйсыз?
  • Димәк, без бүгенге дәресебездә мәдәният турында сөйләшәчәкбез. Бигрәк тә үзебезнең төбәктә туып-үскән  сәнгать әһелләре турында сөйләшербез.
  •  Сез безнең төбәктә туып-үскән  һәм татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән нинди сәнгать әһелләрен беләсез?
  1. Яңа төшенчәләр бирү.

1.Конерс алымын кулланып, Г. Рәхимкуллов. Р. Таҗетдинов, ИлСаф, Һ. Солтанов турында әңгәмә үткәрү:

- Сез ни өчен бу почмакны сайладыгыз? (слайд)

2. “Балкый Шәйморза утлары” җырының тексты белән эшләү. (слайд)

-- Бу җыр сезгә танышмы?

 -- Аның турында ниләр беләсез?

 -- Тексттан тезмә кушма җөмләләрне табу, аларга телдән синтаксик анализ ясау.

3. Ике өстәлгә дә карточкалар тарату. 1- Р. Ильясов, 2-Ф. Сибгатуллина турында. (слайд)

 Тыныш билгеләрен куеп күчереп язарга, тезмә кушма җөмләләрнең схемаларын төзеп, төрләрен билгеләргә.

4. Эшләрне тикшерү. Текст буенча әңгәмә үткәрү. (слайд)

5. Физкультминутка. Микс-пэа-шэа структурасын кулланып, музыкага бию, көй туктагач, парлашып басу. Сорауларга җавап бирү.

   --Тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр үзара нинди бәйләнештә була?

   -- Тезмә кушма җөмләнең нинди төрләре була?

   -- Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә нинди бәйләүче чаралар кулланыла?

  --  Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә нинди бәйләүче чаралар кулланыла?

  III. Белемнәрне ныгыту. 

  1. Рәссам Х. Якупов турында мәгълүмат бирү.(слайд)
  2. Текст белән эшләү. Күп нокталар урынына төшеп калган теркәгечләрне куеп күчереп язарга.(слайд)
  3. Текст буенча әңгәмә үткәрү.
  • Х. Якупов турында сез ниләр белдегез?
  • Аның кайсы картиналары буенча инша язганыбыз бар?
  1. Рәссамның “Хөкем алдыннан” картинасы буенча тезмә кушма җөмләләр кулланып, хикәя төзү.(слайд)
  2. Эшләрне тикшерү.

IV.Өй эше бирү.

1нче төркем- карточкалар буенча эш.

2нче төркем- иҗади эш.Яшь җырчылар А. Җамалетдинов һәм А. Әбелханова турында мәгълүмат туплап, тезмә кушма җөмләләр язып килергә.(слайд)

V. Йомгаклау, нәтиҗәләр ясау.

-- Бүгенге дәрестә сез үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)

Бу -  рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга  телебезнең  байлыг...

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Халык авыз иҗаты әсәрләре аша иярченле кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. Алар халкыбызның тел байлыгын, зирәклеген күрсәтә...

Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

9нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

 тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану.  2) иҗади фикерләү сәлатен үстерү.  3) туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре, г...

8 нче сыйныфта иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Иярченле кушма җөмлә төренә караган мисалларны халык мәкальләреннән, сынамышларыннан һәм якташ язучыбыз Н.Гыйматдинова әсәреннән табу. Алган белемнәрне гамәли күрсәтә белү.  Дәрестә укучылар “ Ка...

Тезмә, кушма, парлы сүзләрне кабатлау

Әлеге презентация 5нче сыйныфларда  "Тезмә, парлы, кушма сүзләр" темасын  өйрәнгәндә кулланыла...