8нче сыйныф татар төркеме өчен "Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (8 класс)

Шамбазова Эльмира Гумаровна

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan-konspekt.docx33.86 КБ
Файл prezentatsiya.pptx803.34 КБ
Microsoft Office document icon uzanaliz.doc21.47 КБ

Предварительный просмотр:

Дата: 25.11.2014

Сыйныф: 8

Тема: Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат:

Укытучы өчен:

1. Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү;

2.Танып белү уку гамәле:Аналитик фикерләү сәләтләрен камилләштерү;

3.Коммуникатив уку гамәле: Парларда, төркемнәрдә эшли белергә өйрәтү.

Укучы өчен:

1. Тезмә кушма җөмлә төшенчәсе өстендә эшне дәвам итү, синтаксик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның сөйләм телләрен үстерү;

2. Татар телен фән буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту.

3. Әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗә: тезмә кушма җөмләләрнең төрләрен дөрес әйтә белү, аларны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану үзенчәлекләрен истә калдыру.

Дәрес тибы: Белемнәрне тигезләү аша үзбәя кую дәресе

Метод һәм алымнар: иҗади эзләнү, модель төзү,  гамәли күрсәтмә бирү, рефлексия, анализ һәм синтез, төркемнәрдә эшләү.

Материаллар: Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен дәреслек. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002.- 159 б.

Җиһазлау: мультимедиа аппараты, карточкалар, дәреслек, дәфтәр, смайликлар, такта, үзбәя кую өчен карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы (7-9 минут)
  1. Уңай психологик халәт тудыру (Карточкалар аша укучыларның  кәефен сорау). Яхшы кәефләр белән дәресне башлыйбыз!

2. 3 дәрәҗәдә бирелгән өй эшен тикшерү.

  • Кагыйдәләрне кабатларга.
  • 48нче күнегү.
  • Әниләр турында инша язып килергә.
  • Укучылар ноябрьнең соңгы атнасында нинди бәйрәм? Кем соң ул әни? (тормышыбыз шатлыгы, күгебез кояшы, дөньядагы иң назлы кеше...)
  • Өй эше әниләр турында инша язып килергә иде. Әйдәгез, тыңлап алыйк (бер-ике укучы укый).

Үзбәя.

Тактада әниләргә багышланган мәкаль бирелгән. Бергәләп укыйк.

Яңа мәкаль өстендә эш: Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында (чылбыр рәвешендә кабатланыла).

Укытучы. Мәкальнең мәгънәсе кем аңлатып китәр?

Укучылар. Яктылык кояшсыз булмаган кебек, без дә тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Алар безгә һәрвакыт яхшылык тели. Фикерләрегез өчен рәхмәт!

Укытучы. Яхшы, әйдәгез, мәкальнең төзелешенә игътибар итик; иясен, хәбәрен табыйк. Бу нинди җөмлә?

Укучылар. Кушма җөмлә.

     3. Белемнәрне тигезләү (блиц-опрос турниры).

а) Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала?

б)Кушма җөмләләрне билгеләү өчен, иң элек кайсы кисәкләрне табарга кирәк?

в)Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала?

г)Тезмә кушма җөмләләрне бәйләүче чаралардан чыгып, ничә төргә бүләләр? (тактага моделе ясала)

Тезмә кушма җөмлә

теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

теркәгечле тезмә кушма җөмлә


бәйләүче чаралары:

  1. Санау интонациясе.
  2. Каршы кую интонациясе.

бәйләүче чаралары:

  1. Тезүче теркәгечләр:
  1. Җыючы теркәгечләр: һәм, да, дә, да-да, ни-ни.
  2. Каршы куючы теркәгечләр: ләкин, ә, әмма, тик, бары, бәлки.
  3. Бүлүче теркәгечләр: я-я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле.

,    –    ;

,


д) Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала?

е) Тезүче теркәгечләр нинди төрләргә бүленә? Мисаллар.

ж) Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала?

з) Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә?

      и) Теркәгечле тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына нинди тыныш билгесе куела?

       к) Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

Үзбәя.

  •  Әгәр мин әйткән 10 сорауның барысына да дөрес җавап бирә алган булсагыз һәм 1, “5” билгесе куясыз.
  • Әгәр 2 яки 3 хата җибәргән булсагыз, “4” билгесе;
  • 4-5 хата булса, “3” билгесе;

  1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе (3-4)
  • Укытучы. Укучылар, һәрбер эшнең максаты була. Без дә сезнең белән дәреснең максатын әйтербез. Тактага карыйк һәм модельгә игътибар итик. Модель буенча өйрәнмәгән тармакны ачыклагыз.

 Көтелгән җавап: Без барлык тармакларны да өйрәндек, димәк бүген кабатлау дәресе , ягъни белемнәрне системага салу дәресе була.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү (10-13 мин).

Бирем 1.

  • Укучылар, экранга игътибар итик. Бирем: Бирелгән сүзләрне ия итеп, теркәгечсез тезмә кушма җөмлә төзегез(Тартым кушымчалары өстәргә мөмкин).

Ноябрь ае. Әниләр бәйрәме. (Ноябрь ае җитте, Әниләр бәйрәме якынлашты). Әниләр. Мәхәббәт ( Әниләр – иң назлы кешеләр, күзләрендә  һәрчак мәхәббәт нурлары балкый).Якын кешеләр. Әни. (Бу дөньяда якын кешеләр күп – әни бер генә. Тырышу. Нәтиҗәсе (Тырышу бушка китмәде, нәтиҗәсе зур булды).

Нәтиҗә 1. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдәге гади җөмләләр үзара санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнәләр. Санау интонациясе булганда өтер, каршы кую интонациясе булганда, сызык куела.

Үзбәя.

Бирем 2. Тезүче теркәгечләр кулланып, бирелгән җөмләләрдән кушма җөмләләр ясагыз.

    Көн матурланды. Кошлар сайрый башлады. (Көн матурланды, һәм кошлар сайрый башлады. Көн матурланды да, кошлар сайрый башлады. Көн дә матурланды, кошлар да сайрый башлады. Ни көннәр матурланмый, ни кошлар сайрамый).

    Җил исте. Болытлар таралдылар.(Җил исте, һәм болытлар таралдылар. Җил исте дә, болытлар таралдылар. Җил дә исте, болытлар да таралдылар. Ни җил исми, ни болытлар таралмый.)

Нәтиҗә 2. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр тезүче теркәгечләр ярдәмендә ясала, гади җөмләләре арасына өтер куела.

Үзбәя.

Физкультминутка

Бирем 3.Һәр төркемдә карточкада җөмләләр бирелгән. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның куелышын аңлатыгыз.

Айдар куакларны аерып сикереп торды һәм чокырга таба чапты. (Бу гади җөмлә, тыныш билгесе куелмый).

Һава тәмам аязды бары кояш батышында гына вак-вак болыт кисәкләре күренәләр.(Бу теркәгечле тезмә кушма җөмлә, каршы куючы бары теркәгече алдыннан өтер куела).

Хезмәтнең тире ачы – җимеше татлы.(Бу теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, кискен каршы куюны белдергән җөмләләр арасына сызык куела)

Бер чыпчык, авызына йон кабып, оясына менеп бара өй кыегында күгәрченнәр гөрләшә нигез туфрагында тавыклар коена (Бу теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, гади җөмләләрнең үз эчләрендә өтерләр бар, шуңа күрә җөмләләр арасына нокталы өтер куела. )

Нәтиҗә 3. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдәге гади җөмләләр арасына өтер куела, теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдәге гади җөмләләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.

Үзбәя 4.

Бирем 4. Ә хәзер әниләр темасын дәвам итеп, 51нче күнегү өстендә эшләп алыйк. Иң элек өзекне укырбыз (бер укучы укый).

  • Игътибар, бирем: 1,2 һәм соңгы җөмләләргә ситаксик анализ ясарга (синтаксик анализ тәртибе өстәлләрдә була һәм экранда чыга)

Синтаксик анализ тәртибе:

  1. Җөмләнең кушма икәнлеге әйтелә, андагы гади җөмләләр аерып күрсәтелә.
  2. Гади җөмләләрнең үзара үзара тезү юлы белән бәйләнүе әйтелә, бәйләүче чаралар күрсәтелә.
  3. Тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла.
  4. Җөмләнең схемасы төзелә.

Үрнәк: Кояш җылыта, ә җиле салкын.

  1. Бу теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Ул ике җөмләдән тора: беренчесе – кояш җылыта, икенчесе – җиле салкын.
  2. Гади җөмләләр үзара ә каршы куючы теркәгече ярдәмендә бәйләнгән.
  3. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына өтер куела.
  4. Җөмләнең схемасы: [  ], ә[  ].

Һәр төркемнән берәр җөмләгә анализ ясала. Дөрес җаваплар экранда чыгып бара.

Нәтиҗә 4.

Үзбәя 5.

  1. Рефлексия (2-3 мин).
  • Балалар, дәрес башында нинди максат куйдык?
  • Тезмә кушма җөмләләр темасы буенча белемнәрне системага салу.
  • Без максатка ничек ирештек?
  • Күнегүләр, биремнәр эшләдек, сорауларга җавап бирдек.
  • Дәрес башында нинди мәкаль өйрәндек?
  • “Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында”.
  • Хәзер билгеләр куйган карточкаларны алыгыз әле, укучылар, бергәләп гомуми билге чыгарабыз.

Үзбәя.

  • Әгәр сезнең карточкада гел 5 булса, 5 куябыз (кем 5 куйды, кулыгызны күтәрегез)
  • Әгәр сезнең карточкада 5леләр арасында бер генә 4 булса да, 4 куябыз.
  • Әгәр сезнең карточкада 5леләр арасында бер генә 3 булса да, 3 куябыз.

Өй эше (Өч дәрәҗәдә тәкъдим ителә, укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирелә) (электрон көндәлектә була).

  1. Уку стандарты буенча эш: мисаллар китереп, кагыйдәне кабатларга;
  2. Программа материалын иҗади куллануга эш (ярымиҗади эш): 54 күнегү;
  3. Әниләргә багышланган котлау кәгазе ясап килергә (үзегез чыгарган шигырь белән яки үзегезгә ошаган берәр шагыйрьнең шигыре белән)


Гүзәл

Гөлинә

Әдилә

Гүзәл

Лилия

Алия

Алия

Айсылу

Айгөл

Альбина

Раил

Алсу

Эвелина

Илсөяр

Илназ

Динар

Эльмира Гомәревна

Динар

Азат

Эмиль

Рөстәм

Инсаф


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Түбән Кама шәһәре “МБББУ № 31 мәктәп” I квалификацион категорияле Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Эльмира Гомәр кызы ТЕМА : Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау

Слайд 2

Максатлар: Укытучы өчен: 1. Регулятив: Укытучы ярдәме белән максат куярга, үз эшләрен бәяли белергә өйрәтү . 2.Танып белү уку гамәле: Аналитик фикерләү сәләтләрен камилләштерү. 3.Коммуникатив уку гамәле: Парларда, төркемнәрдә эшли белергә өйрәтү. Укучы өчен: 1. Тезмә кушма җөмлә төшенчәсе өстендә эшне дәвам итү, синтаксик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның сөйләм телләрен үстерү. 2. Татар телен фән буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту. 3. Әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү.

Слайд 3

Сезнең кәефегез ничек?

Слайд 4

1. Кагыйдәләрне кабатларга. 2. 48нче күнегү. 3. Әни турында инша язып килергә. Өй эшен тикшерү

Слайд 5

[ ] ; [ ] . [ ] , [ ] , [ ] , ләкин [ ] , [ ] . [ ] - [ ] , я [ ] - [ ] . [ ] , [ ] ; [ ] , [ ] . [ ] ; [ ] . [ ] – [ ] . 48нче күнегү

Слайд 6

Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында.

Слайд 7

Яктылык – кояш янында , яхшылык – ана янында .

Слайд 8

1 ) Нинди җөмлә кушма җөмлә дип атала? Берничә гади җөмләдән торган җөмлә кушма җөмлә дип атала. 2 ) Кушма җөмләләрне билгеләү өчен, иң элек кайсы кисәкләрне табарга кирәк? Иң элек, баш кисәкләрне –ия һәм хәбәрне табарга кирәк . 3 ) Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала? Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала . 4 ) Бәйләүче чаралардан чыгып, тезмә кушма җөмләләрне, ничә төргә бүләләр? Бәйләүче чаралардан чыгып, тезмә кушма җөмләләрне теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләргә бүләләр. 5 ) Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала? Гади җөмләләре үзара тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала. Блиц-опрос турниры

Слайд 9

6 ) Тезүче теркәгечләр нинди төрләргә бүленә? Мисаллар. Тезүче теркәгечләр: җыючы һәм, да, дә, да-да, ни-ни, янә-янә; каршы куючы ләкин, ә, әмма, тик, бары, бәлки; бүлүче я-я, яки, яисә, әллә- әллә, әле-әле. 7 ) Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала? Гади җөмләләрне үзара бәйләүдә теркәгечләр катнашмаса, андый кушма җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала. 8 ) Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә? Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр үзара санау һәм каршы кую интонациясе ярдәмендә бәйләнә. 9 ) Теркәгечле тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына нинди тыныш билгесе куела? Теркәгечле тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына өтер куела. 10 ) Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына нинди тыныш билгеләре куела? Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.

Слайд 10

Тезмә кушма җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә бәйләүче чаралары: Санау интонациясе. Каршы кую интонациясе. бәйләүче чаралары: Тезүче теркәгечләр : Җыючы теркәгечләр: һәм, да, дә, да-да, ни-ни. Каршы куючы теркәгечләр: ләкин, ә, әмма, тик, бары, бәлки. Бүлүче теркәгечләр: я-я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле. , – ; ,

Слайд 11

Дәреснең максаты – кабатлау дәресе , ягъни белемнәрне системага салу дәресе

Слайд 12

Бирем 1 . Бирелгән сүзләрне ия итеп, теркәгечсез тезмә кушма җөмлә ләр төзегез ( иягә тартым кушымчалары өстәргә мөмкин). 1. Ноябрь ае. Әниләр бәйрәме. 2. Әниләр. Мәхәббәт нурлары . 3. Якын кешеләр. Әни. 4. Тырышу. Нәтиҗәсе

Слайд 13

Бирем 2. Тезүче теркәгечләр кулланып, бирелгән җөмләләрдән кушма җөмләләр ясагыз . 1. Көн матурланды. Кошлар сайрый башлады Көн матурланды, һәм кошлар сайрый башлады. Көн матурланды да , кошлар сайрый башлады. Көн дә матурланды, кошлар да сайрый башлады. Ни көннәр матурланмый, ни кошлар сайрамый 2. Җил исте. Болытлар таралдылар. Җил исте, һәм болытлар таралдылар. Җил исте дә , болытлар таралдылар. Җил дә исте, болытлар да таралдылар. Ни җил исми, ни болытлар таралмый.

Слайд 14

Бирем 3 . Һәр төркемдә карточкада җөмләләр бирелгән. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның куелышын аңлатыгыз . 1. Айдар куакларны аерып сикереп торды һәм чокырга таба чапты . 2. Һава тәмам аязды бары кояш батышында гына вак-вак болыт кисәкләре күренәләр . 3. Хезмәтнең тире ачы җимеше татлы. 4. Бер чыпчык, авызына йон кабып, оясына менеп бара өй кыегында күгәрченнәр гөрләшә нигез туфрагында тавыклар коена.

Слайд 15

Бирем 3 . Һәр төркемгә карточкада җөмләләр бирелгән. Тыныш билгеләрен куегыз, аларның куелышын аңлатыгыз . 1. Айдар куакларны аерып сикереп торды һәм чокырга таба чапты . 2. Һава тәмам аязды , бары кояш батышында гына вак-вак болыт кисәкләре күренәләр . 3. Хезмәтнең тире ачы – җимеше татлы . 4. Бер чыпчык, авызына йон кабып, оясына менеп бара ; өй кыегында күгәрченнәр гөрләшә ; нигез туфрагында тавыклар коена.

Слайд 16

Сабыйның сулышы салмаклана, һәм керфекләре йомыла башлый. Аны инде йокы баскан, ләкин ул әледән-әле күз кабакларын күтәреп куя... Кисәк ул нәрсәдәндер сискәнеп китте, күзләре зур булып ачылды да, иреннәре турсайды. Бөдрә башын мендәрдән күтәрә төшеп, нәни кулларын әнисенә сузды. Зәйтүнә аны кочагына алды һәм, аркасын терәп, караватка утырды. – Курыкма, бәбием. Әниең яныңда чакта бернәрсәдән дә курыкма! Сабый, җылы йомгак булып, аның кочагына сыенды. Тышта җил тынып калган, чалт аяз күк йөзенә эре йолдызлар сибелгән, ә урам баганаларындагы утлар турында җемелдәп сыкы коела иде. Тын иде төн, тантаналы, мәһабәт һәм кодрәтле иде. Җемелдәгән йолдызлар, каядыр ашкынган кометалар арасында Җир шары үзенең мәңгелек юлын дәвам итә. Тынлык шартлап ярылды – тышкы ишек ачылып ябылды. Бирем 3 . 51нче күнегү

Слайд 17

Җөмләнең кушма икәнлеге әйтелә, андагы гади җөмләләр аерып күрсәтелә. Гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүе әйтелә, бәйләүче чаралар күрсәтелә. Тыныш билгесенең ни өчен куелуы аңлатыла. Җөмләнең схемасы төзелә. Үрнәк: Кояш җылыта, ә җиле салкын. Бу теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Ул ике җөмләдән тора: беренчесе – кояш җылыта, икенчесе – җиле салкын. Гади җөмләләр үзара ә каршы куючы теркәгече ярдәмендә бәйләнгән. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына өтер куела. Җөмләнең схемасы: [ ] , ә[ ]. Синтаксик анализ үрнәге тәртибе.

Слайд 18

Сабыйның сулышы салмаклана, һәм керфекләре йомыла башлый. Бу теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Ул ике җөмләдән тора: беренчесе – Сабыйның сулышы салмаклана , икенчесе – керфекләре йомыла башлый. Гади җөмләләр үзара һәм җыючы теркәгече ярдәмендә бәйләнгән. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына өтер куела. Җөмләнең схемасы: [ ] , һәм [ ]. 2. Аны инде йокы баскан, ләкин ул әледән-әле күз кабакларын күтәреп куя... Бу теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Ул ике җөмләдән тора: беренчесе – Аны инде йокы баскан , икенчесе – ул әледән-әле күз кабакларын күтәреп куя... Гади җөмләләр үзара ләкин каршы куючы теркәгече ярдәмендә бәйләнгән.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына өтер куела. Җөмләнең схемасы: [ ] , ләкин [ ]. Синтаксик анализ

Слайд 19

Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында.

Слайд 20

Өй эше (электрон көндәлектә) Уку стандарты буенча эш: мисаллар китереп, кагыйдәне кабатларга. Программа материалын иҗади куллануга эш (ярымиҗади эш): 54 нче күнегү. Әниләргә багышланган котлау кәгазе ясап килергә (үзегез чыгарган шигырь белән яки үзегезгә ошаган берәр шагыйрьнең шигыре белән) .

Слайд 21

Афәрин!

Слайд 22

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

Үзанализ.

   Игътибарыгызга гадәти эш дәресе тәкъдим ителде. Семинарда күрсәтүемнең төп максаты: Ә. З. Рахимовның технологиясенә нигезләнеп, балаларның эшчәнлекләре аша дәрескә куелган бурычларны чишү. Әлеге дәреснең төзелеше традицион дәреснекеннән аерыла, шуңа күрә үзанализны дәреснең структурасы буенча ясармын.

Үзанализга күчкәнче, сыйныфка характеристика биреп китәргә телим: 8В сыйныфы укучыларының алдагы елда татар теле буенча уку күрсәткечләре: өлгереш – 100%, сыйфат – 65%. Технологияне 2012 елда куллана башладым, традицион метод кулланып эшләүгә караганда, укыту сыйфаты кискен үсеп китте. Әлеге укучылар арасында ана телен бик яхшы белүчеләр һәм сүзлек запасы сай булган балалар бар, бу исә, үз чиратында, һәр бала белән индивидуаль якын килеп эшләүгә этәргеч булып тора.

Дәреснең темасы: тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

Дәреснең максатларын укытучы һәм укучы өчен аерым билгеләдем. Укытучы өчен максатлар ФДББСна туры китереп куелды:

Метапредмет максатлар, ягъни түбәндәге универсаль гамәлләр һәм күнекмәләр формалаштыру:

  1. Регулятив: Укучыларның үз эшчәнлекләрен адекват бәяли белергә өйрәтү.
  2. Танып белү: Тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләренә өйрәтү.
  3. Коммуникатив: Укучыларны парларда, төркемнәрдә эшләргә өйрәтү.

Максатлардан чыгып, дәреснең тибын формалаштым: Белемнәрне тигезләү аша үзбәя кую дәресе.  

Укучылар өчен куелган максатлар:

1. Тезмә кушма җөмлә төшенчәсе өстендә эшне дәвам итү, синтаксик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү,  укучыларның сөйләм телләрен үстерү;

2. Татар телен фән буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту.

3. Әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Барлык максатлардан чыгып, планлаштырылган нәтиҗә ачыкланды: тезмә кушма җөмләләрнең төрләрен дөрес әйтә белү, аларны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану үзенчәлекләрен истә калдыру.

Дәреснең структур элементлары төп 3 өлешне тәшкил итте:

  1. Ориентлашу - мотивлаштыру этабы. (ОМЭ) 10 мин.

Дәресне мәкальдән башлап җибәрү - гадәткә әйләнде. Борынгы бабаларыбызның уй-фикерләрен безнең дәрес белән бәйләп китеп укучыларны мөстәкыйльлеккә өйрәтергә тырышам.

1. Өй эшен тикшерү.

 2. Укучыларның белемнәрен тигезләү.  } бу   ике этап  үзбәя белән төгәлләнде.

  1. Укучылар белән берлектә уку максатын кую – дәреснең иң җаваплы мизгеле дип саныйм һәм төрле юллар белән балаларның үзләреннән әйттерергә тырышам. Бу очракта модель белән эшләү бик отышлы дип саныйм.

 II. Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы. (БҮЭ) 30 мин.  

  1. Уку максатына ирешү өчен теманы өйрәнү алгоритмы төзелде.  
  2.  Уку максатына ирешү өчен 4 бирем эшләнде.  Һәр биремнән соң нәтиҗә ясалды һәм үзбәя куелды. Технология таләбе буенча, дәреснең һәр этабы үзбәя белән үрелеп барды. Үзбәя кую дәрес буена укучылар эшчәнлегенең стимулы булып торды, аларны эш тонусында тотарга ярдәм итте. Укучылар үзбәя критерийлары белән таныш, мин исә, үз чиратымда, билгеләр куелышында критерийлардан тайпылуны булдырмаска тырыштым.

III. Рефлексия. 5 мин.

1.Үз-үзең белән сөйләшү.

2. Дәрескә үзбәя кую.

 Нәтиҗәдә һәр бала дәрестә билге алды.

  3.  Өй эшенең 3 варианты тәкъдим ителде: стандарт буенча, ярымиҗади, тулы иҗади. Укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирелде.

Балаларны төркемнәргә бүлеп,   мөмкин кадәр үзлектән, парлап, төркемләп, бер-берсен өйрәтеп, алларында булган ярдәмлекләрдән кулланып  эшләтү алымнарын кулландым. Мөстәкыйль уку мәсьәләсен кую, аны чишү юлларын ачыклый белү, чишкәндә һәр адымны дөрес бәяли белү  - аңлап эш итүнең төп күренешләре булды. Дәрестә фонетик, лексик, грамматик һәм сөйләм минимумы укыту программасы нигезендә сайланды. Заманча техник чаралар яшь үзенчәлекләренә карап сайланды һәм дәрескә үзенә күрә бер кызыктыру чарасы булып торды.

Дәрестә укучылар өчен җиңел булмаган тема - тезмә кушма җөмлә төрләрен аеру, дөрес билгеләү, аларны сөйләмдә  куллану максаты хәл ителде.

Технология буенча эш бүгенге дәрес өчен генә түгел, системалы рәвештә алып барыла, шуңа күрә бернинди кыенлыклар очрамады. Әхмәт Зәкиевичның технологиясен дәресләремдә куллануның уңай нәтиҗәсен күрәм. Дәрес буена субъект-субъект мөнәсәбәтен булдырып, укучыларны дәреснең төп катнашучыларына әверелдердем. Куйган максатларга ирештем, дәресемнән тулысынча канәгать, балалардан да уңай җавап реакциясен тойдым.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кушма сүзләр. 3 нче сыйныф, татар төркеме

Кушма сүзләр. Рус мәктәпләренең 3 нче сыйныфында (татар төркеме) үткәрелгән дәрес планы...

Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар теле 8нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус  төркемендәге  8 нче сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...

Дәрес эшкәртмәсе.Гади исем хәбәр.8нче сыйныф, татар төркеме.

Конспект урока по татарскому языку в 8классе, татарская группа....

8нче сыйныф татар төркеме арадаш аттестация өчен КИМ

Арадаш аттестация өчен тест биремнәре, текст өстендә эшләү....