Кушма сүзләр. 3 нче сыйныф, татар төркеме
план-конспект урока на тему

Кушма сүзләр. Рус мәктәпләренең 3 нче сыйныфында (татар төркеме) үткәрелгән дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kushma_suzler_3_kl.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кушма үзләр.

Максатлар :

Укучыларны кушма сүзләр белән таныштыру, аларның ясалу үзенчәлекләрен үзләштерү, ул сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белергә ирешү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында белем-күнекмәләрен ныгыту, үстерү.

Башкалар турында да кайгырту, киң күңеллелек, толерантлык хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлау:

Дәреслек, дидактик материал, рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар, слайдлар.

Дәрес барышы

Оештыру моменты. Психологик халәт тудыру. Укучыларның фикерен дәрескә туплау.

1. Кереш сүз.

- Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик әле(язылып куела)

         “Тел дигән дәрья бар,

           Төбендә энҗе-мәрҗән бар.

           Белгәннәр чумып алыр,

           Белмәгәннәр коры калыр.”

Мин дә сезне,белем дәрьясына чумып,андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Барыгыз да дәрескә әзерме?Дәрестә игътибарлы булыгыз һәм яңа белемнәр алырга әзерләнегез.

 

Белемнәрне актуальләштерү.

1 )Өй эшен тикшерү.

- Әйдәгез, укучылар, хәзер өй эшен тикшереп алабыз. (128 нче күнегү : табышмакларның җавабын табырга, ясагыч кушымчаларны табарга иде.)

2) “Төзүчеләр” уены

Бик яхшы, без сезнең белән хәзер “Төзүчеләр” уенын уйнап алырбыз.Мин сезгә карточкалар таратам, сез шунда ясалган схемаларга туры китереп 3әр сүз уйларга тиеш буласыз. Эшегез беткәч, тикшереп алырбыз.

3) Тикшерү.

Төп өлеш.

1.Сүзләр өстендә эш.

- Укучылар әйдәгез шушы сүзләрне тикшереп чыгыйк әле. Ике сүзне математика дәресендәге шикелле кушып булыр микән? Әгәр болай эшләсәк нәрсәләр килеп чыгар?(Яңа мәгънәле сүзләр)

   Озын+борын= Озынборын

   Ак+ тәпи =Актәпи

   Таш + бака =Ташбака

   Таш + күмер =Ташкүмер

   Ак +  кош = Аккош

2. Схема өстендә эш. 1 нче слайд

Бу сүзләр кайсы схемага туры киләләр?

Ни өчен  туры килмиләр? (Чөнки бу сүзләрдә ике тамыр )

Дәрес темасын ачыклау.

       - Димәк бу сүзләр ничек ясалалар инде?( Ике тамыр сүз кушылып ).

Аларны нинди сүзләр дип атарбыз?( Кушма сүзләр)

Әйтегез әле, алар ике сүздән ясалып,  ике төрле мәгънә белдерәләрме, әллә бер генәме? ( Бер мәгънә белдерәләр)

Бу сүзләргә нинди схема ясарбыз инде?

Кагыйдә чыгару.

Димәк,без әйткәннәрдән чыгып, нинди кагыйдә чыгара алырбыз. 2 нче слайд.

Кушма сүзләр ике сүз кушылып ясала. Алар һәрвакыт кушылып языла.

Дәреслекләребездә ничек язылган икән, шуны карап карыйк әле.

Сез тагын нинди кушма сүзләр беләсез? Әйдәгез инде үз мисалларыгызны китерегез.

Дәреслекләрдән кагыйдәне уку.

 

Яңа теманы ныгыту . 3 нче сдайд.

1. Мәкаль өстендә эш.

Һичкемне үзеңнән  түбән уйлама.

- Монда кушма сүз бармы?(Һичкемне)

- Бу сүзгә нинди схема төзер идегез? Нинди кисәкләрдән тора?

-  Укучылар,  сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (әңгәмә)

2.Сүзләрне кушма һәм ясалма сүзләргә аеру.

- Укучылар,  урамда хәзер кыш, салкын, җил. Мин дәрес алдыннан сезгә сүзләрне ике баганага бүлеп әзерләп куйган идем, тик кабинетны җилләткәндә җил кереп аларны бутады. Сез миңа аларны кире үз урыннарына кайтарырга булышыгыз әле.Дәфтәрләребездә язып эшлибез.

4 нче слайд.

Башлык                кулбаш

ташчы                           ташкүмер

итле                        иттарткыч

- Ни өчен беренче баганада шул сүзләр?

- Ни өчен икенче баганада шул сүзләр?

Физминутка

- “Шаян курчак”

Дәреслекләр белән  эшләү.

1 нче бирем.

- Укучылар, ә хәзер дәреслекләребездә 130 нчы күнегүне карыйк, 1-2 нче юлларны 1 нче вариант, 3-4 нче юлларны 2 нче вариант язып эшләрбез.Сүзләрне күчереп язырга һәм мәгънәле кисәкләрен күрсәтергә.(дәфтәрләрдә язып эшләү)

-Тикшерү.

2 нче бирем.

- 131 нче күнегүне телдән эшлибез.

3 нче бирем. 5 нче слайд.

Алмагач                төньяк                аръяк

билбау                        көньяк                кулъяулык

кулбаш                берьюлы                   алъяпкыч

кызылканат            күпьеллык         кулъюгыч

- Болар  нинди сүзләр?

- Ни өчен икенче баганадагы сүзләр ь  билгесе белән языла?

 - Ни өчен өченче баганада ъ  билгесе тора?

 - Ә ни өчен беренче баганага берннинди билге дә куелмаган?

Нәтиҗә: 6 нчы слайд.

Кушма сүзнең икенче я, ю, е хәрефләреннән башланса, ъ һәм ь аеру билгеләре куела.

                7 нче слайд.

 1 нче сүз нечкә булса,  ь һәм аеру билгесе, ә  беренче сүз калын булса ъ һәм аеру билгесе куела.

 - Сүзләрне дәфтәрләргә язып куябыз.

Физминутка.

Күнегүләр эшләү.

4 нче бирем.

- 133 нче күнегүне мөстәкыйль эшлибез.

- Тикшерү.

5 нче бирем.

-132 нче күнегүне язып эшләү.

- Тикшерү.

- Ребус чишү. (59 нчы бит)  

Йомгаклау.

1. Өй эше бирү.

- Балалар, безнең татар телендә күп кенә кеше исемнәре кушма сүзләр. Әйдәгез әле шундый исемнәрне исебезгә төшереп карыйк. (Айгөл, Илгизә, Нурислам,Нургаяз, Айсылу, Миңзифа, Айзиләһәм башкалар). Сез өйдә әти-әниләрегез ярдәме белән тагын шундый исемнәр уйлап дәфтәрләрегезгә язып килерсез. Киләсе дәрестә тикшерербез, кем күбрәк языр икән? Көндәлекләрегезне ачып өй эшн язып куегыз, 135 нче күнегү.

2.Теманы искә төшерү.

-  Инде дәресебез ахырына якынлаша, искә төшереп китик әле, дәрестә без нинди тема өйрәндек?

- Нинди сүзләр кушма сүзләр дип аталалар?

3. Билгеләр кую.

- Дәресебез тәмам, саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...