Дәрес эшкәртмәсе.Гади исем хәбәр.8нче сыйныф, татар төркеме.
план-конспект урока (8 класс) на тему

Зиннатуллина Роза Равхатовна

Конспект урока по татарскому языку в 8классе, татарская группа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.gadi_isem_hbr.8_kl.tatar_tele.docx31.71 КБ

Предварительный просмотр:

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән дәрес планы.

Тема:   Гади исем хәбәр

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.

Максатлар: 1. Хәбәр турында булган белемнәргә таянып, гади исем хәбәр турында төшенчә бирү,аны сөйләмдә күрә, куллана алу күнекмәләре булдыру өчен шартлар тудыру.

2. Укучыларның игътибарлылыгын арттыру, фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, табигатьнең матурлыгына игътибар итү.

Җиһазлау: Такта, компьютер, проектор, тест материаллары.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру:

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә!

Бер-беребезгә уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз.

  1. Өй эшен тикшерү:
  • Өйдә сез ия турында сораулар әзерләп килергә тиеш идегез.Әйдәгез әле, бер-берегезне сораулар биреп тикшереп карагыз.

Ия турында искә төшерү.(укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр)

-Җөмләнең нинди кисәге ия дип атала?

- Ия нинди сорауларга җавап бирә?

- Иянең астына ничек сызабыз?

- Иягә хас үзенчәлекләрне ата.

- Нинди сүз төркемнәре белән бирелә?

-Ия янында бәйлек яки бәйлек сүз була аламы?

-Төзелеше ягыннан ия нинди төркемнәргә бүленә?

-Гади ия ничә сүздән тора?

-Тезмә ия ни чек ясала? Һ.б.

Бик әйбәт, ия турында беләсез икән.

  1. Актуальләштерү:

Бирем. - Хәзер экранда бирелгән җөмләләрне укыгыз һәм ияләрне табыгыз.

  1. Мин кая гына барсам да, туган  шәһәремне сагынып кайтам.
  2. Шәһәребез көннән-көн матурлана, зурая, үсә.

Сорау: Бу җөмләләрдә ия турында хәбәр итә торган сүз бармы?

Көтелгән җавап: Бар.

 1. Сагынып кайтам. 2. Үзгәрә,  үсә.

Укытучы: Бу нинди хәбәрләр? (фигыль хәбәрләр)

-Хәбәр турында өйрәнгәннәрне искә төшерү өчен мин сезгә дөрес һәм дөрес булмаган раслаулар әйтәм, сез “Әйе”, “Юк” дип җавап бирергә тиеш.

  • Баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган кисәк хәбәр дип атала.(Юк, Ия турында хәбәр итеп, аның белән бәйләнеп килгән кисәк хәбәр була)
  • Хәбәр нишли? Нишләде? нишләр?нинди? күпме? һ.б. сорауларга җавап бирә.(Әйе)
  • Җөмләнең хәбәре, гадәттә фигыль белән белдерелә(Әйе)
  • Фигыль белән белдерелгән хәбәр исем хәбәр дип атала (юк, фигыль хәбәр дип атала)
  • Хәбәрнең астына бер сызык сызабы.(юк, ике сызык сызабыз)

Укытучы: Шулай итеп, дәресебезнең темасы нинди булыр инде?

 Көтелгән җавап: “Хәбәр” темасын өйрәнүне дәвам итәбез.

  1. Яңа белемнәрне үзләштерү.
  • Укытучы: Җөмләләрне игътибар белән укып чыгыгыз

Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Һәркем үзенең туган җирен ярата.

Безнең республиканы зур елгалар бик ямьләндерә.

Тау астындагы өянкеләр күләгәсеннән чылтырап чишмә ага.

Мин табигатьнең матурлыгына сокланам.

Туып үскән җирем-Татарстан.

Татарстанда күреп туймаслык урыннар күп.

Һәр як үзенчә матур, үзенчә күркәм.

Һәр шәһәрнең, хәтта һәр авылның үз яме бар.

Нәтиҗә?

Көтелгән җавап: -Беренче баганада фигыль белән белдерелгән.

-Икенче баганада хәбәр сыйфат, исем, алмашлык. (башка сүз төркеме белән белдерелгән)

Нәтиҗә: Шулай итеп, беренче баганадагы хәбәрләр фигыль хәбәрләр дип, икенче  баганадагы хәбәрләр исем хәбәрләр дип йөртелә.(презентация)

2 нче таблицага язылган җөмләләргә күз салабыз.

 Хәбәр ничә сүз белән белдерелгән?

а) Марат дусты каршына атлады.

Б) Ул күзләрен төнге күккә текәде.

В) Күк түренә сибелгән серле йолдызлар йомшак кына җемелдиләр.

 Г) Безнең бабай бик юмарт.

А) Дустының сүзләрен Марат  игътибар белән тыңлап торды.

Б) Кыз сискәнеп күзләрен ачып җибәрде.

В)  Бу мәһабәт бина-Казан дәүләт университеты

г) Ул үз-үзен кулга алырга өлгерде.

Нәтиҗә?

Көтелгән җавап: Беренче баганадагы сүзләр бер сүз белән белдерелгән. Ә икенче баганадагы хәбәрләр берничә сүз белән белдерелгән.

Укытучы: Әйе, беренче баганадагы хәбәрләр гади хәбәр дип, ә икенче баганадагы хәбәрләр кушма һәм тезмә хәбәрләр дип йөртелә.(презентация)

Нәтиҗә ясала: . Бер сүз белән белдерелсә, гади хәбәр, ә ике яки берничә сүз белән белдерелсә, кушма хәбәр була.Фразеологик яки таркалмый торган синтаксик сүзтезмәләр белән белдерелсә, тезмә хәбәр була.

Укытучы: Без хәбәр турында ниләр белдек? Аның төрләре?

(презентация)

Кагыйдә чыгару.

  1. Ныгыту.Күнегүләр эшләү.

Бирем: 44 бит, 72 күнегү.

     Бары тик гади исем хәбәрле җөмләләрне генә күчереп языгыз һәм ия белән       хәбәрнең астына сызыгыз.

  1.         Китап- бакча ул, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре.Нәни генә бер йомгак, койрыгы үзеннән дә зур.Аның уйнавын карап тору бик кызык.Урамга караган һәр өй каршында кечкенә генә түр бакча бар.Дөрес сүзгә җавап юк.

Укытучы: Ни өчен нәкъ бу җөмләләрне язып алдыгыз?

Көтелгән җавап: Чөнки бу җөмләләрдә хәбәрләр бер сүздән тора һәм фигыльдән башка сү төркемнәре белән белдерелгәннәр.

Текст өстендә эш.

Бирем.Игътибар белән тыңла! Гади исем хәбәрле җөмләне истә калдыр.

 Казан шәһәре Идел елгасының сул як ярына урнашкан. Без шәһәребездәге танылган шәхесләр исеме белән бәйле урыннарны беләбез.Алар арасында төрле милләт кешеләре бар.Татар шагыйре М.Җәлил, рус милләтеннән хәрби җитәкче, профессор Карбышев, мордва милләтеннән очучы Девятаев Бөек ватан сугышында һәлак булганнар.Аларга батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

  • Икенче җөмләне хәбәре гади исем хәбәр булырлык итеп үзгәрт.
  • Текстны дәвам ит...  тестта гади исем хәбәрләрне дә кулланырга тырыш.(укучылар сөйлиләр)

VI . Контроль һәм үзконтроль. Бүген үткән тема буенча тест сорауларына җавапларның дөресләрен билгелисез.

Тест сораулары

  1. Нинди җөмлә кисәге хәбәр дип атала?

А) баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган кисәк;

Б) ия турында хәбәр итеп, аның белән бәйләнеп килә торган икенче баш кисәк;

В) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклаган иярчен кисәк.

2. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, хәбәрләр:

А) 3 төргә бүленә;

Б) 2 төргә бүленә;

В) төрләргә бүленми.

3. Нинди хәбәр исем хәбәр дип атала?

А) исем белән белдерелгән;

Б) исем фигыль белән белдерелгән;

В)фигыльдән башка сүз төркеме белән белдерелгән.

4. Нәрсәдән чыгып хәбәрләр гади, кушма һәм тезмә төрләргә бүленә?

А) нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап;

Б) ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып;

в) нинди җөмлә кисәге булып килүенә карап.

5. Бирелгән җөмләләрдән гади исем хәбәрле җөмләне күрсәтегез:

А) Йомшак кына җил исә.

Б) Әтием – инженер.

В) Агач яфраклары серле күренәләр.

- Дөрес җавапларны билгеләп бетергәч, иптәшегез белән алышып тикшерәсез һәм бер-берегезгә билге куйганда исәпкә алырсыз.

IX. Йомгаклау .

Димәк, дәрестә хәбәрләр турында сөйләштек.Фигыльдән башка сүз төркеме белән белдерелгән хәбәрнең исем хәбәр дип аталуын белдек.

Бер сүз белән белдерелгән хәбәр гади хәбәр була.

Укучылар белән берлектә билгеләр кую.

X. Өй эше бирү.

1. 45нче бит 74нче күнегү.

“Ялкын” җурналыннан гади исем хәбәрле 5 җөмлә язып алырга.

Яки “Туган җирем” темасына кечкенә хикәя төзеп килергә.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныф рус төркеме өчен контроль эш №1

8нче сыйныф рус төркеме өчен контроль эш №1...

Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар теле 8нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус  төркемендәге  8 нче сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...

8нче сыйныф татар төркеме арадаш аттестация өчен КИМ

Арадаш аттестация өчен тест биремнәре, текст өстендә эшләү....