"Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес
план-конспект урока (5 класс) на тему

Гимадеева Римма Зуфаровна

Сәгать ничә? темасы буенча 5 нче сыйныфта( рус төркеме) ачык дәрес конспекты 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres.docx141.97 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: “Сәгать ничә?

5 нче сыйныф ( рус төркеме)

І. Оештыру өлеше.

 Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.  

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

Күрсәтмәлелек:

  • презентация слайды

 І. Оештыру өлеше.

  1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
  2. 1.
  • Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез
  • Дәрескә нинди максат белән килдегез.
  • Татар телен, дәүләт телен өйрәнергә дип килдек
  • Рәхмәт, укучылар. Ниятегез изге икән.
  •  Әйдәгез әле бер-берегезгә карап елмаеп, хәерле иртә телик.
  • Укучылар, карагыз әле кояш та сезгә карап елмая. (1 нче слайд ) 

 Барыбызның да кәефе әйбәт. “Дәрестә барыгыз да укытучыны игътибар белән тыңлагыз, тырышып эшләгез”, - диеп әйтә сезгә кояш. Яхшы кәефләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез. Утырыгыз, укучылар.

2. - Бүген кем дежур?

    - Бүген ничәсе?

    - Атнаның кайсы көне?

    - Сыйныфта кемнәр юк? (.....)

  • Яхшы кәефләр белән дәресне башлап җибәрик.
  • Сыйныфта кем дежур?( дежур укучының отчеты)
  • Укучылар, хәерле иртә турында нинди шигырь беләбез? Искә төшереп китик әле. (1 укучыдан Л.Леронның “Хәерле иртә” шигырен сөйләтү) (2 нче слайд)

3. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе. ( 3 нче слайд)

 М.Җәлилнең “Сәгать суга” җыры яңгырый.

- Укучылар, бу җыр нәрсә турында? Сез ул җырны беләсезме? (1 укучыдан сөйләтү)

- Аны кем язган? (Муса Җәлил язган) (4 нче слайд). Муса Җәлилнең нинди шигырьләрен беләсез?

- Укучылар, Марат ни өчен соңга калган? (Чөнки ул йокларга ярата, сәгатьне белми )

Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез. (5 нче слайд). Әйе, без алдагы дәрес темасын дәвам итәбез. Алдагы дәрестә без сәгать ничә? соравына җавап бирергә өйрәндек. Бүгенге дәрестә без аны ныгытабыз.

II. Өй эшен тикшерү.

Укытучы өчен максат: үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат: өй эшенең дөреслеген тикшерү.

Алымнар:

1. Өй эшен уку.

2. Хаталарны ачыклау, төзәтү.

3. Дөрес итеп уку.

II. Өй эшен тикшерү.

Сәгать ничә?

Сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирү.

ІІІ. Үткәннәрне актуальләштерү

Укытучы өчен максат: Сәгать ничә ? сорауларына җавап алу. Сәгатьне дөрес әйтә белергә өйрәтү.

Укучылар өчен максат:

Сәгатьне дөрес әйтә белергә өйрәнү.

Алымнар:

1. күрсәтмә  сәгать

2. хаталарны ачыклау, төзәтү

Күрсәтмәлелек:

  • презентация слайды;

ІІІ. Үткәннәрне актуальләштерү

 Төркемнәрдә эш ( Күрсәтмә сәгатьтә эшләү)

1)Бер укучы күрсәтмә сәгатьтә күрсәтә, икенче төркемдәге 1 укучы дөрес итеп әйтә.) (Һәр дөрес җавапка смайликлар бирелә)

2) Сорауларга җавап бирү.( сәгатьтә күрсәтү, җавап бирү)

  • ничәдә торасың?
  • сәгать ничәдә иртәнге ашны ашыйсың?
  • сәгать ничәдә мәктәпкә китәсең?
  • сәгать ничәдә дәресләр башлана?
  • сәгать ничәдә мәктәптән кайтасың?
  • сәгать ничәдә өй эшен эшлисең?
  • сәгать ничәдә ял итәсең?
  • сәгать ничәдә йокларга ятасың?

  •  

Физкультминут (  8 - 9 нчы слайдлар)

 -Укучылар  көз көне җил дә исеп куя. Ничек икәнен күрсәтеп без ял итеп алыйк әле. Бер укучы алга чыгып эшли, калганнары кабатлыйлар.

Җил безнең биткә исә,

Агачларны селкетә,

Җил тына, тына, тына

Агачлар үстеләр

ІV. Ныгыту

Укытучы өчен максат: теманы үзләштерүдә укучыларның эшчәнлеген активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белү.

Метод:

Төркемнәрдә эшләү.

Рәсем буенча җөмләләр төзү.

Күрсәтмәлелек:

  • төркемнәрдә эшләр өчен төсле карандашлар, альбом битләре
  • презентация слайды,
  • сәгать

Күрсәтмәлелек:

  • презентация слайды,

үз-үзеңә бәя бирү өчен сигнал түгәрәкләре

 ІV. Ныгыту

 “Вакытны әйтә беләм” темасына диалоглар төзү (парлап эшләү). Сорауны теләгән кешегә бирегез.

- Эмиль, сәгать ничә? (Сәгать буенча күрсәтә)

- Сәгать ....

  • -Укучылар,  тылсымчы килгән дә барлык сәгатьләрне дә юк иткән. Әгәр дә сәгатьләр булмаса, нәрсә булыр иде? Төркемнәрдә эш.  Альбом битләренә  “Әгәр дә сәгатьләр булмаса, нәрсә булыр иде?”, - дигән темага рәсемнәр ясау, аннары рәсемне яклау.

-Димәк,  укучылар, сәгатьләр булмаса, нәрсә булыр иде? (укучылар соңга калырлар иде, очрашуларга килә алмаслар иде, .....). Димәк ,тылсымчы сәгатьләрне юк итеп,  безне нәрсәгә өйрәтә? (Вакытның кадерен белергә,һәр эшне дә вакытында эшләргә өйрәтә)

-Ә хәзер слайдка игътибар итегез әле. (6,7,8, 9 нчы слайдлар)

 Марат хәзер сәгать ничәдә тора, зарядка ясый, ашый?

Безнең Марат та тәртипкә өйрәнгән. Вакытында тора, зарядка ясый.

V.Дәреслек белән эш

V .Ситуатив күнегүләр эшләү.

Скажи, что:

-твоя мама встает в 6 часов утра;

-ты обедаешь в 11 часов 15 минут;

-братишка приходит из школы в 2 часа дня;

-вы ужинаете в 8 часов вечера.

Сорауларга җавап бирү:

1)12 күз, 60 керфек нәрсәләр ул?

2) Сәгатьнең нинди ике теле бар?

3) Сәгатьнең олы теле нәрсәне күрсәтә?

4) Сәгатьнең кече теле нәрсәне күрсәтә?

VI. Рефлексив  бәяләү этабы.

Укытучы өчен максат:

укучыларны дәрестә эшләнгән эшләргә  нәтиҗә ясый белергә, дәрестә нәрсә аңлашылды, ә нәрсә аңлашылып бетмәде, шуның турында үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.

Укучы өчен максат: дәрестә эшләнгән эшләргә күзәтеп нәтиҗә ясый, иптәшләре фикерен тыңлап, уртак фикергә килә белү, үз фикереңне әйтә белү.

Күрсәтмәлелек:

  • презентация слайды,
  • бәя бирү өчен шаблоннар

VI. Рефлексив  бәяләү этабы.

- Дәреснең темасы нинди иде?  

- Ни өчен вакытны белергә кирәк?

Рефлексия. Үзбәя

- Без дәрес башында нинди күнекмәне бәяләдек?

 Какое умение мы оценивали в начале урока?

(умение правильно определять и называть время на татарском языке).

- Кем вакытны әйтә белергә өйрәнде, кем әле өйрәнеп бетмәде – үзегезгә бәя бирегез. (Һәр җавапны аңлатып бирү, сорауларга җавап бирү.) (10нчы слайд)

- На столах лежат шаблоны для оценивания, как вы оцениваете себя, выберите такой шаблон, докажите свой выбор. 

C:\Users\Пользователь\Desktop\article258508.jpg

Мин барысын да  аңладым

C:\Users\Пользователь\Desktop\CBR SIMPLE S9 ANGEL-900x900.jpgC:\Users\Пользователь\Desktop\135512159290.jpg

Барысын да аңладым, ләкин хата җибәрәм

Аңлый алмадым

Өй эше бирү: (11нче слайд)

 “3” ”- сәгать рәсемен ясарга;

  “4”- сәгатьне дөрес әйтергә өйрәнеп килергә

 “5”- 12 репликадан торган диалог төзеп килергә “Көндәлек режим”

                     

Билгеләр кую.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

Татар теле буенча ФГОСка нигезләнеп эшләнгән "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәрес 3Б сыйныфында бирелде.Дәрес үстерелешле укыту методикасына нигезләнеп төзелде.Дәрес проблемалы сорау белән башланып китә.Укучылар дәрестә анализлыйлар, чагыштыралар, иң мөһимен аерып чыгарала...

Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес конспекты 5 нче сыйныф

Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес конспекты. 5 нче сыйныф( рус төркеме)...

“Фразеологик әйтелмәләр”темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе.

5 нче класста федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү юнәлешендә  татар теленнән “Фразеологикәйтелмәләр”темасы буенча Казан ИРОда күрсәткәначык дәрес эшкәртмәсе....

6 класс - Вакланмасы буенча сан табу темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрес планы.1.Оештыру моменты.2.Актуальләштерү.3.Дәрес темасын һәм максатын әйтү.4.Яңа дәрес материалын аңлату.5.Яңа дәрес материалын ныгыту.6.Физкультминут.7.Мөстәкыйль эш.8.Дәресне йомгаклау.9.Өй эш...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....

2 нче сыйныфта татар теленнән "Тамырдаш сүзләр" темасы буенча ачык дәрес

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.Максат: 1. тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.Бурычлар.Белем бирү: лексик-грамм...