Рабит Батулланың тормыш юлы һәм иҗаты
презентация к уроку
Рабит Батулланың тормыш юлы һәм иҗаты
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 949.89 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Роберт Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин ) 1938 елның 26 мартында Татарстан АССРның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында укытучы гаиләсендә туа . 1955 елда Биш Авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң , бер ел шул районның Кадер авылындагы җидееллык мәктәптә балалар укыта . 1956—1961 еллар да Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый , аны тәмамлагач , Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелеп , ике ел актер хезмәтендә була , бер ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә . 1963—1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидение студиясенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә режиссер булып эшли . 1965 елның кезендә Татарстан Культура министрлыгы аны Мәскәүгә Театр институты каршындагы бер еллык Югары режиссерлык курсларына укырга җибәрә , аны тәмамлап кайткач , Р. Батулла ун елга якын башта Казан Курчак театрында , соңыннан Казан культура институтында режиссер-педагог һәм Курчак театрында баш режиссер була . 1977—1979 елларда ул янә Мәскәүдә : М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый . Курсларны тәмамлап кайткач , театр училищесында укыта . Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы язмалары , инсценировкалары , бер пәрдәле пьесалары , сценарийлары көндәлек матбугатта , телевидение экранында һәм Курчак театры сәхнәләрендә алтмышынчы еллардан күренә башлый . 1966 елда беренче китабы — « Исемем минем Дүрткүз » дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга . Хәзерге вакытта ул — дистәдән артык китап авторы.
Тест сораулары 1.Рабит Батуллага быел ничә яшь тулды ( иполнилось )? а) 80 ә ) 82 б) 84 2.Р. Батулла нинди училищеда укый ? а) Щепкин исемендәге ә ) Качалов исемендәге б) Пушкин исемендәге 3.Ул Галиәсгар Камал театрында кем булып эшли ? а) костюмер ә ) гример б) актер 4. Язучы кемнәр өчен иҗат итә? а) балалар һәм әбиләр ә ) өлкәннәр һәм балалар б) яшьләр һәм зурлар 5. Аның пьесалары кайда куела ? а) күләгә (тень) театрында ә ) курчак театрында б) бармак театрында 6. "Бию җене кагылган егет " әсәре кем турында (о ком)? а) Ирек Мөхәммәдов ә ) Майя Плисецкая б) Рудольф Нуриев 7.Әдипкә нинди Мактулы исем (Похвальное звание) бирелде ? а) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе ә ) Театрның иң яхшы сәнгать эшлеклесе Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/04/19/picture-245398-1366370192.jpg)
Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.
Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.Р.Батулланың “Сөембикә” романы буенча фикер алышу, әсәрне анализлау....
![](/sites/default/files/pictures/2016/01/16/picture-734892-1452898332.jpg)
"Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте" темасына дәрес конспекты
Конспект урока литературного чтения для II классов...
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/22/picture-759507-1456128797.jpg)
Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”
Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”Планлаштырылган нәтиҗәләр:М е т а п р е д м е т- “курай” төшенчәсен белү...
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/03/picture-821031-1475484390.png)
Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты
Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты. 4 нче сыйныф рус төркеме. 2015 уку елы...
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/03/picture-821031-1475484390.png)
Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрескә презентация
Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрескә презентация 2015 нче уку елы....
Рабит Батулла сайты
Сайт адресы: http://batulla.tatarЯзучының китаплары: Рабит Батулла китапларыӘдип турында мәгълүмат: Язучы-прозаик, драматург Рабит Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 ел...