"Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте" темасына дәрес конспекты
план-конспект по теме

Гарафутдинова Алия Гумаровна

Конспект урока литературного чтения для II классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.batullanyn_kuyan_balasy_nuyak_kiyate.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызының

әдәби уку дәресенә план һәм конспекты

Дата:

Сыйныф:

Тема: Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте.

Максат:

        1) укучыларны Р.Батулланың “Куян баласы  Нуяк” әкияте белән таныштыру, дөрес укырга өйрәтү;

        2) укучыларның уку күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету, логик фикерләү сәләтен үстерү;

        3) укучыларда хайваннарга, җәнлекләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиhазлау: дәреслек, презентация, рәсемнәр, такта, компьютер

Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү

Кулланылган методлар һәм алымнар: укытучы укуы, әңгәмә, сүзлек белән эш, аңлатмалар бирү, сорауларга җаваплар бирү һ.б.

     

План

  • Оештыру
  • Исәнләшү, укучыларны барлау;
  • Укучыларның игътибарын туплау; дәрес материалын теләп үзләштерү өчен, уңай психологик халәт булдыру.

  • Актуальләштерү
  • Үткән дәрес материалын искә төшерү;
  • Хикәянең эчтәлеген сөйләү, сорауларга җавап бирү.

  • Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
  • Табышмакларга җавап табу;
  • Укучыларны дәреснең темасы белән таныштыру;
  • Сүзлек белән эш;
  • Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте белән танышу.
  • Физкультминутка.

  • Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту
  • Сорау-җавап рәвешендә әсәргә анализ ясау;
  • “Куян баласының исемен язучы ничек уйлап тапкан?” соравына җавап эзләү;
  • Табышмакларга җавап эзләү.

  • Дәресне йомгаклау
  • Өй эше бирү;
  • Актив укучыларны билгеләү, билгеләр кую.

Дәрес барышы:

1. Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

укучы: Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы: Бер-беребезгә уңышлы көн теләп, бүгенге уку дәресен башлап җибәрәбез, укучылар!

Укытучы: Сүзне дежур укучыга бирәбез. (Укучыларны барлау)

2. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә без нәрсә укыдык? Кайсы язучының әсәре белән таныштык?

укучы: Узган дәрестә без В.Монасыйповның “Кем белән кем” хикәясен укыдык.

Укытучы: Укучылар, өйгә эш итеп әлеге хикәянең кыскача эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә бирелгән иде.

        (укучылар әзерләнәләр, хикәянең кыскача эчтәлеген сөйлиләр.)

Укытучы: Молодцы, укучылар! Димәк, кешеләрне киендерүчебелән чишендерүче кем инде ул?

        (Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Молодцы, укучылар!

3. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

Укытучы: укучылар, сез ниндим җәнлекләрне беләсез? Кыш көне алар нишлиләр?

        (укучыларның җаваплары)

Укытучы: Әйе! Кыш көне ңәнлекләр зуравырлыклар кичерәләр. К.бесе салкынннан,ачлыктан кышны чыга даалмый, үлә. Без кулыбыздан килгәнчә, җәнлекләргә булышырга - аларга ашарга бирергә тиешбез.

Укытучы: Укучылар, бүген без Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте белән танышырбыз.  

Укытучы: Әкиятне укый башлаганчы, аңлаешсыз сүзләрне аңлатыйк, укучылар.

                улый – воет

                суыктан – холода

                мамык йонлы туны – шуба из мягкого меха

                үтеп керә алмый – не проходит (не продувает)

                ямансу, күңелсез – скучно

                кар катламы аша – через слой снега

                яктылык – свет

                бәләкәй – кечкенә

                тышта – на улице

                торгызып тыңлый – слушает поднимая уши

                җәнлек – зверь

                бертуктаусыз – безостановично

                карыны ач - голодный

Укытучы хикәяне 1 кат укый.

Чылбырлап уку.

 

         Физкультминут

Укытучы: Укучылар, “Очты-очты” уенын уйнап алыйк әле!

Укучылар торып басалар, игътибар белән укытучыны тыңлап, очу хәрәкәтләре ясыйлар.

“Очты очты каргалар очты,  ... агачлар,   казлар,....чыпчыклар, канатлар һ.б.”

4. Белем hәм күнекмәләрне ныгыту 

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Нуякка ярдәм итегез  әле, сорауларга җавап бирегез.

        (сорауларга җавап бирү)

Укытучы: Укучылар, куян баласының исемен язучы ничек уйлап тапкан?

        (Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Ни өчен Нуяк ач, ялгыз посып утыра?

укучы: Тышта салкын кыш, Нуяк кар астында ята. Әнисе ашарга эзләргә киткән.

        (Укучыларның фикерләре тыңлана)

Укытучы: Әйе, укучылар! Нуякка бит башка куркыныч та яный – аны төлке яисә башка җәнлек тотарга мөмкин. Ләкин куян баласы моны белми әле, ул ашарга көтә.

Укытучы: Укучылар, сезнеңчә ничек:  буран елыймы, әллә җилме? Белешмә өчен сүзләрдән файдаланып, җавап бирегез.

        (укучыларның җаваплары тыңланыла)

Укытучы:  Укучылар, буран турындагы табышмакларны укыйк. Аларның эчтәлеге син сөйләгәннәргә туры киләме?

5. Дәресне йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, бүгенге  дәрестә сез үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

(укучыларның җаваплары)

Укытучы: Димәк, кышын җәнлекләр зур авырлыклар кичерә икән. Кешеләр аларга ризык белән булса да ярдәм итәргә тиешләр.

Өй эше бирү. Буран турындагы табышмакларны истә калдыр. Эчтәлеген сөйлә.

Билгеләр кую.

Укытучы: Укучылар, бүген дәрестә бик актив булдыгыз! Сау булыгыз, укучылар!

укучы: Саубулыгыз, укытучы апа!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Куян"

Татар теле Һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм телен үстерү өчен алдагы презентацияне кулланып була....

Г. Тукайның "Ташбака илә Куян" мәсәле

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 2 сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе....

Г. Тукайның “Ташбака белән Куян” хикәясе.

4 нче сыйныф өчен әдәби-уку дәресе...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты. 4 нче сыйныф рус төркеме. 2015 уку елы...

"Куян кызы" әкияте

Әкиятне сыйныфтан тыш өчен көлларынга мөмкин...