Г. Тукайның "Ташбака илә Куян" мәсәле
методическая разработка по теме

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 2 сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g._tukay._tashbaka_il_kuyan.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

4 нче урта мәктәбе

II сыйныфның татар төркемендә укудан

ачык дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең темасы: 

Г. Тукайның “Ташбака илә Куян” мәсәле.

Эшкәртмәне әзерләде:

I категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Заһретдинова Әлфия Назиф кызы.

2011 нче ел.

Максат:  1. Укучыларны Г. Тукайның “Ташбака илә Куян” мәсәле белән  

                   таныштыру, мәсәл төшенчәсен үзләштерү, яңа сүзләрне

                   кулланылышка кертү.                                                      

               2. Тукай турында белемнәрне тулыландыру, сәнгатьле уку  

                   күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

                3. Тукай иҗатына карата кызыксыну уяту, тырышлык, җаваплылык

                   кебек сыйфатлар тәтбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, Г. Тукай портреты, китаплары, “Салават күпере”

                   журналлары, “Тукай дөньясы” стенды, фотоальбом, карточкалар,

                  кроссворд.

Дәреснең тибы: яңа материал үзләштерү.

I. Оештыру моменты.

II. Өй эшен тикшерү.

  1. Үткән дәрестә үзләштергән М. Җәлилнең “Күке” шигырен 2 укучыдан сәнгатьле итеп укыту.
  2. Сорауларга җавап бирү:

-Күкенең тавышы нинди?

-Ул нигә моңлы?

-Ул нигә ялгыз?

-Ни өчен күекенең үз янында балалары юк?

     3. Күке турында укучылар әзерләп килгән табышмакларны уку һәм чишү.

    4. Нәтиҗә ясау.

III. Яңа тема үтү.

1. Кереш сүз.

-Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади  малай дөньяга килә. Аңа Габдулла дип исем бирәләр. Укучылар, сүз кем турында бара?

-Бүгенге дәрестә без сөекле шагыйребез турындагы белемнәрне тулыландырырбыз, аның балалар өчен язган шигырьләрен тыңларбыз, яңа әсәр жанры белән танышырбыз. Хәзер Динар Г. Тукай турында белгәннәрен сөйләр.

     2. Динар: “Г. Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә туа. Габдуллага 4 ай булганда әтисе, 3 яшь тә 9 ай чамасында әнисе Мәмдүдә вафат була. Кечкенә Габдулланың балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан, Җаек шәһәрләрендә уза. Шагыйрьнең гомере кыска була. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә ул балалар өчен күп санлы әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә. Г. Тукай 1913 елның 15нче апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома”. (Тукай иҗаты буенча күргәзмәгә игътибар иттерү, таныш әсәрләрен санап чыгу).

      3. Рөстәм белән Эльнара Г. Тукайның “Ялкау маэмай” һәм “Шаян песи” шигырьләрен яттан сөйлиләр.

      4. Төп өлеш.

      а) Дәреснең максаты белән таныштыру һәм проблемалы сорау кую.

   Бүген Г. Тукайның “Ташбака илә Куян” мәсәле белән танышырбыз, мәсәл жанрының үзенчәлекләрен ачыкларбыз. “Нәрсә ул мәсәл?” - дигән сорауга җавап бирербез. (тактага “Мәсәл?” дигән карточка эленә).

      ә) Ринат белән Рәзил ташбака һәм куян турында сөйлиләр. Укучылар шундый нәтиҗә ясыйлар: ташбака салмак, ә куян җитез.

      б) Сүзлек эше.

             йөгерек – бегун

             үкенде – сожалел

             хурланды - оскорбился    

(Сүзләрне кабатлау, антоним һәм синонимнарын табу, җөмләләр төзү, язып кую).

     в) Мәсәлне укытучы укуы һәм сорауларга җавап бирү.

-Әсәрдә катнашучыларны атагыз. (Куян, Ташбака)

-Алар нишләргә уйлыйлар? (ярышырга)

-Димәк, алар кемнәр? (көндәшләр)

-Алар кая таба йөгерәләр? (тауга таба)

-Куян юлда нишли? (ятып йоклый)

-Куян йокыдан уянганда нәрсә була? (Ташбака тауга менеп җиткән була)

-Куян җиңелгәч нишли? (хурлана)

-Ташбакага характеристика бирегез.

-Куянга характеристика бирегез.

IV. Физминут.

     г) Мәсәлне эчтән уку һәм ике өлешкә бүлү. Өлешләрне кычкырып уку, исем кую: “Мактанчык Куян” һәм “Оятка калу”.

     д) Сорауларга җавап бирү.

-Куян ни өчен оятка кала?

-Әгәр йокламаса нәрсә булыр иде?

-Ни өчен?

-Куянга нинди киңәш бирер идегез?

-Мәсәлдә сүз җәнлекләр турында гына барамы?

-Куян нинди укучыга охшаган?

-Белем алыр өчен мәктәпкә ничек йөрергә кирәк?

-Ә ярышка ничек әзерләнергә кирәк?

-Нәтиҗә ясау: Һәр эшкә тырышып әзерләнергә кирәк. Көндәшем миннән көчсез, мин көчлерәк, барыбер җиңәм, дип артык масаерга ярамый.

     е)  Мәсәлнең нәтиҗәсе (гомумиләштерү) белән танышу.

     ж) “Гыйбрәт алу” төшенчәсенә билгеләмә бирү, сүзлекләргә язып кую.

     җ) Дәрес башында куйган проблемалы сорауга җавап бирү: нәрсә ул мәсәл? (Катнашучылар: хайваннар, кошлар, бөҗәкләр. Безне акылга өйрәтәләр).  

     з) Нәтиҗә ясау: Бүгенге мәсәлдән мактанмаска, ялкауланмаска, тырыш булырга, куйган максатка ирешергә кирәк, дигән гыйбрәт алабыз.

V. Өй эше бирү.

1. Бер гыйбрәтле хәл турында сөйләргә.

2. Мәсәлнең эчтәлеген сөйләргә.

3. Мәсәлнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә.

    и) Рус әдәбиятыннан бүгенге мәсәлгә охшаш әсәрләр укыганыгыз бармы? Алар ничек атала? Кем язган? (Басня, И. А. Крылов)

    к) Г. Тукайның мәсәл жанрында күп иҗат итүе турында әйтелә, мәсәл китаплары белән таныштырыла.

VI. Дәресне йомгаклау.

Кроссворд чишү:

-“Ташбака илә Куян мәсәлендә җиңүче?

-Мәсәлдә оятка калучы?

-Куян нинди?

-Ташбака ннинди?

-Мәсәл укып, кеше нәрсә ала?

Т

а

ш

б

а

к

а

к

У

я

н

м

а

К

т

а

н

ч

ы

к

т

ы

й

н

А

к

г

ы

Й

б

р

ә

т

VII. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукайның “Ташбака белән Куян” хикәясе.

4 нче сыйныф өчен әдәби-уку дәресе...