Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.
тест по теме

Салахутдинов Инсаф Исрафилович

Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.

Р.Батулланың “Сөембикә” романы буенча фикер алышу, әсәрне анализлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.batulla_soembik.docx21.69 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Шубан төп гомуми белем мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхтдинов Инсаф Исрафил улы

Тема: Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.

Максат:1.Р.Батулланың “Сөембикә” романы буенча фикер алышу, әсәрне анализлау.

              2.Бәйләнешле сөйләм теле күнекмәләрен үстерү.

              3.Мөстәкыйль рәвештә әдәби китаплар укуга кызыксыну тәрбиләү.

Материал: “Кыяларга уяр исемнәр” исемле җыентык. К.93, 51-88 нче битләр.

                  Даутов Р.Н. “Балачак әдипләре” К.2002.

Җиһазлау: язучының портреты,китаплар күргәзмәсе.

                               Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше.
  2. Актуальләштерү.

-Укучылар, роман белән кайсыларыгыз тулысынча танышып чыга алды?

III.   Яңа тема өстендә эш.

1.Тест сораулары ярдәмендә укучыларның роман белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын ачыклау (язмача).

1. - Игезәкләрнең туганда ук кайсы авыру булып туа?

а) Сөен бәк

б) Сөем тута

в) Сөмбелтай

2. - Сөем тута әниләре үлгәч, карындашын елаудан ничек туктата?

а) өшкерүче чакыра.

б) биюче кызлар чакыртып, күңелен күтәрә.

в) атка атланып чыгып китәләр.

3. Сөен бәкнең авырулары:

а) йөзе ямьсез, күзенә ак төшкән.

б) кул-аягы гарип, сакау.

в) күрер күзгә сау-сәламәт, ләкин урыныннан кузгала алмый.

4. - Исмәгыйль Сөен бәккә бәйрәмдә нинди эш башкарырга мәҗбүр итә?

а) кылыч белән алыпка каршы сугышырга.

б) ут аша сикерергә.

в) атта узышырга.

5. - Сөен бәк нинди фаҗигагә очрый.

а) гомерлек гарип кала.

б) баш капкачы ачылып үлә.

в) кул-аягы сына.

6. - Исмәгыйль мирзаның угылы Динәхмәт тугач, уздырылган туй нинди вакыйга белән тәмамлана?

а) пылаудан чәч бөртеге чыкканга, бавырчыга пычак белән ташлана.

б) улының киләчәген яхшыга юрамаган өчен, күрәзәчене кудырган

в) бөтен мәҗлес халкын куып җибәргән

7. - Исмәгыйль агасының кушаматы ни атлы?

а) Капкорсак

б) Елмаймас

в) Йокы чүлмәге

8. - Җенле җегетләр патшасы Акмирза кыяфәтендә кем йөри?

а) Сөем тута

б) Сөем бәк

в) Ардуан

9. - Җен җегетләре нинди эш башкара?

а) бөтен кешеләрне талый

б) урлаган мал – туарны иясенә кире кайтара

г) кызларны урлый

10. - Җен җегетләре Исмәгыйль мирза куып киткән малларны кайтару өчен нинди эш эшли?

а) куаклар артына посып, юлбасарларга ук белән һөҗүм итәләр

б) 4 якка 7 шәр булып басып, куй көтүен дә тузан чыгару өчен файдаланалар

в) атлы гаскәр белән камап алып, кешеләрне коллыкка алып китәләр.

11. - Исмәгыйль мирза язган хат ни турында?

а) кызын кияүгә бирергә сорый

б) Чуерташ исемле атны кире кайтарырга куша

в) иң яхшы 20 җылкы сорый

12. - Җиңеп алган малларны Сөем тута ахирәтләре белән Абалак бабага илткәндә, камалышта калгач, ничек котылалар?

а) келәм өстендә бииләр

б) ат өстендә 3 алыпка каршы Сөем тута орыша

в) бар байлыкларын биреп, хурлыклы рәвештә качарга мәҗбүр булалар

IV. Яңа теманы ныгыту.

  1. Укучылар, Сөембикә кем ул? Ул ничәнче еллар тирәсендә туа?
  2. Роман нинди вакыйга белән башланып китә?
  3.  Игезәкләр тапканнан соң, Сайгөле бикәнең сәламәтлеге ни хәлдә?
  4. Сайгөле бикә кызына нинди васыять әйтеп калдыра?
  5. Әнисе үлгәннән соң, улы Сөен бәк  бу вакыйганы ничек кичерә?
  6. Сөем тута энесенә ничек ярдәм итә?
  7. Сөем тутаның Исмәгыйль агасы сездә нинди  уй-фикерләр калдырды?
  8. Сөем тута агасы Исмәгыйльне ничек  акылга утырта?
  9. Җен җегетләренең эш-гамәлләренә сез ничек бәя бирәсез?

V.  Йомгаклау.

1. – Р.Батулланың “Сөембикә” романының әһәмияте нәрсәдә?

-  Сез тагын нинди тарихи романнар беләсез?

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше бирү. А) – “Сөембикә” романының әһәмияте нәрсәдә?- сорауга җавап язып килергә.

4. Саубуллашу.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Геометриядә Сөембикә манарасы

Татар теленнән дәрес проект. белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү;укучыларның белемнәрен контрольдә тоту һәм бәяләү;логик фикерләү сәләтен һәм игътибарлылык тәрбияләү;халкыбызның мәдәни һә...

Сөембикә манарасы

Дәрестә Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендәге тарихи һәм истәлекле урыннарын искә төшерү максаты куелды.Укучыларда Сөембикә манарасы турында тулы күзаллау булдырылды.Сорау-җавап формасындагы әңгәмә...

"Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте" темасына дәрес конспекты

Конспект урока литературного чтения для II классов...

Рабит Батулла "Чикыл белән Мырый"

Технологическая карта  урока проведенное в 4 классе...

Р.Зәйдулланың “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү

   Шагыйрь һәм прозаик Р.Зәйдулла иҗаты белән кыскача таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту;"Ил"китабына кергән “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү аша укучыларда милли үзаң, милли патриотизм , к...

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ...

Поурочная разработка урока литературы в 10 классе на тему : "«Л.Н.Толстой. Роман «Война и мир». «Я старался писать историю народа». История создания романа. Смысл заглавия романа. Жанрово- тематическое своеобразие романа -эпопеи".

Тип урока: урок открытия нового знания.Цели урока :знакомство с историей создания романа,со смыслом заглавия, формированием авторского замысла,жанром и композицией, своеобразия, с действующими лицами....