Р.Зәйдулланың “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү
план-конспект урока (10 класс) на тему

Сафиуллина Индира Ильдаровна

     Шагыйрь һәм прозаик Р.Зәйдулла иҗаты белән кыскача таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту;"Ил"китабына кергән “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү аша укучыларда милли үзаң, милли патриотизм , коллыкка нәфрәт хисләре тәрбияләү  , катнаш никахларның милләтне бетерүгә бер адым икәнен төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.zydullanyn_-soembik-_hikyase.doc102 КБ

Предварительный просмотр:

                   Без бетә торган халык түгел!

Максат. Шагыйрь һәм прозаик Р.Зәйдулла иҗаты белән кыскача таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту;

Ил” китабына кергән “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү аша укучыларда милли үзаң, милли патриотизм , коллыкка нәфрәт хисләре тәрбияләү  , катнаш никахларның милләтне бетерүгә бер адым икәнен төшендерү.

Җиһазлау.Р.Зәйдуллага багышланган презентация, “Идел” журналының Р.Зәйдулла әсәрләре басылган берничә саны,  “Ил” китабы,  “Казан утлары” журналы (  №12, 2000; №1, 2002ел), эпиграф язылган плакат.

1.Безнең илдә ,ахры, җил дә, су да бүтән,

Таң башкача ата- ятлар танырлар.

Гүя очын дошман эзләп тапмасын дип,

Чәбәләнеп беткән тамырлар.(Р.Зәйдулла)

2.“Без бетә торган кавем түгел,бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлектә җир йөзендән файдаланыр өчен килгән милләтбез.” Р. Фәхреддин(”Җәвамигуль кәлим шәрхе”339б.)

3.“ Кыйбла вә иман.Без каян киләбез дә кая китеп барабыз? Кыйблаңнан яртышар адым гына тайпылсаң да, барыбер башка якка китәсең. Иманыңны тамчылап кына сатсаң да, барыбер имансыз каласың. Ахыр чиктә барыбер үзеңнән китәсең. Ә үз-үзеннән киткән кеше үзен кем итеп хис итә соң? Ахыр чиктә эт итеп” (Р.Зәйдулла)

Дәрес барышы:

Укытучының кереш сүзе.  Хәерле иртә,укучылар!Барыбыз өчен дә бүгенге көн шатлык-куанычлар гына алып килсен,күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый  изге теләктә ”Без бетә торган халык түгел!”дигән темага сыйныфтан тыш уку дәресен башлыйбыз.(1слайд)

Бүгенге   дәресебез үзенчәлекле.Анда  лаеклы ялдагы мөхтәрәм тарих укытучысы, районыбызның хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.Дәресебезне телдән журнал рәвешендә үткәрәбез.Аңа эпиграф итеп түбәндәге сүзләр алынды: (2слайд)     

 Безнең илдә ,ахры, җил дә, су да бүтән,

Таң башкача ата- ятлар танырлар.

Гүя очын дошман эзләп тапмасын дип,

Чәбәләнеп беткән тамырлар.  (Р.Зәйдулла)

Язучының ни әйтергә теләвен аңлау-үзе бер ачыш.Әдип аны бервакытта да ачып бетерми.Ә без сезнең белән бүген шундый бер табышмакны чишәргә тырышып карыйк әле.Журналның  “Ил эче-алтын бишек”дип исемләнгән беренче сәхифәсен ачабыз..(3слайд)Ул мөхәррир сүзе белән башлана.

Мөхәррир. Журналыбызның бу саны китаплары кулдан кулга йөреп укылган Ркаил Зәйдулла иҗатына багышлана.

Китап...Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь.Бары шул гына,ә яхшылап уйлап карасаң,ул-адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе.

Могҗиза,чөнки Г. Тукай, М.Гафури, Ф.Әмирхан үлгән,М.Җәлил, М.Мәһдиев, Ә.Еники һәм бик күп бүтән язучылар инде юк,ә без алар белән кара-каршы сөйләшкән кебек сөйләшәбез,алар нинди уйлар белән яшәгәннәр,нинди хис-тойгылар белән янганнар,язып калдырган китапларының битләрен ачып,без дә шул уйлар ,шул хисләр белән янабыз.

Китап ул-һәркемнең якын юлдашы,киңәшчесе,юл күрсәтүче,бу тормышта үз кыйблаңны табарга ярдәм итүче. Алар бездә күркәм сыйфатлар,батырлык , ихтыяр көче тәрбияли.Күбрәк укыган саен ,тормыш офыклары киңәя, эчке дөньяңны  аңлый башлыйсың,тирә -юньгә мөнәсәбәт тә үзгәрә.Китаплар безгә гыйбрәт алыр,күңелне баетыр өчен генә түгел, түбәнлекләр, ваклыклар,әшәкелек,ямьсезлекләр белән килешмәс өчен,аларга карата нәфрәт хисе кабындыру өчен дә кирәк.

Укытучы..Минем кулымда Ркаил Зәйдулланың милләтебезнең үткәне , бүгенгесе , киләчәге,  фаҗигасе турында тетрәндергеч, йөрәкне әрнеткеч итеп   язылган  “Ил” китабы. . Шагыйрә Нәҗибә Сафина: ” Ил “китабын укыйсың да, ил язмышы хакында уйлар диңгезенә кереп чумасың. Ул ил турында , чыннан да, “Ил “ китабы дәрәҗәсендә язылган китап”,- ди. Әдәбият галиме Рифат Сверегин:”Ил” китабы аерым тәфсилле өйрәнүне сорый торган китап”,-дип бәяли.

Милли үзаң, милли горурлык, патриотизм соңгы елларда, аеруча яшьләребез арасында,кими бара.Яшьләребезне эчкечелек, наркомания, фахишәлек, җинаятьчелек кебек   тармаклар үзенә көннән- көн ныграк суыра. Милли үзаңы түбән булган кеше  мескенгә әйләнмичә нишләсен! Шагыйрь һәм язучы Р.Зәйдулланың “Ил “ китабы нәкъ менә яшь буын аңын уятырлык, уйландырырлык язмаларга бай булуы белән үзенчәлекле

Р.Зәйдулла талантлы, үз укучысын, үз тамашачысын тапкан әдип.. Әмма прозада да  сынатмый ул. Аның үз  йөзе, үз стиле бар.Журналның “Ил язмышы ир өстендә” сәхифәсенә күз салыйк.(4 слайд) Бу биттә әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче сүзләре бирелгән.

Әдәбият белгече (слайд)Шагыйрь, прозаик һәм публицист Ркаил Зәйдулла  1962 елның 23нче гыйнварында хәзерге Чувашстан Республикасының Комсомол районы Чичкап авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күрше Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук   “Татарстан яшьләре “газетасы белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984-1985 елларда Аксубай районында башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. Соңрак «Яшь ленинчы» газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә.Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р. Зәйдулла —  шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә. Ул-1988 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Р.Зәйдулла 1990 елда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә , Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләккә,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә,2010 елда  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була.

Тәнкыйтьче (1-6 слайд)Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилның беренче  шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый . Тора-бара ул «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарының, «Ялкын», «Казан утлары» журналларының даими авторларыннан берсе булып таныла,  «Чаян» журналы битләрендә дә дөнья күрә, ә 1984 елда  «Кояшлы күзләр» исемле беренче шигъри җыентыгы басыла, Татар шигъриятенең аксакаллары Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким әдәбиятка үзенчәлекле, зур өметләр баглаган шагыйрь килүен әйтәләр. Матбугатта аның турында күп мәкаләләр басылган  , күренекле язучылар аның иҗатына югары бәя биргән . Р. Зәйдулла — проза, драматургия жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп таныта. Драматургиядә әдип  «Саташкан сандугач» исемле драмасы белән билгеле. Менә бу слайдта аның әсәрләре исемлеген күрәбез (12 слайд) Р. Зәйдулла — үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә. Моның өстенә, Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күп санлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.Аның аерым әсәрләре, инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуаш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрә. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага шигъри тәрҗемәләре дә байтак ..

Укытучы. “Исереккә диңгез тубыктан” сәхифәсендә (5слайд) “Сөембикә” хикәясе турында фикерләр бар.Әйдәгез, алар белән танышыйк.     Хикәя, белгәнегезчә, бик кыска .Китап бите белән 7-8 биттән артмый . “КамАЗ” машинасын йөртүче шофер исеменнән сөйләнә. Әсәрнең төп герое- фаҗигале язмышлы Сөембикә. Аның фаҗигасе нәрсәдә?

Җавап.Әтисе кызын әрмән егете Арсенга  бер ярты аракы һәм фин йорты бәрәбәренә сатып җибәрә,Вәгъдә билгесе итеп кепка һәм карчыгына күлмәклек ситса ала.Колхоз рәисе яучы ролен башкара,чөнки әрмәннәр аның әшнәләре. Кыз, язмышына буйсынып, чит  җиргә китә, мәңгегә шунда кала.

Укытучы. Ни өчен йортны салып керә һәм куанычын күрә алмыйлар?

Җавапөнки Сөембикәнең күз яшьләре бәрәбәренә килгән йортка Сөембикәнең рәнҗүе кергән .Кызның әтисе Йосыф – эчкече.Аңарда йорт, дөнья кайгысы юк. Бер ярты куйсалар, гаҗәп юмартлана. Такталарны үзе дә биреп җибәрә .Түбәнлеккә төшкән, әхлаксызлык сазлыгына кереп чумган. Исерек бер яртыга соңгы киемен дә сатарга мөмкин.

Укытучы (6 слайд) ”Ата булуның вазыйфасы балаларга юл күрсәтү һәм кирәк булганнарга өйрәтүдер.Җәмгыять хәлен кайгырту һәм чараларын булдыру да аталарга тиештер...” дигән Р.Фәхреддин. Ә Йосыф кызының язмышын үз куллары белән җимерә.Шуңа да авылдашлары аны өнәми.

Укучылар,ничек уйлыйсыз:Сөембикәне әрмәннәргә сатуында Йосыфның                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      бер ярты  һәм фин йортына кызыгу гынамы?

Җавап. Юк, Йосыф мескен, куркак. Гомере буе үзеннән өстәгеләргә буйсынып яшәргә өйрәнгән. Балалыгы, яшьлеге Сталин, сугыш чорына туры килгән. Хуҗаларга колларча буйсыну бар аңарда. Председатель сүзе аның

өчен закон.  Йортка кызыкса, Йосыф аны салып та кергән булыр иде.

Укытучы (7слайд)“Гади авыл кешесенең колхоз рәисенә”хуҗа итеп каравы, коллык психологиясенең җелегенә төшүе сәбәп монда “ , ди “Йомшак агачны корт баса”( “Казан утлары”,№1, 2002) мәкаләсендә Марат  Закиров.

Йосыфны карт кеше,  гомере буе буйсынып, кол булып яшәгән, эчкече дә дип аклыйк та ,ди.Ә яшьләр ничек сурәтләнә?

Җавап.Яшьләр дә шул Йосыф кебекләрнең балалары бит инде. Алар да шундый куркак, юаш, кыюсыз. “Минем үземнең дә Сөембикәгә күңел яткан иде, тик юаш шул мин, бер сүз кушарга кыймыйча , тик исәнгерәп йөрим”диелә хикәядә.. Авылда эчүчелек киң таралган. Әрмәннәр 1-2 ярты куйсалар, “хет бөтен авыл кызын шыплап төяп машиналарга салып китсеннәр”. Егетләрнең әрмәннәргә ачулары килә, куллар кесәдә, ә кесәдә йодрык. Тик йодрык кесәдән чыга алмый. Егетләр теш кайрап, бер - берсенә зарланышып йөрүдән уза алмыйлар. Әрмәннәр исә, килгән кешеләр генә булсалар да, башны җилкәгә яшереп йөрмиләр.

Укытучы.  Кавказ халкы ,аеруча әрмәннәр,гомер - гомергә куркусыз, кыю, горур , ирек сөючән, буйсынмас, бердәм, Милли үзаң бик көчле аларда. Әрмән, яһүд, японнар- дөньяда иң милләтче, чиктән тыш милләтче халыклар.

Әрмәннәр дөньяга сибелгән үзләре. “Әмма совет чорында, башка халыкларны  урыс белән болгатып, сыеклап бетергән чакта Әрмәнстанга бары 2% кына урыс керә алган”,- ди язучы М. Юныс( “Казан утлары”,№1,2002 ел).

Журналның “Бер сынаганны мең сынамыйлар”сәхифәсен ачып,Арсенның күзе башка кызларга түгел , ни өчен Сөембикәгә төшүен,Сөембикәнең  үзен ничек тотуын белик әле.(8 слайд)

Җавап. Сөембикә әрмән егетен үзенә якын китерми. Арсен аның күңелен яулар өчен ниләр генә эшләми. Сөембикә - горур кыз. Үзен , авыл кызлары әйтмешли,”хан кызы” кебек тота, үз бәясен үзе белә.

Укытучы.  Әйе , әрмәннең күзе Сөембикәгә юкка гына төшми.

Әрмәннәр мал аера белә  икән!”Автор  кызның нинди гүзәл икәнен бер җөмлә белән бирә. “ Менә ул шагыйрь прозасы! Хис тә, фикер дә -үз урынында ! Үтемле, тәэсирле!” ( Марат Закиров, “Казан утлары”, №1 ,2002, 163 бит ) Егетләргә сыланырга, ым кагуга ияреп китә торган кызлар кирәкми әрмәннәргә. Хатыннарының үзләренә тугры, әдәпле булуын ярата  алар. Сөембикә - матур, горур!Ә ахирәт кызлар аның артында  гайбәт саталар.Ни өчен көнләшәләр алар?

Җавап.Башка кызлар әрмәннәргә ияреп китәргә әзер.”Безнең кызлар бит ул жунглидан  орангутан килеп чыкса, аңа да ябышырга әзер, маймылы гына татарга охшаган булмасын”диелгән “Сөембикә” хикәясендә. Хатын- кыз кыю, әрсез, тимерне кызуында суга торганнарны күбрәк ярата. Ә безнең татар егетләре күбесе кыюсыз, юаш, эчүчелеккә бирелгәннәр, бигрәк тә авыл җирендә.

Укытучы. Сөембикә Арсенга  теләп барамы? Ул аңардан баш тарта алыр идеме? Алмаса, ни өчен?

Җавап.Теләп бармый. Баш тарта алыр иде. Әмма Сөембикәдә , егетләр янында үзен горур тотса да, коллык психологиясе үзен сиздерә.  Әгәр ул баш тартса, үзенә каршы килгәне өчен “ пред” аларның гаиләсенә көн күрсәтмәячәк: эшсез калдырачак,атын, тракторын бирмәячәк, бакчасын сөрдермәячәк. Ә Сөембикәнең аңардан кала да өй тулы энеләре . Гаилә зур, әтиләре эчә.Ул әти- әнисе, туганнары хакына Арсенга кияүгә чыгарга ризалык бирә.

Укытучы. Арсен  Сөембикәне үз иленә алып китә. Киткәндә Сөембикәнең халәте ничек тасвирлана?

Җавап.”Арсен  Сөембикәне үз иленә алып китте. Алар кузгалганда мин кантур каршында утыра идем. Аның яшьле карашы минем йөзне кисеп үтте, күпергән иреннәре нидер әйтергә теләп кыймылдап алды. Мин бу чарасызлыкны күрмәскә теләп, башны түбән идем”.

Укытучы 3 ел үткән Сөембикә әрмән илендә.Җурналның                                                                 “Иленнән аерылганның канаты каерылган” (9 слайд) сәхифәсен ачабыз.Сүз артистларга бирелә.

( Өзек сәхнәләштерү)

Авылдаш егет бер “КамАЗ” колхоз ашлыгын төяп, Каф тавы артына- Сөембикә яшәгән әрмән авылына китә. Барып җиткәч, Сөембикә белән очраша.Үзгәреш бармы?

Җавап.Өч ел эчендә шактый үзгәреш була. Сөембикә дүрт стена арасында кол хәлендә яши.. Әти- әнисеннән килгән хатлар да  бирелми.Кайнатасы  аңа авылдашы белән очрашуга көч-хәл белән ризалык бирә .Сөембикә әрмән хатыннарына охшый башлаган.”Кара күлмәктән, башына да кара яулык бөркәнгән хатынны башта танымыйча тордым.

өембикә!

Аның йөзе дә кучкылланып киткән, борыны да озынаеп калган шикелле. Әйе, әйе, Шалпы авылының Сөембикәсе әрмән хатынына охшый башлаган иде”.

                                                   (Өзек сәхнәләштерү)

Укытучы Сөембикә әрмәнгә охшый башлаган дидегез.Шулай, бу табигый күренеш: үзбәккә барган кызлар үзбәкләшә, урыска чыкканнар марҗага охшап бетә.Балаларының исемнәренә генә иг ътибар итегез:Тигран,Вазген.

Әсәрнең шушы турына җиткәч, йөрәк чеметеп куйды. Ирексездән:” Соң беткән идемени  сиңа,Сөембикә, үз авылыңда татар егете? Үстер инде менә хәзер балаларыңны чит кавемгә, чит токымга!,- дип уйлап куйдым. Үзбәккә- үзбәк, яһүдкә- яһүд, кыргызга- кыргыз, татарга- урыс табып бирә торган милләт шул без!” М. Закиров, “Казан утлары”,№1,2002.

Укытучы. Әсәрдә тычкан образы бар. Ни өчен  “КамАЗ” шоферына тычкан якын һәм кадерле?  Тычкан образы белән Сөембикә образы арасында  охшашлык бармы? Әсәрдән шул өзекне табыгыз әле.

Җавап.”Күпмедер юл киткәч, кабина идәнендә нидер кыштырдаган төсле булды. Карасам, утыргыч астына таба уч төбе кадәр генә соры күләгә шуып үтте. Тычкан! Күрәсең, иген төягәндә кереп калгандыр. Рафик та игътибар иткән:”Хәзер тотып сытабыз”, - ди.-Тимә,-дим,- ул бит  безнең авылныкы. Чит җирләр аша үткәндә  янәшәңдә генә синең белән  туган илеңнең бер җан иясе баруын тою күңелгә ниндидер тынычлык өсти икән. Хәтта ул  җан иясе гади генә бер тычкан булса да.”Сөембикә мәңгегә әрмән җирендә калыр, ахрысы.Чөнки якташ тычкан әрмән җирендә үлеп кала.Кайтыр юлга чыккач,тычкан ялгыш шоферның аяк астына эләгеп сытыла.”Мин ишекне ачып, канлы тычкан гәүдәсен тузанлы әрмән туфрагына этеп төшердем”.

Укытучы. “Акыллыдан киңәш ал”сәхифәсен ачабыз.(10 слайд) Анда Нәҗибә Сафинаның түбәндәге фикере бирелгән: “Сөембикә” хикәясен укыганнан соң:” Их, бу Ркаилне, ник Сөембикәнең  монысын да илдән сөреп кол иттең инде?”- дип кычкырасы киләүңелдә әрнү. Сөембикә җаны шул аяк астында ялгыш басып сытылган тычкан сыман. Тагын кычкырасы, тагын  чаң кагасы килә: татар кызлары, укып карагыз әле!”( Нәҗибә Сафина “Казан утлары”,№12, 2000 ел,143 бит).

Укытучы.Укучылар,сезгә өлкәннәр фикерен белү өчен берничә сорау тәкъдим ителгән иде.Шуның нәтиҗәләре белән танышыйк әле.

Журналист

Мин  ул сораулар белән  20 дән 70  яшькә җиткән 50 кешегә мөрәҗәгать иттем. (слайд)

Нәселегездә катнаш гаиләләр бармы?

Катнаш гаиләләргә карашыгыз ничек?

Татар халкы куркак,мескенме?

“Эчкән кеше –беткән кеше” мәкале белән килешәсезме?

Укытучы. Әсәрнең соңгы җөмләсенә игътибар итегез: “ Берәм- берәм  тау тезмәләре артта калды, алда мине үксез илем көтә иде”. Ягъни,М.Закиров әйткәндәй” мескен, ятим ил. Бу ил инде Сөембикәне генә түгел, сине дә, мине дә якларга сәләтсез, бетәшкән, үксез ил.  Никадәр көчле сарказм! Ә нәрсә соң ул сарказм?

Әдәбият белгече.  Сарказм- сатираның бер ысулы. Грекча- усал көлү . С. тәнкыйтьләнүче күренешкә яки кешегә үтергеч бәя бирәәясен яшерми, фикерен беренче планга чыгарып турыдан- туры әйтә. Г.Тукайның шигырьләре күбесе сарказмга корылган.

Укытучы. Бүгенге сөйләшүдән  нинди нәтиҗә ясап була?

Укучы. Ркаил Зәйдулла  коллыктан, куркаклыктан, мескенлектән әрнеп, усал итеп көлә. Ул инкыйразга китерә торган  сәбәпне - коллык психологиясенең көчәюен һәм  аның белән килешүне атый. Коллык белән килешергә ярамый!

Укытучы Әсәрдән дә,укучылар биргән җаваплардан да күренгәнчә,татар халкын куркак .Бу фикер дөресме?Сезнең моңа аңлатмагызны ишетәсеиде.Йосыф образына мөнәсәбәтегезне дә беләсебез килә.

Тарих укытучысы:.Бездә курку  1552 нче елдан соң башланган. Татар яңадан баш калкытмасын, үз дәүләтчелеген кире торгызмасын дип һәм милли аңын, азатлык хәрәкәтен юк итү  , аны түбән сортлы халык дәрәҗәсенә төшерү өчен, беренчедән,милли аң зәгыйфьләндерелә, милли горурлык, милли патриотизм юкка чыгарыла;

икенчедән, урыслаштыру сәясәте башлана( татар балаларын  урыс мәктәпләрнә тарту, милли мәктәпләрне , балалар бакчаларын юкка чыгару, газета- журналларны кыскарту, татарны вәхши юлбасар итеп  сурәтләү, милләтне яшерергә мәҗбүр итү, милләтеңнән качу- балаңа чит исем кую, тел оныту, милләтеңнән кимсенү һ.б.);

өченчедән,дин бетерелә;

дүртенчедән,катнаш никахлар пропагандалана , аеруча руслар белән.

     Ә Йосыфның кылган гамәлләре бернинди кысага да сыймый.Эчкечелек кешене нинди түбәнлекләргә генә төшерми.Татар халкы  бик сәләтле халык  . Аның геннары башкаларныкына караганда күпкә тазарак, чөнки бездә эчү , тарту, бозыклык  элек юк дәрәҗәсендә булган. Иртәгәсе көнгә ышанычы булмаган кеше битарафка әйләнә,өмете сүнә.Бер караганда,халык өчен бар нәрсәне “өстәгеләр хәл иткәч,битарафлык котылгысыз рәвештә халыкның канына сеңә шул.

Укытучы.Тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Журналның “Гомер йомгакларын сүткәндә...”сәхифәсен ачабыз(11 слайд).Сүзне мөхәрриргә бирәбез.

Мөхәррир. Милләт, милли аң таркалу - афәт.Ул бер башланса, чылбырлы таркалу сыман. Кешенең сөйләр теле, җырлар җыры, сагына торган җире, заты, нәселе, милләте булырга тиеш.Шуларның барысы бергә булганда гына кеше Кеше булып яши ала. Димәк, шушыларны саклап калганда гына ул үзе булып кала ала, киләчәккә үзе булып бара ала.

“Без бетә торган кавем түгел,бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр белән берлектә җир йөзендән файдаланыр өчен килгән милләтбез”  дигән Р. Фәхреддин. Тукайлы,Җәлилле бөек халык булуыбызга горурланып яшик.

                                            (  Илдар Хөснинең“Чаң сугам”  шигыре укыла)

Укытучы.Кыска генә “Сөембикә” хикәясе менә күпме фикер, тәэсир тудырды.

                                         (Тренинг үткәрү)

Кеше үз язмышына үзе хуҗа.Укучылар,киләчәгегез үз кулыгызда икәнен кая гына китсәгез дә,кайда гына йөрсәгез дә онытмагызТормыш математика гына түгел.Анда төрле чишелешләрне исәпләп,тактага бер язып яки язганны сызып ташлап,яисә яңадан язып һәм сызып яшәве кыйбатка төшә.Класстагы кара тактада ярый ул.Ялгышын таптың-сөртеп ташладың һәм яңадан исәп-хисапка керештең. Гомер йомгагын ялгышмыйча һәм мескенләнмичә   сүтсәк иде дигән теләктә дәресне йомгаклыйбыз.

(12слайд) (Билгеләр кую , өй эше бирү ”Сөембикәгә хат”;”Арсенга хат”;”Йосыфка хат”)

           

     

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Алиш "Алдакчы Наил" хикәясенә презентация.

А.Алиш (биография) презентация....

Геометриядә Сөембикә манарасы

Татар теленнән дәрес проект. белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү;укучыларның белемнәрен контрольдә тоту һәм бәяләү;логик фикерләү сәләтен һәм игътибарлылык тәрбияләү;халкыбызның мәдәни һә...

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә  укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен  хикәягә анализ бирү өчен төзелде....

Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.

Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.Р.Батулланың “Сөембикә” романы буенча фикер алышу, әсәрне анализлау....

Ркаил Зәйдулла иҗаты

Ркаил Зәйдулла иҗатына презентация...

Сөембикә манарасы

Дәрестә Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендәге тарихи һәм истәлекле урыннарын искә төшерү максаты куелды.Укучыларда Сөембикә манарасы турында тулы күзаллау булдырылды.Сорау-җавап формасындагы әңгәмә...

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ...