СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ
статья (11 класс) на тему

Гильманов Дамир Шарифзянович

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_soembik.docx22.77 КБ

Предварительный просмотр:

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ

Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улы

Казан шәһәре Яңа-Савин районы 31 нче санлы татар-рус  урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

e-mail: DSG42@mail.ru

Халык иҗаты әсәрләрендә теге яки бу иҗтимагый чорга бәйле рәвештә тоткынлык темасы  чагылыш таба. Моның мисалларын Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикәгә багышланган халык авыз иҗаты әсәрләрендә табарга була.  Иң элек «Тоткын Сөембикә җыруы»на мөрәҗәгать итик. Аны тарихи шәхес Сөембикәнең монологы, дияргә була. Җыр ике кисәктән тора. Беренчесендә ханбикәнең төрмәдәге аянычлы һәм авыр рухи халәте сурәтләнә:

Ничә еллар бу бинада

Ялгыз утыра башым,

Бер савыт су, бер телем икмәк–

Бәнем ашаган ашым [3, 40 б.]

Хәсрәтле уй–фикерләргә, хис–кичерешләргә уралган Сөембикәнең якты дөньяны инде күптән күргәне юк, күзләре зәгыйфьләнгәннәр, күз яшьләре дә кипкән, корыган.

Төрмә темасына язылган җырларга хас булганча, ханбикәнең фаҗигасе контраст яссылыкларда - яктылык һәм караңгылыкка бәйле рәвештә яктыртыла, өмет белән өметсезлек мотивлары бергә килеп очраша:

Аһ, насыйб булырмы бәңа

Якты дөньяны күрү,

Әллә бу зиндан эчендә

Чыгармы газиз җаным.[3,40 б.]

«Тоткын Сөембикә җыруы»—романтик эчтәлекле әсәр, чөнки аның үзәгендә Сөембикәнең эчке кичерешләре куелган, хәтта аның аһ–зары космик масштабларга күчерелгән. «Дошманнары яккан хәсрәт утыннан аңа бөтен җир йөзе көйгән, янган кебек тоела»: [1,130 б.]

Катифәдәй яшел улып

Тора микән җир йөзе,

Яндырып бетердеме әллә

Аларны да дошманым.[3,40 б.]

Җырның икенче өлешендә Сөембикәнең атасы Йосыф мирза йортында үткән күңелле яшь вакыты, ханбикә булып Казанда яшәгән бәхетле еллары тасвирлана. Анда шушы бәхетле–тәхетле дәвердәге тормышы, Шаһгали сараенда гади бер ташка утырып, үзенең коллык халәте турындагы кара кайгысына каршы куела:

Алтыннар илә бизәлгән

Инде бәнем тәхетем.

Инде тәхетем улды хәзер

Шушы ултырган ташым. [3,41б.]

Татар халкында Сөембикә ханбикәгә атап чыгарылган бәетләр дә киң таралган. Аларда ханбикә Сөембикәнең әсирлеккә төшү сәбәпләре инде шактый тирән, рус Һәм татар дәүләте арасындагы дәүләти–сәяси мөнәсәбәтләр яктылыгында аңлатыла. Бу болгавыр заманда Мәскәү белән Казан арасындагы күңелсез хәлләр барысы да ил башлыгы Сөембикә йөрәге аша үтә. Акыллы патша буларак, ул руслар белән тыныч яшәргә тырыша; берничә мәртәбә, тынычлык солыхы төзик дип, урысларга мөрәҗәгать итә. Әмма Явыз Иван җитәкләгән рус дипломатиясе Сөембикә тәкъдимен кабул итми, чөнки максат—сәүдә юллары өстендә утырган бай татар илен басып алу, сугышларны дәвам итү:

Казан–Мәскәү арасында тагын бер сугыш булды,

Җиңелгәчтен казанлылар, солыхка киңәш кылды.

Мәскәү соңгы солыхны башкаларга яд кыйлган,

Мине Мәскәүгә озатуны солыхка бер шарт кыйлган.[2, 31б.]

Мәскәүлеләр «якадан тоткач», яулап алу, кан кою белән куркыткач, тәхет тирәсендәге әле күптән түгел генә солыхка каршы булган төркем рус патшасының авыр таләбенә буйсына; бүгенгечә әйтсәк, «сепаратизмга» юл куя: Сөембикәне Мәскәүгә әсирлеккә озатып, Казан ханлыгын тынычлыкта калдырырга уйлый:

Казандагы түрәләр солыхка кул куйганнар,

Мине Мәскәүгә озатып, тыныч тормак булганнар.

Солыхтан соң илче килде мине Мәскәүгә алырга,

Дәүләтемнән аерып мине, горбәтлеккә салырга.

Ниндидер чара тәкъдиргә, юктыр янда һич кешем,

Алындым мин хәбескә, мөшкел булды һәр эшем.[2, 31б.]

Ханбикә үзенең тоткынлыктагы газапларын, романтик  шигърияттәгечә, тәкъдир кушуы буенча эшләнә дип кабул итә. Алга таба бәеттә Сөембикәнең тоткынлыктагы кичерешләрен, күңел дөньясын ачуга зур урын бирелә. Ул үзенең тоткынлыктагы халәтен «үлмәгән җанлы үлекне ләхетләргә салуга» тиңли. Ханбикәгә багышланган тарихи җырлардагыча, «әсирлеккә китү мәҗбүриятенә юлыккан Сөембикә өч көн буена канлы күз яшьләре коя, күзләренең нуры бетә, Сафагәрәй кабере янында такмаклап елау–сыктаудан телләре әйләнмәс хәлгә килә, хәлсезләнеп, тере үлеккә әйләнә. Хан сараендагы оркестрның йөрәк өзгеч елау көйләрен уйнап озатуы Сөембикәнең хәсрәтен тагын да тирәнәйтә. Шәһәрдәге елау–сыктау тавышлары кыямәт кубуны хәтерләтә башлый. Ханбикәне көймәгә утыртып алып китү, Казаннан мәңгелеккә аеру мотивы бәеттә аеруча тәэсирле бирелгән. Бәет тукымасына музыка культы кертеп җибәрелү, елау–сыктауларны «кыямәт кубу» белән чагыштыру, «мәңгелеккә аерылу» мотивын сурәтләү әсәрнең романтик яңгырашын бик тә көчәйтә.

Әле күптән түгел генә мөстәкыйль, имин яшәгән Казан ханлыгының фаҗигасе коточкыч. Бәйсезлеген югалткан Казан ата–анасыз калган, тамырлары өзелгән ятим бала белән тиңләштерелә.

Бәеттә азатлык һәм тынычлык сөюче Сөембикә образы күктәге ирекле кош, ә Русия Һәм аның экспансив яулап алу сәясәте ерткыч карчыга образы белән символлаштырыла. Үзенең хөр дәүләтен, шәхси иркен югалтуны аңлаган ханбикә акылсыз да, һушсыз да кала: ул коточкыч тетрәнү — катарсис кичерә:

Көймә китте кузгалып, карчыгадай кошны алып,

Мин гарип–бичарадан акылны алып, һушны алып.

Волгага чыкканда карадым мин калага,

Калды җылап Казаным, охшап үксез балага. [2, 33 б.]

Казаннан килеп төшкәч тә, Сөембикә чын мәгънәсендә төрмәгә — Мәскәүнең Кызлар мәйданындагы ун сакчы саклый торган бер йортка ябыла:

Күп заманнар баргачтын, Мәскәүгә барып җиттек,

Бу бәхетсез башларга ни була? – дип без көттек.

Кызлар мәйданы дигән бер урынга илттеләр,

Бераз карап торгачтын, безне йортка керттеләр.

Кергән йортка каравыл куйдылар бер ун кеше,

Чыгармыйлар, йөртмиләр һәм кертмиләр бер кеше. [2, 33 б.]

Ниһаять, ничә көнме – атнамы тоткынлыкта яткан Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән хан сараена китерелә һәм Явыз Иванның рәхимсез һәм катгый карарын ишетә:

Падишаһ та шунда үзе, миңа әйтә бер сүзне,

«Балаң монда асыралыр, иргә бирәм мин сезне»

Диеп шунда баламны кулымнан да алдылар,

Әсирлектә янган идем, тагын утка салдылар.

Ишеттем мин, баламны поплар алганнар диеп,

Гакылы да юк сабыйны диннән чыгаралар дип.[2, 33 б.]

Бәеттә ханбикәнең дәүләтеннән, иленнән, җиреннән, газиз баласыннан аерылу, бигрәк тә аны чукындыру кебек мотивлар  куертылып, тирән психологизм һәм фаҗигалек белән сугарылып, гиперболалар ярдәмендә көчәйтелеп сурәтләнгән.

Шул рәвешчә, бәетнең азагында милләттәшләренең һәм дошманнарының җинаятькә тиң явыз адымнарыннан рәнҗегән, коллыкның котылгысызлыгын аңлаган, язмышына буйсынган, төшенкелеккә бирелгән, романтикларча сурәтләнгән фаҗигале Зат— Сөембикә образы килеп баса.

Әдәбият

  1. Рәмиева И. Дөнья әдәбиятында Казан ханбикәсе Сөембикә образы:

филол. фән. канд. ... дис. Казан,  2002. - 262 б.

  1. Татар халык иҗаты: бәетләр / Томны төзүчеләр: Ф.В. Әхмәтова,

И.Н. Надиров, К.Б. Җамалетдинова. Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - 352 б.

3. Татар  халык  иҗаты: тарихи һәм лирик җырлар / Томны төзүче, кереш мәкалә язучы, искәрмәләрне әзерләүче И.Н.Надиров. Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. - 488 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Геометриядә Сөембикә манарасы

Татар теленнән дәрес проект. белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү;укучыларның белемнәрен контрольдә тоту һәм бәяләү;логик фикерләү сәләтен һәм игътибарлылык тәрбияләү;халкыбызның мәдәни һә...

Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.

Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.Р.Батулланың “Сөембикә” романы буенча фикер алышу, әсәрне анализлау....

Пирамида һәм аның өслек мәйданы (План-конспект)

Презентациядә  төзек пирамида билгеләмәсе,  төзек пирамиданың ян һәм тулы өслек     мәйданнарын  табу  формулалары  бирелә....

Пирамида һәм аның өслек мәйданы (Презентация)

Презентациядә төзек пирамидага  билгеләмә, төзек пирамиданың ян һәм тулы өслек мәйданнарын табу формулалары һәм бу формулаларның мәсьәләләр чишкәндәге кулланылышы күрсәтелә....

Сөембикә манарасы

Дәрестә Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендәге тарихи һәм истәлекле урыннарын искә төшерү максаты куелды.Укучыларда Сөембикә манарасы турында тулы күзаллау булдырылды.Сорау-җавап формасындагы әңгәмә...

Герой шагырь Муса Җәлилнең балалар һәм табигать турындагы шигырьләре

Материал был представлен в Малых Ломоносовских чтениях (2015 г.), в Городских Джалиловских чтениях школьников и учителей (2016 г)...

Р.Зәйдулланың “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү

   Шагыйрь һәм прозаик Р.Зәйдулла иҗаты белән кыскача таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту;"Ил"китабына кергән “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү аша укучыларда милли үзаң, милли патриотизм , к...