Сөембикә манарасы
план-конспект урока (6 класс) на тему

Хуҗина Налия Сәгыйть кызы

Дәрестә Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендәге тарихи һәм истәлекле урыннарын искә төшерү максаты куелды.Укучыларда Сөембикә манарасы турында тулы күзаллау булдырылды.Сорау-җавап формасындагы әңгәмәләр,ситуатив күнегүләр  сөйләм телен үстерегә,сүз байлыгын арттырырга,фикер йөртергә өйрәтә.Әлеге дәрес материалы үз милләтеңә,җиреңә намуслы караш тәрбияләргә.туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уята.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soembik.docx24.64 КБ

Предварительный просмотр:

                            Татарстан респуликасы Кайбыч муниципаль районы

                   Фёдоровск бюджет урта гомумбелем бирү мәктәбе

                                      Сөембикә манарасы

                                     6 нчы сыйныфта үткәрелгән

                                            ачык дәрес эшкәртмәсе

                                                             2 нче кв.категорияле татар теле

                                                             һәм әдәбияты укытучысы

                                                             Хуҗина Налия Сәгыйть кызы

                                               

                                              март, 2013 нче ел

       Тема:Сөембикә манарасы.

                    Максат:1.Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендәге тарихи һәм                              

                        истәлекле урыннарын искә төшерү.

                        2.Укучыларның сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру,                    

                        фикер йөртергә өйрәтү.

                        3.Үз милләтеңә, җиреңә намуслы караш тәрбияләү, туган як

                        тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

       Җиһазлау:презентация.

       Дәрес барышы.

       1.Оештыру.

      -Бүген сыйныфта кем кизү?

      -Ничәнче март?

      -Урамда җылымы, салкынмы?

      -Кар, яңгыр явамы?

       Фонетик күнегү.

      -Прослушайте и укажите слова со звуком ө

       Шәһәр,көн,манара,сөйкемле,музей.

      -Прослушайте и укажите слова со звуком ә

      -Иҗат,сәнгать,дәүләт,тормыш,Әлмәт.

      2.Актуальләштерү.

1.Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә “Республикам-Татарстан” бүлеген өйрәнүгә керештек. Ә хәзер кабатлау өчен ситуатив күнегүләр эшләп алабыз.

Узнай у друга:

а) Какие города Татарстана он знает?

-Син Татарстанның нинди шәһәрләрен беләсең?(җаваплар)

б) Знает ли он символику Татарстана?

-Син Татарстанның нинди символларын беләсең?(җаваплар)

Как скажешь о том, что:

а)твой друг живёт в городе Альметьевске.(җаваплар)

б)твой брат учится в городе Бугульме.(җаваплар)

2.Өйгә эшне тикшерү.

 

 а)1 укучы “Минем туган йортым”темасына монолог сөйли.(слайдлар күрсәтелә)

 б) Укучылар парларда әзерләп килгән диалогларын сөйлиләр.

в)Кирәкле репликаларны кую.(слайдта күрсәтелә)

г)Слайдларда Татарстанның шәһәрләрен,елгаларын,символларын кабатлап китү.

3.Төп өлеш.

   1. Казан-меңьеллык шәһәр.Казанда бөек  архитекторлар төзегән биналар бар.

Казан шәһәренең үзәгендә Кремль урнашкан.Әйдәгез,бергәләшеп Кремльгә сәяхәт итик әле.Нәрсә күрәсез?Спас манарасы, Кол Шәриф мәчете,Сөембикә манарасы.

Ни өчен Сөембикә манарасы диярсез.Мин сезгә аның турында сөйләп китәм.Ә соңыннан нәрсә аңлап калуыгызны сорармын.

      Киеменнән күренгәнчә, Сөембикәнең ире Казан ханы Сафагәрәй була.Уллары-Үтәмешгәрәй.Ире үлгәч,Сөембикә Казанда ханбикә булып кала.Аның матурлыгына сокланган рус патшасы Сөембикәнең йөрәген һәм илен басып алырга килә. Ул килер алдыннан Сөембикә зур манара төзетә, рус гаскәрләре Казанга килеп җиткәч, манара башына менә дә аска ташлана.Шуннан бирле манараны Сөембикә манарасы дип йөртәләр. Ул-Казан шәһәренең горурлыгы.(укучылардан кыскача эчтәлеген сөйләтү)

2.Дәреслектәге текст өстендә эш.

3.Сүзлек белән эшләү.(слайдтагы сүзләрне укытучы артыннан дөрес итеп кабатлау)

Манара-башня

Истәлек-память

Тарихи-исторический

Атаклы-известный

Кат-этаж

Биеклек-высота

Сурәтләнә-изображается

4.Физминутка.

5.Укучылар текстны чылбыр тәртибендә укыйлар һәм тәрҗемә итәләр.

4.Ныгыту

1.Текст буенча сораулар төзү.

2.Аудирование.

Текстка артык җөмлә кертәм.Сез шул җөмләне табарга тиешсез.

       Манара эчендә тар һәм текә баскычлар ясалган. Без тырышып укыйбыз.

Сөембикә Нугай ханы Йосыфның кызы булган.

Сөембикә манарсы-тарихи истәлек.Рус һәм татар теле-дәүләт теле. Ул иң атаклы архитектура һәйкәлләренең берсе.

3.Сез Сөембикәне ничек күз алдына китерәсез? Аңа нинди сыйфатлар хас дип уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары)

5.Йомгаклау.

     1.-Укучылар,Сөембикә манарасына охшаган Парижда Эйфель башнясы, Мәскәүдә изге Василий башнясы бар. Без бүген ни өчен Сөембикә манарасы турында сөйләштек? Әйе, безгә дә Сөембикә кебек намуслы,укымышлы һәм кыю булырга кирәк.

     Үз илебезне яратырга, аның тарихын һәм шәхесләрен белергә кирәк.

2.Билгеләр кую.

3.Өй эше

а)яңа сүзләр өйрәнергә.

б) “Кремльгә сәяхәт” темасына хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Геометриядә Сөембикә манарасы

Татар теленнән дәрес проект. белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү;укучыларның белемнәрен контрольдә тоту һәм бәяләү;логик фикерләү сәләтен һәм игътибарлылык тәрбияләү;халкыбызның мәдәни һә...

Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.

Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.Р.Батулланың “Сөембикә” романы буенча фикер алышу, әсәрне анализлау....

Р.Зәйдулланың “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү

   Шагыйрь һәм прозаик Р.Зәйдулла иҗаты белән кыскача таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту;"Ил"китабына кергән “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү аша укучыларда милли үзаң, милли патриотизм , к...

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ...