Геометриядә Сөембикә манарасы
материал (9 класс) по теме

Татар теленнән дәрес проект.

  •  
  • белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү;
  • укучыларның белемнәрен контрольдә тоту һәм бәяләү;
  • логик фикерләү сәләтен һәм игътибарлылык тәрбияләү;
  • халкыбызның мәдәни һәм тарихи мирасына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon geometriyad_soenbik_manarasy.doc77.5 КБ
Office presentation icon dres.soenbik_manarasy.ppt303 КБ

Предварительный просмотр:

КАМА ТАМАГЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
КЕЛӘНЧЕ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

 

2011 ел

  Математикада  Сөембикә манарасы

Максат: 

  1. белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү;
  2. укучыларның белемнәрен контрольдә тоту һәм бәяләү;
  3. логик фикерләү сәләтен һәм игътибарлылык тәрбияләү;
  4. халкыбызның мәдәни һәм тарихи мирасына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау: Төсле магнитлар, Сөембикә манарасының рәсеме (сигезгә бүленгән), 3 турыпочмаклы параллепипед, 8 кырлы 4 призма, бер пирамида, Сөембикә портреты, “Сөембикә” журналы,8 сыйныф әдәбият дәреслеге.

Дәрес барышы

 

Математика укытучысы: Хәерле көн, укучылар!

 

Татар әдәбияты укытучысы: Исәнмесез,укучылар, утырыгыз. Әдәбият ул – укучы күңеленә матурлык һәм миһербанлык тәрбияли.

Математика укытучысы: Геометрия –предметның формасы турындагы, гомумән, математика – акылны тәртипкә китерүче фән ул.

Бүген без геометрия һәм әдәбият дәресен берләштереп үткәрәбез. Геометрия турында белемнәребезнең төп төшенчәләрен искә төшереп, мәсьәләләр чишәрбез һәм Сөембикә турында мәгълүматларыбызны тагын да тулыландырып, туган халкыбызның мәдәни мирасы белән тирәнрәк танышырбыз. Нәрсә турында сүз барганын тулырак аңлар өчен, безгә бирем эшләп карарга кирәк. Ә хәзер биремнәрне үти башлыйбыз.

1

2

3

4

5

6

7

8

С

(Экранда чыга)

(укучылар такта янына чыгып, карточка ала. Сорауга җавап бирә, әгәр җавап дөрес булса, таблицага төсле акбур белән биремнән графага бирелгән хәрефне язып куя.)

Сораулар:

  1. Нинди фигура өчпочмак дип атала?
  2. Нинди өчпочмак тигезьяклы дип атала?
  3. Тигезьяклы өчпочмакның яклары ничек атала?
  4. Тигезьяклы өчпочмакның үзлекләрен әйтергә.
  5. Параллель турыларга билгеләмә бирергә.
  6. Турыпочмаклы өчпочмак дип нәрсәгә әйтәбез? Якларын әйтергә.
  7. Ноктадан турыга кадәр ераклык дип нәрсәгә әйтәбез?

(Сөембикә сүзе килеп чыга.)

Татар әдәбияты укытучысы: Укучылар, бүген без дәресебезнее халкыбызның горурлыгы булган Сөембикә манарасына багышлыйбыз. Дәрестә халыкның Сөембикәгә булган мәхәббәтенең сәбәбен ачыкларга тырышырбыз.

Сөембикә турында ишетмәгән, аның фаҗигале язмышы белән таныш булмаган кеше юктыр, мөгаен. Аның хакында романнар, тарихи опералар, җыр, симфонияләр иҗат ителде. Шулай да аның язмышы, башыннан кичергәннәрне теләсә кайсы әдәби әсәрләрдән дә баерак, катлаулырак.

Халкыбыз тарихында бик күп данлыклы шәхесләр саклана. Шуларның берсе – Сөембикә. “Сөембикә” – сөенечле кыз, чынбарлыкта булган тарихи шәхес, Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе.

Сөембикә чама белән 1516 нчы елларда туган. Ул – Нугай морзасы Йосыфның кызы. 1533 елларда Казанга Җангали ханның хатыны булып килә. Һади Атласи аның турында: “Сөмбикә чиктән тыш матур, сөйкемле һәм шуның илә бәрабәр бик акыллы кыз була. Нугай кызлары арасында Сөембикәгә охшаган кыз булмаган кебек, Казан һәм рус йортларында да аңа тиңдәш булырлык кыз юк иде”-, дип яза. Сөмбикә 16 яшьлек ханга кияүгә чыгып, аның белән 2 ел гына яшәп кала. 1535 елда ханга каршы фетнә күтәрелеп, аны үтерәләр. Шуннан соң Сөембикә Кырымнан килгән Сафагәрәй белән никахлаша. Сөембикә аны чын күңелдән сөя, ихтирам итә. Аларның Үтәмешгәрәй исемле уллары туа. Ләкин 1549 елны Сафагәрәй кинәт үлеп китә. 33 яшь Сөембикә яңадан тол кала. Хан итеп кечкенә Үтәмешгәрәйне билгелиләр. Ләкин чынлыкта Казан белән Сөмбикә идарә итә. Ул идарә иткән чорда кыска гына вакыт  эчендә шәһәр үсә, ныгый. Яңа биналар, мәчетләр салына.

Шул вакытта Мәскәү белән мөнәсәбәтләр кинәт үзгәреп китә. Явыз Иван, башында Сөембикә кебек акыллы һәм ил тойгылы хатын торганда, татар иленең баш бирмәячәген аңлап, аны Мәскәүгә озатуларын таләп итә. Бирмәсәләр, зур гаскәр белән килеп, Казанны яулап алу белән яный. Шуннан соң инде Казанның иң данлыклы һәм куәтле бәкләре, Сөембикәне русларга биреп, сугыштан котылмакчы булалар. Алар Зөягә Шаһгали янына барып, Сөембикәне улы белән русларга тапшырачакларын белдерәләр.

Сөембикәне Мәскәүгә алып китү өчен, кенәз Петр Серебряный җитәкчелегендә берничә меңлек рус отряды килеп җитә. Бу вакыйганы үз күзе белән күргән рус елъязмачы болай дип язып калдыра.

1 нче слайд.

Сөембикә иренең кабере янында 2 сәгатьләп була. Шуннан соң аны Казансу буена алып китеп, матур итеп бизәлгән хан көймәсенә алып китәләр. Сөембикәне озатыр өчен, каланың бар халкы Казансу елгасы буена җыела: ире-хатыны, олысы-кечесе, егете-кызы – берсе дә өйдә калмый. Һади Атласи язганча: “Таш кебек каты күңелләр дә йомшарып, кызгану яше күрмәгән күзләрдән дә яшьләр агар булды”. Хәзер әйдәгез татар халкының бу гүзәл затка багышлап язган “Сөембикә” бәетеннән өзек тә тыңлап китик әле. (Магнитафонда “Сөембикә” бәете тыңланыла.)

Әйе, укучылар, бу язмышта бөеклек, гүзәллек, легендарлык белән фаҗига бергә үрелә. Шул ук вакытта ул татар халкы тарихы белән аерылмас рәвештә бәйләнгән.

Сөембикәнең соңгы еллары турында мәгълүматлар аз сакланган. Сабые Үтәмешгәрәйне, аның кулыннан тартып алып, көчләп чукындыралар. Ул озак яшәми, яшьләй үлә. Бәлки, аның  үлемен тизләткәннәрдер дә. Сөембикәне исә Явыз Иван карт, ямьсез, сатлыкҗан Шаһгалигә хатынлыкка бирә. Сөембикә анда берәр ел яшәгәч, фаҗигале рәвештә, дөнья куя.

Фаҗигале язмыш, аянычлы үлем... Менә ни өчен халык Сөембикә образын, поэтик риваятьләргә төреп, күңелендә саклый. Аның исемен җыр-бәетләрдә кадерләп саклый, аңа багышлап романнар языла.

Яңа буын үзенең  буыннарын белергә тиеш.  Әгәр дә без үзебезнең халкыбызның үткән данлыклы елларын онытабыз икән, безнең халкыбызның киләчәге дә юк дигән сүз. Шуңа күрә дә без халкыбызның үткән шанлы, фаҗигале язмышын белергә һәм онытмаска тиешбез.

Сөембикә манарасына килгәндә, легендада язылганча, ул 17 гасырда, 7 көн эчендә төзелеп беткән. Бары да җиде саны белән бәйләнгән. (татар халкы 7 санын сихри итеп кенә түгел, ә изге сан итеп тә саный.)

Укучылар, сез ничек итеп уйлыйсыз: ни өчен манара 7 катлы итеп төзелгән? Аның традицияләре кайдан килгән? Исламга нинди мөнәсәбәте бар? 7 саны тагын кайда очрый? Әйдәгез әле, искә төшереп китик. (Мисаллар китерәләр: 7 диңгез арты һ.б.)

2 нче слайд.

Җидегән йолдыз,

Җир җиде катлы,

Җиде юл чаты,

Җиделе лампа.

7 катлы манара,

7 төн уртасы,

7 кат тире,

7 кат күк,

7 бабаң буыныңны бел,

7 бала итәкле күлмәк.

Салават күперендә җиде төс (кычкырып укыла)

     Шулай итеп, 7 саны серле сан дип карала. Сөембикә манарасы да үзенең серлелеге белән күпләрне җәлеп итә.

Математика укытучысы: Әйе, 7 саны һәркемгә билгеле. Кешеләр санарга өйрәнә башлаганда иң зур санны 7 дип уйлаганнар. Алар бу санны серле, изге дип атап йорткәннәр. Шул заманнардан ук бу санга бәйле рәвештә мәкальләр, әйтемнәр яшәп килә. “Җиңел, җиңел җиде кайт”, атнада 7 көн һ.б. 7 саны бөтен (1) һәм идеальлекне(6) аңлата, аның симметрик һәм магик сан дип атаганнар. Аның саннар магиясендә кеше аңлатып бетермәгән үзенчәлекләре әле дә өйрәнеп бетелмәгән дип уйлыйлар. Әйдәгез, хәзер күнегүләр чишик. Ике җиделе цифры ярдәмендә иң зур санны язарга.

7=7.7.7.7.7.7.7=49.49.7=2401.343=

2)Дөрес тигезлек килеп чыгарлык итеп гамәл тамгаларын куярга.

(7:7+7:7+7:7+7=10)

Татар әдәбияты укытучысы: Казаныбызның бу изге саны белән бәйләнеше бармы? Бар, әлбәттә. Бүген Казан 7 районны берләштерә. Аларның һәрберсенең үзенең үзенчәлекле, казанлыларның яраткан якын урыннары бар. Казан шулай ук 7 профессиональ театры, 7 катлы Сөембикә манарасы белән данлыклы һәм хаклы рәвештә горурлана ала.

Математика укытучысы: Укучылар дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны язабыз, класс эше. Безгә хәзер сорауларга җавап бирергә һәм картина төзергә кирәк. Рәсемнәрдә нинди геометрик фигуралар сурәтләнгән?

  1. Түгәрәк дип нәрсәгә әйтәбез?
  2. Нәрсә ул нур?
  3. Өчпочмакның биеклеге?
  4. Нәрсә ул куб?
  5. Нәрсә ул туры?
  6. Цилиндар нинди җисем ул?
  7. Яссылык дип нәрсәгә әйтәбез?
  8. Квадрат дип нәрсәгә әйтәбез?

Тактада таблица, өстәлдә җаваплары язылган карточка. Сорауларга җавап бирәбез, тиешле җавапны сайлап алабыз. Рәсемле ягы белән куябыз.

3 нче слайд.  Сөембикә манарасы

1

2

3

4

5

6

7

8

Татар әдәбияты укытучысы: Казанның иң борынгы. Иң матур, милли яктан иң үзенчәлекле архитектор корылмаларның берсе булган Сөембикә манарасы, тарихчылар әйтүенчә, 17 гасыр, ә кайбер галимнәр аны Казан ханлыгы чорында, икенчеләр руслар яулап алганнан соң төзелгән, диләр. “Матбугат йорты” нәшриятендә дөнья  күргән “Семь ступеней минареата Сюембике” китабында күренекле тарихчы Габбасс Мөхәммәтшин әлеге манараның 1500 нче елда, ягъни Казан яулап алынганчы салынган дип яза.

Сөембикә манарасы “авыша бара торган” билгеләре белән характерлана торган Бөтендөнья һәйкәлләре исемлегенә керә. Бу һәйкәлләрнең саны 140 ка җитә.

Манараның икенче бер үзенчәлеге-архитектура ягыннан бик күркәм: төз һәм бөтенлеге белән күккә ашкан булуы. Ул 7 ярустан тора. Манараның нигезе ныгытылды, шунлыктан аның авыша баруына чик куела.

Татар халкында Сөембикәнең фаҗигале язмышын чагылдырган бик күпләп легендалар иҗат ителгән. әйдәгез, шуларның берсен тыңлап китик әле. (бер укучы “Сөембикә” легендасын сөйли)

Математика укытучысы: Укучылар, дәреснең темасын язабыз. “Геометриядә сөембикә манарасы”. әйдәгез, манараны төзик һәм аның нинди геометрик фигуралардан торуын карыйк. (укучылар манара җыялар һәм сорауларга җавап бирәләр)

  1. Түбәндәге этаж нинди фигурадан тора?
  2. Беренче этаж.
  3. Икенче этаж.
  4. Өченче этаж.
  5. Нинди фигура турыпочмаклы параллепипед дип атала?
  6. Ничә кыры бар? Күрсәтергә.
  7. Ничә кабыргасы бар?
  8. Ничә түбәсе бар?
  9. Аннан соң этажларны атарга (сигезъкырлы призмалар)
  10.  Призманың ян кырлары нинди фигура (пирамида)
  11.  Аскы һәм өске нигезләре (төзек сигезпочмаклы)
  12.  Югары шпиле нинди фигура? (пирамида)
  13.  Пирамиданың ян кырлары (өчпочмак). Нинди? (тигезъянлы яки тигезъяклы)
  14.  Нигездә нинди фигура ята? (төзек сигезпочмаклык)

Ә хәзер мәсьәләләр чишәбез.

1) Бирелгән АВ-А ноктасыннан ВС турысына кадәр ераклык. С=880

Табарга: А=?

2) Бирелгән АС=58 м

АВ=50 м

Р=109,9 м

Табарга: ВС=?

3) АВСД параллеграммында ВС диогонален АВС почмагы 500 булырлык итеп үткәргәннәр. СВД почмагының зурлыгын табарга.

4) Пирамиданың яр кырында (АВС) А=С.

АС-АВ=5 дм. АВС ян кырының якларын табарга.

(экранда чишелеше күрсәтелә)

Чишү:

  1. АВС-турыпочмаклы өчпочмак

А+В+С=1800

А=180-90-88=20

Җавап: 20

Сөембикәнең манарасының авышу почмагы 20. Ул-авыш манара.

Италиядәге Пизан манарасы кебек.

  1. Р=АВ+ВС+АС

ВС=109,9-50-58=1,9

Җавап: 1,9

Манара үзенең күчәреннән 1,9 м ераклыкта авышкан.

3) АВСДпар-м

ВС-диогональ

АС=ВД; АС//ВД

ВС – кисүче

Димәк, ВСА=ДВС=50, чөнки эчке аркылы ятучы почмаклар булганга тигез.

4) АВ=х

АС=х+5

АВ=ВС

2х+(х+5)=29

3х=24

х=8

х+5=8+5=13

Җавап: 8дм;8дм;13дм.

Татар әдәбияты укытучысы: Йомгаклау. Әйе, укучылар, Сөембикә манарасыннан башка Кремльне генә түгел, Ә Казанны да күз алдына китерә алмыйбыз. Әгәр дә парижлыларга Эйфелева манарасы, ә Ньюркка- тынычлык статуясы, Мәскәүгә-Василий Блаженский соборы кадерле булса, Казанга исә Сөембикә манарасы кадерле һәм дә изге урын булып санала.

Чыннан да, Сөембикә манарасы Казанның иң изге урыннарның берсе булып санала. Ә хәзер әйдәгез, татар халкыбызның легендар кызы Сөембикә -ханбикә турында шигырь тыңлап китик. (“Сөембикә”шигыре бер укучы укый)

Өй эше язабыз: “Сөембикә -Казанның символы” дигән хикәя язабыз.

Математика укытучысы: Укучылар, өйгә эшне язабыз. Сөембикә манарасын кулланып, геометрик мәсьәләләр төзергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сөембикә манарасы геометриядә Татар әдәбияты Һәм геометрия дәресе

Слайд 2

Максат: -белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү; укучыларның белемнәрен контрол ь дә тоту һәм бәяләү; логик фикерләү сәләтен һәм иг ъти барлылык тәрбияләү; халкыбызның мәдәни һәм тарихи мирасына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Слайд 3

Сөембикә манарасы

Слайд 4

1 2 3 4 5 6 7 8 С

Слайд 5

1)Нинди фигурага өчпочмак дип әйтәбез? 2)Нинди өчпочмак тигез ъ янлы була? 3) Тигез ъ янлы өчпочмакның яклары ничек атала? 4) Тигез ъ янлы өчпочмакның нинди үзлеклэре бар? 5)Әйләнәгә билгеләмә бирергә. 6)Параллел ь турыларга билгеләмә бирергә. 7)Нинди өчпочмак турыпочмаклы дип атала? Аның якларын әйтергә. 8) Ноктадан турыга кадәр ераклык дип нәрсәгә әйтәбез? I

Слайд 6

Татар халкының горурлыгы -Сөембикә!

Слайд 7

Җидегән йолдыз Җир җиде катлы Җиде юл чаты Җиделе лампа 7 катлы манара 7 төн уртасы 7 кат тире 7 кат күк 7 буын бабаңны бел 7 бала итәкле күлмәк салават күперендә 7 төс

Слайд 8

7 7 7 7 7 7 7 = 10

Слайд 9

1) Түгәрәк дип нәрсәгә әйтәбез? 2) Нәрсә ул нур? 3)Өчпочмакның биеклеге? 4)Нәрсә ул куб? 5) Нәрсә ул туры? 6) Ц илиндр нинди җисем ул? 7) Яссылык дип нәрсәгә әйтәбез? 8) Квадрат дип нәрсәгә әйтәбез? II

Слайд 11

Сөембикә манарасы-Казанның символы!

Слайд 12

А в с Бирелгән: АВ – А ноктасыннан ВС турысына кадәр ераклык.

Слайд 13

Чишү: АВС – турыпочмаклы өчпочмак.

Слайд 14

А в с Бирелгән: АС= 58 м. АВ=50 м. Р= 109,9 м. Табарга: ВС-? 2)

Слайд 15

Чишу: Р= АВ+ВС+АС ВС= 109,9-50-58=1,9 Җавап:1,9 м. Манара үзенең күчәреннән 1,9 м ераклыкта авышкан.

Слайд 16

АВСД параллелограмында ВС диоганален АСВ почмагы 50 градус булырлык итеп үткәргәннәр. СВД почмагының зурлыгын табарга. 3)

Слайд 17

А В С Д 50 Чишү: АВСД параллелограмм ВС – диагонал ь АС=ВД; АС//ВД ВС – кисүче Димәк,

Слайд 18

4) Пирамиданың ян кырында (АВС)

Слайд 19

А С В Х Х Х+5 Чишү: АВ=х АС=х+5 АВ=ВС 2х+(х+5)=29 3х=24 Х=8 Х+5=8+5=13 Җавап: 8 дм; 8 дм; 13 дм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.

Класстан тыш уку. Р.Батулланың “Сөембикә” романы.Р.Батулланың “Сөембикә” романы буенча фикер алышу, әсәрне анализлау....

Сөембикә манарасы

Дәрестә Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендәге тарихи һәм истәлекле урыннарын искә төшерү максаты куелды.Укучыларда Сөембикә манарасы турында тулы күзаллау булдырылды.Сорау-җавап формасындагы әңгәмә...

Р.Зәйдулланың “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү

   Шагыйрь һәм прозаик Р.Зәйдулла иҗаты белән кыскача таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту;"Ил"китабына кергән “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү аша укучыларда милли үзаң, милли патриотизм , к...

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ

СӨЕМБИКӘ ТУРЫНДАГЫ ФОЛЬКЛОР ӘСӘРЛӘРДӘ МӘХБҮСЛЕК МОТИВЛАРЫ...