Герой шагырь Муса Җәлилнең балалар һәм табигать турындагы шигырьләре
творческая работа учащихся по теме

Материал был представлен в Малых Ломоносовских чтениях (2015 г.), в Городских Джалиловских чтениях школьников и учителей (2016 г)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx34.29 КБ

Предварительный просмотр:

Джалиловские чтения

Название секции

Жизнь и творчество Мусы Джалиля

Исследовательская работа:

ГЕРОЙ ШАГЫРЬ МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ

БАЛАЛАР ҺӘМ ТАБИГАТЬ ТУРЫНДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Низамиев Салават Айнурович,

МБОУ “СОШ №129” Приволжского района г.Казани

4 класс

Научный руководитель:

Мингалиева Лейсан Эмитовна, к.фил, наук, учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории МБОУ “СОШ №129” Приволжского района г.Казани

Казань, 2016 г.

Эчтәлек

Кереш...................................................................................................................3

Төп өлеш..............................................................................................................4

Йомгаклау...........................................................................................................7

Кулланылган әдәбият.........................................................................................8

Кереш

Сәгать суга: “келт-келт!”

-Тиз бакчага кит, кит!

Сөекле шагыйребез Муса Җәлилнең “Сәгать” шигырендәге бу сүзләр минем гомерлек юлдашым булып калды кебек. Шул җырны җырлап (Җ.Фәйзи музыкасы), әнием мине, үзенең нарасыен, һәр көн уятып бакчага озата иде. Ул җырны тыңлап, юрган астыннан башымны чыгармыйча, иркәләнеп ятканда, әни аның тагын да көчлерәк тәэсир итә торган куплетын башкара:

Сәгать суга: “Даң, даң!”

Хәбәр бирә таңнан:

Мәктәпкә барырга

Унбиш минут калган.

Һәм мин, сикереп торып, тиз-тиз киенәм дә, без әни белән икәүләп өйдән чыгып китәбез. Юлда барганда да шул җырның соңгы куплетын әни белән көйләп бара идек:

Сәгать җырлый: “Диң-диң!...”

-Мин бит туктый белмим.

-Моннан ары диң-диң,

Миңа карап йөр син!

Муса Җәлил иҗатына мәхәббәтем шуннан башланды да. Һәм мин әниемнән шагыйрьнең башка шигырьләрен  өйрәтүен үтенә башладым. Әнием, шулай итеп, мин бакчага йөргән елларда миңа шагыйрьнең тагын бик күп щигырьләрен һәм аларга язылган җырлар өйрәтте.

Мәктәпкә укырга кергәч, Җәлил иҗаты белән кызыксыну кимемәде, киресенчә, ныграк артты гына.Үзләренең сәнгати көче белән тетрәндергеч тәэсир итүче мәңге үлмәс шигырьләре, сугыш афәтен үзәк өзгеч нечкәлекләре белән чагылдырган моабит дәфтәрләре белән бөтен дөньяга танылган Герой шагыйрьнең бер ук вакытта сабый күңеленә дә үтеп керерлек искиткеч гүзәл һәм аңлаешлы шигырьләр язуы аның күпкорлы талантлы шәхес икәнлеге турында сөйли. Әлеге хезмтебездә без (мин һәм фәнни җитәкчем) шагыйрьнең балалар һәм табигать темасына язылган шигырьләрен өйрәнүне максат итеп куйдык. Чөнки аларның тәрбияви көче бүген дә бик актуаль, ә шигъри әсәрләрдә чагылдырылган мәңгелек темалар XXI гасыр баласы өчен дә әһәмиятен югалтмаган. Безнең фикеребезчә, Муса Җәлилнең шигырьләре укучыларга туган телебезне өйрәнүдә, әхлак кагыйдәләрен үзләштерүдә, гражданлык позициясен булдыруда, олы тормышка әзерләнү этабында, һичшиксез, уңышлы һәм әһәмиятле чара,булып тора ала. Әйтергә кирәк, М.Җәлил иҗатына багышлап язылган фәнни-публицистик хезмәтләр шактый күп язылган. Ә без аның шигырьләренә бала күзлегеннән чыгып бәя бирергә тырышырбыз.

Төп өлеш

Мин-Мирный (“Тынычлык”) бистәсендә яшәүче бала. Биредә яшәүчеләр үз йортлары белән торалар. Ә андый йорталрда тычканнар да, күселәр дә булмыйча тормый. Шунлыктан, күпчелек кешеләр мәче асырыйлар. Шагыйрьнең Җ.Фәйзи музыкасына язылган “Карак песи” җырын өйрәнгәндә нәкъ үзебезнең өй, үзебезнең мәче күз алдыма килә:

Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр,

Мин чоланны скаларга

Куштым ала песигә:

-Мияу, мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга,

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!

Безнең песи белән дә нәкъ шулай булды, без дә аны шулай чоланга чыгардык, ләкин песиебез бик акыллы булып чыкты, шигырьдәге “саклый торган маен үзе ашап бетергән” мәчедән аермалы буларак, ул иртәгесен күсене тотып, идән уртасына чыгарып салган иде инде.

Балалар бакчасына йөргәндә мин, шулай итеп, Муса Җәлил иҗаты белән танышуымны дәвам иттем. Безне, татар төркеменә йөрүче балаларны, тәрбиячеләребез бик теләп туган телебезне, туган мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны яратырга өйрәттеләр. Мәсәлән, күмәк уйнала һәм җырлана торган “Күрсәт әле” (Л.Хәмиди музыкасы) җыры минем күңелемә утын яру, утын алып кайту, чаңгы шуу һәм башка эшләрне башкаруга өйрәтүче чара буларак та сеңеп калган:

Күрсәт әле, Камали,

Ничек утын яралар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай утын яралар.

“Куян” җыры (Л.Хәмиди музыкасы) минем күз алдымда “салкыннан туңган, куырылган, башы салынган, колагы шиңгән” куян образын китереп бастыра. Һәм мин аңа ничек ярдәм итәргә дип уйлап, борчыла идем.

Мәктәпкә укырга кергәч, сыйныфтан сыйныфка күчеп, М.Җәлил иҗатын өйрәнүне дәвам иттем. Өйрәнгән саен үземә ачыш ясый барам: шагыйрь тормышының нинди генә якларын алып тасвирласа да, безне, балаларны онытмый, аерым бер кайгыртучанлык, ярату белән балалар тормышын сурәтли: аларның уенын, көндәлек тормышын шундый матур итеп тасвирлый, ирексездән үзеңне алар арасында кебек хис итәсең:

Киң урманга барырбыз, анда рәхәт алырбыз,

Сикерешеп, куышып, гулап, дулап калырбыз,

Тезелешербез, уйнарбыз, су буйларын буйларбыз,

Кычкырышып, көлешеп көйләрбез дә җырларбыз.    

(“Уен”)

Яки:

Суккалап зур йомры тупны

Уйныйбыз ай-һай рәхәт!...

Йөгерә-йөгерә без арабыз,

Аркадан тирләр ага...

 (“Әй, абый, син белмисең”)

Яисә:

Унбер яшьлек малай чаңгы шуа,

Текә ярдан оста сикерә.

Мин карыйм да, исем китә шуңа:

Ничек шулай җаен китерә!...

Аның эзе буйлап ахры мин дә

Яр башыннан түбән омтылдым.

Чаңгыларым китте, үзем җиргә

Лып итеп килеп утырдым.

(“Чаңгы шуганда”)

Шагыйрь балалар турында язган  шигырьләрен шундый җиңел, аңлаешлы итеп яза, әйтерсең лә менә хәзер генә аның белән булган вакыйганы күргән дә, кәгазьгә күчергән. Бу уңайдан аның чит кеше звоногына басучы малай турындагы “Ишек төбендә” шигыре кызыклы:

...Мин балага киләм:

-Әллә, димен,

Звонокка буең җитмиме?

...-Кая, үзем басым.

...- Абзыкай, син нинди йөрәкле!

Әйдә, качыйк хәзер, хуҗа чыкса,

Икебезгә дә бирер кирәкне!

Муса Җәлил үзенең  шигырьләрендә безне, балаларны кече яшьтән үк хезмәт сөяргә өнди:

Без-Ирекнең дуслары,

Ак бәхетнең кошлары,

Иркен көндә кырда эшләп,

Ямьләтәбез дөньяны.

 (“Эш дуслары”)

Яки:

Әйдәгез, дуслар,

Барыйк өмәгә!

Сыналсын көчләр

Шушы өмәдә.

Алыйк көрәкләр,

Алыйк сәнәкләр...

Барыйк болынга...

Казыйк чокырлар...

Күмик орлыклар.

(“Әйдәгез, дуслар”)

Балалар хезмәтен мактап язылган шигырьләрдән “Болында”, “Кечкенә дуслар”, “Лагерьдә”, “Бакчада-өмәдә”, “Уңыш бәйрәме”, “Бакчачы” һәм башка әсәрләре укучыны хезмәтнең тормыш өчен иң зур бәйрәм булуына инандыра, хезмәткә теләк, мәхәббәт уята.

Табигать дөньясы, безне чолгап алган дөнья хозурлыгы Муса Җәлил  шигырьләрендә аерым бер матурлык, нечкәлек белән сурәтләнә. Автор җанлы табигатьне дә, җансыз табигатьне дә бербөтен итеп сурәтли:

...Киң болыннарда

Урман-кырларда

Агачлар-гөлләр

Күрәмсез, дуслар,

Кибеп сулдылар.

(“Көз җитте”)

...Яңгыр чиртә тәрәзәгә

Чылтыр-чылтыр!

Яз килгәндер, яз килгәндер,

Чындыр, чындыр.

(“Язгы яңгыр”)

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

(“Маэмай”)

Табигать матурлыгы тасвирлаган “Күке”, “Чишмә”, “Әтәч”, “Дулкыннар”, “Май”, “Йолдызлар”, “Гөлләрем”, “Җилләр” һәм башка шигырьләре укучыларны шушы матурлыкны якларга һәм сакларга өйрәтә.

Ә инде сугыш кырларында язылган “Кызыл ромашка”, “Урман”, “Кошчык” шигырьләре туган илен өзелеп яраткан шагыйрьнең йөрәк сагышы булып яңгырый:

...-Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышты.

Атты дошманнарына...

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга.

(“Кызыл ромашка”)

Кояш чыга койма аръягында,

Күрше кырлар нурга коена.

Тик, нигәдер, аның нуры безгә

Тими үткән төсле тоела.

                                                                                    (“Кошчык”)  

Табигать гүзәллеген чагылдырган “Имән” шигыре исә күз алдына башын имәс мәгърүр Ватан-ананы китереп бастыра:

Җирдә кеше торса, торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

Әлеге юллар авторның нәкъ үзе турында язылган кебек. Герой  шагыйрь без XXI гасыр бабалары өчен, шигырьдә әйтелгәнчә, үзе үлсә дә, зур эшен калдырган. Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы безнең йөрәкләрдән мәңге чыкмас, Җәлил  шигырь ләре тагын күп буын балаларын яраткан өстәл китаплары булып тәрбияләр, әдәбият аркылы туган илебезне, туган халкыбызны яратырга өндәр.

Йомгаклау.

Быел халкыбыз Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бу Җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне илебез халкы беркайчан дә онытмас. Шагыйрьнең туган халкыбызны, туган илебезне ярату хисе белән сугарылган йөрәгеннән чыккак ялкынлы  шигырьләре яшь буынны илебезне, халкыбызны яратырга өйрәтә.

Кремль урамы буйлап барып, Шагыйрь һәйкәле һәм аның унбер иптәшенә куелган монумент янына җиткәч, гранит таштан безгә карап торган җәлилчеләргә ирексездән әйтәсе килә: Рәхмәт сезгә, абыйлар! Казанымның иң түренә куелган һәйкәл сезнең каһарманлыгыгыз турында бөтен дөнья халкына сөйли. Халкым сезне мәңге онытмас!

Кулланылган әдәбият:

  1. “Өзелгән җыр эзеннән”. Рафаэль Мостафин. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1982 ел.
  2. Муса Җәлил. Җыентыклар. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1973 ел.
  3. Муса Җәлил. Кызыл ромашка. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1984 ел.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Муса Җәлилнең тормыш юлы

Муса Җәлилнең тормыш юлы турында тулы мәгълүмат...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...