Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” ансамбле “Бәрмәнчек бакчасы” фестивалендә катнашты
статья на тему

Чернова Ирина Григорьевна

10 сентябрьдә Свияжск шәһәр-утраучыгында “Вербицы сад” – “Бәрмәнчек бакчасы” республика керәшен православие культурасы фестивале уздырылды. Безнең Сарсаз-Баграж мәктәбенең   “Сандугач” ансамблен әлеге фестивальдә катнашырга “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова чакырды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mkal_sandugach_sentyabr_2016.docx22.29 КБ

Предварительный просмотр:

Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” ансамбле                 “Бәрмәнчек бакчасы” фестивалендә катнашты

Сарсаз-Баграж мәктәбенең  “Сандугач” ансамбле “Бәрмәнчек бакчасы” фестивалендә катнашты

    10 сентябрьдә Свияжск шәһәр-утраучыгында “Вербицы сад” – “Бәрмәнчек бакчасы” республика керәшен православие культурасы фестивале уздырылды. Безнең Сарсаз-Баграж мәктәбенең   “Сандугач” ансамблен әлеге фестивальдә катнашырга “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова чакырды.

http://zainsk-rt.ru/images/stories/images/%D0%B0%D0%BD%D1%81.jpgИртән үк сандугачлылар Свияжскийга  юл тоттылар. “Автобуста барганда күңелне төшереп, яңгыр явып торса да, Свияжскийга килеп җиткәч, ялтырап кояш чыкты, бәйрәм бик күңелле булды”, - ди балалар.

Фестиваль беренче тапкыр гына уздырылса да, анда Татарстаннан гына түгел, Россия буенча да катнашучылар күп иде.  Алар арасында балалар коллективлары да байтак. Алар бер-берсенең чыгышларын карап, бер-берсе белән таныштылар, аралаштылар. Сандугачлыларга - Диплом, һәр катнашучыга “Бәрмәнчек” логотибы төшерелгән бейсболка, футболка һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмгә чакыру алу белән, әлбәттә, иң башта  сөенү хисе  кичерәсең, икенчесе барып булырмы, дигән борчылу була. Тик борчылулар урынсыз булып чыкты: автобусны балалар иҗат йорты бирде. Свияжскийга барып кайтырга автобус белән тәэмин иткәне өчен балалар иҗат йорты директоры В.П. Куликовага барлык балалар исеменнән рәхмәт.

    Ансамбльне инде менә ничәнче тапкыр ерак юлларга алып чыккан, һәр бала турында кайгырткан, үз эшенең чын остасы  - ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы  Петр Петрович Утяганов һәм ансамбль кайда гына чыгыш ясаса да, алар белән бергә янәшә булучы, әниләредәй кайгыртып торучы башлангыч сыйныфлар укытучысы Лидия Ильинична Мартемьяновага  әти-әниләр рәхмәтле. Лидия Ильиничнаның сыйныфындагы барлык  укучысы да ансамбльгә йөри.

    Сандугачлыларга алга таба да иҗади уңышлар юлдаш булсын!

                                                                Ирина Чернова,  

                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

М.Җәлил. "Сандугач һәм Чишмә балладасы"

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьтер кулланып үткәрү өчен материал ( презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Сара апа - татар сандугачы

Бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың тормыш юлы,иҗаты белән таныштыру....

"Сарсаз-Баграж Сандугачлары"

Сарсаз-Баграж Сандугачлары     Уку елы башында балалар иҗат йортыннан мәктәптә төрле түгәрәкләр оештырырга тәкьдим иттеләр. Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары ...

Сандугач керде күңелгә

Яшь талантларны барлаганда......

Разработка урока .М.Җәлил "Сандугач һәм Чишмә"

Муса Җәлил "Сандугач һәм Чишмә"...

Сандугач керде күңелгә...(Сыйныфтан тыш чара)

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен тәкъдим ителә. Моның белән без мәктәптә укучы талантлы балаларны сәхнәгә алып чыгабыз....

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...