Сандугач керде күңелгә
статья на тему

Бачкова Эльвира Васильевна

Яшь талантларны барлаганда...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Яшь талантларны барлау14.43 КБ

Предварительный просмотр:

Сандугач керде күңелгә

   17 нче март көнне шәһәребезнең 16 нчы  мәктәбендә “Сандугач керде күңелгә” дигән Бөтентатар җыр бәйгесенең муниципаль туры булып узды.  Ул чын мәгънәсендә татар дөньясы өчен зур бәйрәмгә  әверелде. Аның табигать уянып, җырчы сандугачлар туган якларына әйләнеп кайткан чорда үткәрелүе дә юкка гына түгел.

   Бәйгенең төп максаты – Яшел Үзән төбәгенең талантлы яшь башкаручыларын барлау, аларны сәнгать дөньясына чыгару.  “Җыр белгәнгә җыр – һөнәр, җыр белү дә - зур һөнәр”,- ди халкыбыз. Безнең якларда  сәләтле  балалар җитәрлек икән. Әлеге  бәйгедә генә дә муниципаль мәктәпләрдән егермедән артык яшь артист көч сынашты.

    Әйшә мәктәбеннән  9 нчы  сыйныф укучысы  Хәсәнова Альбина Зиннур Гыйбадуллинның Фаил Шәфигуллин сүзләренә язылган “Яшьлегем тугае” җырын башкарып, 2 нче урынга лаек булды. Ул үзенең үзенчәлекле, матур тавышы белән тамашачыларны  әсир итте. Альбинаның талантын күрсәтүдә Ә.Н.Баязитов исемендәге район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рузилә Таҗетдиновна Әскәрова зур өлеш кертте. Ул яшь сандугачыбызга җыр серләренә төшенергә ярдәм итте, үзенең киңәшләрен бирде.

   Бәйгедә башкарылган җырларның туган телебездә яңгыравы тыңлаучыларның күңеленә сихәт бирде. Җырларыбыз яңгырый икән, телебез дә, моңыбыз да яшәячәк. Димәк, киләчәгебез бар, ул - өметле. Татар халкы да бит юкка гына: “Ил яшәве – җыр белән”,- дип әйтмәгән.

   Яшь артистларның осталыкларын шәһәребезнең вокал буенча музыка мәктәбе укытучылары Закирова Рәйсә Шамил кызы, Нәҗметдинова Алсу Камил кызы, 1 нче лицейның музыка мәктәбе укытучысы Батриев Илгиз Рафаил улы һәм музыка мәктәбе укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Батенкова Әнфизә Хәлил кызы бәяләде.

   Җиңүчеләр район мәгариф идарәсе исеменнән  Мактау грамотасы белән    бүләкләнде. Аларны   3 нче апрельдә республика сәхнәсе көтә. Уңышлар сезгә, яшь сандугачлар!

Эльвира Бачкова,

Әйшә урта мәктәбенең татар теле укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

М.Җәлил. "Сандугач һәм Чишмә балладасы"

8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьтер кулланып үткәрү өчен материал ( презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Сара апа - татар сандугачы

Бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың тормыш юлы,иҗаты белән таныштыру....

Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” ансамбле “Бәрмәнчек бакчасы” фестивалендә катнашты

10 сентябрьдә Свияжск шәһәр-утраучыгында “Вербицы сад” – “Бәрмәнчек бакчасы” республика керәшен православие культурасы фестивале уздырылды. Безнең Сарсаз-Баграж мәктәбенең   “Сандугач” ансам...

Разработка урока .М.Җәлил "Сандугач һәм Чишмә"

Муса Җәлил "Сандугач һәм Чишмә"...

Сандугач керде күңелгә...(Сыйныфтан тыш чара)

Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен тәкъдим ителә. Моның белән без мәктәптә укучы талантлы балаларны сәхнәгә алып чыгабыз....

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...