Разработка урока .М.Җәлил "Сандугач һәм Чишмә"
план-конспект урока (8 класс) на тему

Насырова Фаузия Рауфовна

Муса Җәлил "Сандугач һәм Чишмә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany_sandugach_hm_chishm.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:М.Җәлилнең”Сандугач һәм чишмә”балладасы.

Максат.1.Укучыларны Муса Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә”  әсәре белән таныштыру.

2.М.Җәлил турындагы белемнәрне ныгыту, белем дәрәҗәләрен сынау..

3. Шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек, М.Җәлил портреты, китаплар күргәзмәсе, иллюстрацияләр, ноутбук, диск.

(1-2 слайдлар)

                                       Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

                                Шигъремдәге изге антына.

                                           Бар җырымны илгә багышладым,

                                   Гомремне дә бирәм халкыма.

                                                  М.Җәлил.

I.Актуальләштерү.

-Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез , бер-беребезне сәламлик,бер-беребезгә елмайык . Дәресебезне М.Җәлилнең шигъри юллары белән башлап җибәрик(эпиграфны укыйм). Бүген без аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.Башта ике командага бүленик:”Сандугач” һәм “Чишмә” командасына. Яңа темага кергәнче,алган белемнәрне сынап карыйк әле.(2 вариантка тест сораулары бирелә, тактадагы җаваплар белән тикшерелә. Үз-үзләренә бәя куялар). (3-4 слайдлар)

II.Уку мәсьәләсен кую.

-1956елда М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бер елдан соң ”Моабит дәфтәрләре” өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә - Ленин премиясенә лаек була. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде.

Җәлил шигырьләре бөек шигъри югарылыкта иҗат ителгән. Аларны укыганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, ә Җәлилнең бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың.

Хәзер без аның “Сандугач һәм Чишмә” балладасы белән танышырбыз.Нәрсә соң ул баллада?6 нчы сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерик әле(җаваплар)

-Баллада төрле халыклар әдәбиятына уен җырларыннан , җырлы биюләрдән  күчкән .Күбесенчә ул кыска үлчәмгә корылган :шигырь юллары дүрт –биш яки алты иҗектән тора .

Балладада жанрында кискен каршылыкка корылган , эзлекле итеп хикәяләп бирелгән бер вакыйга тасвирлана .Балладаның геройлары-җанландырылган табигать күренешләре яки тереклек ияләре .Алар үзара сөйләшәләр,бәхәсләшәләр.Бу көрәштә кайвакыт батыр каһарманнар һәлак була , ләкин нәтиҗәдә яшәү –үлемне , яхшылык –явызлыкны , дөреслек ялганны , хыянәтне җиңә.

.Димәк, балладада фантастика аеруча зур урынны ала, монда арттырып тасвирлау һәм гомумиләштерү кулланыла.Ә хәзер әйдәгез баллада кагыйдәсен дәфтәрләргә язып куегыз.(190 бит) . Баллада белән танышыйк.  Әйдәгез, язманы игътибар белән тыңлыйк(аудиоязма-12 юл)

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1.Сүзлек эше.(5 слайд)

Гали –бөек,олуг.

Мәгърур – горур.

Тугрылык – бирелгәнлек (преданность)

2.Сандугач.Чишмә.

-Укучылар,сандугач нинди кош ул?Күргәнегез бармы.Кичләрен ул матур итеп сайрый.(Рәсемен карау,тавышын тыңлау).

Ә чишмәләр турында нәрсә беләсез?(Укучылар җавабы)   Элек-электән авылларда чишмәне авылның иң өлкән кешесе – аксакалы карап, чистартып торган. Чишмәләрнең җир астыннан бәреп чыга торган урыны бура белән әйләндереп алынган була.

Чишмә – яшьләрнең очрашу, танышу урыны да булып торган. Чөнки кичләрен егетләр, кызлар чишмә янында очрашып, бер-берсенә йөрәк серләрен ача торган булганнар. Уен-көлке, җыр-биюдән чишмә яны тынмаган.

Авылга килен төшсә дә, аңа иң беренче чишмә юлын күрсәтә торган булганнар.

Димәк,чишмәләр иң мөһим гидрогеологик күрсәткеч Алар су алу хезмәтен генә үтәмиләр , табигатьнең экологик торышында күрсәтәләр .2001 елда Татарстанда чишмәләрне торгызу эшләре алып барылды.Хәзерге вакытта аларның экологик ,минерал составларын өйрәнү эшләре алып барыла.Татарстанда 2006 елга 3702 чишмә исәпләнә. Әлки районында 28 чишмә бар.

“Чишмә” командасы чишмәләр турында,”Сандугач” командасы сандугачлар турында җырлый.

3.Төп образларны ачыклау.

-Хәзер әсәрнең балладага хас сыйфатларын ачыклап карыйк:

Чишмә, Сандугач – кешеләр кебек бер-берсенә гашыйк итеп бирелә, алар аңлаша, уйлый, хис итә беләләр.

4. Образларга характеристика бирү.(тактада, дәфтәргә язып бару)(6 слайд)

-Сандугач –таң җырчысы, матурлык, нәзакәтлек билгесе, сөю, мәхәббәткә тугрылыклы җанлы табигать иясе.

Чишмә - җансыз табигать  вәкиле,сафлык, чисталык билгесе,изге итеп бирелгән. Ул сусаганнарны су белән сыйлый, батырларның яраларын юа.

5.Әсәр буенча эш.(7-8 слайдлар)

А)1 бүлекне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә:

-Балладаның 1 бүлекчәсе шушы 2 символик образ арасындагы якынлыкны, аларның бер-берсенә соклануын, бер-берсенә хөрмәтләвен сурәтләүгә багышланган.Бу бүлеккә нинди исем куябыз?

(1.Сандугач белән Чишмәнең мәхәббәте)

Б) 2 бүлекне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә:

-Икенче бүлектә драматизм өстенлек итә. Дошман агулап киткән Чишмә үзенең каралган суы(ягъни пычранган сафлыгы) турында түгел, ә суын эчеп агуланачак ил батыры турында хәсрәтләнә. Монда Чишмә - үзәк образ, аңардан тирән хисләр ургыла.

(2.Чишмәнең хәсрәте)

В) 3 бүлекне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә:

-Өченче бүлекчәдә вакыйга үстерелә. Дошманны эзәрлекләүче Егетнең кыскача гына тышкы кыяфәте бирелә, һәм асыл максаты әйтелә. Егет агулы суны эчмәсме? Аңар Сандугач ничек ярдәм итә?

(3.Сандугачның Егеткә ярдәм итәргә омтылуы)

Г)4 бүлекне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә:

-Сандугач башта табигать үзенә бүләк иткән тылсымлы көчтән файдаланып карый:сайравы белән Егетнең игътибарын агулы судан читкә юнәлтмәкче була.Бердән, Егетне кисәтмәкче булса, икенчедән,ул Чишмәгә үзенең сөюе хакында сөйли, сөйгәне белән саубуллаша, һәм чыннан да. аңар соңгы чараны сайламый булмый. Илгә, җиргә, табигатькә, Чишмәгә зур зарар салучы дошман җиңелсен өчен, Егет исән калырга тиеш!

Сандугачның үлеме безгә бик көчле тәэсир итә, шулай ук бу үлем соклану да уята. Бу хәлгә тетрәнгән Егет яңа көч ала һәм үч алырга дошман артыннан ташлана.

(4.Егетнең үч алу өчен дошман артыннан ташлануы)

6.Ил батырына бәя бирү(аның портреты, характер үзенчәлекләре, максаты).

-Егет –ил батыры –кыю. Максатчан, Туган иленә биргән антына тугры. Кирәк икән, ул да шушы мәгърур Сандугач һәм Чишмә шикелле үләр.(6 слайд)

-Егет образында сез кемне күзалдына китердегез?

-Әйе, Муса Җәлилне. Ул әсирлеккә эләккәч тә, куркып утырмый, шигырьләре белән дошманга каршы көрәшә, иптәшләренә әсирлектән качарга ярдәм итә. Димәк, Егетне дә М.Җәлил кебек патриот дип әйтә алабыз. Алар үз гомерләрен аямыйча ил өчен, тынычлык өчен көрәшәләр.

IV.Йомгаклау.

-Бүген дә М.Җәлилне онытмыйбыз, аның әсәрләрен яратып укыйбыз. Татар халкының шундый горур, батыр кешеләре булуы белән чын күңелдән горурланып, алар үрнәгендә без үзебез дә тәрбияләнеп яшибез.

Сорауларга җавап алу (9 слайд)

1.М.Җәлилнең сугышта иҗат иткән шигырьләре ничек дип аталган?                                                                         (Моабит)

2.М.Җәлил эшләгән хәрби газета?                      (“Батырлык”)

3.Шигырьдән өзек уку. Кемгә багышланганын ачыклау.          

                                                                                    (Чулпанга)

Киткән чакта, кызым, нигә шулай

Күзләремә әрнеп карадың?

Сиздеңмени әткәң йөрәгенең

Синең янда өзелеп калганын?

Сиздеңмени синнән аерылуның

Үлем төсле ачы булганын?..

Сиздеңмени синнән аерылганга

Әткәң күңеле шулай тулганын?..

4.М.Җәлилнең тормышын, иҗатын өйрәнүче язучының исеме.                                                         (Рафаэль Мостафин)

5.М.Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы. “Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы.                               (Абдулла Алиш)

6.Туган илен чын күңелдән яратучы, аның өчен үзенең тормышын бирергә әзер торучы кеше.                    (Патриот)

7.2015 елда нинди зур датаны билгеләп үтәргә җыенабыз?    

                                                       (Бөек Җиңүнең 70 еллыгын)

(10-12 слайдлар)

VI.Билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока истории в 8 классе "Педагог и просветитель Чишмай Пшунелов"

Данная статья была подготовлена к четвёртым научным чтениям, которые были приурочены к Дню славянской письменности и культуры. Тематика конференции: "Просветительское движение на Северном Кавказ...

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Движения живых организмов" и презентация к ней. Методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Дыхание растений, бактерий и грибов" и презентация к ней.

Методическая разработка урока с поэтапным проведением с приложениямиПрезентация к уроку биологии в  6 классе по теме "Почему организмы совершают движения? ".Методическая разработка урока с поэтап...

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...

Методическая разработка урока "Амины. Анилин", Методическая разработка урока "Многоатомные спирты"

Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 10" О.С. Габриелян.Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 1...

Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"

Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...