"Информационно-коммуникативные технологии на уроках татарского языка"
материал по теме

Башарова Гульнур Рифнуровна
Информационно-коммуникативные технологии как средство подачи материала

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kazan_sandugachy.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

     Фанфаралар тавышына алып баручылар чыга.

1 А.б. Хәерле  көн, дуслар, килгән кунаклар! 

2 А.Б. Тылсымлы ай энҗе йолдызларын

                Сипкәч, сихри төннең йөзенә.

                Талгын гына бер моң агыла.

                Өзеп керә күңел түренә

     1 А.б. Үзәкләрне өзеп агыла бу моң.

                Актарыла сагыш оясы.

                Сагышларны кагып күңелләрдән.

                Моң сихерен килә тоясы.

     2 А.Б. Кая агыла, нинди исерткеч көй.

                Нигә күңел тула бу көйгә?

   1 А.Б.  Татар моңы...

          Татар җыры...

   2 А.Б. Син йортларның тәрәзәсен ачтың,

      Дан җырладың сөйгән халкыңа.

      Бездә туып-үскән сандугачлар

     Халкым көйләренә талпына. 

    1 А.Б. Сандугачлар серенада суза,

       Каен яфраклары җыр яза...

       Композитор гына ишетерлек

       Авазлар бар фани дөньяда.

   2 А.Б. Исәнмесез, җыр-моң сөюче якын дусларыбыз! Бүген без “Казан сандугачы” бәйгесенә җыелдык

1а.б. Бәйгедә катнашучыларның чыгышын бәяләп барачак жюри составы белән таныштырып үтәбез:

   -

   -

  -

2 а б .Тыңла әле син бер татар көен,

         Тыңла әле, күңелең балкысын

         Йөрәкләрдә булган сагыш, моңнар 

        Татар җыры белән басылсын.

1 а.б. Сәхнәбез түрендә үзенең моңлы тавышы белән тыңлаучылар күңелен яулаган, “Казан сандугачы – 2014” конкурсы лауреаты Әдилә Мостафина. Аның башкаруында “Кайтырмын” җыры барыгызның да күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.

2 а.б. Татар җыры – гаҗәеп моңлы, һәрбер кешене үзенә әсир итә, серле дөньяга алып керә. Рәхим итеп сез дә тыңлагыз.

Хәзер сезнең өчен Галеева Динә чын күңеленнән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән җырны башкара.  Динә шулай ук узган елгы “Казан сандугачы” районкүләм конкурсында лауреат.

1 а.б., Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен, «менә мин җыр иҗат иттем әле» дип уйламагандыр да. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек, табигый итеп, үзе дә сизмәстән җырлап җибәргәндер. Хис-кичереш булып җырның сүзләре дә, көе дә берьюлы күңеленнән түгелгәндер.

2 а.б.. Дөрес. Әмма  ул дөньяның яктырып, киңәеп киткәнен сизми калмаган. Бу матурлыкны тагын да кабатлыйсы килеп, якын кешесенә, туганнарына, дусларына да җырлап күрсәткән. Шулай итеп җыр, канатлы кош кебек, дөньяга таралган.

1 а.б.. Иң матурлары, башкалар да яратып тыңлаганы, кушылып җырлаганы күңелләрдән-күңелләргә күчеп, камилләшә барган. Анадан балага, буыннан буынга тапшырылып, халыкның уртак байлыгы булып безнең көннәргә килеп җиткән.

2 а.б. Халкыбызның күңел түрендә урын алган шундый җырларыбызның берсен хәзер тыңлап китәрбез. Иң кечкенә конкурсантыбыз Адилә  Залялиева башкаруында “Ак каен” җыры

1 а.б.

Халыкларның җаны ул -  җыр, диләр,

Җыр диләр дә бездә, моң диләр,

Өзсә, киссә бәгырьләрне

Татар җыры инде шул диләр.

2 а.б.

Сәхнәдә халкыбызның яраткан җырларының берсе -  “Умырзая” җыры белән Адилә Исмагилова.

1 а.б.

Ишеткәнең бармы, замандашым,

Җырның ничек сулыш алганын?

Иң яхшы соң: халык күңеленә

Җырың китә алса ялганып!..

 сәхнәдә “Сусау” җыры белән Булатова Алисә  

1 а.б. Кадерле дуслар! Менә бәйгебез ахырына да якынлашып нәтиҗә ясар вакыт та килеп җитте.

2 а.б  Хәзер сүзне хөрмәтле жюрига бирәбез. Рәхим итегез!

1 а .б. Бәйрәм рухы күңелләрдә озак сакланыр дип ышанып калабыз.

2 а.б.

Бердәмлек, дуслык, татулык

Безнең өчен кирәк һәммәсе

Җырлар-моңнар юлдаш булсын дуслар,

Җырлап яшик 

Шунда гына тормыш мәгънәсе.

1 а.б. Сау булыгыз, кадерле дусларыбыз!

2 а.б. Киләсе очрашуларга кадәр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование новых информационных технологий на уроках татарского языка

Я считаю, что презентация - это самый оптимальный вариант изложения учебного материала на каждом этапе урока. В процессе обучения я регулярно применяюмультимедийный проектор. Использование доски позво...

Использование современных информационных технологий на уроках татарского языка и литературы

Я считаю, что презентация - это самый оптимальный вариант изложения учебного материала на каждом этапе урока. В про...

Применение компьютерных технологий на уроках татарского языка и литературы.

Текст выступления на педагогическом педсовете по применению компьютерных технологий на уроках татарского языка и литературы....

Использование современных информационных технологий на уроках татарского языка и литературы

Использование современных информационных технологий на уроках татарского языка и литературы...

Применение инновационных технологий на уроках татарского языка и литературы

     В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать все условия для становления его как субъекта жизни....

Инновационные технологии на уроках татарского языка и литературы

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

Использование ИКТ технологий на уроках татарского языка

ИКТ  технологии на  уроках  татарскоо  языка...