И Казан! Серле Казан!
методическая разработка (7, 8, 9 класс) на тему

     Башкалабыз Казанның  тарихын өйрәнү максатыннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау өчен кулланма.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл i_kazan_serle_kazan.docx27.33 КБ

Предварительный просмотр:

БРЕЙНГ-РИНГ «И Казан! Серле Казан!»

МАКСАТ:

1) Башкалабыз Казанның  тарихын өйрәнү максатыннан үткәрелгән чараларга йомгак ясау;

2)  Белемнәрне тикшерү һәм тирәнәйтү; милли үзаң тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү;

3)  Гражданлык, үз илең белән горурлану хисләре тәрбияләү.

АЛДАН ӘЗЕРЛЕК.

Залны бизәү өчен Татарстан Республикасы  тормышын яктырткан стендлар, альбомнар, уенның темасы язылган плакат эленә.

ҖИҺАЗЛАУ. Очколарны күрсәтүче табло, 2 яктырткыч, барабан

УЕН БАРЫШЫ. Салмак кына татар халык көе яңгырый. Сәхнәгә АЛЫП БАРУЧЫ чыга.

АЛЫП БАРУЧЫ. Хәерле көн укучылар, укытучылар, килгән кунаклар. Сезне барыгызны да, мавыктыргыч, төпле белем нигезләренә таянып көч сынаша торган БРЕЙНГ-РИНГ уенына чакырабыз. Уенда ике команда катнаша: «Сөембикә» һәм «Кол Шәриф». Сезгә барыгызга да уңышлар телибез.

Балалар, мин бүгенге уен-сәяхәтне табышмактан башлап җибәрергә уйладым.

Әгәр баш хәрефтән язсам,

Булам башкала,

Юл хәрефе белән язсам,

Пешерәм аш кына.

(ҖАВАПЛАР)

АЛЫП БАРУЧЫ.  Әйе, җавап ике мәгънәгә ия. Беренчесе – башкалабыз Казан шәһәре, икенчесе – аш пешерә торган казан. Бүген без башкалабыз Казан турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Әлбәттә, юл хәрефеннән башлана торган казанның да  Республикабызның башкаласына турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Сез аны җавапларыгыз белән исбатларсыз. Уен-сәяхәтебезнең темасы: «И Казан! Серле Казан!»  Ни өчен серле? Бу сорауга җавап бирергә безгә «Казан» дип исемләнгән зур тарихи китапка сәяхәт ярдәм итәр. Бу китапка көннән-көн яңа битләр өстәлә бара, ә без үткәнне чагылдырган тарихи битләрне искә төшерербез. Сезнең каршыгызда ике команда «Сөембикә» һәм «Кол Шәриф» Уңышлар сезгә!

Уенның барышын игътибар белән тыңлагыз. Сорау бер мәртәбә укыла. Укып бетергәч кенә, җавап әзер булса, яктырткычны кабызып сигнал бирелә. Алдан сигнал биргән команданың капитаны җавап бирәчәк уенчыны атый. Вакытыннан алда бирелгән җавап өчен 1 минут вакыт команда резервында калдырыла. Аны башка сорауга җавап эзләгәндә кулланырга була. Ә җавап биреп тә, ул дөрес булмаса, калган вакытта каршы як команда җавапны әзерли ала. Ике команда да сорауга җавап бирә алмаса, сорау алдагы раундка күчерелә. Фикер алышу башлануы һәм тәмамлануы барабанга сугып белгертелә.  Фикер алышу өчен 1 минут вакыт бирелә.

Таблода командалар исеме һәм аларның очколары күрсәтелеп барылачак. Уңышлар сезгә!

(Уен башланганчы жюри составы сайланып куела)

АЛЫП БАРУЧЫ. Командалар, игътибар!  Хәзер сезгә иптәшләрегез бер күренеш сәхнәләштереп күрсәтәчәкләр. Сорау: бу күренешнең башкалабыз Казан белән нинди бәйләнеше бар?

АВТОР. Аксак Тимер Биләрне яулап алырга килгән. Нихәтле сугышса да, ул аны ала алмаган. Шуннан соң, хәерче киеменә киенеп ул Биләргә китә..

 (Өй эче күренеше. Карчык идән себереп йөри. Биленә таянып тәрәзәгә күз сала.)

КАРЧЫК. И-и, караңгы төшеп беткән икән бит. Самоварымны куеп, чәй эчим дә йокларга ятыйм әле. (Ишек шакыйлар.) Кем бар анда? Бу караңгы төндә кем йөри?

ЮЛЧЫ. Бу мин – адашкан юлчы. Төн кунарга кертегезче.

КАРЧЫК. Рәхим ит, юлчы. Әйдә, түрдән уз. Бергә-бергә чәй эчәрбез. Күңелле булыр. (Чәй эчәләр.)

ЮЛЧЫ. Чәең бик тәмле булган, карчык. Тирләтеп тә җибәрде әле. (Сөлге белән бит маңгаен сөртә). Я, сөйләп җибәр, илдә ниләр бар?

КАРЧЫК. И-и, улым. Бик рәхәт яшәп ята идек әле. Менә явыз Аксак Тимер хан безнең шәһәрне кулга төшермәкче була. Бу максатына ул беркайчан да ирешә алмаячак. Тик бер юл бар ансы: күгәрчен аягына ут төртеп җибәрсә генә инде.. И, ходаем, явыз ханга мондый акыллар бирә күрмә…

ЮЛЧЫ. (сикереп тора). Ах, явыз карчык. Аксак Тимернең кем икәнен беләсеңме син? Менә мин ул Аксак Тимер! Казаныңны ал да чыгып кит Биләрдән! Чәең өчен генә сине исән калдырам. Кай төштә кабызмыйча да казан астында ут янып китә, шунда туктап урнашып кал.

КАРЧЫК. Бу караңгы төндә кая барыйм инде? Күзләрем дә юньләп күрми бит.

ЮЛЧЫ. Барырсың әле, барырсың!

АВТОР. Шуннан соң карчык, казан һәм башка әйберләрен алып, Биләрдән чыгып киткән. Бер җиргә барып, казанын куйган, чыбык-чабык дөрләп янып киткән. Карчык шул урында төпләнеп калган. Аның янына башка кешеләр дә килеп утырган.

АЛЫП БАРУЧЫ. Игътибар, сорау: бу риваятьнең башкалабыз Казан белән нинди бәйләнеше бар?  (Җаваплар.)

1 раунд «Капитаннар алга!»

АЛЫП БАРУЧЫ. 1 раундка капитаннарны чакырабыз. Бу раундта алар командаларына 4 очко китерергә мөмкиннәр.

1  СОРАУ. Татарстан Республикасының башкаласы (Казан)

2  СОРАУ.  Казан территориясе аша нинди елгалар ага? (Идел, Казанка)

3  СОРАУ. Казан шәһәренең күлләрен әйтегез (Кабан, Аккош)

4  СОРАУ. Татарстан Республикасының президентының тулы исемен әйтегез.

5 СОРАУ. Казан шәһәре дәүләтебезнең кайсы чорында барлыкка килгән? (Болгар чорында).

6 СОРАУ. Болгар дәүләтендә һөнәрчелекне нинди тармаклары алга киткән? (Тире эшкәртү, итекчелек, бизәнү әйберләре ясау һ. б.)

7 СОРАУ. Бик борынгы заманнарда ук хәзерге Казан шәһәре урнашкан урында сез  кешеләр яшәгәнен беләсез. Кремль урнашкан калкулыктан борынгы кешеләр тирә-юньне күзәткәннәр. Иген иккәннәр. Еракта кыр кәҗәләре йөри. Урманына керсәң, куян, төлкеләрне дә аулап буладыр. Менә сезгә ике тартма. Эчендә борынгы эш кораллары. Исемнәрен атагыз. Бу кораллар белән нинди эшләр башкардылар микән? (Өстәлдә агач эшкәртү кораллары)

8 СОРАУ.  Казанга Петр I ничәнче елда килә? (1772 елда)

II раунд «Казан – искиткеч матур шәһәр»

АЛЫП БАРУЧЫ.  Казан – искиткеч матур шәһәр. Аның бизәкле йортлары, күркәм мәчетләре, күлләре безне таң калдыра. II раунд сораулары:

1 СОРАУ. XVIII гасырда бу манарага сәгать куела. Аның уклары бер урында тик тора, цифрблаты гына әйләнә. Хәзерге вакытта караңгы төшкәч, бу манарада кура җиләге төсендәге утлар кабына. Шуңа күрә манара сәгатьләре сугуын урысча «малиновый звон» дип йөртәләр. Сорау: бу нинди манара? (Спас манарасы)

2 СОРАУ. Ерак-ерак елларда, бәйсез татар дәүләте – Казан ханлыгында бу мәчет иң зур җәмигъ мәчете булып саналган. Ике катлы бу мәһабәт корылманың сигез манарасы булган, гөмбәзе исә Болгар таҗын хәтерләткән. Җомга намазларын укырга бирегә меңнәрчә кеше җыелган.  Казан ханнарын тәхеткә утырту тантаналары да шушында уздырылган. Мәчеттә бай китапханә, мәдрәсә эшләгән. Әлеге рухани үзәк мәчетнең имамы һәм мәдрәсәнең ректоры исемен йөрткән. Казан ханлыгы яулап алынгач, татарлар төзегән барлык биналар шикелле үк бу мәчет тә җимерелгән. Игътибар, сорау: Сүз нинди мәчет турында бара? (Кол Шәриф мәчете)

АЛЫП БАРУЧЫ. Дөрес.  450 елга якын вакыт узганнан соң, халкыбыз тагын элеккеге горурлыгын искә төшерде, югалган дәүләтчелеге турында уйланды, 1552 нче елда Казанны саклап башларын салган батырлар истәлегенә күренекле мәчетне яңадан торгызырга карар итте. 1995-нче елда бу хакта Татарстан Республикасы Президенты М. Шәймиев карары игълан ителде, ә 1996-нчы елның февралендә төзелеш башланасы урынга истәлекле билге куелды. 2005 нче елның 24 июнендә изге мәчетне без яңадан күрү бәхетенә ирештек.

3 СОРАУ. Татарстан күлләргә әллә ни бай түгел. Аның иң зур күлен түбәндәгечә сурәтләп була. Күл өч өлештән тора. Алар бер-берсе белән тотышып, 5,5 км озынлыкта су бассейнын барлыкка китерәләр. Аның барлыкка килүе дә гаять кызыклы. Элек бу урында Идел елгасы аккан. Акрынлап елга уң якка чигенгән һәм хәзерге үзәнен хасил иткән, ә иске елга урынында күл барлыкка килгән. Аның тирәнлеге кайбер урыннарында 23 – 24 метрга җитә, чөнки күлнең аерым урыннарында карст чокырлары бар. Бу күл ничек атала? Ул кайда урнашкан?

- Кабан күле, Казанда урнашкан.

4 СОРАУ. Казан шәһәрендә җәяүлеләр генә йөри торган иң матур урам? (Бауман урамы)

III раунд «Күренекле шәхесләр».

АЛЫП БАРУЧЫ.  Башкалабыз күренекле шәхесләргә бай. Алар турында без газета-журналлардан укып, телевизордан карап беләбез. Сезнең игътибарга берничә сорау:

1 СОРАУ. Әсәрнең исемен һәм авторын атагыз.

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары,

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; (Г. Тукай)

2 СОРАУ. Үзебезнең төбәктә тып-үскән һәм бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәгән нинди танылган шәхесләребезне беләсез. Алар турында ниләр беләсез? (Җырчылар Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Марс Гаитов – икътисад фәннәре кандидаты, доцент)

3 СОРАУ. Бу кеше безнең якларда бары бер тапкыр гына булды. Аның безнең якларга килүенең максаты – «Пугачев бунты» турында тарихи хезмәт язу өчен материаллар җыю. Кем ул?  (Күренекле рус шагыйре А. С. Пушкин)

4 СОРАУ. «Физик яктан мин Түбән Новгородта туганмын, ә рухи яктан Казанда.» Бу сүзләрне кем әйткән? (Күренекле ру язучысы М. Горький)

АЛЫП БАРУЧЫ. Дәүләтебезнең чәчәк атуы Казан ханлыгы чорына туры килә. Казан Идел буе сәүдә юлында урнашкан. Базарында сәүдә гөрләп барган. Әнә бүген дә Ага-базарга бик күп мал китергәннәр. Нәкъ Тукай әйткәнчә:

        Кайсы сата, кайсы ала.

        Берсе алдый, шунда берсе алдана.

Сез дә алыгыз, тик карагыз аны алдана күрмәгез. Сәхнә уртасына һәр командадан бер кеше чакырыла. Бирем: Сез көнчыгыштан, көньяктан һәм Рус дәүләтеннән килгән товарларны «сатып алырга» тиешсез. (Һәр командадан вәкилләр чыга, «сәүдәгәр» янына килеп товар «сатып алалар».)

АЛЫП БАРУЧЫ. Ә калфак, кәләпүш, читекне ник алмадыгыз? (Җаваплар)

Әйе, бу әйберләр Казанның үзендә җитештерелгән. Калфак һәм читекләрне кунакка барганда гына кигәннәр. Ә хазер бу киемнәрне кияләрме соң? (Биегәндә)

         Татар биюе башкарыла.

IV раунд «Музыкаль сәхифә»

АЛЫП БАРУЧЫ.  Сезгә хәзер башкалабыз Казан турындагы җырларның көйләре тәкъдим итәбез. Болар нинди җырлар, авторлары кем? («Казан кичләре», Х. Туфан сүзе, С. Садыкова муз.; «Пар ат», татар халык музыкасы, Г. Тукай сүзе)

АЛЫП БАРУЧЫ. Менә безнең уеныбыз да азагына якынлашты. Кайсы команда җиңде икән? Шуны белер өчен сүзне жюрига бирәбез. (Жюри уен нәтиҗәләре белән таныштыра).

 Күргәнегезчә, бүген дуслык җиңде. Киләчәктә дә уңышлар сезгә!

                                                Фархутдинова Рәмзия Һади кызы,

                                                Тукай районы Иске Дөреш төп гомуми                                                         белем бирү мәктәбенең I квалификация                                                         категорияле  рус теле һәм әдәбияты,                                                         татар теле һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Театр – серле һәм гаҗәеп иҗат ул...

1 нче алып баручы. Хәерле көн кадерле кунаклар,укытучылар,укучылар!Бүгенге безнең кичәбез Әлмәт драма театрына багышлана. 2 нче алып баручы. Татар театры туган көннән     Тукай әйтк...

Казан тутие (Тетушка из Казани).

Воспоминания  Крюковой ( Бикмайкиной Алии Асымовны ),родственницы жены татарского писателя Шарифа Камала. Посвящается 130- летию со дня его  рождения ....

Казан Кремле серләре

укучыларның Казан турында белемнәрен ныгыту максатында үткәрелә торган интеллектуаль уен...

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен

"И Казан, нурлы Казан!" темасына үткәрелгән интеллектуаль уен ...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

Тема “Иске Казан каласының корылуы” риваяте яки Казанның беренче ханы

Тема “Иске Казан каласының корылуы” риваяте яки Казанның беренче  ханы...